С праздником семьи(на татарском).
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Стрелкова Светлана Геннадьевна
Здесь составлен сценарий праздника семьи.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gail_byrme.docx701.48 КБ

Предварительный просмотр:

                                          “Гаилә бәйрәме”

А.б  Исәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр, дәү әти-дәү әниләр, хәерле көн балалар, килгән кунаклар!

Менә сез дә килеп җиткәнсез,

Безнең бакчабызның шау тормышын

Күреп китик әле, - дигәнсез.

Балалар чәчәкләр тотып керәләр, бииләр.

А.б  Бүген без “Гаилә бәйрәменә” җыелдык. Гәилә-ул җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шул кадәр көчле була. Әгәр бүген сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефегез  яхшыра икән, иртәгә эшләрегез дә җиңелрәк барыр. Шулай итеп, кичәне башлыйбыз.

А.б Күптән түгел 23 Февраль Ватанны саклаучылар бәйрәме булып узды. Менә бездә кадерле әтиләрне, дәү әтиләрне, узган бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез. Сезгә саулык- сәламәтлек, гаилә тынычлыгы, эшегездә уңышлар телибез.

Бәйрәмебезне әтиләргә багышланган шигырь белән башлап җибәрәбез.

Рияз. Әтием белән икәү

           Без гел бергә йөрибез

           Бергә утын кисәбез C:\Users\1\Desktop\Фотокамера\2015-03-04 14-16-18 (2).JPG

            Бергә карлар көрибез.

Әдилә: Кайчагында эшеннән

              Арып кайткан чагында

              Йөгереп кенә йөримен

               Әтиемнең янында.

Инсаф: Барыбызга да булыша,

                Үзенең дә күп эше.

                Әнигә, миңа, сеңлемә

                Әти-иң кирәк кеше!C:\Users\1\Desktop\Фотокамера\2015-03-04 14-21-20.JPG

Җыр: “Солдатлар”

Бию: “Кавалеристлар” 

А.б Кайвакыт ул мамык кебек йомшак,

Кайвакытта корычтай ул каты.

Кайчагында була баллы, таталы.C:\Users\1\Desktop\Фотокамера\2015-03-04 14-23-44.JPG

Ә кайчагында әремнән дә ачы.

Ә хәзер әтиләр белән уен уйнап алабыз “Тәмлле телле әти”

(Балага кем күбрәк назлы, ягымлы сүзләр әйтә) 

А.б Көннәрне җылытып, алсу нурлар сибүче кояшы, түбәләрдән тамучы шаян, көмеш тамчылары белән бергә яз килде. Яз белән бергә күркәм бәйрәмнәрнең берсе – 8 март җитте. Хөрмәтле әниләр, дәүәниләр барагызны да якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйбыз.һәрвакыт шат, сау-сәламәт, бәхетле булыгыз!

Җыр: “Мы запели песенку”

Шигырьләр:

Энҗе: Сигезенче март-

             Әни бәйрәме.

             Бүләк итәрмен

            Чәчәк бәйләме.

Зөлфия: Минем әни бу дөньның

                Иң чибәре, сылуы.

                Нинди бәхет-

                 Һәр баланың

               Үз әнисе булуы!

Алинә: Күрәсезме, бүген кояш

              Ничек назлы елмая?

              Әниемнең бәйрәмен

              Ул да бит көтеп ала.

Камилә: Куянымның бер колагын,

Белмим, кайсы өзгәндер?

Бик тә авырткандыр инде,

Белмим, ничек түзгәндер.

 

Түзүен дә түзгәндер ул.

Инде менә моннан соң

Мин сөйләгән шигырьләрне

Ничек итеп тыңлар соң?

 

Әни эштән кайтсын инде,

Түз, куяным, түз генә.

Әниемнән яңа колак

Тектерермен үзеңә.

Дилия: —        Әби, әби, әйт әле,

Сыер нигә мөгери?

—        Карыны ачкан, улым,

Печән китер, йөгер,— ди.

—        Ашап туйгач, ник сыерC:\Users\1\Desktop\Фотокамера\2015-03-04 14-36-20.JPG

Сузып-сузып «Му-у» ди ул?

—        Эчәсе килгән, улым,

Китер миңа су-у! — ди ул.

Бию: “Морячка”

Уен: “Гәҗитне йомарла” (Ял көне әниләр көне буе өйдә эшләделәр. Залга чыксалар, анда әти диванда гәҗит укый. Әни гәҗитне алып кулы белән йомарларга тиеш, бер кулында чүмеч. C:\Users\1\Desktop\Фотокамера\2015-03-04 14-39-40.JPG

А.б Җирдә иң ягымлы, иң йомшак кеше безнең дәүәниләребез.

Риязда ярата дәүәнисен,

“Дәүәни”-дип яна, көя ул

Бәйрәмгә килгәч аңа дип

Бер җырлап бирә ул.

Рияз җырлый “Дәүәни”

Җырлы-бию: “Без яулыклар юабыз”

А.б Гаилә-үзенә күрә кечкенә генә бер дәүләт. Ул дәүләтнең президенты да , финанс министры да бар.

Уен: “Кайсы гаилә күбрәк акча эшли?”

Җыр: “Куш кулым” (Әдилә, Инсаф, Камилә)C:\Users\1\Desktop\Фотокамера\2015-03-04 14-55-16.JPG

Уен: “ Әни һәм йогурт” (балалар әниләренә йогурт ашаталар) 

Бию: “Татар халык биюе”

Җыр: “Мин әнигә булышам”

А.Б Нинди бәхет! Җыелышып

Уйнау, көлү, бию гел бергә.

Насый булсын иде, сөенешеп,C:\Users\1\Desktop\Фотокамера\2015-03-04 14-59-54.JPG

Шатланышып яшәү гомергә.

Шуның белән бәйрәмебез тәмам! Тигез – тату, яшәгез!

(Әниләргә бүләк өләшү) 


                                                                               Биектау муниципаль бюджет

                                                                               мәктәпкәчә белем бирү

                                                                               учререждениясе  “ Дөбьяз

                                                                               “Гөлчәчәк” балалар бакчасы”.                                                                                          

                                                                              Раслады:

                                                                              Бакча мөдире:___________________

                                                                                                           (Фаттәхова Ш.Т.)

“Гаилә бәйрәме”

           (икенче кечкенәләр төркеме)

         Тәрбияче: Валиева А.Г.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Праздник осени(на татарском языке)

Праздник проводится в садиках осенью....

Праздник осени на татарском языке

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен көз бәйрәме...

Праздник осени на татарском языке

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен көз бәйрәме...

Праздник осени на татарском языке

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен көз бәйрәме...

Совместные праздники семей с детьми дошкольного возраста. Праздник "Наш День семьи"

Совместные праздники семей с детьми дошкольного возраста можно рассматривать как целостную систему, разворачивающуюся во времени деятельность, в которой прослеживается ряд последовательных стадий, нер...

Сценарий утренника "Праздник осени" на татарском языке

Сценарий утренника для детей старшей группы...