" Тукай-шигъри чишмәбез"
план-конспект занятия по развитию речи (старшая, подготовительная группа) на тему

1.Балаларның Г.Тукай турында белемнәрен тулыландыру.  2.Күзаллауларын киңәйтү, логик фикерләү сәләтен, сөйләм, хәтерне үстерү.  3. Әдәби әсәр аша белем алуга омтылыш, теләк булдыру. Матур әдәбиятка карата  кызыксыну уяту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon күңел ачу кичәсе66 КБ

Предварительный просмотр:

КВН

Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен

Программа эчтәлеге: 

1.Балаларның Г.Тукай турында белемнәрен тулыландыру.

2.Күзаллауларын киңәйтү, логик фикерләү сәләтен, сөйләм, хәтерне үстерү.

3. Әдәби әсәр аша белем алуга омтылыш, теләк булдыру. Матур әдәбиятка карата  кызыксыну уяту.

 Оештыру формасы: алдан бизәлгән музыка залына катнашучылар ике командага бүленеп урнашалар

         Җиһазлау һәм кулланма материал: Габдулла Тукай портреты, Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты турында слайдлар, Г.Тукай әсәрләреннән күргәзмә.

 Алдан эшләнгән эшләр: Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты, әсәрләре белән таныштыру, шигырьләрен ятлау.

     

Шөгыль барышы:

Алып баручы:

Хәерле кич ,балалар,

Хөрмәтле кунаклар!

Кичәбез имин үтсен

Кәефләрегез ничек соң?

Балалар:

Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, анам телен Өйрәнергә дип килдек.

Алып баручы:  

             Хөрмәтле балалар, кунаклар.  . Без бүген татар халкының бөек шагыйренә багышланган викторинага җыелдык. Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты турында сөйләшербез. Белемнәребезне чагыштырырбыз, ныгытырбыз. Моның өчен ике командага бүленергә кирәк: 1 команда –“Карлыгач”, 2 команда “Сандугач”.  Командалар үз исемнәрен яклыйлар. 1 команда  “Карлыгач” шигырен яттан сөйли. 2 команда “Эш беткәч, уйнарга ярый” шигырен рольләргә бүлеп укый.

         Алып баручы жюри белән таныштыра.

 

1. бәйге  Г. Тукай   тормышы   һәм   иҗаты   ("   Туган   тел"   көе яңгырый)

 Язның матур мизгелләренең берсендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта, Мөхәммәтгариф абый һәм Мәмдүдә апаның гайләсендә. башка балалардан бер ягы белән дә аерылып тормаган, гап-гади бер малай дөньяга килә. Аңа Габдулла дип исем кушалар.

 -Балалар, сүз кем турында бара икән?

 -Әйе, балалар, сөекле шагыйребез Г.Тукай турында. Ә хәзер  әйдәгез,  шагыйрьнең тормыш  һәм иҗат юлын искә төшереп үтик. (слайдлар күрсәтелә, тәрбияче сөйли)

Сораулар:

  1. Г.Тукайның туган көне:

                      26 апрель, 12 май, 31 декабрь     

  1. Г.Тукай туган авылның исеме

                      Кушлавыч;   Кырлай;   Өчиле

2. бәйге   Г. Тукай әсәрләре буенча.

- Мин сезгә Г.Тукайның әсәрләреннән өзекләр укыйм, ә сез кайсы әсәренә туры килгәнлеген әйтерсез.

  • Җәй көне. Эссе һавада мин суда коенам йөзәм,

чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм. (Су анасы)

  • Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл - Кырлай, диләр

 Җырлаганда    көй    өчен   тавыклары   җырлай,    диләр. (Шүрәле) 

  • Ул көн буе авызы белән балчык ташый, Балчык белән матур итеп оя ясый. (Карлыгач)
  • Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай, һәм бер песи –

Безнең өйдә без җидәү: безнең песи – җиденчесе.(Безнең гаилә)

  • Кырга ак кардан юрган ябылган,

Җир язга чаклы йокыга талган.(Җир йокысы)

Уен “Су анасы”

 3. Г.Тукай язган әсәрләргә ясалган   иллюстрацияләр карау (бер рәттән башка язучыларның әсәрләренә дә иллюстрацияләр белән аралаштырыла).

Сорау: кайсы рәсем Г. Тукай язган әсәрләргә туры килми? Әсәрләрнең исемнәрен әйт.

(“Шүрәле”, “Су анасы”, “Бала белән Күбәләк”, “Кәҗә белән сарык”, “ Кызыклы шәкерт”, “Карлыгач”, “Бишек җыры”, “Гали белән кәҗә”, “ Өч Аю” , “ Төлке, куян, һәм әтәч”– Л.Н.Толстой, “Чукмар белән Тукмар”, “Сертотмас үрдәк” – Абдулла Алиш).

Уен “Шүрәле”

4. Өй эше: Г.Тукайның шигырьләренә инсценировка

1 команда - “ Кызыклы шәкерт”

2 команда - “Бала белән күбәләк” 

5.  “Шигъри табышмак”

Дөрес җавапны тап:

Бер ир белән хатын асраганар:

  1. Ат белән сыер;
  2. Эт белән песи;
  3. Кәҗә белән сарык.

Икесенә бер әйбер тегеп чыгып киткәннәр:

  1. Сумка;
  2. Рюкзак;
  3. Капчык.

Күпмедер баргач табып алганнар:

  1. Эт башы;
  2. Бүре башы;
  3. Төлке башы.

Кәҗә белән сарык ут янына якынрак баргач, күрәләр:

  1. Өч – дүрт бүре утыра;
  2. Суда балыклар йөзә;
  3. Сыерлар су эчә.

Кәҗә әйтә:

  1. Капчыктагы бүре башы бит унсигез;
  2. Капчыктагы бүре башы бит унике;
  3. Капчыктагы бүре башы бит егерме.

Торып әйтә шул арада өлкән бүре:

  1. Ботканың суы бик аз, мин тиз генә су китерим;
  2. Боткага май кирәк,  югыйсә коры пешәр;
  3. Ашның тозы юк, мин барып алып килим.

III Йомгаклау.

Жюрига сүз бирелә.

Г.Тукайның “Туган тел” җыры башкарыла.

        

25 нче б/б тәрбиячесе Гильмутдинова Лилия Разиф кызы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Китап -белем чишмәсе,

Кулына тотып, матур рәсемнәренә сокланган, беренче китабын һәркем  хәтерлидер.Әнисе , я әбисе  укыган әлеге китап,я Тукайның "Шүрәлесе"булгандыр, Алишның әкиятләре, Ш.Галиевның"Шәвәлие...

Халкым чишмәсеннән су эчәм

Балалар фольклоры кулланып туган як турында белемнәрен арттырып, туган якка мәхаббәт уяту....

Салкын чишмә аланында

Экскурсия в парк. Знакомство детей с красотой природы, со цветами....

"Туган тел саекмас чишмә"

Әти-әниләр өчен тәкъдим ителгән консультация балаларны кече яшьтән үз ана телләрен аңлап, дөрес сөйләшергә өйрәтүне максат итеп куя....

“.Тукай – шигъри чишмәбез”

1.Балаларның Г.Тукай турында белемнәрен тулыландыру.2.Күзаллауларын киңәйтү, логик фикерләү сәләтен, сөйләм, хәтерне үстерү.3. Әдәби әсәр аша белем алуга омтылыш, теләк булдыру. Матур әдәбиятка карата...

"Тукай - шигъри чишмәбез"

1.Балаларның Г.Тукай турында белемнәрен тулыландыру.  2.Күзаллауларын киңәйтү, логик фикерләү сәләтен, сөйләм, хәтерне үстерү.  3. Әдәби әсәр аша белем алуга омтылыш, теләк булдыру. Матур әд...