Блог пользователя Зарипова Гузалия Габдулнуровна

Зарипова Гузалия Габдулнуровна

тынычлыкның бәясе

Тыныч тормыш кичергәндә уйланмыйбыз да, тынычлыкның мәгънәсенә дә төшенмибез, бер көйгә яшибез дә, яшибез... Берәр хәл булганда гына, аңыбызга килгән кебек, уйлана һәм төшенә башлыйбыз.

Тынычлыкның бәясе бик зур! Моны һәркем аңласа иде, аны саклауга үзеннән өлеш кертсә иде... Ә башлап, илебезнең политикасын гаепләүдән туктарга кирәк. Чөнки без, ул өлкәдә эшләмәүчеләр, барлык нечкәлекләрне белеп бетермибез, илебезгә нинди куркыныч янаганын аңламыйбыз... Әйдәгез, аңлап һәм уйлап әйтик сүзебезне...

Зарипова Гузалия Габдулнуровна

Һөнәри бәйрәм

Хөрмәтле коллегалар, барыбызны да һөнәри бәйрәмебез - Укытучылар көне белән тәбриклим! Һәркайсыбызга сәламәтлек, иҗади унышлар телим! 

Зарипова Гузалия Габдулнуровна

Сүз белән тәрбияләү

Шушы көннәрдә генә В.А.Сухомлинскийның "Сүз белән тәрбияләү" (Воспитывать словом) дигән язмасын кабаттан укыдым. Бу язмадан өзек администратор тарафыннан куелган иде. В.А.Сухомлинский кебек атаклы педагогларның язмалары, хезмәтләре бүгенге көндә дә актуаль булып кала бирә. Әйе, баланы, укучыны сүз белән тәрбияләүнең иң отышлы һәм дөрес чара икәнлеге билгеле. Әлеге язмасында педагог сүзнең дә урынлы булырга тиешлеге, сүз генә булып калмаслыгы турында әйтә. Урынлы, үтемле, тирән мәгънәле дөрес сүзлзр һәм "буш сүзләр"нең аермасы бик зур шул.

Зарипова Гузалия Габдулнуровна

Кабат җиң сызганып эшкә...

Менә тагын сентябрь әйләнеп кайтты. Ә сентябрь педагог өчен - кабат җиң сызганып эшкә керешү дигән сүз. Әйе, кабаттан җиң сызганабыз...  Ләкин сентябрь җитү безне куркытмый, киресенчә, уку елын теләп башлыйбыз. Һәрбер яңа уку елын ниндидер өметләр белән башлап җибәрәм мин, күпчелек шулайдыр дип уйлыйм. Хөрмәтле коллегалар, барыбызга сәламәтлек, уңышлар һәм якты өметләр белән эшләргә язсын.

Зарипова Гузалия Габдулнуровна

Яңа ел белән

Яңа ел белән, дуслар! Сәламәтлек, уңышлар, бетмәс көч һәм энергия, куанып, шатланып, яшисе килеп яшәргә язсын!

Зарипова Гузалия Габдулнуровна

Белем бәйрәме

Хөрмәтле коллегалар, барыбызны да белем бөйрәме белән тәбрик итәм! Яңа уку елы тыныч, уңышлы булсын! Үзебез дә сәламәт булыйк, уңышларга ирешик! 

Зарипова Гузалия Габдулнуровна

яңа уку елы

Август ахыры якынлаша... Яңа уку елы башланырга күп калмады, моңа әзерлек эше күптән башланды. Бераз ялдан соң яңадан уку елына керәбез. Күпләр өчен гадәти эш: укучылар, дәресләр, планнар, дәфтәрләр... Барыбер күңелгә якын, дулкынландыргыч, рәхәтлек бирә...

Зарипова Гузалия Габдулнуровна

соңгы кыңгырау бәйрәме

Менә май ахыры якынлашып килә, уку елы тәмамлана. Эле күптән түгел генә уку елы башланган чор иде кебек, инде соңгы кыңгырау да якынлашкан. Вакыт тиз узган... Быел тагын бер төркем балаларны олы тормыш юлына чыгарабыз.Аларның юллары туры, гадел булсын. Үзләре дә тырыш булсыннар, чөнки тырышлык юл яра.

Зарипова Гузалия Габдулнуровна

уку елы

Яңа уку елы башланып китте. Барлык укытучыларга сәламәтлек, сабырлык, уңышлар һәм тырыш укучылар булуын телим. Ә укучыларга тырышлык, укуның кирәкле эш икәнен аңлауларын телим.

Зарипова Гузалия Габдулнуровна

Имтихан вакыты якынлаша

Уку елы тәмамлана, имтихан вакыты якынлаша. Укучылар да төрлечә карыйлар бу мәсьәләгә. Уңышлы бирсеннәр инде, аларның да киләчәге хәл ителә имтихан билгеләреннән.

Страницы