Сценарий весеннего развлечений во второй младшей группе на татарском языке
материал (младшая группа) на тему

Сагдиева Лилия Рухатовна

сценарий весеннего праздника на татарском языке во второй младшей группе

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5_gr_yaz.docx15.58 КБ

Предварительный просмотр:

Икенче кечкенәләр төркемендә яз бәйрәме сценариясе.

Балалар музыкага ярымтүгәрәк ясап кереп басалар.

Алып баручы:

Карлар эреде.

Уянды күлләвек.

Ягез, әйтегез,

Бу кайсы вакыт?

1.

Тышта яз әле

Яңа башлана.

Түбәдән тып-тып,

Тамчылар тама.

2.

Яз килде,

Кояш көлде.

Дөньяга нур

 Сибелде.

3.

Җиргә яз килде.

Бөтен җир гөрли.

Ак гөрләвекләр

Матур җыр көйли.

Җыр “                      ”.

4.   Кояш чыга, кояш көлә,

      Ул югары күтәрелә.

5.

     Кояш көлә, без җырлыйбыз,

      Бик күңелле яшибез.

Музыкага Кояшкай(бала) уртага чыгып баса.

Алып баручы:

Балалар, карагыз әле,Кояшкай безне ишетеп яныбызга килде.Залны нурга күмде, безгә җылы булып китте. Әйдәгез аның турында җыр җырлыйк!

 

Песня “Вот как Солнышко встает”

Алып баручы:

Без яз бәйрәменә җыелдык, э ул үзе  нишләптер күренми әле.

Кояшкай, син Язны күрмәдеңме?

Кояшкай:

Әйе, күрдем!

Ул миңа кыңгырау бирде!

Алып баручы:

Әйдә шылтратып кара әле, бәлки яз килеп тә җитәр?

(Кояшкай кыҗгырау шылтрата, музыкага Яз керә.)

Яз:

Исәнмесез, шукларым,

Минем нәни дусларым!

Алып баручы:

Без сине сагнып көттек,

Җылы-матур аланда уйнысыбыз бик килә!

(Куян түгәрәк уртасында йоклап китә)

Яз:

Әйдәгез , уйнап алыйк!

Кая әле минем Куянкай дустым?

Менә бит ул, безнең түгәрәк аланда йоклап киткән!

Әйдәгез бергәләп аны уятыйк!

Җыр “Без куянны уяттык”   (утыралар)

Алып баручы:

Рәхмәт сиңа Яз! МЕнә син безгә әйт әле, урманда син кемнәр белән уйныйсын, күңел ачасың?

Яз:

Минем якын дусларым ул- Күбәләкләр, (кызлар музыкага канатларын җилпеп очып чыгалар), һәм төрле бөҗәкләр малайлар маршка басып чыгылар).

Әйдәгез. Бөҗәкләр, күбәләкләрне биергә чакырыйк әле!?

 

Бию “Дуслаштык” (утыралар)

Яз:

Минем урмандагы тиен дусларым сезгә нарат күркәләре җибәрде,

 ә керпе дусларым – гөмбәләр бирде!

Хәзер сезнен җитезлекне тикшереп карыйк!

 

Уен “Кем тизрәк?”

(Бер кәрзингә нарат күркәләре, икенче кәрзингә- гөмбәләр җыю, ике бала катнаша.)

Яз:

 Ай, булдырдыгыз, балалар!

Мин сезгә кунакка килгәндә,

Бик матур яулык таптым.

Әйдәгез аның белән уйнап алыйк!

 Җитез көйгә балалар бииләр, тыйнак көйгә балалар чүгәләп, йоклап киткәндәй булалар.Яз бер баланы яулык астына яшерә:

 Матур яулык үз эченә кемне яшерде икән?

Бер –ике, өч-дүрт: .............. әйтеп кара син!

                      Бала җавап бирә.

Яз:

Яулыкны без күтәрик, кемнең качканын белик!

 (яулыкны күтәрә, кем качканын атый)

 Тагын уйныйлар.

 3нче тапкыр Яз яулык белән кәрзиндәге күчтәнәчләрне каплый

һәм әйтә:

Яулыкны без күтәрик,

Нәрсә качканын белик!

 Яулык  астыннан күчтәнәчләр килеп чыга.

Яз:

Я, карагызчы балалар!

Бу минем сезгә дигән күчтәнәчләрем,

Рәхим итеп алыгыз!

Алып баручы:

Рәхмәт бик зур сиңа Яз! Безгә синең белән бик күңелле булды!

Без сине киләсе елга да көтеп калабыз. Сау бул!

Яз чыгып китә.

Балалар төркемгә кайта.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Перспективный план опытнической и экспериментальной деятельности во второй младшей группе (на татарском языке).

Тәҗрибә һәм эксперимент эшчәнлегенең перспектив планы (икенче яртыеллыгына)....

Конспект нод по развитию речи во второй младшей группе на татарском языке.

Конспект непосредственной образовательной деятельности по речевому развитию во второй младшей группе "Мырауҗан атлы песигә кунакка бару"....

Сценарий весеннего праздника во второй младшей группе на татарском языке

сценарий на татарском языке для второй младшей группы...

Сценарий весеннего праздника во второй младшей группе на татарском языке

сценарий на татарском языке для второй младшей группы...

2 че кечкенэлэр торкемендэ “Серле капчык” уены. Игра во второй младшей группе по татарскому языку "Чудесный мешочек".

Максат: Җәнлекләр турында балаларның белемнәрен киңәйтү;              Җәнлекләрнең исемнәрен балаларның сөйләм телендә активлаштыру; фикерләү сәләтен, мөс...