Бу иҗади - эзләнү эше. Укучы Факил Сафин иҗаты буенча белем туплый.
Вложение | Размер |
---|---|
3.1_avtorskiy_proekt_uroka._prezentatsiya.pptx | 2.79 МБ |
Слайд 1
Проектның темасы: Телебез серләре матур әсәрләр аша ачыла . Факил Сафин иҗаты буенча сәяхәт . Эшне башкарды : 5Б сыйныфы укучысы Сәлимов Айнур Җитәкчесе : Галиева Гөлшат Арслан кызы . Яр Чаллы ш әһәре 55нче мәктәп 1Слайд 2
Иҗади эзләнү эшенең планы. I .Кереш өлеш.”Тел-безнең гомер юлдашыбыз” II .Төп өлеш 1.Факил Сафин иҗатына кыскача күзәтү ясау. 2. Факил Сафинның балалар өчен язган әсәрләре нең кыскача эчтәлеге 3. Факил Сафин “ Көмеш кыңгырау ” газетасының баш мөхәррире 4. Факил Сафин кызыклы шигыр ьләр яза 5. Факил Сафин тормышының кызыклы мизгелләре 6.”Көмеш кыңгырау” газетасында миңа ошаган рубрикалар III. Йомгаклау өлеше. IV. Кулланылган әдәбият. 2
Слайд 3
“Тел – безнең гомер юлдашыбыз” Бу чыннан да шулай. Безнең татар телебез бик матур, саф , аһәңле!. Мин үзебезнең телебез белән чиксез горурланам. Татар телендә бик күп китаплар укырга тырышам. Минем әнием мәктәптә китапханәче булып эшли. Без татар телендә газета – журналлар алабыз . Минем иң яраткан газетам бар. Ул - «Көмеш кыңгырау « газетасы . «Көмеш кыңгырау» газетасы Яр Чаллы шәһәрендә чыга . Аның баш мөхәррире Факил абый Сафин. Факил абый шигырьләре белән газета аша таныштым . Факил Сафин татар телебезне баетуда бик күп эшли. Аның бик матур китаплары бар. Минем иң яратып укыла торган китабым”Ләлә белән Арслан” . Бу китапта бик кызыклы хикәяләр урнашкан. Факил Сафин безнең мәктәпкә дә килде.Аның яңа чыккан китаплары белән таныштык. Мин үземнең иҗади эшемне Факил абыйга багышладым. Аның иҗаты буенча сәяхәт итеп аласы килде. 3
Слайд 4
Бәхеткә , безнең әдәбият — чын талантлар әдәбияты ... Факил Сафин кебек прозаиклар белән теләсә кайсы әдәбият горурлана алыр иде . Минтимер Шәймиев , Татарстан Республикасы Президенты. 2002 4
Слайд 5
Факил Сафин — Чаллыда иң тәүге балалар иҗат түгәрәкләрен башлап җибәрүчеләрнең берсе. Шәһәр « Балалар иҗат үзәге»ндә шигырь түгәрәге үткәреп йөргән чагында , ул «Көмеш кыңгырау» газетасын оештыру фикеренә килә. Күп каршылыклар аша бу газета оешып , тиз арада балаларның яраткан басмасына әверелә . Ул балалар әдәбиятында да актив эшли . Аның балалар , яшүсмерләр өчен заман сулышын тоеп , алар психологиясен тирәнтен белеп язган әсәрләре «Сабантуй», « Көмеш кыңгырау » газеталарында , «Салават күпере », « Ялкын », « Мәйдан » журналларында даими басылып килә . 1994 елда курчак театрлары өчен Ю. Чеповецкийдан тәрҗемә иткән « Тычкангали һәм Мыраубәк» дип аталган спектакльне балалар яратып карыйлар . Чаллы язучылар оешмасы рәисе урынбасары , «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе (1999—2002) буларак та Ф. Сафин яшь әдәби көчләрне тәрбияләүгә зур өлеш кертә . 5
Слайд 6
Факил Сафин кызыклы шигыр ьләр яза 6
Слайд 7
Факил Сафин тормышының кызыклы мизгелләре 7
Слайд 8
8
Слайд 9
Йомгаклау өлеше Тел бирелгән гаделлекне һәм намусны якларга. Бирелгән илне, җирне һәм... Телнең үзен сакларга. Безнең телебез бик матур , бай.Милләтнең төп күрке – тел һәм моң.Без үз телебезне белергә тиеш.Без яраткан телебезне дәресләрдә , дәрестән тыш чараларда , китапханәләрдә , театрларда һәм башка урыннарда баетабыз.Язучыларыбыз матур – матур әсәрләр иҗат итәләр.Шундый язучыларыбызның берсе – Факил Сафин . Шулай итеп телебезнең матур , якты серләрен ачуда , Факил абыйның да роле бик зур. Аның шигыр ьләре, язган хикәяләре балалар күңеленә үтеп керә. Без бу әсәрләр аша күңел байлыгыбызны ныгытабыз , татар телебезнең серләренә өйрәнәбез . 9
Мороз и заяц
Сказка на ночь про Снеговика
Простые летающие модели из бумаги
Анатолий Кузнецов. Как мы с Сашкой закалялись
Рыжие листья