Конспект занятия "Беседа о балете" (на татарском языке)
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Амирова Ильмира Ильясовна

Знакомство детей с различными жанрами музыки и их эстетическое воспитание

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon pro_balet.doc37 КБ

Предварительный просмотр:

ГРУППА ДОШКОЛЬНОГО ОБРАЗОВАНИЯ

МУНИЦИПАЛЬНОГО ОБРАЗОВАТЕЛЬНОГО БЮДЖЕТНОГО УЧРЕЖДЕНИЯ

СРЕДНЯЯ ОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ШКОЛА №3

С. БУРАЕВО РЕСПУБЛИКИ БАШКОРТОСТАН

Разработал:

Музыкальный руководитель

ГДО МОБУ СОШ №3 с. Бураево

Амирова Ильмира Ильясовна

ТЕМА: « БАЛЕТ ТУРЫНДА ӘНГӘМӘЛӘШҮ»

МАКСАТ: Музыканың төрле жанрлары белән танышуны дәвам итү. Үткән  дәресләрдә өйрәнгән аңнатмаларны ныгыту. Сүз байлыгын арттыру. Балаларны эстетик яктан тәрбияләү.

            ( теманың эчтәлеге берничә дәрес дәвамында видео материаллар карау белән ныгытыла)

                                     ДӘРЕС БАРЫШЫ.      ( 1 ДӘРЕС)

          Буген без балет турында сөйләшәбез. Балалар, балетның нәрсә икәнен кем  белә?  Кайсыгызның балет караганы бар? (балаларның  җаваплары )                                

         Балет – театрлаштырылган музыкаль әсәр. Ул үзенә музыканы, биюне һәм сәхнәдәге хәрәкатьләрне берләштерә.

Башка спектакльләрдәге кебек, балетта да рольләр артистларга бүленеп бирелә. Балет  нинди дә булса әсәрнең эчтәлеген бию һәм  музыка ярдәмендә чагылдырыла. Балет спектаклендә бернинди сүзләрдә әйтелми. Мәсәлән: шатлану, кайгыру, ачулану, сагыну хисләрен сүзсез хәрәкәтләр белән аңлаталар. Бу – пантомима дип атала. Әйдәгез кабатлап әйтәбез, истә калдырырга тырышабыз (ПАНТОМИМА). Менэ шундый үзенчэлекләре белән балет башка театрлаштырылган әсәрләрдән аерылып тора да инде. Балетта бию, музыка һәм пантомима берләшәләр.

           «Балет» сүзе итальян сузе «балло»дан алынган. Безнең телгә тәрҗемә итеп  әйткәндә – «бию» дигәнне аңлата. Димәк, балетның тарихы -  кояшлы Италия иленнән башлана, чөнки Италияда элек-электән үк дәртле биюләрне бик яратканнар.

           Ә инде чын балет спектакльләре  беренче тапкыр Франция илендә куела башлаган. Балет театры нәкъ шушы илдә туган.

           Әйтеп китүемчә, балетны музыкасыз күз алдына китереп тә булмый. Аның музыкасын күп музыкантлар бергә җыелып уйныйлар. Бу – оркестр. Безгэ бу  сүз таныш. Кабатлап әйтәбез, балалар, – оркестр. Музыкантлар бердәм уйнасыннар өчен, оркестр белән кем җитәкчелек итә? (балаларның җавабы - дирижер). Дөрес,  кабатлап әйтәбез – дирижер .Шулай итеп, бергә җыелып уйнаучы  музыкантларны ничек атыйлар? (ОРКЕСТР), а аларның җитәкчеләре кем? (ДИРИЖЕР). Музыкантлар өчен сәхнә алдында махсүс урын билгеләнгән, оркестр чокыры дип атала ул, русча итеп әйткәндә - оркестровая яма.

                                                   2ДӘРЕС

           Балеттагы һәр төр биюнең  үзенә генә хас исеме дә бар. Мәсәлән, парлап биюне ПА-ДЕ-ДЕ дип исемлиләр. Әйтергә дә бик җайлы, әйдәгез кабатлап әйтәбез (ПА-ДЕ-ДЕ). Балеттагы биюче хатын-кызларны БАЛЕРИНА дип атыйлар (БАЛЕРИНА), ә биюче ир кешеләрне – ТАНЦОР диләр (ТАНЦОР). Шулай итеп, балерина белән танцор парлап биесәләр нәрсә була инде бу? (ПА-ДЕ-ДЕ). Алар гел генә парлап биемичә аерым-аерым да бииләр. Бер-берсе белән осталыкта ярышкан сыман, әле берсе, әле берсе чыгып биесә, бу инде АДАЖИО була. Истә калдырыйк бу сүзне, кабатлыйбыз (АДАЖИО).

           Балерина белән  танцордан башка балетта күмәк биюләрдә дә катнашучы артистлар  бар. Бу артистлар КАРДЕБАЛЕТ була (КАРДЕБАЛЕТ).

          Хәзер сезнең белән Нариман Сабитов язган  « Алтын ачкыч сере» балетыннан өзекләр  карап китәбез.

           

                     ( бу дәрестә өзекләр карап аңлатмаларны ныгыту )

     

                                                  3 ДӘРЕС

                 Видеотасмадан (форсаты чыкса – опера һәм балет театрына баруны оештырырга да мөмкин) балетлардан өзекләрне   карау. Аңлатмаларны ныгыту: ПАНТОМИМА, БАЛЕРИНА, ТАНЦОР, КАРДЕБАЛЕТ, ОРКЕСТРОВАЯ ЯМА.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект непосредственной образовательной деятельности на татарском языке. Область "Познание". Тема: "Тавышлар кайдан килә?" (Звуки откуда приходят?)

Привлечение детей к исследовательской деятельности с целью выявления причин появления различных звуков в нашем окружении....

Конспект занятия по обучению детей татарскому языку "В огороде"

Конспект занятия по обучению детей татарскому языку в старшей группе. Знакомство с новыми словами по теме "Овощи"и  закрепление изученных слов....

Конспект занятия по обучению детей татарскому языку в старшей группе «Бар матур бакча»

Конспект занятия по обучению детей татарскому языку в старшей группе «Бар матур бакча»Обучающие задачи:1. Сүз байлыгын арттыру, сөйләм күнекмәләре формалаштыру.Яңа сүзләр өстендә эш:кишер,кәбест...

Конспект занятия по обучению детей татарскому языку для детей 4-5 лет «Осенние богатства»

Конспект занятия по обучению детей татарскому языку для детей 4-5 лет «Осенние богатства»Задачи:Образовательные: активизировать и расширять словарный запас ребенка; учить детей связному описанию...

Конспект НОД по обучению детей татарскому языку в подготовительной группе «Бар матур бакча». УМК

Использованная образовательная программа: «Региональная программа дошкольного образования» Р.К.Шаехова, Казань 2012.Возрастная группа: Подготовительная группа.Методика дошкольного образования: «Обучен...

Конспект организованной образовательной деятельности по татарскому языку по УМК “Татарча сөйләшәбез” – “Говорим по татарски” с русскоязычными детьми старшей группы на тему: «У нас в гостях Алсу»

Тема: У нас в гостях  Алсу.Цель: Побуждать у детей желание: -  к изучению татарского языка через использование информационно коммуникативных технологий,игровых ситуаций; полученные знания ис...