Интегрированное занятие развитие речи с рисованием на татарском языке "Путешествие в прошлое"
план-конспект занятия (старшая группа) по теме

Интегрированное занятие развитие речи с рисованием на татарском языке "Путешествие в прошлое" - очень интересное и полезное занятие для дошкольников. Дети  с помощью слайдов видят и слушают о прошлом своего города Альметьевска. Они с большим желанием поют, танцуют, рассказывают стихи о своем городе, и с радостью помогают бабушке украшать старинные кувшины из глины татарскими национальными узорами.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл puteshestvie_v_proshloe.docx14.68 КБ

Предварительный просмотр:

   Балалар талгын гына көй астында залга керәләр, исәнләшәләр.

Бала  шигырь сөйли    “Туган җир”      Резеда Вәлиева

     Сандугачкай, сайра, сайра,

      Котлап якты таңнарны.

     Туган җирдәй гүзәл җирләр

     Дөньда тагын бармы?

    Күрче, дөнья нинди матур,

    Тирә-ягың гөл генә.

    Гөлбакчадай ямьле була

    Бары Туган җир генә.

А.Б.  Бу шигырьдәге сүзләр белән автор нәрсә әйтергә теләгән?

Бала. Ул безнең туган җиребезнең матурлыгын мактый.

А.Б.  Балалар, ә нәрсә соң ул туган җир?

Бала.  Туган җир ул без яшәгән республика, ул минем гаиләм, туган йортым, туганнарым, күршеләрем яшәгән урын.

А.Б.   Ә син, Алина, кайда яшисең?

Бала.   Мин яши торган шәһәрнең исеме – Әлмәт. Монда минем дусларым күп. Бу минем туган җирем, туган шәһәрем.

А.Б.  Балалар, әйдәгез Әлмәт шәһәренең кайбер урыннарын карап китик әле.

(интерактив тактада – слайдлар)

           1 слайд.  “Нефтче” мәдәният сарае.    

Бала.  Бу – “Нефтче” мәдәният сарае. Без монда бик матур бию биедек. Әйдәгез, искә төшереп  алыйк.                                                            

        Татар биюе

           2 слайд.  Драмтеатр.

Бала.   Бу бинада Әлмәтнең танылган артистлары эшли. Мин дә артист булырга хыялланам, менә карагыз әле. Мин булдырырмын дип уйлыйм.

Сценка  “Бала белән күбәләк”

          3 слайд.   Гимназия.

Бала.  Татар гимназиясендә тәртипле, татар телен яхшы белгән балалар укый. Анда рус, гарәп, инглиз телләренә өйрәнәләр.

Җыр “Туган телем”

  4 слайд.   Ял паркы.

Бала.  Ял көннәрендә без әти-әниләребез белән ял паркына киләбез. Анда төрле аттракционнар эшли, төрле уеннар уйнап була.

               Татар халык уены

А.Б. Балалар, без Әлмәт шәһәренең бүгенгесен күрдек. Ә хәзер күзләрегезне йомыгыз да үткән заманга сәяхәткә чыгыйк.

      Музыка,  слайд “Иске  Әлмәт” Иске авыл күренеше, әби балчыктан савытлар ясап утыра

А.Б.  Әссәламегаләйкем, әбекәй!

Әби.  Вәгаләйкем әссәлам, балакайларым, Сез кемнәр?

А.Б.  Без киләчәктән, Әлмәт шәһәренең “Бәләкәч” балалар бакчасыннан. Без элекке Әлмәтнең нинди булганын, кешеләр ничек яшәгәнен күрергә килдек.

Әби.   Ниятегез изге икән, рәхим итегез. (сөйли, слайдлар бара)   Әйе, балалар, 60 ел элек бу урында кечкенә генә татар авылы булган. Анда яшәүчеләр икмәк үстергәннәр, сыер, сарык үрчеткәннәр. Авыл суга һәм балыкка бай булган Зәй елгасы буенда урнашкан. Бервакыт Әлмәт авылы тирәсендә җир мае – нефть табылды дигән хәбәр таралды. Авылга нефтчеләр һәм илнең төрле почмакларыннан кешеләр килә башлады. Әлмәт авылы тирәсе вагоннар белән тулды. Тик вагонда торып кына эшләп буламы соң? Нефтчеләр җылы өйләр, кибетләр, балаларга бакчалар, мәктәпләр төзи башладылар. Шулай итеп Әлмәтебез шәһәргә әверелә башлады.

А.Б.  Балалар, без Әлмәтнең бүгенгесен инде рәсемнәрдән күрдек. Ул чыннан да бик матур шәһәргә әверелгән. Татарстанга, Рәсәйгә һәм хәтта чит илләргә танылган шәһәр булып үскән.  Әбекәй, ә син үзең  яшь чагыңда нәрсә белән шөгыльләндең соң?

Әби.  И-и-и, минем бабам бик атаклы чүлмәкче иде. Безнең элекке бабаларыбыз – Болгарлар  кызыл балчыктан әвәләп, яндырып нәрсә генә эшләмәгәннәр: уенчыклар, төрледән-төрле савытлар ясаганнар. Болгар чүлмәкләренең даны бик еракларга таралган.Мин дә шул һөнәрне дәвам иттем. Менә бит, яшь чакларымны искә төшереп никадәр савыт ясадым, тик әле бизәргә генә өлгермәдем.

А.Б.  Борчылма, әбекәй, без үзебезнең бакчабызда рәсем шөгылендә бик матур бизәкләр ясарга өйрәндек. Без  сиңа булышырбыз.

2 А.Б.  Ә нинди бизәкләр белән бизәрбез микән?

Бала.    Татар халык бизәкләре белән.

2 А.Б.   Нинди соң ул татар халык бизәкләре? Аңа нәрсәләр керә?

Бала.   Чәчәкле үсемлекләр, сирәк кенә булса да күбәләкләр, кошлар да очратырга була.

2 А.Б.  Татар халык бизәкләрендә нинди чәчәкләрнең мотивларын очратырга була?

Бала.   Лалә, кыңгарау, роза, дәлия, канәфер, мәк, ромашка-ак чәчәк һәм төрле яфраклар мотивлары очратырга мөмкин.

2А.Б. Бик дөрес, Алия. Шулай ук туры сызык, дулкынлы сызыклар белән дә тулыландырырга була.

(интерактив тактада татар орнаментлары карау)

2 А.Б.   Балалар, балчыктан савытлар ясау – ул керамика дип атала, бик борынгы  һөнәрләрнең берсе. Ә менә сез Татарстанда керамика сәнгатен дәвам итүчене беләсезме?

Бала. Борис Андреевич Шубин.

А.Б. Дөрес. Борис Андреевич бик күренекле, талантлы рәссам, аның күргәзмәләре чит илләрдә дә булды. Менә аның берничә эшен карап үтик әле.

                    (Слайдлардан  әзер савытлар карау)

А.Б. Ә хәзер җайлап утырыгыз да, савытларны бизи башлагыз.

(Талгын музыка астында балалар эшлиләр)       “Умырзая” көе

А.Б. Менә, әбекәй, балалар бизәп тә бетерделәр.

Әби.   Булдырдыгыз, балакайларым, бик зур рәхмәт сезгә. Менә ичмасам, безнең һөнәрне дәвам итүчеләр бар икән. Болай булгач халык сәнгате балкып, чәчәк атып, көнкүрешебезне бизәп торыр.

А.Б. Ярар, әбекәй, исән-имин торыгыз, без үзебезнең бакчабызга кайтып китәбез, сау булыгыз.