Гаффарова Эльвира Ильгизаровна

Әдәп башы — тел.

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: люблю читать

Увлечения: кулинария

Регион: Республика Татарстан

Место работы: Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение “Средняя общеобразовательная школа №3 им. Героя Российской Федерации А.Н. Епанешникова" ЕМР РТ

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/gaffarova-elvira-ilgizarovna

Бәйге чакыра!

 image  17 яшькә кадәрге балалар өчен: балаларның "Апельсин" исемле халыкара иҗади фестивале. Дәрәҗәсе - халыкара. Игътибар итегез: үз туган телегездә иҗат ителгән эшләр дә кабул ителә. Катнашу - бушлай. Диплом алу - 0-25 сум. imageрәсми сайт һәм бәйге нигезләмәләре image Вакыт - чикләнмәгән.

 image  Мөгаллимнәр һәм педагогик уку йортлары студентлары өчен: "Вернисаж" фестивале. Дәрәҗәсе - халыкара. Игътибар итегез: үз туган телегездә иҗат ителгән эшләр дә кабул ителә. Катнашу - бушлай. Диплом алу - 0-... сум. imageрәсми сайт һәм фестиваль шартлары image Вакыт - чикләнмәгән.

 image  Мөгаллимнәр өчен: "Мәдәният һәм сәнгатьнең халыкара фестивале". Дәрәҗәсе - халыкара. Катнашу - бушлай. imageрәсми сайт һәм бәйге нигезләмәләре image Вакыт - чикләнмәгән.

 image  Мөгаллимнәр өчен: Халыкара педагогик олимпиада. Дәрәҗәсе - халыкара. Катнашу - бушлай. imageрәсми сайт һәм бәйге нигезләмәләре image Вакыт - чикләнмәгән.
 

О себе

Мин - татар теле һәм әдәбияты укытучысы. 2007 нче елда Алабуга дәүләт педагогия университеты тәмамладым. 2011 нче  елда Алабугадагы 3 нче урта мәктәпкә эшкә кердем.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

 

Книги ,которые сформировали мой внутренний мир -это мои книги и они только для меня!

Моё портфолио

Минем методик темам:  “Информацион-коммуникатив технологияләр кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үкыту".

 

Заманча мәктәптә дәрес нинди булырга тиеш? Аны оештыру  методикасы, эчтәлегенә карата таләпләр  үзгәрдеме?  Болар- замана укытучысы алдында торган сораулар. Юк, үзгәрмәде. Дәресләргә булган гомуми таләп һаман да шул килеш кала бирә, өч максат ( яңа белем бирү, белем-күнекмәләрне камилләштерү, тәрбияви) – һәрбер дәреснең мәҗбүри компоненты. Әмма тормышның көннән- көн  алга китүе белем бирү өлкәсендә дә үзенең шаукымын сиздерә. Бүгенге көн укытучысының төп максаты һәм теләге- укучылар белән мөнәсәбәтләрен мавыктыргыч, эмоциональ, файдалы итеп оештыру;  яңача фикерләүче, алган белемнәрен үз киләчәк тормышында файдалана белүче егет-кызлар укытып чыгару. Яңача  фикерләү исә укучы яши торган информацион тирәлек белән тыгыз бәйләнгән. 

 

Дәресләрдә кулланыла торган  мәгълүмати чаралар ике төрле:            

 1) техник чаралар, 2) белем бирүче программалар.

Мәгълүмати чаралар укыту процессын тамырдан үзгәртә: дәрес темпын арттыра, укучыларга мөстәкыйль рәвештә күбрәк эшләргә ярдәм итә, балалар тарафыннан теманың үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерергә , һәрбер укучы белән дифференциаль эшчәнлек алып барырга  булыша.

Бу чараларны яңа материал аңлату дәресендә (күрсәтмә- энциклопедик программалар), бирелгән теманы ныгыту дәресендә (тренинг- төрле аңлатма программалар), белемнәрне тикшерү барышында (тестлар), мөстәкыйль эш вакытында; проектлар яклау, экскурсия һәм башка шундый гадәти булмаган дәресләрдә кулланырга мөмкин. Гомумиләштереп әйткәндә, мәгълүмати чаралар -  бүгенге заман дәресенең аерылгысыз бер өлеше.

Соңгы  вакытта укыту процессында  мәгълүмати чаралар  куллану бик нык артты. Әлеге технологияләр ул электрон чаралар ярдәмендә информация бирү һәм кабул итү, компьютер кулланып, балаларга белем бирү.

         Мәгълүмати чаралар кулланып укыту түбәндәге принципларга җавап бирә:

-         Модульлелек принцибы укытудагы дифференциальләштерү и индивидуалләштерүне күздә тота, укучыларның мөстәкыйльлелеген, уку материалының  структурасын, төрлелеген булдыра;

-          Проблемалы укыту принцибы, үз чиратында, яңа материалны өйрәнгәндә нәтиҗәгә килергә, фикер йөртергә ярдәм итә;

-         Күрсәтмәлелек принцибы уку системасының эмоциаль һәм эстетик юнәлешен исәптә тота, өйрәнеләсе теманың укучылар тарафыннан кабул ителешен җиңеләйтә.

Мои публикации:
Разное
Родной язык и литература
Публикации моих учеников:
Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы