Тәҗрибә үткәрү: “Ни өчен орлыкларны, үсемлекләрне балчыкка утырталар?” “Бүлмә гөле”.
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Латипова Рузалия Руфатовна

Максат: бүлмә гөлләре, экологик бәйләнешләр белән таныштыруны дәвам итү

Тәрбия бурычы: балаларда барлык тереклек ияләренә карата шәфкатьлелек, табигатькә сак караш тәрбияләү

Үстерү бурычы: балаларның тикшерү, тәҗрибә үткәрү эшчәнлеге нигезендә экологик фикер йөртү, иҗади хыял сәләтләрен үстерү;

Белем бирү бурычы туфрак турындагы күзаллауларын киңәйтү, бүлмә гөлләре, экологик бәйләнешләр белән таныштыруны дәвам иү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_eshchnlek_podg.doc170 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Тәҗрибә үткәрү: “Ни өчен орлыкларны, үсемлекләрне балчыкка утырталар?” “Бүлмә гөле”.

Интегральләштерү: “Танып белү”, “Сөйләм үсеше”, “Сәнгати-эстетик үсеш”.

Максат: бүлмә гөлләре, экологик бәйләнешләр белән таныштыруны дәвам итү

Тәрбия бурычы: балаларда барлык тереклек ияләренә карата шәфкатьлелек, табигатькә сак караш тәрбияләү

Үстерү бурычы: балаларның тикшерү, тәҗрибә үткәрү эшчәнлеге нигезендә экологик фикер йөртү, иҗади хыял сәләтләрен үстерү;

Белем бирү бурычы туфрак турындагы күзаллауларын киңәйтү, бүлмә гөлләре, экологик бәйләнешләр белән таныштыруны дәвам иү.

Материал: тәҗрибә өчен материал, алдан утыртылган ике гөл, рәсем- схемалар, альяпкычлар,  аудиоязма “Гөлкәйләрем” җыры, презентация “Туфрак һәм табигать”,  “Туган телдә сөйләшәбез” 240 бит.

Сүзлек: пычкы чүбе,  туфрак, лаборатория.

Оештырылган балалар эшчәнлеге

1 .Оештыру моменты.    Балалар сез берәр нинди үзгәреш сизмисезме?  Нинди посылкалар бу? (ике посылка табалар)

  • Кемнән икән бу посылка? Эчендә нәрсә икән? Табышмак әйтеп карыйк әле.
  • Әни утырта аларны

Алар үсә зур булып

Утыралар бөтен өйгә ямь биреп (Гөл). (ача. Пычкы чүбенә утыртылган гөл)” Белмәмеш гөл утырткан идем, ни өчендер үсми” дип хат язган.

Икенче посылка Зирәк Малайдан. (кактус гөле)

2 Тәҗрибә үткәрү: “Ни өчен орлыкларны, үсемлекләрне балчыкка утырталар?”  

Бүлмә гөлләрен күзәтү.

  • Бу ике гөлгә карап нәрсә әйтергә була?
  • Туфракка утыртылган гөл ничек үскән?
  • Пычкы чүбенә утырткан гөл ни өчен үсмәгән? (Бал-ң җваплары) чөнки пычкы чүбендә үсемлекләргә кирәкле матдәләр юк.

3.Тәҗрибә: Балалар бүген без сезнең белән лабораториядә тәҗрибәләр үткәрербез. Нәрсә ул лаборатория? Лабораториягә чит кешеләрне кертмиләр, ә кергән очракта аларга махсус кием кирәк. Без махсус киемнәрне ягымлы сүзләр, тизәйткечләр әйтеп ала алабыз. (балалар тизәйткечләр, ягымлы сүзләр әйтә, аларга кием бирерлә.)

  • Нәрсә ул туфрак? (Ул җирнең уңдырышлы катламы)
  • Ул ни өчен кирәк?
  • Туфракны ни өчен уңдырышлы дибез? (Үсемлекләр үсү өчен уңдырышлы кирәкле матдәләр бар)
  • Нинди матдәләр икән ул? Әйдәгез тикшереп карыйк.

1 тәҗрибә: коры туфрак кисәген суга салу, күзәтү. Бу туфрак кисәгеннән һава куыклары чыга. Димәк туфракта һава бар.

2 тәҗрибә: туфракны бераз утта җылытабыз һәм өстенә салкын пыяла куябыз. Пыяла парлана, димәк анда су бар. Туфракта төрле җәнлекләр,  суалчаннар яши. Алар туфракны йомшарта.

3. Туфракны ике савытка бүләбез. Бер савыттагы туфракны тыгызлыйбыз(таптыйбыз), ә икенче савыттыгысын калак белән кабартып куябыз.

- Балалар әйтегез әле, кайсы савытта балчык күбрәк? Ничек уйлыйсыз җир астында яшәүче җәнлекләр, суалчаннар кайсы савыттагы балчыкта яшәрләр иде? Ни өчен?

(Кабартылган балчыкны сайларлар иде, чөнки анда һава бар, ә  җир астында яшәүче җәнлекләргә туфракта һава булуы шарт.),  шуңа күрә  урманнарга баргач кешеләр бер генә салынган сукмаклардан йөрергә кирәк.

5. Үстерешле диалог: “Кагыйдәне әйт” (слайдлар ярдәмендә)

- Җирне пычратырга ярамый.

- Үсемлекләр үссен өчен җирне тукландырып торырга кирәк.

- Үсемлекләргә һәрвакыт су сибеп торырга кирәк.

- Үсемлекләрнең төпләрен йомшартып торырга кирәк.

- Үсемлекләр үсәр өчен яктылык кирәк.

6. Рәсемләү: “Бүлмә гөле”.

  • Балалар Белмәмешкә ярдәм итик. Ничек ярдәм итергә икән? Әйе шул балалар, без аңа бүләккә гөл рәсеме ясап җибәрик. Без аны традицион булмаган алым кулланып ясарбыз. Сезнең инде чүлмәкләр әзер, бары тик кәгазь йомарламы белән кактусның энәләрен ясарга кирәк.( балалар ике урында күмәк эшлиләр)

7.Йомгаклау.

- Ничек уйлыйсыз, Белмәмешкә безнең бүләк ошармы?  Сез бүген нинди яңалыклар белдегез? Кайткач әниләрегезне нәрсә белән таныштырырсыз?

Описание: Описание: C:\Users\Администратор\Desktop\PAmsagYtLK8.jpg



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Үсемлекләргә шартлар

"Үсемлекләргә шартлар"...

“Тәҗрибә үткәрү: “Ни өчен орлыкларны, үсемлекләрне балчыкка утырталар?” “Бүлмә гөле”.

quot;Ел тәрбиячесе- 2017" республикасы конкурсының зона этабында күрсәтелгән эшчәнлек конспекты....

«Кояш, су, һаваның үсемлекләр өчен әһәмияте»

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү һәм әйләнә-тирә дөньяны танып-белү буенча интегральләштерелгән эшчәнлек...