Эш тәҗрибәм.

Денисова Гөлүсә Рәшид кызы

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион - коммуникатив технологияне куллану

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chygysh.docx25.59 КБ

Предварительный просмотр:

Мин, Денисова Гөлүсә Рәшид кызы, Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы 37нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы . Чыгышымны Конфуцийның " Миңа әйтсәң, мин онытырмын; күрсәтсәң, исемдә калдырырмын; җәлеп итсәң, катнаштырсаң, мин өйрәнермен... "дигән сүзләре белән башлыйсым килә.Чыннан да, рус телле балаларны татар телебезне өйрәнүгә җәлеп итәргә, кызыксындырырга кирәк. Шуңа күрә укучыларымда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, аларның игътибарын җәлеп итү максатыннан мин информацион технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга булдым. Укучыларның компьютер технологияләренә булган кызыксынуларын истә тотып, “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион -коммуникатив технологияне кулланып сөйләм телен үстерү” методик темасы өстендә эшлим.Информацион –коммуникатив технологияне кулланып укыту, укучыларда укуга кызыксыну тудыра, уку материалын тирәнрәк үзләштерү теләге булдыра, укучыларның иҗади сәләтен үстерү мөмкинлеген бирә. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында әлеге технологияне куллану бик кулай, чөнки ФДББСның төп максаты-үз мәнфәгате һәм җәмгыять мәнфәгате өчен иҗади мөмкинлеген (потенциалын) тормышка ашырырга сәләтле; тормышта очраган кыенлыкларны җиңү юлларын мөстәкыйль табарлык, иҗади һәм фәнни фикергә ия; үзүсешкә сәләтле шәхес тәрбияләү».
Шуннан чыгып, минем эшемнең төп максаты: рус балаларына татар теле укытуда заманча технологияләргә таянып,телне өйрәнү өчен уңай шартлар булдыру, укучыларның иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу, сөйләм телен үстерү, иҗади шәхес тәрбияләү.
Бу максатка ирешү өчен , мин иң беренче чиратта темага караган фәнни әдәбиятны барладым, татар теле буенча нәзари материал белән таныштым, заманча технологияләрнең теориясенең асылына төшендем. Копьютер программаларын өйрәндем, интернет браузерлар белән таныштым,укучыларның укуга булган мотивациясен ачыклап, татар теленә өйрәтудә информацион – коммуникатив технологияне куллана башладым һәм үземә түбәндәге бурычларны куйдым:
-информацион – коммуникатив технологиянең куллану мөмкинлекләрен ачыклау;
-информацион – коммуникатив технологиясе ярдәмендә укытуның теоретик методлары белән танышу,куллану үзенчәлекләрен барлау;
-информацион – коммуникатив технологиясенең практикада куллануның нәтиҗәлелеген билгеләү.
Информацион – коммуникатив технологияне куллану нинди мөмкинлекләр бирә соң? Бу иң беренче чиратта:
• белем бирү эффектын көчәйтә, укуга мотивацияне арттыра;
• материалны үзләштерү сыйфатын күтәрә;
• укучыларга индивидуаль белем бирү траекторияләре төзергә мөмкинлек бирә;
• укырга әзерлекләре төрле булган балаларга дифференцияле якын килү мөмкинлеге бирә;
• үзлектән белем алу һәм үзконтроль күнекмәләрен үстерә.
Үземнең укыту эшчәнлегендә информацион - коммуникатив технологине кулланып эшләү түбәндәге юнәлешләрдә башкарыла:
1.Компьютер программалары.
2. Мобиль кабинет.
3. Мультимедиалы презентацияләр.
4. Смарт такта.
5.Интернет челтәре ресурслары.
6. DVD, CD дисклар.
1. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә компьютердан файдалану укыту эшчәнлеген баета, укыту процессын кызыклы, нәтиҗәле һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Интерактив такта куллану дәресләрне тагы да кызыклы, нәтиҗәле итәргә ярдәм итә.Үземнең дәресләремдә компьютер бирә алган бөтен мөмкинлекләрдән дә куллана алырга тырышам.Microsoft Office программасын кулланып, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану өчен тестлар белешмәләр, буклетлар төзим. Дидактик материал комплектлары, таратма материал туплыйм, онлайн тестлар төзим.Шәхси үзем яздырган аудио текстлар кулланам .Татар теле дәресләрендә куллану өчен дифференциаль һәм индивидуаль биремнәр җыелмасы бар. Тестлар, мөстәкыйль эшләр үткәрергә кирәк булганда,татар теле һәм әдәбияты дәресләрен мобиль класста үткәрәм. Дидактик материал комплектларны, таратма материлны компьютер вариантында бирәм. Мондый эш төре берничә мәсьәләне хәл итә: минем һәм укучыларның эшчәнлеген арттыра, дәрестә күрсәтмәлелекнең күләмен зурайта.
2.Эшчәнлегемдә информацион–коммуникатив технологиянең иң актив кулланыла торган формаларының берсе – презентацияләр. Бу эш төренең максаты - мәгълүматны күрсәтмәле, җиңел үзләштерелә торган формада бирү. Презентацияләрне күрсәткәндә интерактив такта мөһим рольне уйный. Бу такта ярдәмендә дәресне кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәреп була. Интерактив такта мультимедияле ресурсларны кулланырга, дәресне төрле өстәмә материаллар белән баетырга мөмкинлек бирә. Мультимедияле презентацияләр кыска гына вакыт эчендә мәгълүматны балаларга җиткерергә булыша һәм аларны дәреснең төрле этапларында кулланам.
• өй эшен яки белемнәрен тикшерү максаты белән;
• проблемалы ситуация тудыру өчен;
• яңа материал аңлату өчен;
• өйрәнгәнне ныгыту өчен;
Презентация ярдәмендә сүзлек, тикшерү диктантларын яки контроль күчереп язуларны тикшерергә уңайлы. Шулай ук лексик – фонетик күнегүләр үткәргәндә, әдәбият дәресендә язучыларның биографиясе, иҗаты турында сөйләгәндә, аннимацон физкультминуткалар, күзләргә гимнастика үткәргәндә мультимедиалы презентацияләрне куллануны отышлы дип саныйм.
Уземнең методик лабораториямдә татар теле һәм әдәбияты буенча төзелгән презентацияләр бик күп. Темаларны өйрәнгәч, гомумиләштерү дәресендә укучылар үзләре ясаган презентацияләрне һәм роликлар карыйбыз. Ә бу үзе - укучыларымда иҗади эшкә кызыксыну уята һәм танып белү активлыгын үстерүгә этәргеч булып тора.
3. Соңгы вакытта татар теле һәм әдәбиятыннан мәгълүмати ресурслар саны артты. Интернет торган саен уку - укыту эшчәнлегендә файдалана алырлык мөмкинлекләргә ия була бара дип саныйм. Интернет челтәре миңа һәм укучыларга кирәкле мәгълүматны төрле урыннан эзләп табу шартларын тудыра.
Татар теле дәресләрендә интернет ресурслар кулланып укыту, укучыларымда уку, язу күнекмәләрен үстерә,татар телен өйрәнүгә мотив формалаштыра. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә:
• электрон дәреслекләр кулланам;
• әдәби әсәрләрне электрон вариантта тыңлыйбыз;
• электрон сүзлекләр , энциклопедияләрне кулланабыз;
• онлайн кроссвордлар төзибез;
• виртуаль музейларга экскурсия ясыйбыз.Татарстан Республикасының Бөек Ватан сугышы , Татарстанның табигый тарих музейларына һәм башка музейларга сәяхәт итәбез;
• Plickers приложениясен кулланып балаларнын белемнәрен бәялим;
• белем ру, туган телем ру, ана теле ру сайтларыннан шулай ук edu tatar ru порталыннан эшем өчен кирәкле матералларны алам;
• мультиурок , инфоурок сайтларында шәхси битем бар , шулай ук еду татар ру порталында татар теле укытучылары берләшмәсендә үземнең эш тәҗрибәм белән уртаклашам .
4. Хәзерге көндә электрон белем чыганаклары уку-укыту системасында аерылгысыз бер тармак булып тора. DVD, CD дисклар ярдәмендә укучыларыма зур күләмдә мәгълүмат биреп була дип саныйм . Элеге электрон дәреслекләр һәм ярдәмлекләр укучыларда тел өйрәнүгә кызыксыну тудыра.Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә:
Р.Р. Нигъматуллина , Ф. С. Фәизова “ Татарча да яхшы бел “УМКсыннан 5- 9 нчы сыйныфлар өчен аудиокурс;
Ә.Р. Мотыйгуллина, Р.Г. Ханнанов, Л.К. Хисмәтова “ Татар әдәбияты “ аудиокурсы;
Г. Тукай, Г. Исхакый, М. Җәлил, Ф. Яруллинга багышланган интерактив китапларны кулланам.
Менә шундый юллар белән мин үземнең укучыларымның татарча аралашуын үстерү һәм камилләштерү өчен тынгысыз эш алып барам. Эшемнең нәтиҗәсе буларак укыткан укучыларым ачык дәресләрдә, төрле конкурсларда, конференцияләрдә призлы урыннар алалар, дәрескә кызыксынып, теләп йөриләр.
Укыту процессында информацион - коммуникатив технологияләр кулланганда санитар-гигиена нормаларын да онытмаска кирәк. Башлангыч класс укучысының компьютер артында эш регламенты 10 минуттан арттырмыйм. Физкультминуткалар, күзләргә зарядка даими эшләтәм.
Дәресләремдә заманча технологияләрне кулланып мин түбәндәге нәтиҗәләргә ирешә алдым дип уйлыйм:
• укучыларның сөйләм теле яхшыра, сүзлек запасы киңәя;
• укытуның сыйфаты арта ;
• татар мәдәнияте, сәнгате, әдәбияты турында күзаллаулары үсә;
• һәрбер укучыга иҗади эшләр портфолиосы булдырыла. Анда укучыларның иҗади эшләре тупланып бара. Укучылар мондый эшләрне бик кызыксынып һәм теләп башкаралар;
• укучыларның иҗади эшчәнлеге арта.
Чыгышымны йомгаклап шуны әйтәсем килә, дәресләремдә информацион- коммуникатив технологияне куллануның өстенлеге зур. Барыннан да элек әлеге технология - шәхескә юнәлтелгән булуы белән аерылып тора. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары укытучылар алдына катгый, әмма гадел таләпләр куя, шуларның берсе-укучының шәхес буларак үзүсешен булдыра алырлык уку эшчәнлеген оештыру. Эшчәнлегемдә информацион- коммуникатив технологияне кулланып мин
 бу таләпне үтим дип әйтә алам.