дидактическая сказка на татарском языке
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) на тему

Гилязиева Альбина Николаевна

сказка предназначана для детей средней группы, сказка называется "Серый волк и длиннаяухо у нас в гостях"  . Это сказка по ПДД. Здесь объясняется детям правила дорожного движения.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sory_bure.doc75.38 КБ

Предварительный просмотр:

Соры Бүре белән Озынколак бездә кунакта.

( уртанчылар төркеме өчен дидактик әкият)

Максат:

  • Юл йөрү кагыйдәләре буенча алган белемнәрне киңәйтү;
  • Урамда йөрү кагыйдәләренең кайберләре белән танышу;
  • Светофорның эшчәнлеге турындагы белемнәрне ныгыту;
  • Юл йөрү билгесен – зебраны танып белергә өйрәтү;
  • Балаларда бер – береңә ярдәм итү сыйфатын тәрбияләү.

Җиһазлау :

           Куян, Бүре киемнәре, светофор макеты, зебра, Бүре фотосурәте, машиналар, агачлар, юл, музыкаль бизәлеш.

( Сихри көй яңгырый)

Тәрбияче. Борын – борын заманда түгел, безнең көннәрдә булган ди бу хәл  бер бик зур шәһәрдә. Шәһәр урамында машиналар бик күп ди, ә җәяүлеләрнең саны тагында күбрәк ди.

Шушы матур шәһәргә урманнан килгән ди Озынколак белән Соры Бүре. Балалар, тротуардан кемнәр килә анда?

Балалар. Озынколак

Тәрбияче. Ә арттарак Соры Бүре   түгелме?

Балалар. Әйе, әйе, Соры Бүре килә.

Тәрбияче. Озынколак ничек килә?

Балалар. Озынколак әкрен генә килә.

Тәрбияче. Балалар, Соры Бүре кая ашыга? Әнә, кешеләргә дә бәрелә дә сугыла. Әйдәгез, Соры Бүрене туктатыйк та, нәрсәне дөрес эшләмәвен  аңлатыйк.

( Музыка астында Бүре керә, балалар аны туктаталар)

Балалар. Бүре, Бүре, Бүрекәй, тротуарда әкрен генә, тыныч кына, кешеләргә бәрелмичә генә йөрергә кирәк.

Соры Бүре. Ничек телим, шулай йөрим, Озынколакны куып тотасым бар.

Балалар. Юлга килеп җиттек, туктаБүре, як – ягыңа кара, каршыңа машина килеп чыкмасын, таптап китмәсен.

Тәрбияче. Әнә,  балалар, Озынколак башта туктады, аннан як – ягына карады, машина күренмәгәч, тыныч кына китеп барды.

Соры Бүре. Ә мин белми идем. Һәрвакыт чабам, моннан соң сагырак булырмын.

Тәрбияче. Балалар, юлның икенче ягына чыгарга кирәк, нишләрбез икән?

Соры Бүре. Сезнең белән сөйләшеп Озынколак Куянкайны күздән югалттым, әйдәгез, тизрәк, юлда бер машина да юк, чыгып калыйк.

Балалар. Син нәрсә Бүрекәй. Моннан юлны үтәргә ярамый.

Соры Бүре. Чабам да чыгам, нәрсә булган ди?

Тәрбияче. Балалар, Соры Бүрегә юлның икенче ягына кайдан чыгарга икәнен күрсәтегез әле.

Балалар. Зебрадан чыгарга кирәк. Әнә Озынколак әкрен генә шуннан чыгып бара.( Куян зебрадан икенче якка чыга, әкрен генә музыка яңгырый)

Соры Бүре. Нәрсә соң ул зебра? Зебра бит зоопаркта гына була.

Балалар. Юк, Бүрекәй, зебрага охшаган юл була, кара полоса, аннан соң ак полоса, аннан тагын кара полоса . Менә шундый юлны зебра диләр.

Тәрбияче.Балалар, сез ничек уйлыйсыз, ни өчен юлны машина булмаганда да тиешле урыннан гына чыгарга кирәк?

Балалар. Җәяүлеләр өчен махсус юлны  үтү урыннары бар. Анда светафор куелган. Ул безгә юл күрсәтә. Туктап торыргамы, әллә юлны аркылы чыгаргамы?

Соры Бүре. Светофор сөйләшә белми бит ул.

Балалар. Ул күзләре  белән күрсәтә.

Тәрбияче. Балалар, Бүрекәйгә әйтегез әле, светофорның нинди күзләре бар?

Балалар. Кызыл, сары, яшел.

Тәрбияче. Дөрес балалар. Бүре дус, ул күзләр берьюлы янмыйлар, ә чиратлап яналар. Ә менә кызыл күз янганда юлны чыгарга ярыймы?

Балалар. Юк, ярамый. Машина таптап китәргә мөмкин.

Соры Бүре. Дуслар, сары төс янды, ә машиналар нигәдер тормоз тоталар?

Балалар. Сары төс кисәтә, туктарга әзерлән ди. Машиналар туктарга әзерләнәләр.

Тәрбияче. Балалар,светофорда яшел ут янды. Озынколак безнең алдан юлны чыгып бара. Әйдәгез, Соры Бүрене дә алып чыгыйк ( алып чыгалар)

Балалар, Соры Бүре юл йөрү кагыйдәләрен бозса, нәрсә килеп чыгарга мөмкин иде?

Балалар. Автомобиль тәгәрмәче астында калган булыр иде.

Тәрбияче. Фаҗига килеп чыкмасын өчен без, балалар, нишләргә тиеш?

Балалар. Юл йөрү кагыйдәләрен дөрес үтәргә тиеш.

Тәрбияче. Дөрес, балалар. Сез Соры Бүрене бәләдән коткарып калдыгыз.

Соры Бүре. Рәхмәт, дусларым. Моннан соң мин Озынколак белән дуслашырмын. Аның белән бергә юл кагыйдәләрен бозмый гына йөрермен. Сезгә сүз бирәм. Рәхмәт йөзеннән истәлеккә фотосурәтемне калдырам ( фото бүләк итә).

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез Соры Бүрегә үзебез ясаган светофорны бүләк итик. Ул аңа юл кагыйдәләрен онытмаска булышыр. ( светофор бүләк итәләр)

Соры Бүре. Рәхмәт сезгә, минем өчен бу кадерле бүләк. Озынколакка да күрсәтим әле. Саубулыгыз.( Чыгып китә)

Тәрбияче. Балалар, Соры Бүрегә нинди кагыйдәләрне өйрәттек, үзебездә онытмыйк, әдәгез искә төшерик әле.

Балалар. 1. Юлның икенче ягына махсус, җәяүлеләр өчен булган, юлдан гына чыгарга

2. Светофорның сары төсе кисәтә

3. Светофорда яшел ут янмыйча юлны үтәргә ярамый

4. Юлны ашыкмыйча, тыныч кына үтәргә кирәк

Тәрбияче. Бик дөрес, балалар.  Шушының белән безнең әкиятебез тәмам. 

 

Казан шәһәре Совет районының № 167 нче татар телендә белем һәм тәрбия бирүче балар бакчасы

Соры Бүре белән Озынколак бездә кунакта

        Дидактик әкият

                                        А.Н.Гыйләҗиева

                                 167нче балалар бакчасы тәрбиячесе


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дидактическая игра на татарском языке "Бакча"

Дидактическая игра на татарском языке ...

музыкальная сказка на татарском языке "Бер алманы бишкә бүләек"

Музыкальная сказка на татарском языке на осеннюю тематику....

Презентация дидактические игры по татарскому языку в ДОУ “Уйный-уйный үсәбез”

Дидактичемкие игры способсвуют закреплению учебного материала, активизировать и развивать речь детей....

Электронная дидактическая игра по татарскому языку на тему: «Овощи» для детей дошкольного возраста.

Пояснительная запискаСловарная работа в детском саду направлена на создание лексической основы речи и занимает важное место в общей системе работы по речевому развитию детей. Вместе с тем она имеет бо...

авторская сказка на татарском языке "Дуслык яки күбәләкләр ничек барлыкка килгән".

Моя сказка на татарском языке, которая заняла второе место в республиканском конкурсе: "Дуслык яки күбәләкләр ничек барлыкка килгән"....

Сказка на татарском языке к дидактической игре "Веселые ежата.Сказка о дружбе."

Сказка на татарском языке к дидактической игре по Монтенссори...