Выступление семинаре-практикуме на тему:"Работа с родителями по обучению татарскому языку УМК "Татарча сөйләшәбез"".
консультация по теме

Гиматова Лейсан Фагимовна

Для воспитателей

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vys_10.02.15_rabota_s_roditelyami.docx14.93 КБ

Предварительный просмотр:

«2010-2015 елларда Татарстан  Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе «Киләчәк» - «Будущее» программасы»нда  мәктәпкәчә тәрбия hәм белем бирү оешмалары өчен Федераль дәүләт таләпләренә җавап бирә алырлык укыту-методик комплектлар булдыру бурычы куелган иде.  Шул максаттан мәктәпкәчә белем бирү оешмалары заман таләпләренә җавап бирә торган методик әсбаплар,эш дәфтәрләре, балаларның яшь үзенчәлегенә туры килә торган мультфильмнар, аудио-видео язмалар белән тәэмин ителде.

Безнең балалар бакчасында “ Татарча сөйләшәбез” методик комплекты нигезендә системалы эш алып барыла. Алар балаларның яшь үзенчәлекләренә карап,методик кулланма, күрсәтмә әсбаплар һәм аудио язмалар туплап бирелгән. Аларның төп максаты – балаларны ана телендә дөрес  һәм камил итеп сөйләшергә өйрәтү булса, төп үзенчәлеге – тел системасының фонетик, лексик, грамматик төзелеше дәрәҗәләрен формалаштыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, тел һәм сөйләм күренешләрен аңлау.

 Туган теле рус теле булган балаларга татар телен индивидуаль рәвештә “ Татарча сөйләшәбез” методик комплекты буенча алып барабыз. Татар теле тәрбиячесе белән өйрәнгән материалны балалар, төркемгә кайткач, тәрбиячеләр белән берлектә ныгыталар. Әлеге эшне рус милләтеннән булган, рус телендә сөйләшүче тәрбиячеләр алып бара.

Балаларны дөрес сөйләшергә өйрәтү өчен,иң башта тәрбияченең үз сөйләме камил булырга тиеш. Моның өчен балалар бакчасында эшләүче һәр тәрбияче  татар телен өйрәнү буенча белемнәрен күтәрде. Авторлар оештырган курслар да  татар теле тәрбиячеләре белемнәрен арттырып кайттылар.

Тәкъдим ителгән укыту-методик комплектлары нигезендә балаларныӊ шөгыльләнүләрен, беренче  чиратта кызыклы,мавыктыргыч hәм югары дәрәҗәдә профессиональ итеп оештыру зарур. Моның өчен безгә заманча инновацион технологияләр ярдәмгә килә. Быел  безнең балалар бакчасы министрлар тарафыннан кабул ителгән, «Песочный дворик»технологиясе буенча стажировка мәйданчы итеп билгеләнде.( Боерык №804,01.10.2015)  Без татар теле тәрбиячеләре башлаган эшебезне дәвам итеп, «Комчылык мәйданчыгы»  технологиясен ешрак куллана башладык. Моның өчен без, үзебезгә  тематик план төзедек,шул план нигезендә һәр төркемнең өченче кабатлау дәресендә шушы    «Комчылык мәйданчыгы»н кулланабыз.

Комчылык  мәйданчыгының максаты: Кече кул моторикасын ныгыту  аша  сөйләм телен үстерү.

Бурычлары: сүз байлыгын булдыру,сүзләрне сөйләмдә активлаштыру, камилләштерү, гади диалогта катнаша белү,балаларның хәтерен һәм зиһенен үстерү,кара-каршы сөйләшә белү теләге тәрбияләү.

Бу технология нәрсә өчен кирәк?

Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтә алам:

1. яңа тема үткәндә сюрприз эзләп табу

2. кече кул моторикасын ныгыту (кечкеләр төркеме)

3. үткән теманы ныгыту

4. ата-аналар белән эшләгәндә (диалог)

Миңа үземнең эшчәнлекләремне үткәргәндә «Комчылык мәйданчыгын»куллану бик ошый һәм минем эшемне дә җиңеләйтә. Бу безнең татар теле эшчәнлекләрен үткәргәндә,балалар уңай  кызыксындыру чараларының берсе. Балалар бик теләп уйныйлар,бер-берләренә төрле кызыклы сораулар бирәләр һәм аларга матур итеп җаваплар әйтәләр. Уйныйбыз да яңа сүзләр дә кабатлана,диалоглар үзеннән-үзе барлыкка килә. Ә безнең төп бурычыбыз балаларны диалогка өйрәтү,аны да истән чыгармыйбыз!!!

Мин үземнең эшчәнлекләремдә дидактик уеннарны да еш кулланам ,әкият геройлары белән дә араны өзмибез,бармак уеннарын,зурлар төркемендә татар халык уеннары (Кәрия-Зәкәрия,Күрсәт әле үскәнем,Миңлебай) уеннарын да кулланам. Рус телле балалар бик теләп бу уеннарда катнашалар.

Болай  эшләгәндә, бала лексиканы, сөйләм структурасын тизрәк үзләштерә. Балалар өйрәнгән сүзләрне аӊлап, рәхәтләнеп сөйләшәләр, бер-берсе белән аралаша алалар.  Эшчәнлекләрдә күрсәтмә материаллар, индивидуаль карточкалар, предмет уенчыклар, плакатлар, аудио-, видеоязмаларны да  файдаланам.  Балалар аудио язмаларны аеруча яратып тыӊлыйлар, анда яӊгыраган сүзләрне, җырларны кабатлыйлар. Эш вакытында бер генә бала да читтә калмый. Үзләре теләп төрле уен ситуацияләрендә катнашалар.  

 Программаны гамәлгә кертү процессында Әти-әниләр дә актив катнаша, алар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Әти-әниләр белән бердәм булуы минем эшемә уӊай нәтиҗә бирә. Алар - минем беренче ярдәмчеләрем. Гади диалогта катнаша белү, сүзләрне отып калу аша баланың хәтере, зиhене үсә. Татар теленә кызыксыну уяту, төрле кызыксындыру чаралары куллану.                                                                                         әлбәттә, әти-әниләр, тәрбиячеләр, балалар белән берлектә эшләгәндә генә эшнеӊ уңай нәтиҗәсен күрергә була.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект ООД по теме "Татарстан җәүһәрләре" по обучению татарскому языку детей 6-7 лет

Татарстан Республикасы буенча сәяхәт итәбез. Төрле шәһәрләрдә булып истәлекле урыннар белән танышабыз....

Семинар-практикум "С чего начать работу с родителями"

материал для педагогов в рубрике работа  с родителями....

“Совместная работа детей с родителями по обучению татарскому языку”

Перед нами (воспитателями по обучению татарскому и русскому языкам)государство поставило задачу:  каждого дошкольника научить второму языку.  А ребенок дошкольного возраста не осознает, заче...

Выступление на родительском собрании. Презентация "Учебно – методический комплект по обучению татарскому языку"

УМК предусматривает совместную работу с детьми педагогов ДОУ, родителей в  различных  видах деятельности, и в  семье. Работа детей в тетрадях совместно с воспитателями групп и с родител...

Консультация для родителей «Совместная работа детей с родителями по обучению татарскому языку»

В последнее время мы часто встречаем слово «билингвализм». Что же означает это  слово?  Перед нами (воспитателями по обучению татарскому и русскому языкам) государство поставило задачу:...

Анкета для родителей «Организация обучения татарскому языку в детском саду №6 с использованием Учебно-методического комплекта (УМК)»

Анкета для родителей «Организация обучения татарскому языку в детском саду №6 с использованием Учебно-методического комплекта (УМК)»...