Главные вкладки


    Проект "Крапива - лекарственное растение".

    Автор: 
    Яруллина Алина Ильнуровна

    Безнең тирәдә үсүче үсемлекләр безгә кечкенәдән таныш һәм бик гади кебек тоелалар. Алар инде кешеләр тарафыннан күптән өйрәнелгән, бернинди дә сере калмаган кебек.Шуңа күрә тикшерүне өчен материал сайлау миңа кыенлык тудырды.

    Укытучым белән үземнең уйларымны бүлештем. “Безне чолгап алган үләннәр,куаклар, агачлар беренче карашка гына шулай бик гади кебек тоелалар, әгәр дә игътибар белән һәръяклап башласаң, теләсә нинди үсемлекләрнең дә башка табигать объектлары өчен кирәкле якларын ачыкларга мөмкин”-диде укытучым. Мин бик гаҗәпләндем.

    Тикшеренү эшемне гап-гади кычытканга багышларга булдым. Койма буйларында, теләсә нинди ташландык урыннарда иртә яздан кара көзгә кадәр үсүче бу әрсез үсемлекне без өнәп бетермибез. Кулларны,аякларны кычыткан һөҗүменнән ышыклап, мөмкинлек булганда аны ерактан урап узарга тырышабыз. Чөнки Шәүкәт Галиев шигырендәге кебек ул үзен башка үлән белән бутап, аның янында саксыз йөргәнне яратмый. Кычыткан чаккан урыннар озак вакыт әрнеп, авыртып йөри. Минем кычыткан турында тирәнрәк беләсем килде. Үземнең тикшерүне темамны да мин “Табигатьнең гаҗәп бер могҗизасы” дип атадым.

     

     

     

    Безнең тирәдә үсүче үсемлекләр безгә кечкенәдән таныш һәм бик гади кебек тоелалар. Алар инде кешеләр тарафыннан күптән өйрәнелгән, бернинди дә сере калмаган кебек.Шуңа күрә тикшерүне өчен материал сайлау миңа кыенлык тудырды.

    Укытучым белән үземнең уйларымны бүлештем. “Безне чолгап алган үләннәр,куаклар, агачлар беренче карашка гына шулай бик гади кебек тоелалар, әгәр дә игътибар белән һәръяклап башласаң, теләсә нинди үсемлекләрнең дә башка табигать объектлары өчен кирәкле якларын ачыкларга мөмкин”-диде укытучым. Мин бик гаҗәпләндем.

    Тикшеренү эшемне гап-гади кычытканга багышларга булдым. Койма буйларында, теләсә нинди ташландык урыннарда иртә яздан кара көзгә кадәр үсүче бу әрсез үсемлекне без өнәп бетермибез. Кулларны,аякларны кычыткан һөҗүменнән ышыклап, мөмкинлек булганда аны ерактан урап узарга тырышабыз. Чөнки Шәүкәт Галиев шигырендәге кебек ул үзен башка үлән белән бутап, аның янында саксыз йөргәнне яратмый. Кычыткан чаккан урыннар озак вакыт әрнеп, авыртып йөри. Минем кычыткан турында тирәнрәк беләсем килде. Үземнең тикшерүне темамны да мин “Табигатьнең гаҗәп бер могҗизасы” дип атадым.

     

     

     

     

     

     

    Скачать:

    ВложениеРазмер
    kychytkan-2.ppt2.03 МБ

    Предварительный просмотр:

    Чтобы пользоваться предварительным просмотром презентаций создайте себе аккаунт (учетную запись) Google и войдите в него: https://accounts.google.com

    Подписи к слайдам:

    Урта Әлки башлангыч мәктәбе
    Башкарды: 3 сыйныф укучысы Яруллина Алинә Җитәкчесе: Хәлилова Ләйсән Хәмит кызы
    Тикшерү максаты:Кычытканның файдалы ягын ачыклау
    1.Кычытканның төрләрен ачыклау.2. Кычыткан ни өчен чага?3. Кычытканның файдасы турында материалларны барлау, туплау, системалаштыру.4. Кешеләр кычытканны нинди максатларда куллануын ачыклау.5. Классташларымны үземнең ачышларым белән таныштыру.6. Ачышларны хуплау яки кире кагу.
    Бурычлары:
    Тикшерү объекты: кычыткан
    Фаразлау (гипотеза):
    чүп үләне булуга карамастан, кычыткан кешегә бик күп файда китерергә мөмкин
    Тикшерү ысуллары:
    Нәрсә ул кычыткан?Кычытканның төрләре.
    Тикшерү нәтиҗәләре
    Кычыткан- ул кычыткансыманнар семьялыгына керә торган чәчәк атучы үсемлек. Латинчадан тәрҗемә иткәндә ул “яндырам”, “чагам” дигән мәгънәне аңлата. Исеме дә чаккан урыны бик нык кычытканга күрә “кычыткан” дип атала.
    Кычытканның 40-45 төре билгеле. Безнең якларда “икеөйле” һәм “агулы төкле кычыткан” дигән төрләре еш очрый. Кычыткансыманнарның 60 лап туганы бар. Күбесенчә алар җылы якларда үсәләр. Безнең якларда 10 лап төре күзәтелә.
    Кычыткан ни өчен чага?
    Практик эш №1.“Кычыткан ни өчен чага?”Моны ачыклау өчен кычыткан сабагын һәм яфрагын микроскопка куеп карадым. Микроскоп аша караганда кычытканның сабагын һәм яфрагын каплап алган бик күп үткен төкләр күренде. Нәтиҗә:Менә ни өчен кычытканга кагылган тән авырта икән. Димәк, бу энәләр безнең тәнебезне тишеп керәләр.
    Практик эш№2.“Ни өчен кычыткан чаккач тән кычыта соң?Мин кычытканны чеметеп алдым да кулымда издем. Яңадан микроскопка куйдым. Кычытканның кайбер энәләре сынган һәм сынган энәләрдән сыеклык саркып тора иде. Укытучым миңа: “Бу кырмыска кислотасы. Кычыткан энәләре аша бу кислота тәнгә эләгә. Ә кислоталар барысы да яндыра, тирене ярсыта”,- диде.Нәтиҗә:Менә ни өчен кычыткан чаккан урыннар кызара, кабара, суланып куыкланып чыга икән!
    ТимерБакырКаротинВитамин СВитамин КАксымОрганик кислоталарДублаучы матдәләрЭфир майларыШикәр Кырмыска кислотасыКрахмалКальций
    Кычытканның файдалы үзлекләре
    Кычытканның кешеләр тарафыннан кулланылышы
    Безнең борынгы әби-бабаларыбыз кычытканны төрле явыз рухларны куркытучы дип исәпләгәннәр. Тыңламаган балага кычыткан белән сугу аның тәне авыртсын өчен түгел, ә баласы ияләшеп, аны начарлык эшләргә “котыртып” торучы шайтаннарны куу өчен эшләнгән.
    Өйгә җен ияләшмәсен,явыз кешеләрнең сихере кайтсын өчен, ишек төпләренә кычытканнан палас үреп салганнар. Кычыткан себеркеләре белән идәнне себереп, өйдән явыз рухларны куганнар. Һәм шулай ук кычытканнан төрле бөтиләр ясап, аны үзләре белән йөртеп, җен-шайтаннардан, сихердән саклаганнар.
    Кычытканнан тукыма ясау
    Борынгы Русьта күптөрле үләннәрдән тукыма ясау ысулларын белгәннәр. Иван-чәй, алабута, әрекмән һәм башка үсемлекләрдән җепселләр ясаганнар. Тукыма ясау өчен кычытканны язын җыялар, яхшылап киптерәләр, аннары учмаларга бәйләп суга батыралар. Берәр айдан судан алып киптерәләр, талкыйлар, шуннан соң сабак кырыендагы җепләр аерыла.
    Нәзек җепселләрне эрләп күлмәк, ыштан, яулык,эскәтер,урын-җир әйберләре кебек тукымалар ясау өчен җепләр әзерләгәннәр. Аларны көл суында агартканнар, төрле чәчәк төсләренә манганнар. Андый тукыма бик йомшак матур, җәй көне салкынча , ә кышын җылы булган.Тәнгә рәхәтлек биреп торган. Киндер тукымага караганда арзанракка да төшкән. Чөнки чәчеп үстерәсе булмаган. Ә эрерәк җепләрдән капчык җебе, аркан җебе ясаганнар. Ә тагы да тупасрак җепләрдән сандали, эшләпә үргәннәр.Ул кешеләрне аяк сызлаудан, баш авыртудан дәвалаган.Билгә уралган билбавы ревматизм, артрит, остеохондроздан дәвалаган.
    Җеп әзерләгәннән калган талкышны (пакля) мүк урынына бүрәнә араларына, яки ярыкка кыстырганнар. Мондый киемнәрне моннан 6 мең еллар элек үк ясый белгәннәр. Француз императоры Наполеон солдатлары да кычыткан җепләреннән тукылган кием кигәннәр.
    Медицинада куллану
    -Россиядә кычыткан кан туктатуның яхшы чарасы буларак билгеле.-Азканлылык булганда ул алыштыргысыз чара.-Нерв системасын җайга сала, матдәләр алмашын яхшырта.
    -Буаннар сызлаганда, аш казаны авыртканда, бавыр һәм үт куыгы авыртканда кулланалар.-Геморрой, эч китүне дәвалый.-Кычыткан кандагы шикәрне киметә, кан составын яхшырта.-Йөрәк-кан юллары системасын һәм сулыш алу органнары эшчәнлеген җайга сала.
    -Хроник пневмония,хроник бронхит авыруларыннан кычыткан тамырын кулланалар-Кычыткан иммунитетны арттыра.
    Ачлык елларда кычыткан күп халыкны үлемнән коткарган. Әниләр кычытканнан аш, салаталар, кабартмалар ясап, балаларга ашаткан.
    Кулинариядә кулланышы
    Хәзер дә кычытканнан төрле-төрле ашамлыклар әзерлиләр. Кузгалак кушып щи пешерәләр, иттарткычтан чыгарып салатка кушалар. Алма, кыяр, укроп, кәбестә кушып җыелма салат ясыйлыр. Кышка кычыткан я яфракларын кәбестә кебек тозлыйлар.
    Шампунь, лосьоннар (майлы тире өчен аеруча яхшы)Биткә маскалар ясарга мөмкин.Кулларны кычыткан суына тыгып торсаң, тире яшәрә, ярылмый.
    Косметологиядә кулланышы
    Сыерларга ашатсаң, сөтнең майлылыгы арта.Кычытканны тавыкларга турап ашатсаң, алар йомырка күбрәк сала.Дуңгызларга,кәҗәләргә, бәрән һәм бозауларга витаминлы азык.Кычыткан яфрагына төреп куйсаң, ит һәм балык озак бозылмый.
    Авыл хуҗалыгында кулланышы:
    Кычытканның тамырларыннан сары, яфракларыннан яшел буяу алалар. Мин моны үзем тикшереп карарга булдым. Практик эш№3.Кычыткан яфракларыннан төнәтмә ясадым да, аңа ап-ак марля салып карадым. Берникадәр вакыттан соң марля куе яшел төскә керде. Кулинариядә дә торт өсләрен бизәргә яшел төсне кычытканнан алалар.
    Кычыткан- буяучы
    Нәтиҗә1. Чүп үләне булуга карамастан файдалы үзлекләре дә күп булырга мөмкин икәнлеге турындагы фаразларым дөреслеккә туры килә.2. Кычыткан –магик үсемлек. 3. Кычыткан файдалы үзлекләргә ия.4. Медицина, косметологиядә, кулинариядә, көнкүрештә кулланыла.5. Кычытканнан тукымаларны буяу өчен буяулар алына.

    По теме:
    методические разработки, презентации и конспекты

    "Туган авылымның табигый ресурслары"

    Халкыбыз республикабызның Табигать байлыклары мул булуы горурлана  ала. Әмма табигать –азык-төлек һәм материал чыга...

    Творческий проект ученика 4 класса "Проект длинною в жизнь. Автомобили"

    Данная работа отражает серьезное увлечение ребенка автомобилями, их марками, устройством двигателя и др. его деталей. Ре...

    Исследовательский проект в номинации «социальный проект» «Твоя привычка убивает…»

     Аннотация проектаВ своей работе мы хотим доказать, что курение – враг каждого человека и человечества в целом. Это...

    Учебно-социальный проект "Прошлое, настоящее, будущее" (проект по информатике, объект исследования развитие технических устройств)

     Данный учебно-социальный проект был подготовлен в рамках XVI смены летней профильной школы одаренных детей "Виктор...

    Учебный проект "Уютный дом" (3d дизайн-проект)

                                     &n...

    Социальный проект Ученика 8 «а» класса Глазкова Егора Сергеевича Социальный проект « Оказание помощи ветеранам педагогического труда»

    В нашей школе сейчас находятся на заслуженном отдыхе 17 учителей и педагогических работников. У некоторых из них дети и ...

    проект

    Проект "Стенгазета"http://wikiwall.ru/wall/bbae3fdf8da0976db91bf098d64b7593/a15fe147ebba533a1b45917b16e893b9...

    Проект

      Проект Организация школьного  питомника. Биоэкология дуба.     создание школьного питомника ...