"8 Март - Әниләр бәйрәме"
материал (младшая группа) на тему

Андерьянова Эльмира Рифгатовна

Сценарий праздника

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_mart.docx19.6 КБ

Предварительный просмотр:

8 март-әниләр бәйрәме

                              (2 нче кечкенәләр төркеме)

Алып баручы:

Айдан,кояштан кадерле

Сез ул әниләр!

Иң ягымлы,иң сөйкемле

Сез ул әниләр.Килеп җитте әниләр бәйрәме

Аналар,бу сезнең көнегез!

Сез үстергән балалардан бүген

Кайнар котлау кабул итегез!

Бала:  -Алло,....  ....Киңәш бирче

Бик зур бәйрәм иртәгә.

Әниләргә шушы көнне

Нәрсә бүләк итәргә?

А.б.-Бүләкләрнең иң матурын

Бергә-бергә уйларбыз.

       Әниләргә җырлар ошый

      Моңлы җырлар җырларбыз.

     Чакыр барча дусларыңны

     Бакчабызга килсеннәр.

     Барысы да сезнең

     Оста икәнлекне күрсеннәр.

Бала:(сикереп чыга)

                  Алло,Самир,Алло,Азамат,

                 Бакчабызга килегез!

                Алло,Булат,Алло,Рияз

               Килгәч барсын белерсез!

Ярым түгәрәккә басып “Привет”җырын башкару.

А.Б.:Җыелдыкмы, дусларым?!

      Нәниләрем,кошларым!

     Көтә безне дусларым

      Кояшлы яз бәйрәме,

      Шуңа да без җыелдык

     Котларга әниләрне.

Бала: Бездән котлау шул булыр:

Әниләр турында

        Менә дигән җыр булыр.

Җыр”Әнкәй”

А.б.-Шигырьләрдә беләбез бит без:

1.Әниләр бәйрәмен җирдә

Зурлап каршы алалар.

Бәхеле елмая бүген

Җирдә барлык аналар.

2.Кояш көлә,мин елмаям

8 нче март бүген.

Бүген әниләр бәйрәме,

Шуңа күңелем шат минем.

3.Бәйрәм бүген ,бәйрәм диеп,

Бар дөнья көлеп торсын!

Әни бәйрәме икәнен

Әти дә белеп торсын,

Әти дә көлеп торсын!

4.Көннәр аяз,күктән алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җәйге шатлык,көзге бәхет

Яз белән бергә килә?

А.б.-Матур итеп утырып бәйрәмне дәвам итик.(балалар утыралар).

Тавык: -Исәнмесез,балалар.Исәнмесез,әниләр!Ко-ко-ко!Сездә бүген әниләр бәйрәме икәнен белгәч килим дип әзерләнә башлаган идем-чебиләрем таралышып беттеләр.Менә үзем генә килдем инде.Монда минем чебиләрем күренмиме?

А.Б.-Безнең дә балаларыбыз чебиләр кебек,үпкәләшеп тә алалар,дуслашалар да.Тавык,син утырып тор.Безнең балалар сиңа биеп күрсәтерләр.

“Дуслаштык” биюе.

А.б.-Безнең балалар шигырьләр дә беләләр.

1.Әбиебез иртүк торып

Безгә коймак пешерә.

Берәм-берәм табалардан

Тезеп-тезеп төшерә.

2.Безнең әби күзлек кия,

Җөй тегәргә саплый энә.

Энә күзе кечкенә-

Җебе үтми һич кенә.

3.Любит наша бабушка

Музыку и смех.

Ну,а пляшет бабушка

Просто лучше всех.

4.Если мама на работе,

Папа занят,ка всегда

Кто возьмет о нас заботу

В садик отвезёт тогда?

Балалар:-бабушка.

Әби белән тычкан керә.

Әби:-И,балаларым!Сезгә кунакка килергә булдым,бик сагындым үзегезне.Өйдә ялгыз калдырмадым тычканымны да. Тавыгым да монда икан.

Тавык:Ко-ко-ко.Кунакка килдем-бәйрәмгә.

Әби:Без сезгә күчтәнәчләр белән килдек.Сез әкият яратасызмы?Алайса тыңлагыз.

Тычкан:Нинди әкият,әбием,сөйлә инде тизрәк!Пи-пи-пи.

Әби:            -Борын-борын заманда яшәгән ди авылда бер әби.Булган ди аның бер тавыгы.Көннәрдән бер көнне тавык салган ди алтын йомырка.Йомырка гади түгел икән-алтын ди.Әби аны ватып караган-вата алмаган.Тавык чукып караган-чукый алмаган.Шул вакыт тычкан үтеп бара икан-койрыгы тиеп киткан йомыркага.Йомырка тәгәрәп киткән ди.

Тычкан: Ләкин йомырка ватылмаган.Әнә үзе үк безнең арттан килеп ята бәйрәмгә.

Йомырка керә тәгәрәп.

Тычкан:Ә йомырка гади түгел.Эчендә күчтәнәчләр-ачар өчен тылсым кирәк.Балалар,ә сез бии беләсезме?

Малайлар:”Әниемә булышам”.

Кызлар:”Матрешкалар”.

Тавык: Тычкан ,әйдә булыш инде.Алтын йомыркамны ватып күрсәт.

Тычкан:Монда бит кәнфитләр,төркемгә кергәч чәй эчәрбез әле.

                            Йомырканы ваталар.(кәнфитләр)

Әби:ИИИ,онытып та торам икән...Минем дә күчтәнәчембар бит.Оныкларыма дип пирог пешердем.(Кәрзиненнән пирогин күрсәтә).Чәй эчәрсез бергәләп.

А.б.Рәхмәт.Әбиебез,безнең дә балаларыбыз рәхмәт йөзеннән сезгә шаян җыр җырлап  күрстергә телиләр.

Тавык:Минем дә чебешләрем җыелганнардыр-ачыкканнардыр.кайтырга кирәк инде безгә.

Әби:Шулай кадерлеләрем.Рәхмәт сезгә балалар!Күңелләрем күтәрелде әле менә-кайтырга кирәк инде.Саубулыгыз!

                                   Китәләр.

А.Б.Балалар,безнең дә үз әниләребезгә бүләкләребез бар.Әйдәгез әниләрне котлап алыйк.

         Бу яз сезгә зур бәхетләр китерсен,

        Юлыгызга алсу гөлләр нур сипсен!

        Бәйрәмебез котлы булсын!

Шушының белән бәйрәм кичәбез тәмам!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Март – утро года». Приметы Марта

Март – утро года. Хотя и сердитым бывает, снегами да морозцем оборачивается, но весной пахнет. Ярко краснеют на белом снегу ветви вербы. На них чинно сидят серебристо-серые мохнатые «барашки». Призывн...

Сценарии 8 марта для дошкольников 8 марта в ДОУ.

Праздник отмечается в заранее украшенной комнате, где приготовлены сидячие места для бабушек и мам. Включается музыка, на небольшую сцену выходят 3 танцевальные пары, танцуют. Затем выходят остальные ...

Праздники с родителями. День 8 Марта "Ладушки - ладошки" Конспект развлечения «Ладушки - ладошки» к международному женскому дню 8 Марта» для младшей группы

Содействовать созданию обстановки общей радости, хорошего настроения, любви и нежного отношения к матери; поддерживать стремление детей к импровизации. Показать значимый для ребенка образ мамы....

8 Марта - праздник мам. Сценарий праздника 8 Марта для детей подготовительной группы детского сада

Данный материал может быть рекомендован для проведения праздника 8 марта в подготовительной группе детского сада....

"Солнышко будили" (сценарий утренника 8 марта во II младшей группе)_март 2016

Прошли метели и морозы, и пусть ещё далеко до первых весенних цветов, природа просыпается от зимнего сна... Но, почему "не просыпается, и не улыбается солнце"? А идём его будить?!...

Сценарий праздника 8 марта для детей младшей группы "День восьмое марта-праздник наших мам!"

Сценарий праздн ика 8 марта для детей младшей группы детского сада " День восьмое марта-праздник наших мам!"...