Конспект по конструированию на татарском языке "Домики из сказок"
план-конспект занятия по конструированию, ручному труду (средняя группа) по теме

Домики для сказок

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tozu_konspekt.doc34 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Җәнлекләр өчен өйләр.

Максат: Балаларның конструктив осталыкларын үстерү; төзү материалларының исемнәрен ныгыту; биремнәрне төгәл үтәүләренә ирешү; кулларының вак моторикасын ныгыту; әкият геройларына ярдәм итү теләге тудыру; күңел күтәренкелеге булдыру.

Җиһазлау: Төзү материаллары ( шакмаклар, кирпечләр, түбәләр), “Теремкәй” әкиятенең персонаңлары, агачлар, кошлар, гөмбәләр, зәңгәрсу тукыма, чикләвекләр.

 Сүзлек өстендә эш: Төзү материаллары, кирпеч, шакмак, түбә.

Кулланылган әдәбият: Л.Х.Дәүләтшина. Бармакларны уйнатабыз-сәйләм телен үстерәбез.- Казан: РИЦ « Школа», 2009.

Барышы:

  • Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз һәм җавап бирерсез:

                           Үзе кырда тора,

                           Җәнлекләр көтеп тора.

  • Теремкәй.
  • Карагыз әле, балалар, теремкәй җимерелгән. Әйдәгез, бергәләп аны төзибез: сез миңа материалларын биреп барыгыз, мин төзермен.

Балалар, менә ул өй.Без аны нәрсәдән төзедек?

  • Төзү материалларыннан.Шакмаклар һәм түбә кулландык.
  • Өй нинди өлешләрдән тора?
  • Стена, түбә, ишек, тәрәзә.
  • Теремкәйдә кемнәр торган соң?
  • Тычкан-чыелдык, Бака-бакылдык, Куян –озынколак, Хәйләкәр төлке, Соры бүре.
  • Ә кем теремкәйне җимергән?
  • Аю.
  • Балалар, Аюның өйне бердә җимерәсе килмәгән. Ул бары тик сыймаган. Ни өчен ул сыймаган?
  • Чөнки Аю зур, ә өй кечкенә.
  • Ә калган җәнлекләр кая качып беттеләр?
  • Урманга.
  • Әйдәгез, урманга барып, аларны эзләп кайтабыз.

Монда елга бар икән. Урманга юл елга аша үтә.Елга аша чыгар өчен безгә басма төзергә кирәк. Басманы нәрсәдән төзибез?

  • Кирпечләрдән. ( Басма төзү)
  • Әйдәгез басманы бармаклар белән дә ясап күрсәтик.

                       Безгә басма аша

                       Тизрәк чыгарга кирәк.

                       Теремкәй җәнлекләрен

                       Эзләп табарга кирәк.

  • Юлыбызны дәвам итик.( Физкультминутка)

                      Тигез юл буйлап

                      Балалар бара

                      Ашыкмый атлап.

                      Зур-зур ташларны

                     Сикереп үтәләр

                      Һәм көтмәгәндә

                     Егылып китәләр

                     Бух!!!

  • Балалар, менә без урманга да килеп җиттек. Карагыз әле, урманда нәрсәләр бар?
  • Агачлар.
  • Әйдәгез. Бармаклар белән аларны күрсәтик.

                  Яшь чыршылар киң итәкле

                  Күлмәкләрен кигәннәр.

  • Нәрсәләр үсә?
  • Гөмбәләр.
  • Күрсәтәбез.

               Гөмбә, гөмбә, гөмбәкәй,

               Нигә син бик бәләкәй!?

  • Нәрсәләр очып йөри, агач ботакларында да утыралар?
  • Кошлар.
  • Аларны да күрсәтик.

               Гөрләшәләр, сайрашалар,

               Җырчы кошлар урманда.

  • Булдырдыгыз. Әнә бит безнең җәнлекләребез дә! Исәнләшик алар

     белән. Без аларның һәрберсенә аерым өй төзербез. ( балалар мөстәкыйль рәвештә өй төзиләр)

  • Инсаф, син өйне нәрсәдән төзедең?
  • Гөлия, Бу нәрсә?( Түбә) Түбә нинди төстә?
  • Айзат. Бу материал нәрсә дип атала?( Шакмак)
  • Гүзәл, синең өең Динәнекенә караганда нинди? ( Зур)
  • Динә. ә синеке нинди? ( Кечкенә)
  • Булдырдыгыз балалар, матур өйләр төзедегез. Хәзер өйләргә җәнлекләрне генә урнаштырасы калды.Балалар, Гүзәлнең өенә кемне кертәбез?
  • Аюны.
  • Ни өчен Аюны?
  • Чөнки Аю иң зурысы, Гүзәлнең дә өе иң зурысы.
  • Иң кечкенә өй кайсысы, анда без кемне кертәбез?
  • Динәнеке. Тычканны кертәбез.
  • Баканы, Бүрене, Төлкене, Куянны да өйләренә кертик.( Җәнлекләрне өйләргә урнаштыру)
  • Безнең җәнлекләргә үз өйләрендә рәхәт инде.Алар тату яшәрләр һәм бер-берсенә кунакка йөрерләр. Сезгә рәхмәт әйтеп күчтәнәч әзерләгәннәр- чикләвекләр. Аларга рәхмәт әйтик тә, без дә урманнан кайтып китәрбез.
  • Балалар без сезнең белән бүген занятиедә нишләдек?
  • Урманга бардык, басма төзедек, өйләр төзедек. Җәнлекләрне өйләргә урнаштырдык.
  • Бүгенге  занятиедә без сезнең белән бик күп файдалы эш эшләдек. Занятиебез бүгенгә тәмам.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект сказки "Колобок" на татарском языке.

Конспект для воспитателей кто ведет театральный кружок....

«Конструированию объёмных коллажей для инсценирования сказок., конструированию объёмных коллажей»

Для оформления стен групп, я использую как детские работы, так и коллажи на темы сказок.  При изготовлении коллажей можно использовать различный упаковочный материал для подарков и цветов: фетр,...

Конспект занятия по обучению татарскому языку в старшей группе Тема: “Тылсымлы кыш.”

Хочу вашему вниманию представить конспект, интегрированное занятие по обучению татарскому с элементами фольклора, нетрадиционного рисования.  В конспекте использованы такие методические приемы: вхожде...

Конспект занятия "Тукай - солнце татарской поэзии" для детей старшего возраста

Итоговое занятие по развитию речи для детей старшего возраста...

План-конспект занятия (конструирование, ручной труд, средняя группа) на тему: Конспект интегрированного занятия по конструированию

План-конспект занятия (конструирование, ручной труд, средняя группа) на тему: Конспект интегрированного занятия по конструированию...