Конспект мероприятия по обучению детей ПДД (на татарском языке)
план-конспект занятия (окружающий мир, подготовительная группа) по теме

Гарипова Зульфия Шакирзяновна

Развернутый конспект мероприятия проведенный в нашем ДОУ (на татарском языке), с участием инспектора ОГИБДД .

Рекомендую готовый материал.Очень интересное мероприятие!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gibdd_konspekt.docx502.71 КБ

Предварительный просмотр:

Адымнар нык, юллар имин булсын!

(музыкаль-спорт тамашасы)

Тәрбиячеләр:Гаделшина Р.Р,Билалова А.Н

Музыка җитәкчесе:Абдуллина Л.А

Физкультура инструкторы:Галеева Ч.А

Максат: мәктәпкә әзерлек төркемендә юл йөрү кагыйдәләре,транспорт төрләре турында белемнәрен ныгыту. Урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.

Динар: Исәнмесез, кунаклр!

 Саумысыз, барчагызда!

Сезне күрүгә без шат

Кояшкайның залында

Раиль: Юл йөрү кагыйдәләрен

Ел да без өйрәнәбез

Ни дәрәҗәдә белгәнне

Хөкем итүчебез сез.

(Марш астында командалар керә)

Сүзне командирларга бирәбез

1 команда: “Яшел ут” командасыннан физкульт сәлам!

Безнең девиз: “Исәнлеккә ни җитә

                         Юл кагыйдәсен үтә!”

2 команда: “Борма юл” командасыннан физкульт сәлам!

Безнең девиз: “Юл билгеләрен белик,

                         Һәрвакыт аны үтик!”

(Хөкемдәрләр сайлау)

Җыр: “Хәерле көн”.

Беренче  күренеш. Машиналар тавышы. Шүрәле юлга карамыйча йөгерә. Шул вакыт аны чак кына машина бәрдерми кала.

Шүрәле: Йөгерә-йөгерә бара идем,

               Алга да карамыйча,

 Килеп чыкты бер машина

Торам мин аңламыйча

Мине бәреп китә язды,

Көчкә читкә тайпылдым.

Зур бәладән котылдым дип,

Бик озак өнсез тордым.

Шофер: “Әллә, яшисең килми ме?”

(Шүрәле елый башлый.)

Алып баручы: Кем гаепле?Нигә мондый

Фаҗигаләр еш була?

                         Чөнки бездә  күп балалар

                         Юл кагыйдәсен боза.

 (Җыр: “Светофор” Р.Миннуллин сүз.

                                    Р.Курамшин көе.)

Уен “Светофор”

Шурәле: Нишләргә соң инде миңа? Минем бит бик тә юлда уйныйсым килә!

Регулировчик: Исәнлекне, иминлекне

                         Мин һәр вакыт  кайгыртам.

                         Юлларда сез сак йорегез

                        Чөнки мин сакта торам.

Шүрәле: Юл билгеләрен белү чынлап та бик кирәк икән шул! Сау-сәламәт булыр өчен юл кагыйдәләрен  үтәргә кирәк икәнлегенә яхшы төшендем!

                                                                         (чыгып китә)

Зарина: Юлда йөргәндә сак бул син,

             Һәлахәткә юлыкма.

             Юл йөрү кагыйдәләрен

            Беркайчанда онытма.

            Кызыл утка юлдан чыкма,

           Яшеленә рәхим ит!

Уен: “Ярый-ярамый”. (сораулар)

  1. Светофорда  яшел ут янганда юл аркылы чыгарга (ярый);
  2. Юлны теләсә кайдан чыгарга (ярамый);
  3. Велосипед белән теләгән урында йорергә (ярамый);
  4. Автобус  яки машина артына тотынып барырга (ярамый);
  5. Автобус ишегенә терәлеп барырга (ярамый);
  6. Җәяүлегә машина хәрәкәтенә каршы барырга (ярый);

Айнур: Юлга чыксаң, аң бул дустым

Юл кагыйдәсен бозма.

Белмәсәң, ойрән бүген үк,

Әйдә, озакка сузма.

Камилә: Нигә кирәк диярсең син

Юл кагыйдәләре сиңа?

Бик иркенләп йорисең шул,

Карамый уңга-сулга.

Руслан: Билгеләрне мин беләмен

Менә алар ниндиләр:

Күрсәтүче, кисәтүче

Һәм тыючы билгеләр!

Диләрә: Шофер абый безнең күрше,

Аңлатып бирде гади:

-Бел шушы билгене! Күрсәң,

Юл җәяүлегә юк!-ди.

Владик: Җәяүле сукмагы булса,

Юлны чыгабыз имин.

Моны яхшы белә энем,

Моны күптән беләм мин.

Ильдан: Велосипедта мин йорим

Шушы билге торганда.

Машиналар булмый, беләм,

Арттан да һәм алдан да.

Артур: Энемә бүген күрсәттем

Менә шушы билгене

“Ашханә” икәнен шундук

Таныды ул билгеле.

Регина: Сезгә бары бер киңәш:

Олы юлга кермәгез!

Юл өстендә тормагыз,

Карамыйча йөрмәгез!

Җыр: “Юл кагыйдәсен өйрән”.  Ф.Галимов көе,

                                                       И.Газизҗанов сүзләре.

Табышмаклар:

Алда да бар, артта да бар,

Борылган да, сырылган,

Озын булып сузылган. (Юл)

Ике тәгәрмәчле арба,

Атсыз да алга чаба. (Велосипед)

Маңгаенда мөгезе бар,

Боргаласаң-үкерә,

Менеп атлансаң биленә

Җилдән җитез йөгерә. (Мотоцикл)

Юл чатында тора батыр,

Күзләре төрле-төрле,

Берсен йома, берсен ача-

Аны белә һәр кеше. (Светофор)

Командаларга  сораулар:

  1. Өч малай һәм ике кыз мәктәптән чыктылар. Алар җәяүле сукмагына килеп җиткәндә светофорның яшел уты янып-сүнеп тора башлады. Малайлар юл аркылы йөгереп чыгып киттеләр, ә кызлар алдагы сигналны көтеп калдылар. Ничә бала юл аркылы дөрес чыкты? Ни өчен? ( Ике кыз. Янып-сүнеп торган яшел ут тиздән кызыл төс янасын кисәтә)
  2. Автобустан алты кеше төште. Өчесе җәяүле сукмагы аша юлны чыктылар. Икесе автобусның алдыннан әйләнеп киттеләр. Ә берсе тукталышта көтеп калды. Ничә кеше дөрес эшләде? ( Өч кеше, юлны җәяүле сукмагы аша чыгарга кирәк.)
  3. Җиде бала юлда туп белән уйныйлар иде. Аларның икесе кайтып китте. Калганнары уенны дәвам иттеләр. Ничә бала дөрес эшләде?     ( Берсе дә дөрес түгел. Юлда уйнарга ярамый .)

Җыр: “Мин машина яратам”( Р.Валиева сүзләре,

                                                     И.Гыйлаҗетдинов көе).

4. Әгәр юлда җәяүләп барсаң син:

А) пассажир ;

Б) җәяүле;

В) йөртүче;

5. Әгәр автобуста, троллейбуста, трамвайда барсаң син:

А) җәяүле;

Б) кунакка баручы;

В) пассажир;

6. Транспортның хәрәкәт итә торган урыны:

А) сукмак;

Б) ял итү урыны;

В) юл;

7. Автомобильне кем йөртә?

А) машинист;

Б) шофер;

В) очучы;

Элина: Юл йөрү кагыйдәләре

Безнең иминлек өчен

Өйрән син аларны, дустым,

Куеп бар булган көчең.

Һәр билгене яхшы бел, син,

Алар безне кисәтә.

Юл чатында һәр үткәнгә

Туры юлны күрсәтә.

Диана: Юлда һичкайчан ярамый

Ашыгырга, чабарга.

Кирәк игътибарлы булып,

Уңга, сулга карарга.

Һәр бала да юлларда

Исән-сау йөрсен иде!

Гөмерләрнең кадерләрен

Һәр кеше белсен иде.

Җыр: “Юллар уңсын” (Л.Абдуллина көе һәм сүзләре)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия "Беседа о балете" (на татарском языке)

Знакомство детей с различными жанрами музыки и их эстетическое воспитание...

Использование вариативных форм работы в процессе обучения детей дошкольного возраста татарскому языку.

На современном этапе дошкольного образования происходят  очень серьёзные изменения. Коснулось это и организации обучения двум государственным языкам. Так на смену традиционным методам обуче...

Конспект занятия по театрализованной деятельности(на татарском языке)

Здесь представлены театрализованные занятия для детей средней группы на татарском языке по темам: "В стране кукол", "Навстречу Универсиаде", "Радуга",  "Репка"....

Презентация проекта “Күз җитмәгән җиргә сүз җитә” по теме: «Индивидуальная работа по обучению детей дошкольного возраста татарскому языку с использованием компонента “Разговариваем по татарски” из УМК»

Бу ярдәмлек – “Күз җитмәгән җиргә сүз җитә” проекты  балалар бакчасындагы татар теленә өйрәтүче тәрбиячеләр өчен эшчәнлек һәм эшчәнлектән тыш вакытларда индивидуаль эш алып бару мөмкинлекләрен ча...

Презентация проекта “Күз җитмәгән җиргә сүз җитә” по теме: «Индивидуальная работа по обучению детей дошкольного возраста татарскому языку с использованием компонента “Разговариваем по татарски” из УМК»

Бу ярдәмлек – “Күз җитмәгән җиргә сүз җитә” проекты  балалар бакчасындагы татар теленә өйрәтүче тәрбиячеләр өчен эшчәнлек һәм эшчәнлектән тыш вакытларда индивидуаль эш алып бару мөмкинлекләрен ча...

УЧЕБНО-ДИДАКТИЧЕСКИЕ, СЮЖЕТНО-РОЛЕВЫЕ ИГРЫ КАК СРЕДСТВО РАЗВИТИЯ ПОЗНАВАТЕЛЬНОЙ АКТИВНОСТИ ДЕТЕЙ НА ООД ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА ДЛЯ РУССКОЯЗЫЧНЫХ ДЕТЕЙ

Новая модель организации образовательного процесса  предусматривает решение программных образовательных задач в совместной деятельности взрослого и детей (ООД и режимные моменты). Исходя из возра...