Чишмә атамаларның тарихын өйрәнеп, алынган нәтиҗәләрне авылның тарихын торгызуда файдалану.
Вложение | Размер |
---|---|
chishme.docx | 30.28 КБ |
“Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Бәрлебаш төп гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
ПРОЕКТ ЭШЕ
Тема:
“Туган ягым - җирлеге чишмәләренең тарихы”
Проектта катнашучы: 6 нчы сыйныф укучысы Рахматуллина Зилә Альберт кызы
Проектның җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миңнуллина Фәридә Фәрит кызы
Бәрлебаш, 2018 нче ел
Эчтәлек
1. Кереш
-Чишмәләр -мәңгелек кыйммәт! ..................................................................3
- Теманың актуальлеге, максаты, тикшерү методлары................................. 4
2.Төп өлеш
I бүлек. Проблеманы теоретик яктан өйрәнү.
1.1.Тарих эзләре буйлап ...
- Авылым тарихы .....................................................................................................5
-Чишмәләрнең аталу тарихы безгә ниләр сөйли? .............................................5-9
1.2. Өйрәнелә торган проблеманың хәзерге замандагы торышы.
- Чишмәләребез яши! .....................................................................................9
-Беренче бүлек буенча нәтиҗәләр ...................................................................... .10
II бүлек . Өйрәнелә торган проблеманы практик яктан ныгыту.
-Чишмәләрнең кадерен белегез! ……………………………………………….. 10
2.1. Эзләнү-тикшеренү методикасы .
-Минем тикшеренүләрем ................................................................................11
2.2. Эзләнү эшенең нәтиҗәләре
- Икенче бүлек буенча нәтиҗәләр ...................................................................11
Йомгаклау.
-Авылыбызда чишмәләр җыры тынмасын!.....................................................11,12
Файдаланылган әдәбият.......................................................................................12
Кушымта .................................................................................................13,14
Кереш өлеш.
1.Чишмәләр -мәңгелек кыйммәт!
Чишмәләр... Кемнең генә күңеленә илһам салмый да, кемгә генә канат куеп, хыялларын үстерми икән соң алар?! Шагыйрь Равил Фәйзуллин «Туган ягым» дигән шигырендә ул болай дип яза:
Минем дә бар үзем өчен
шундый як — Туган ягым:
Дога иңгән һәр төшеннән
чишмәләр чыга аның!
Әйе, кеше гомер буе Җир йөзендәге мәңгелек кыйммәтләрнең берсе булган чишмәләрнең тылсым көченә табынган, алардан көч алган. Урманда, басуларда, болыннарда йөреп сусагач, чылтырап аккан чишмә буенча килеп чыксаң, суның чисталыгына карап, аның җирдән бәреп чыгуын күреп, сүзсез калып торасың. Ә аның суын татып карагач, нинди салкын, нинди тәмле икәнен тоясың. “Челтер-челтер чишмә ага. Авылда туып үсеп читтә яшәгән кеше һәрвакыт туган җирен искә төшерә. Кушучлап тәмле суын эчкән, бала чактан ук күңеленә моңлы җыры белән кереп урнашкан таныш чишмәсен күз алдына китерә. Аны туган җиренә челтерәп аккан шул чишмәләр тарта. Һәр авылның үз чишмәсе бар. Кешеләр чишмәләргә матур-матур исемнәр биргән... “Туган як чишмәсе, магнит кебек, ераклардан үзенә тарта”, - дип яза Касыйм Тәхау. Вак чишмәләрдән зур елгалар барлыкка килә, кечкенә авыллар тарихыннан олы тарихыбыз – туган илебез, Ватаныбыз тарихы туа.Ә Ватаныбыз тарихын белү – һәммәбезнең дә бурычы.
Барыбызга да билгеле, хәзерге заманда халыкның чишмәләрдән файдалануы . шул исәптән аларга карата игътибар да кими төште.Мин үзем дә туган авылым җирлегендә чишмәләрнең шактый икәнен белсәм дә , аларның атамаларын белми идем. Кайберәүләренең атамалары таныш булса да , ни өчен шулай аталганлыгы мине кызыксындырды. Шулардан чыгып мин үз авылым тирәсендәге чишмә, сулыкларның аталу тарихларын , аларның бүгенге көндәге торышын өйрәнүне үземә максат итеп куйдым һәм эзләнү эшемне шуңа багышладым.
2.Теманың актуальлеге, максаты, тикшерү методлары
Тикшерү эшенең темасы: Туган ягымның җирлегендәге чишмәләрне , аларның аталу тарихын өйрәнү, чишмәләрне саклау.
Теманың актуальлеге: чишмә атамаларның тарихын өйрәнеп, алынган нәтиҗәләрне авылның тарихын торгызуда файдалану.
Эшнең максаты: төрле чыганаклар аша туган ягымның җирлеге сулыкларының тарихларын тикшерү, материаллар җыю, өйрәнү һәм нәтиҗә чыгару.
Тикшерү объекты: авылыбыздагы чишмәләр.
Тикшерү методлары: эзләнү, тикшеренү һәм нәтиҗә чыгару.
Алымнар: фәнни әдәбият белән танышу, музейда эшләргә өйрәнү; авылыбызның өлкән кешеләреннән атамалар тарихын сөйләтү, язмаларны редакцияләү; чишмә, сулык күренешләрен фотога төшерү.
Төп өлеш
I бүлек. Проблеманы теоретик яктан өйрәнү.
Безнең авыл борынгы заманнарда Арынлы дип аталган.Ягыбызның гаҗәеп бай табигате кешеләргә хуҗалык итү, тормыш-көнкүреш алып бару өчен уңайлы шартлар тудырган. Алар шушы җирдә иген игеп, мал асрап гомер кичергән, үз нәселләрен үрчеткәннәр. Кешеләр үзләренә тормыш итү өчен су якын булган урыннар эзләгәннәр.
Җир йөзендә бер тамчы суга зарыккан ком чүле, далалы кыйтгалар бар. Табигать – дәрьялар белән бизәмәсә дә, татлы сулы чишмәләребез бихисап. Бу яктан Ходай безне рәнҗетмәгән. Агымсуларга бай безнең яшәгән төбәгебез.
Билгеле булганча, елга—суларны бабаларыбыз изгеләштергәннәр, аларга гыйбадәт кылганнар. Шуңа күрә чишмә - чыганаклар турында аерым сөйләп китү урынлы булыр.
Ябалак авылы җирлегендә 10 нан артык чишмә бар. Яратып, матур атамалар да кушканнар чишмәләргә: Изге чишмә, Зәңгәр чишмә, Салкын чишмә, Ташлы чишмә ... . Бу су чыганаклары халык тормышының истәлек—хатирәләре һәм олы тарихы турында сөйлиләр.
Эзләнү эше барышында мин берничә чишмәнең аталу тарихын өйрәндем.
Чишмәләрнең аталу тарихы безгә ниләр сөйли?
Салкын чишмә
Бу чишмә авылның көнбатыш өлешендә урман буенда челтерәп ага. Чишмәнең агышы бик көчле булганга ул, ургылып ага. Салкын чишмә атамасы аңа тешләрне сындырырлык салкын суы өчен бирелгән. Элек елларда бу чишмә буенда шаулап-гөрләп сабантуйлары үтә торган булган.
Ташлы чишмә (Ташлы кизләү)
Авылның нәкъ уртасында таш астыннан агып чыгучы бу чишмә авылдагы иң борынгы, шул ук вактта бүгенге көндә дә халык иң күп йөри торган чишмәбез. Элек чишмәнең суы бик көчле булган. Хәзер алай ук түгел инде.. Бу чишмәгә игътибар, тәрбия аеруча зур – ул авылыбызның иң төп чишмәсе. Гомер -гомергә ул гел яңартылып , төзеклектә тотыла.
Елгалар, күлләр.
Күл, саз, кое исемнәре безнең төбәктә дә нәкъ шулай атала. Ә менә елга дип бездә сулысына да ,сусыз коры чокырларга да әйтәләр. Мәсәлән: Бәрле елгасы, Кайрак елгасы, Киндер күле, Түгәрәк күл...
Бәрле елгасы. Ике як яры биек. Яр буйлап агачлар үсә.
Качкалак сусыз зур һәм тирән булган. Бу урынга килеп эләккән кеше тиз генә чыга алмаган. Чөнки монда бер-берсенә сырышып, бик тыгыз булып төрле куаклар үскән. Шушында күп еллар буена качкыннар яшәп ятканнар.Качкыннарны тотканнан соң бу урынны Качкалак чоыры дип йөртә башлыйлар.
Кайрак елгасы элек-электән үк ташлы икән һәм ул ташлар кайрак кебек үткен, каты булганнар. Авыл халкы бу елгадагы ташлар белән чалгылар, пычаклар һәм ураклар кайраганнар.
Киндер күле. Авылда элек киндерне күп чәчкәннәр һәм киндерне шушы күлдә эшкәрткәннәр.Ул бик зур булган, ләкин хәзерге вакытта кечкенә.
§1.2. Өйрәнелә торган проблеманың хәзерге замандагы торышы.
Чишмәләребез яши!
Еллар үткән саен, кешеләрнең тормышы яхшыра барган. Хәзер байлык, мал – мөлкәт туплау йогышлы чиргә әверелә бара. Чишмәләр онытыла. Алар янындагы агачлар киселә, сындырыла, тирәсен мал – туар таптый. Ә шулай да чишмәләр исән кала. Чал тарих исән! Бүген дә алар безне саф сулары белән куандыра. Ел саен чишмә буенда татар халкының милли бәйрәме Сабантуй уздырыла.
Шунысы куандыра - безнең якларда эчә торган су запасы күп әле. . Шул сәбәпле, әле хәзергә су кытлыгы көтелми. Кайбер илләрдә суны, самолет белән ташып, җан башына карап бүләләр. Дөньяның кайбер шәһәрләрендә гап – гади суны стаканлап саталар.Бу хәлләр безне дә сагайтырга, табигатьнең бу кадерле бүләгенә игътибарлы булырга кирәклекне искәртергә тиеш. Чишмәләрне саклау өчен без кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә тиеш.
Беренче бүлек буенча нәтиҗәләр:
Авыл атамалары безнең борынгы тарихыбызны, данлы үткәнебезне көзгедәге кебек чагылдыралар. Бер атама да юкка гына бирелмәгән. Аларның нигезендә атама кую өчен берәр сәбәп ята. Бер ишеләре этнонимга, икенчеләре тарихи вакыйгаларга, өченчеләре гадәт- йола кануннарына һәм башка үзенчәлекләр буенча бирелә. Кайбер кешенең күңелендә мондый сорау туарга мөмкин: хәзерге вакытта, өйләргә чишмә суы торбалар аша агып килгәндә, ул чишмәнең нинди исем белән аталуын белү безгә, яшьләргә, ни өчен кирәк соң? “Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк,”- ди халык. Димәк, без авылның үткән тарихы белән кызыксынабыз икән, киләчәгебез дә мәгънәле булыр.
II бүлек . Өйрәнелә торган проблеманы практик яктан ныгыту.
Чишмәләрнең кадерен белегез!
Чынан да, һаваның, эчәр суларның пычрануы аяныч хәл. Табигатьне яраткан, киләчәк буыннар алдында җаваплылык тойган һәр кеше туган җиребез күркен саклар өчен барлык көчен салырга тиеш.
Их, яшисе иде озак, мәңге...
Табигатьтән башка үле без,
Кемдер, зарыгып бер йотым су сорый –
Чишмәләрнең кадерен белегез!
Халкыбыз элек – электән чишмә - күлләрне чистартып, саклап, кадерләп торган. Без . укучылар, онытылган, авылдан читтә калган чишмәләрне юллап табып, аларны чистару эшендә катнашабыз. Чишмә тирәләрен чүп-чардан арындыру, улакларын чистарту кебек файдалы һәм кирәкле эштән берәү дә читтә калмаска тырыша. Бу эшләр барышында без ул чишмәләрнең тарихлары белән дә танышабыз.
2.1. Эзләнү-тикшеренү методикасы .
Минем тикшеренүләрем.
Эзләнү-тикшеренү эшем барышында мин сораштыру үткәрдем, фәнни әдәбият белән таныштым, музейда, китапханәдә эшләргә өйрәндем; авылыбызның өлкән кешеләреннән атамалар тарихын сөйләттем, язмаларны редакцияләдем; чишмә, сулык күренешләрен фотога төшердем. Укучылар, яшьләр, урта яшьтәгеләр һәм өлкәннәр белән сөйләштем. Безнең авыл тарихын күпләр белмәгән икән. Шушы эзләнү эшем белән мин авылым тарихын өйрәнүгә үз өлешемне кертергә тырыштым. Тикшеренүләрдән күренгәнчә, атамаларның барлыкка килүләре --җәмгыятьнең һәр чорына хас күренеш. Аларның чыганаклары бик еракка, борынгы тарихка барып тоташа. Гасырлар үтү белән кайбер атамаларның баштагы исемнәре онытылган. Авыл халкы аларга яңа исемнәр кушкан, ә күбесе исә борынгы атамалары белән аталып йөри.
2.2. Эзләнү эшенең нәтиҗәләре
Икенче бүлек буенча нәтиҗәләр:
Безнең өйрәнүләрдән, тикшеренүләрдән күренгәнчә, җирлегебездәге чишмәләрнең санитар торышы бик үк начар түгеллеге ачыкланды, ләкин күпчелек чишмәләр файдаланылмый һәм аларга безнең ярдәм кирәк. Алга таба да үз авылымның, районымның чишмәләре тарихын өйрәнүне дәвам итәрмен дип уйлыйм, чөнки бу - бик кызык, мавыктыргыч һәм шул ук вакытта файдалы шөгыль. Ә туган якны төрле яктан өйрәнеп, без үзебезнең тамырларыбызны беләбез.
Йомгаклау.
Авылыбызда чишмәләр җыры тынмасын!
Их, яшисе иде озак, мәңге...
Табигатьтән башка үле без,
Кемдер, зарыгып бер йотым су сорый –
Чишмәләрнең кадерен белегез!
Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып ургылучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән?! Безнең балачагыбыз да гүя шуннан башлана, яшел чирәмле юлы безне олы тормышка алып чыга. Чишмәләрнең кайнап чыгуын без һәрвакыт йөрәк тибешендә тоябыз. Җиребезнең кабатланмас бу бизәге җырларыбыздан да, телебездән дә мәңге төшми.
Сусыз калсак әгәр, корыячак
Табигатьнең иркә гөле без,
Җилләр иссен, назлы гөлләр үссен, -
Чишмәләрнең кадерен белегез!
Изге чишмәләргә төкерсәк без,
Саегыр җан, корыр телебез,
Бездән соң да челтерәп – челтерәп аксын,-
Чишмәләрнең кадерен белегез!
Кулланылган әдәбият ;
1. Гарипова Ф. Авыллар һәм калалар тарихыннан. – Казан:Тат. кит. нәшр., 1997
2. Зарипов Р.С. Үткәннәр эзеннән.// Мәгариф.-- 1998.- №7.
3. Саттаров Г.Ф. Атамалар дөньясына сәяхәт. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1992.
4. Гарәфетдинов Р.А. Туган җирем - Кайбычым.// Казан Идел-Пресс –2007.
5. Җәүдәт Фәйзи. Халык җәүһәрләре-күңелем кыллары. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1987.
Домик зимней ночью
Калитка в сад
Лиса-охотница
В.А. Сухомлинский. Для чего говорят «спасибо»?
Кто должен измениться?