Асхабиева Лилия Фаиловна

Сайт учителя татарского языка и литературы.

Белем бәхетле итә.

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: Люблю читать

Увлечения: Музыка

Страна: Россия

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г.Елабуга

Место работы: Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение “Средняя общеобразовательная школа №3 им. Героя Российской Федерации А.Н. Епанешникова" ЕМР РТ

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/askhabieva-liliya-failovna

О себе

Мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы. 2002нче елда Казан дәүләт педагогика университетын тәмамладым. Университетны тәмамлаганнан соң Азнакай районында озынайтылган көн группасында тәрбияче булып эшләдем. Хәзерге вакытта Алабуга шәһәренең 3нче урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытам. Эшемне бик яратам. Эзләнәм, укыйм, табам. Укыту - тәрбия эшендә киләчәкне күз алдында тотып эшлим.

Мой взгляд на мир

Дөнья күрми дөнья кешесе булмассың.

Моё портфолио

Минем методик темам:  “Халык педагогикасы нигезендә әхлак тәрбиясе бирү”.

      Әхлак тәрбиясе бирү мәгариф системасында һәрвакыт игътибар үзәгендә тора. Бүген әлеге мәсьәләгә тагын да зуррак игътибар кирәк. Чөнки хәзер рухыбызны баетуга – хезмәткә, кешеләр белән кешелекле аралашуга ихтыяҗ булдыруга, намуслылык, җәмгыять байлыгын саклау һәм ишәйтү турында кайгырту кебек сыйфатлар булдыруга бик үк әһәмият бирмибез.

      Бүгенге мәктәп тирәнтен үзгәртеп коруларга әзер булырга, тәрбиягә иҗади яктан килә белергә, хәзерге иҗтимагый үсешнең яңа рухи чынбарлыгы белән элекеге тәҗрибә арасында “күперләр” булдыру инициативасы белән чыгарга сәләтле булырга тиеш.

         Кешелек җәмгыятендә төрле формада чагылыш тапкан ихтыяҗлар туктаусыз кабатланып тора. Болар кешеләрдә төрле-төрле гадәтләр, яшәү кагыйдәләре һәм нормалары, халыкта үзенә хас йолалар һәм традицияләр тудыра. Әнә шулай җәмгыятьтә үсеп формалашкан әдәп-әхлак кагыйдәләре халкыбызда борынгыдан ук килә. Шәфкать, миһербанлык, мәрхәмәтлелек, кешеләргә изге эш кенә кылу кебек күркәм сыйфатларның тамырлары чал тарихка барып тоташа.

        Яшьләргә әхлак тәрбиясе бирү өлкәсендә халык гасырлар буе яшәп килгән үзара мөгамәләне чагылдырган. Халык педагогикасында игътибарны җәлеп итәрлек, кызыксындырырлык уңай тәҗрибәләр һәм халыкның гади әхлак нормалары хәзерге мәктәпләрдә яшь буынны тәрбияләү процессында мөһим роль уйный.

        Халкыбызның әхлак тәрбиясендә балаларның өлкәннәрне ихтирам итә белүләренә нык игътибар ителә. Яшьләрнең әхлакый принциплары формалашуда гаилә тәрбиясенең тоткан урыны да гаять зур.Яхшы белән яманны бутамау, үзара мөнәсәбәттә хөрмәт, ялагайлык һәм ясалмалык кебек сыйфатларны аера белү кешене чолгап алган тирәлекнең йогынтысы астында бара. Өлкәннәрне, зурларны ихтирам итмәгән баланың үскәч үзенә дә шундый караш буласын аңлатып торганнар.

Добавить грамоту в портфолио