Укучым үзе иҗат иткән шигырь. Бу шигыре белән Лилия " Минем яраткани укытучым " республика конкурсында 1нче урын алды
Вложение | Размер |
---|---|
Укытучым. Шигырь | 13.56 КБ |
Укытучым
Нәни кулларымнан җитәкләп,
Белем иленә алып кердегез.
Туган телемдә аралашу өчен ,
Бөтен көчегезне бирдегез .
Белем генә бирмәдегез бит сез!
Җан җылыгызны безгә өрдегез.
Һәрбер бала өчен борчылдыгыз,
Һәрберебездә шәхес күрдегез.
Иң гүзәл сыйфатлар да сездә,
Бер кешегә ничек ул сыя?
Авырлыклар һич сындырмый сезне,
Әйтерсең лә сез таш кыя.
Әнием кебек бит сез миңа,
Сорамыйча хәлем беләсез.
Ярдәм сорап ,әгәр сезгә килсәм ,
Кулыгызны һәрчак сузасыз.
Эшегез авыр һәм бик җаваплы,
Һәрвакытта ачык йөзегез.
Сәламәтлек телим , апа,сезгә,
Аяз булсын сезнең күгегез.
Ах эта снежная зима
Прекрасная арфа
Сказки пластилинового ослика
Три способа изобразить акварелью отражения в воде
Прыжок (быль). Л.Н.Толстой