Тема: «Матрешка бездә кунакта» (иң кече яшьтәге балаларның икенче төркемендә ачык шөгыль)
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) на тему

Рахимова Венера Марсовна

Иң кече яшьтәге балаларның икенче төркемендә ачык шөгыль

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_matreshka_bezd_kunakta.docx18.15 КБ

Предварительный просмотр:

                   Тема: «Матрешка бездә кунакта»

          (иң кече яшьтәге балаларның икенче төркемендә ачык шөгыль)

   Бурычлар:

1)балаларны халык иҗат иткән уенчыклар (матрешкалар) белән таныштыру; матрешканы ачарга һәм дөрес итеп җыярга өйрәтү; зурлыгында булган аерманы күрә белергә күнектерү: зур.кечкенә; балаларны үзләренә әйтелгән сүзләрне тыңларга күнектерү;

2)сенсор тою сәләтен, күзәтүчәнлеген,сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү.

    Җиһазлар: уенчык матрешка, машина, ноутбук, аудиоязма-машина тавышы; “Матрешкалар җыры”

Эшчәнлек барышы:

Т: Исәнмесез,балалар. Хәерле иртә. Балалар безгә бүген кунакка апалар килгән,әйдәгез әле алар белән дә исәнләшик.

Б: Исәнмесез.

Т: Балалар,тыңлагыз әле, машина тавышы килә бугай. Нәрсә тавышы килә, балалар?

Б: Машина тавышы (бердәм һәм аерым җаваплар).Машинаның кабинасы нинди төстә?(кызыл) Арбасы нинди төстә? (сары)

                     Машинага утырып Матрешка керә.

Т: Нәрсә килгән безгә кунакка,балалар?

Б: Матрешка килгән (бердәм һәм аерым җаваплар)

Т: Матрешка нинди?

Б: Матрешка зур,матур.

Т: Әйе, зур,матур бер Матрешка килгән. Әйдәгез күрсәтик әле,ничә Матрешка килгән (бармак белән күрсәтәләр).

Т: Тыңлагыз әле, Матрешка эчендә нәрсәдер бар(селкетеп карау). Нәрсә микән ул? Әйдәле (бала исеме) ачып карыйк әле. Нәрсә ул, балалар?

Б: Матрешка(бала Матрешкаларны алып бетерә).

Т: Балалар, карагыз әле, безнең бер генә зур,матур Матрешка бар иде,хәзер алар ничек күп булдылар.Ничек булдылар?

Б: Күп булдылар (бердәм һәм аерым җаваплар)

Т: Әйе,балалар, Матрешкалар күп булдылар.Әйдәгез әле иң зур һәм иң кечкенә (бәләкәй) Матрешканы күрсәтегез әле (балалар күрсәтә).

Т: Кунакка, балалар. Буш кул белән килмиләр. Менә матрешкалар да безгә бик матур җыр алып килгәннәр. Әйдәгез Матрешкалар белән бергә күңел ачып алыйк.

Җыр куела. Балалар белән бергә биибез

 (сүзләренә туры китереп хәрәкәт итү)

Т: Әйдәгез хәзер Матрешкаларны кире җыеп куыйк (бер бала матрешканы кире җыеп куя).

Йомгаклау.

Т: Балалар безгә кунакка нәрсә килде? Ул нәрсәгә утырып килде? Машинаның арбасы нинди төстә иде? Кабинасы нинди төстә? Матрешка нинди? (йомгак ясала)

Т: Ә хәзер әйдәгез апалар белән саубуллашабыз, үзебез Матрешка һәм машина белән уенны дәвам итәбез.

 

      Сарман муниципаль районы мэктэпкэчэ белем биру муниципаль бюджет      

   учреждениясе гомуми усеш торендэге 2-нче санлы «Лилия»балалар  бакчасы

             

 

           Тема: «Матрешка бездә кунакта»

(иң кече яшьтәге балаларның икенче төркемендә ачык шөгыль)

                                        Тәрбияче: Рахимова Венера Марс кызы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кече яшьтән балаларны Муса Җәлил иҗаты белән таныштыру

Муса Мостафа улы Җәлиловтууына 110 ел уңаеннан оештырылган“Җәлил – җырлый белгән бөркет, сугыша белгән былбыл” исеме астында үтүче фәнни-гамәли кофиренциядә ясаган чыгыш...

Тема: “Белмәмешнең шәһәргә сәяхәте” (зурлар төркемендә ачык шөгыль)

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча зурлар төркемендә ачык шөгыль...

Доклад "Кече яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү".

Туган тел – рухи байлыгыбыз. Һәркем үз баласын акыллы, булдыклы, тәүфиклы, игелекле итеп күрергә тели. Туган телендә тәрбияләнгән бала гына шундый сыйфатларга ия булып үсә. Кү...

Кояшта кунакта Беренче кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль

Кояшта кунактаБеренче кечкенәләр төркемендә рәсем  шөгыле...

Кече яшьтәге балаларны сөйләмгә өйрәтүнең үзенчәлекләре

выступление на родительском собрании...

Тема Халык авыз иҗаты аша кече яшьтәге балаларның сөйләм кимчелекләрен төзәтүдә инновацион технологияләрнең роле.

Тема: Халык авыз иҗаты аша кече яшьтәге  балаларның сөйләм кимчелекләрен төзәтүдә инновацион  технологияләрнең роле....