"Аһәңле сүз һәм шәхес тәрбияләү"

Прокопьева Татьяна Ильинична

    Бүгенге көндә әдәбиятны өйрәнү – гаять күпъяклы, катлаулы һәм җитди мәсьәләләрнең берсе. Әдәби әсәрләрне өйрәнү тормышны тулырак аңларга, кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап табарга ярдәм итә. Билгеле инде: әдәби әсәр дулкынландыра, андагы вакыйгалар, образлар төрле фикерләр тудыра, уйлата. Уй-фикерләрне билгеле бер тәртипкә салырга, дөрес бәя бирергә әдәбият дәресләре ярдәм итә.

Без, мөгаллимнәр, балаларны һәм үсмерләрне маңгай күзе белән генә түгел, күңел күзе белән дә укырга өйрәтергә тиешбез. Әдәбият – беренче чиратта, ул аны кабул итүчеләрнең хисләрен, кичерешләрен тирәнәйтсен, шуның нәтиҗәсендә кеше әйләнә-тирәдәгеләрнең шатлыкларына һәм хәсрәтләренә игътибарлы булып тәрбияләнсен, матурлыктан ләззәт алырга, ямьсезлектән йөз чөерергә өйрәнсен, таш бәгырьлегә әверелмәсен.

Әдәбият дәресләре, идея-эстетик, әхлак тәрбиясе бирүдән тыш, балаларны уйларга, үз фикерләрен дөрес итеп әйтеп бирә белергә өйрәтү бурычын да үти. Әгәр укучы мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәнмәсә, чын шәхес булып формалаша алмас. Моның өчен мин үз тәҗрибәмдә иҗади дәресләргә урын бирергә тырышам. Алар чын-чыннан уйлану, фикер йөртү, иҗат итү, дөньяны танып белү, эстетик, әхлакый тәрбия дәресләре булсын дип тырышам. Стандарт булмаган дәресләр баланың сәләтен төрле яклап үстерергә кызыксынуын арттырырга ярдәм итә.

Еш кына баланың әдәбиятны белү дәрәҗәсе берьяклы бәяләнә. Ул әсәрнең эчтәлеген белсә, образларның сүрәтләнеш үзенчәлеген әйтеп бирсә, теориядән мәгълүматлылыгын күрсәтсә, аңа уңай бәя куябыз. Әмма бик әһәмиятле нәрсәләрне исәпкә алып бетермибез: бала әсәрне белүен белә, тик ул аңарда нинди һис- кичерешләр уяткан, күңелен ниләр белән баеткан. Әдәбият укытучысының бурычы шуларга ирешүдә бит.

Әдәби әсәрләр – тәрбия чыганагы. Г. Ибрахимов та «Әдәби вә шигъри әсәрләргә һичбертөрле тәэсир бирмәгән адәм юк», - дигән. Әдәби әсәрләрнең эчтәлеген белү, әлбәттә, мөһим нәрсә. Әмма хәзер инде бу гына җитми. Хәзер без әдәбият укыту дәресләрендә төрле алымнар, методлар кулланабыз. Шунысын онытмыйк, бер генә укытучыга да бу методларны көчләп тагып булмый. Һәркем үзе өчен кирәклесен сайлап ала, иң мөһиме – нәтиҗә: укучылар аңладымы, белдеме, кызыксындымы, киләчәктә мөстәкыйль бу белемен үстерә алырмы һ.б.

Мин үзем бик җайлы бер алым куланам. Ул - әдәбият дәресләрендә шигырьләр куллану алымы. Әлбәттә аларны бик урынлы файдалана белергә кирәк. Беренчедән, шигъри юллар дәрес материалын үзләштергәндә ярдәм итсә; икенчедән, аның авторы белән кызыксыну туа; өченчедән, поэзиягә мәхәббәт тәрбияләнә һ.б. Аннан соң формасы белән шигырь, әмма әчтәлеге белән бик йомшак булган шигъри әсәрләрне сәнгатьчә югары дәрәҗәдә иҗат ителгән әсәрләрдән аера белергә өйрәтү дә мөһим.

«Шигъри, эмоциональ –эстетик алымнан башка баланың тулы акыл үсеше була алмаслыгына минем мең тапкыр ышанганым булды. Баланың фикерләү табигате үзе шигьри иҗатны тәлап итә», - дигән В.Сухомлинский.

Димәк, шигърият, теманы җиңелрәк үзләштерегә ярдәм итеп кенә калмый, бәлки бала күңелендә поэзиягә тартылу хисе дә уята, иҗади юнәлештә фикер йөртергә этәргеч бирә. Безнең мәктәптә дә шигырь иҗат итүче балалар бар. Аларның шигырьләре газета, журнал битләрендә дә басылып чыкты.

Чыннан да, без балада мәктәптә үк шигъри сүзгә сизгерлек тәрбияләмәсәк, ул үскәч тә йомшак күңелле, бай рухлы кеше булып китә алмас. Ә шигырь ярату бервакытта да кешегә файдадан гайре нәрсә бирми. Кеше, олылайган көнендә дә шигырьдән ләззәт табып яшәргә тиеш, бу аңа күңелендә хисләр кипмәсен, корымасын өчен кирәк. Чын сәнгать әсәрләре хис-кичерешләрне йокымсыратмый, аларның гомер буе яшәүләрен тәэмин итә. Тәэсирле сүзгә беребез дә битараф түгел бит.

Әйе, без күпмедер дәрәҗәдә романтик табигатьле булып калырга да тиешбез. Моңа нигез исә мәктәптә салына. Тагын шунысы бар: нәфис итеп укучы, тормышта сөйләгәндәге кебек, үзенең сүзләренә тыңлаучыларның мөнәсәбәтен тиз тоярга һәм алга таба шуны кулыннан ычкындырмаска тиеш. Бу – уку рәвешеңне үз ихтыярыңда тотарга ярдәм итә. Сәнгатьле итеп уку күнекмәләренә ия булу һәм матур итеп сөйли белү кешегә башкалар белән аралашырга, алар белән тиешле мөнәсәбәт урнаштырырга да ярдәм итә. Без аңа, димәк, үз-үзен шәхес буларак танытырга да ачкыч бирәбез.

Укыту һәм тәрбия эшен компьютерлаштыру өчен мәктәбебездә барлык шартлар да тудырылган. Һәрбер дәресемдә мультимедиа технологияләрен кулланырга тырышам.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ahnle_suz_hm_shkhes_trbiyalu.odt32.74 КБ

Предварительный просмотр:

Комментарии

Неясова Шафика  Шикуровна

Хорошая статья. Я тоже пытаюсь привить любовь к родной литературе, родному языку. Но у нас большинство родителей пишут заявления и отказываются от изучения родной литературы. Да и дома чаще говорим на русском языке. На уроках родной литературы мы читаем тексты на татарском и переводим их на русский язык, чтобы учащиеся других национальностей тоже знали тексты. Таким детям даю те же задания, только на русском языке. Например, пишем сочинение о своем хобби и на родном , и на русском языке. Понимаю, что на это надо больше времени, но мои ученики благодарят, что им на таких уроках не скучно.

Неясова Шафика  Шикуровна

Хорошая статья. Я тоже пытаюсь привить любовь к родной литературе, родному языку. Но у нас большинство родителей пишут заявления и отказываются от изучения родной литературы. Да и дома чаще говорим на русском языке. На уроках родной литературы мы читаем тексты на татарском и переводим их на русский язык, чтобы учащиеся других национальностей тоже знали тексты. Таким детям даю те же задания, только на русском языке. Например, пишем сочинение о своем хобби и на родном , и на русском языке. Понимаю, что на это надо больше времени, но мои ученики благодарят, что им на таких уроках не скучно. Обращаю внимание, какое красивое произведение, какие красивые слова нашел автор. Даже появилось желание заняться переводом некоторых произведений на русский язык, так как не нахожу их в Интернете на русском. Хочется, чтоб такие хорошие произведения татарских авторов знали и дети других национальностей.

Прокопьева Татьяна Ильинична

Здравствуйте! Спасибо Вам большое за ваш комментарий на мою статью и за хорошую оценку. Очень приятно услышать мнение со стороны.