Сочинение посвящено нашему земляку Герою Советского Союза - Валееву Агзаму Зиганшевичу.
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie.docx | 47.52 КБ |
Минем якташым- Советлар Союзы Герое
Туган як, туган җир, туган авыл... Күпме мәгънә салынган бу сүзләргә. Безнең һәрберебезнең туган авылы, туган йорты, яныбызда әти-әниләребез бар. Авылыбызның һәр сукмагы, такыр юллары, урман-кырлары, сулары безгә таныш һәм бик якын.
Туган җирне матур табигать кенә түгел, күренекле кешеләр дә бизи. Минем туган авылым да күренекле шәхесләргә бай. Алар арасында төрле хезмәт ияләре бар. Әлеге шәхесләребез туган як тарихына, Россия тарихына зур өлеш керткән кешеләр. Бары тик үз туган җирен, халкын, үз хезмәтен яраткан кеше генә шундый батырлыклар, игелекле эшләр кыла ала.
Миндә горурлану хисләре тудырган шундый шәхесләрнең берсе - авылдашыбыз, очучы, Советлар Союзы Герое –Вәлиев Әгъзам Җиһанша улы.
Әгъзам Җиһанша улы 1919 елның 10 апрелендә Каргалы авылында туа. Авылыбызның тулы булмаган урта мәктәбен тәмамлап, Чистай шәһәренең ФЗО мәктәбенә укырга керә. 1940 елны Оренбургның очучылар әзерли торган хәрби авиация училищесын тәмамлый. Әгзам абый сугышның беренче көннәреннән фронтка китә.
Сугышның башлангыч чорында Әгъзам Вәлиев үз звеносы белән Новгород һәм Псков янында дошманның танк колонналарына разведка ясый, штурмлауда катнаша. Ә 1941нче елның августында аның самолеты зарарлана. Аэродромга зур кыенлык белән генә кайтып җитә. Җиргә төшкәндә, самолетның асты-өскә килеп, Әгъзам абыйның башы каты яралана. Яңадан фронтка ул 1942нче ел башында кайта. Волхов, Брянск, Орел, Белев шәһәрләре янындагы дәһшәтле һава сугышларында катнаша. Бу сугышларда дошманның өч самолетын бәреп төшерәләр.
Шул ук елның язында һәм җәендә Әгъзам абыйга һәм аның сугышчыларына берничә тапкыр рәхмәт белдерәләр. Алар алып кайткан мәгълүматлар командованиегә фашистларның нәрсә эшләгәнен, кайда урнашканлыгын һәрвакыт белеп торырга ярдәм итә.
Белев янында Әгъзам Җиһанша улы җитәкчелегендәге биш самолет дошман частена һөҗүм ясый, штурм нәтиҗәсендә немецлар ике йөзгә якын солдат һәм офицерларын югалталар.
Шул ук районда, 1942 елның 8 июлендә дошманның зур бер отряды совет самолетларына һөҗүм ясый. Әгъзам абыйның самолетына берьюлы дүрт фашист истребителе ташлана һәм тигезсез сугыш башлана. Озакламый аның самолетын күп җирдән пулялар тишеп уза, уң кулы яралана. Ул кайтыр юлга борыла. Ләкин бер –бер артлы очкан пулялар кабинаны тишкәли, һәм Әгъзам абыйның аягын яралый. Ә самолетта кабынган ялкыннан аның бите пешә.
Ул минутларда аның башыннан төрле уйлар йөгереп уза. Ләкин күңелендәге өмет чаткысы аңа машинасын идарә итәргә булыша. Фронт сызыгы якын була. Актык көчек җыеп кабинадан сикерә, ә җиргә аны парашюты һушыннан язган хәлдә төшерә. Шул урында оборонада торган совет сугышчылары аны госпитальгә озаталар. Сугышның искиткеч бу дәхшәтен күрү, үлем белән йөзгә-йөз очрашу, аны тагын да көчлерәк иткәндер, мөгаен. Сугышны тизрәк бетереп, дошманны җиңеп, аяз тыныч күк йөзе күрү теләген тагын да арттыргандыр дип уйлыйм.
Әгъзам Вәлиев сугыш кырларына яңадан 1944нче елда кайта. Очучыларга дошман белән генә түгел, һава кыенлыклары белән дә көрәшергә туры килә.
Күк йөзен куе болытлар каплаган көннәрнең берсендә, ул дошманның ерактагы базаларын күзәтергә оча. Дошман базаларына, болытларга яшеренеп очып кереп, кирәкле объектларны күзәткәч, кайтыр юлга чыга. Ләкин һич көтмәгәндә, аңа дошманның ике истребителе һөҗүмгә ташлана, һәм тигезсез сугыш башлана. Әгъзам абый бик оста сугыша: дошман юк ителә.
Ул вакытта командиры майор Вәлиев булган эскадрилья, полкта беренче урында санала. Мөһим сугышлар вакытында җирдәге гаскәрләрнең зур таянычы булалар. Дошманның 28 самолетын бәреп төшерәләр.
Әгъзам Вәлиев һава разведчигы хезмәтен барыннан да ныграк ярата. Ул ясаган сугышчан очышларның 221е разведка очышлары була.
Дошман истребительләре Әгъзам абыйны күп тапкырлар эзәрлекли, зенит орудиеләре аңа меңнәрчә снаряд ата, әмма аның беркайчан да заданиене үтәми калган чагы булмый.
Үзенең һава разведчигы данын майор Вәлиев Будапешт, Вена өчен барган сугышларда тагын да ныгыта.
Очучы- истребитель Әгъзам Вәлиев сугыш елларында биш йөз дә бер очыш ясый. Безнең күгебезнең тынычлыгын бозган фашист һава ерткычлары белән аңа беренче тапкыр Ленинград янында очрашырга туры килә. Ә үзенең соңгы, 501нче очышын, майор Вәлиев, җиңү алдыннан Чехословакиядә тәмамлый. Бу вакытта ул Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән була.
Ниһаят ул көтелгән көн килә... Күпме шатлык-куаныч, күз яшләре һәм сагыш алып килә ул көн! Никадәр кеше гөмеренә бәрабәр була ул Җиңү! Бу көн Туган илебез тарихына Җиңү бәйрәме булып кереп кала. Мондый сугышны, дәхшәтне башкача күрмәсен иде кешеләр җир йөзендә дип телисе килә!
Әгъзам Вәлиев исән-сау туган якларына әйләнеп кайта. Хөкүмәтебез очучының эшләгән батырлыкларын тиешенчә бәяли белә: Ленин ордены, өч Кызыл Байрак ордены белән, Александр Невский ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, ике Кызыл Йолдыз ордены һәм бик күп кенә медальлар белән бүләкләнә. Советлар Союзы Герое исеме аңа 1946 нчы елның 15 маенда бирелә. Сугыш беткәннән соң хәрби һава академиясенә укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң, 1952 елдан Совет Армиясендә хезмәтен дәвам итә. Әгъзам Вәлиев туган авылын, укыган мәктәбен бер дә онытмый, авылдашлары белән очрашуга гел кайтып тора.
1972 нче елда подполковник дәрәҗәсендә отставкага чыга һәм туган якларына кайта. Гомеренең ахырына кадәр Чистай шәһәрендә яши һәм 1986 нчы елда үлә.
Хәзерге вакытта Чистай шәһәре урамнарының берсе аның исемен йөртә.
Без бу шәхесләребезне онытырга тиеш түгел. Бүгенге тыныч тормыш өчен, без аларга зур рәхмәтле. Аларның илебез тарихына керткән шундый зур хезмәтләрен без олыларга тиеш. Мәктәптә тырышып укып, белем алып, чын кеше булып, игелекле гамәлләр кылсак – бу һичшиксез аларның кылган батырлыкларына түләү булыр иде. Һәм мин моның шулай буласына нык ышанам!
Басня "Две подруги"
Астрономический календарь. Декабрь, 2018
Разноцветное дерево
Акварельный мастер-класс "Прощание с детством"
5 зимних аудиосказок