Туган телдә укыту кемнән тора?

Тимербулатова Дилия Рәис кызы

Туган телне тиешенчә укыту һәм аны мәктәпләрдә укытуны гадәти күренешкә әйләндерү өчен, киләчәктә тагын ниләр эшләп була? Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының һөнәри осталыгын арттыру өчен, даими рәвештә төрле семинарлар, мастер-класслар оештыру; балаларда татарча китап укуга мәхәббәт тәрбияләү һәм халкыбызның әдәби хәзинәсен тарату максатыннан китапханәчеләрнең үзара тыгыз бәйләнештә милли чаралар үткәрүе кирәк. Әлбәттә, тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешү өчен,  милли мәгариф учакларын сүндермәс өчен, күбрәк үзебезгә тырышлык куярга кирәк.

Хөрмәтле коллегалар! Югарыда әйтелгәннәргә сезнең карашыгыз ничек, нинди фикерләрегез бар?

Хәбәрләрегезне кунак бүлегендә (гостевая) калдыра аласыз.