Җиңү көне якынлаша

Зарипова Гузалия Габдулнуровна

Җиңү көне якынлаша, кабат йөрәк катырак әрнергә тотына. Болай да гел күңелдә йөргән сугыш вакытындагы авырлыклар турындагы уйлар, уйланулар, бу бәйрәм якынлашуга тагы да көчәя, йөрәкне әрнетә. Вакыт үткән саен сораулар күбәя, "Әти исән чакта шул турыда сорарга өлгермәдем бит" дигән уйлар баса. Әй тормыш, тормыш.Кайбер әйберләргә вакытында өлгермибез шул...