Инша "Табигатьтәге матурлык".
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 92.5 КБ |
Табигать-туган йортыбыз.
Тормыш-омтылыш,тереклек-шатлык,яшәү-бәхет. Куаклардан көмеш тамчылар коела,күктә бер-бер артлы йолдызлар сүнә.Сайрар кошлар –сандугачлар,кәккүкләр телгә килә.Күлләрдә төнбоеклар керфек ача.Болыннарда күбәләкләр оча. Шундый матур хәзинәгә карап башлар әйләнә.Табигать без – балаларына гаҗәеп хәзинәләр биргән. Сый-нигъмәтләр белән туендыручы кара туфрак, сулар һава, эчәр су. Болар – бәяләп бетергесез байлык: берсе генә булмаса да, җирдә тормыш юк.
“Табигатьне саклагыз!”Бу сүзләрне бик еш ишетәбез.Бу сүзләрнең чын мәгънәсен аңлыйбызмы? Һәрвакытта да аңлап бетермибез шул.Ә бит бу сүзләрдә киләчәгебез турында зур мәгънә салынган.Әйләнә-тирә мохитның –җир,һава һәм сулыкларның пычрануы ,табигать байлыкларының кими баруы
кешелек җәмгыяте алдында зур бурыч куя.
Олыгайгач һәрбер кеше балачагын сагына,чөнки гөнаһсыз сабый гына тирә-юньдәге матурлыкны үзенең керсез җаны белән аңлый.Авыл баласы берьяктан үзен чолгап алган табигатьнең матурлыгын,аның кабатланмас мизгелләрен күреп үсә.Табигать үзе яраткан кешеләрне генә ярата бит.
Табигатькә караш турында берничә төрле фикер бар.Беренчесе- табигатьне буйсындырырга. Аннан теләгәнчә файдаланырга .Икенчесе-табигатьне сакларга, аңа тимәскә.
Табигать матур.Табигатьнең кадерен белеп,рәнҗетмичә яшәсәк иде.
Яңа Кармәт авылының табигате.

Как нарисовать китайскую розу

Кто чем богат, тот тем и делится!

Загадочная система из шести экзопланет

Дымковский петушок

Большое - маленькое