Бүгенге мәктәп... XXI гасырда... Нинди булырга тиеш ул? Даими рәвештә үзгәреп торган заманнан артта калмас өчен, нинди булырга тиеш бүгенге көн укытучысы?

Чукурова Галина Ильгизовна

Эшкә бирсәң чын күңел.....

 

Бүгенге мәктәп... XXI гасырда... Нинди булырга тиеш ул? Даими рәвештә үзгәреп торган заманнан артта калмас өчен, нинди булырга тиеш бүгенге көн укытучысы?  Бу сораулар турында минем күп тапкырлар уйланганым бар.

“...Заман һәм мәдәният алга үскәнчә һәм икенче төрле итеп әйткәндә, ихтыяҗ һәм мәҗбүрилек кебек нәрсәләр мәҗбүр иткәнчә, укыту рәвешләре төрлеләнер, монда исә акыл ияләре берләшәләрдер”, – дип бик хаклы язган күренекле мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин. Чыннан да, җәмгыять үсешенә бәйле рәвештә, укыту процессы да һәрвакыт үсеш-үзгәреш кичерә.

Яңа мәктәп, киләчәк мәктәбенең төп максаты - зыялы, югары культуралы, актив тормыш позициясенә ия булган укучы шәхес тәрбияләү. Кешелекнең киләчәге, Ватан язмышы, гаилә бәхете киләчәктә гражданин булачак баланың менә бүген нинди тәрбия һәм белем алуына бәйле. Бүгенге балаларыбыз тагын берничә елдан соң нинди кеше булыр, ата-бабаларының лаеклы дәвамчысы була  алырмы?

Әйе, хәзерге заман мәктәбе үзенең үсешендә катлаулы чор кичерә. Иҗтимагый мәгариф икътисади үзгәрешләр: мәгариф системасында яңарту, төрле типтагы мәгариф учреждениеләрендә укыту-тәрбия эшенең методологик һәм оештыру технологиясен камилләштерү бурычын куйды.

“Балагызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең  заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр” -, дип язып калдырган  Ризаэддин Фәхреддин.

Әйе, заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәреш сорый. Алдыбызда бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, рус телле балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Бу - укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә. Бүгенге көн укытучыдан иҗади эшли белүне таләп итә. Педагогик эшчәнлектә иҗадилык - бу, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен, укытучының заман белән бергә атлап баруы мөһим. Тәҗрибә - педагогик эшчәнлекнең нигезе булса, яңалыкка омтылу үсеш - үзгәрешне тәэмин итә. Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли белергә дә тиеш. Заманча технологияләр файдаланып белем бирү түбәндәге мөһим бурычларны үтәргә ярдәм итә: укучыда телгә кызыксыну уята; аның танып белү активлыгын үстерә; укучыларның иҗади мөмкинлекләрен камилләштерә; белемнәрне тирәнәйтә.

Заман таләбе - баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес итеп тәрбияләү.

Белгәнебезчә, укыту өлкәсендә сәләтле балаларны табу һәм аларның эшчәнлеген үстерү – хәзерге көндә төп бурычларның берсе булып тора. Без баланың сәләтен никадәр тизрәк күреп алабыз, үстерәбез, уңай шартлар тудырабыз, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешә алабыз.

Хәзерге заман шартларында сәләтле балалар белән эшләү системасы зур җаваплылык сорый дип әйтергә кирәк. Ни өчен дигәндә, һәрбер кеше үзенең мөмкинлекләреннән, үз кызыксынуларыннан чыгып, киләчәк һөнәр сайлый, олы тормыш юлына аяк баса.

Укучыларның иҗади казанышлары – бу мәктәпнең җимеше. Авыл җирендә шәһәрдәгегә караганда үз-үзеңне үстерү өчен мөмкинлекләр чикле, шуңа күрә сәләтле балаларны ачыклау, югалтмыйча үстерү укытучы өлешенә төшә.

Гомумән, һәр уңышка ирешүнең сәләт-талант нәтиҗәсе генә түгел, ә тырышлык нәтиҗәсе икәнен беләбез. Баланың сәләтен дөрес юнәлештә үстергәндә ул берничә өлкәдә үзенең талантын күрсәтә ала.

Бала күңелен ап-ак кәгазь бите  белән чагыштыралар. Шул “ак кәгазь” гә шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, матурлык орлыкларын ничек күбрәк салырга,  ничек туган телебезгә мәхәббәт уятырга?

Татар теле һәм әдәбияты укытучысының төп максаты - белем һәм тәрбия бирү процессында милли үзаң формалаштыру. Бу иң беренче чиратта үз телеңне, халкыңның гореф – гадәтләрен, милли йолаларын, мәдәниятен яхшы белү булса, икенчедән, башка халыкларның да телен, мәдәниятен өйрәнү .

Татар теле һәм әдәбияты укытуны камилләштерү, укучыларның белемгә омтылышын көчәйтү, зыялы шәхесләр тәрбияләү, һәм иң мөһиме, араларыннан аеруча сәләтле укучыларны сайлап алу максатыннан һәр елны район һәм республикабызда фән олимпиадалары уздырыла.

Безнең мәктәп укучылары район олимпиадаларында актив катнашалар һәм призлы урыннарны яулыйлар.  Инде 2 ел рәттән (2013-2014, 2014-2015 нче  уку елында), районыбыз данын яклап, республика  олимпиадасында укучым Хөснетдинов Нияз татар теленнән призлы урыннар  яулады.

Без бу уңышка ничек ирештек соң?

Билгеле булганча, татар теле укытучысының бурычы программада каралган материалны аңлап үзләштерүдән, үзлегеңнән белем алуга өйрәтүдән гыйбарәт.

Без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, һәр укучының туган телен, халкының тарихын тирәнтен өйрәтү, аларга карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан, үз каршыбызда җитди бурычлар куябыз. Һәр татар теле укытучысының үз бурычлары булган кебек, мин дә үз эшемдә түбәндәге бурычларны куям:

- программа материалын бик яхшы үзләштерү;

- бәйләнешле сөйләм үстерү;

- фикерләү сәләтен үстерү;

- анализ үрнәкләрен белү;

- өстәмә чыганаклардан файдалану;

-         яңа технологияләр куллану;

- татар халкының үткәне, бүгенгесе турындагы материалларны өйрәнү, гореф - гадәтләре белән кызыксыну, хөрмәт итү, вакытлы матбугат белән танышып бару, радио, телевидениедән татарча тапшыруларны даими карау;

-  төрле бәйге -конкурсларда катнашу;

- милли бәйрәмнәребезне өйрәнү;

- татар халкының күңел бизәкләре – милли сәнгать үрнәкләре белән таныштыру.

Һәр сыйныфта фәнгә карата нык кызыксыну, күп белергә теләү хисләре белән янган укучылар бар. Аларның сәләтен тагын да үстерү, фәнгә карата кызыксыну максатыннан, мин укучылар белән төрле юнәлештә эшләр алып барам.

Мәсәлән, шуларның берсе –олимпиадага әзерләү.

Без, укучым Нияз белән олимпиадага әзерләнүгә уку елы башыннан эшкә керешәбез. Иң беренче булып, мин сәләтле балалар белән эш планы төзедем. Планыма индивидуаль эш, өстәмә әдәбият белән таныштыру кебек эш юнәлешләрен керттем. Укучым да  олимпиадага әзерләү барышында үзен җитди, тырыш яктан күрсәтте, игътибарлы булуын тагын бер кат раслады. Ул бик күп чыганаклар белән эшли. Әзерлек барышында үзенең күп белүе, тирән белемле булуы белән таң калдыра иде. Мин аңа зур өметләр багладым. Һәм ул минем өметләремне аклады.

Республика буенча үткәрелгән татар теле олимпиадасында ул  ике ел рәттән призлы урын яулады. Бу җиңү җиңел бирелмәде, әлбәттә.

Моңа ирешү өчен, алда әйткәнемчә, күп эшләр эшләргә, күп утырырга, әзерләнергә туры килде. Заман таләбе буенча, укучыларның компьютер технологияләренә булган кызыксынуларын истә тотып, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  компьютер технологияләрен куллану буенча үз методикамны булдырдым. Фәнне югары дәрәҗәдә үзләштерү, максатка омтылучанлык, информацион технологияләр дөньясында яңалыклар белән кызыксыну теләге уятуда компьютер технологияләрен куллану бик отышлы, дип саныйм мин. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллануның өстенлекле яклары күп: дәрес материалы югары күрсәтмәле дәрәҗәдә була, укучының шәхси сыйфатын ачыкларга мөмкинлек бар, контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсе югары, төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдыру, дәрес укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү дәрес эчтәлеген баерак һәм кызыграк итә. Болар барысы да компьютер технологияләрен кулланганда укытучы өчен алыштыргысыз ярдәм итүче сыйфатлар. Кабинетта компьютер, интерактив такта, интернет булу дәресләрне күп мәгълүматлы, фәнгә кызыксыну уятырлык итә.

Мәгариф һәм фән министрлыгы чыгарган әдәбият дәресләре өчен татарча мультимедиа әсбаплары, аудио, видеоязмаларны бик сөенеп файдаланабыз.     Татар теле өчен дә соңгы вакытта бик күп ярдәмлекләр кайтарылды.

Бүгенге көндә  күпчелек анализ үрнәкләре, таблицалар, тестлар, портретлар компьютерга кертелде.

Интернет тормышыбызга ныграк үтеп кергән саен, аның мөмкинлекләреннән күбрәк файдаланабыз.Тәҗрибә тарату, мәгълүмат алу өчен бик уңай дип саныйбыз.

Олимпиада, бәйгеләргә әзерләнгәндә дә, мин юнәлеш кенә бирәм, укучылар мөстәкыйль эзләнәләр.Моның өчен интернет ресурслар булдырам. Ниязның тырышлыклары безгә, укытучыларга, мәктәпкә, районыбызга зур җиңү алып килде.

“Шәкертләрне гыйлем белән тәрбияләү, изге шәригатьтә аңлатылган күркәм холыклар белән таныштыру һәм гадәтләндерү – укытучының беренче эше булыр”, – дигән Р. Фәхреддин. Бүгенге укучыларның гыйлем, яхшы тәрбия алырга тулы мөмкинлекләре бар. Безгә бары тик гыйлем алуга тырышлык, теләк һәм омтылыш тәрбияләргә кирәк. Безнең кулларда балалар язмышы. Безнең укучыларыбыз, Р. Фәхреддин теләгәнчә, бөтен яктан да үрнәк балалар булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде.

Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, аның уңышлары башында укытучы тора. Тик шулай да үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә. Атаклы педагог К. Д. Ушинский да: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, – дигән. Әйе, тырышмыйча гына укучыларга үз фәнеңне яраттырып булмый. Үзалдыңа билгеле бер максат - бурычлар куеп, шуларны тормышка ашырганда гына моңа ирешергә була.

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: тырышып, үз эшеңне чын күңелдән яратып, вакытыңны кызганмыйча эшләсәң, сәләтле балалар тагын да зур уңышларга ирешәчәк һәм калган укучылар арасында сәләтле балалар саны, һичшиксез, артачак, әлбәттә.

Шагыйрә Клара Булатованың “Укытучы бәхете” дигән шигырендә мондый юллар бар:

Миңа сорау бирсәләр:

- Бәхет ни ул? - дисәләр,

Бәхет – шушы: укучылар

Кеше булып үссәләр.