Гимадиева Диляра Ширияздановна

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты.

Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: люблю читать

Увлечения: книги

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Казань

Место работы: гимназия №19

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/gimadieva-dilyara-shiriyazdanovna
Күп укыган күп белер.
Татар халык мәкале.

Кеше булса, эшләр эше булсын,
Тормышының булсын мең яме!
Изге хисе булсын күңелендә,
Ә җанында һәрчак - ил гаме! (И.Иксанова)

О себе

МИН, Гыймадиева Диләрә  Ширияздан кызы, 1977 НЧЕ ЕЛНЫ АРЧА РАЙОНЫ ШЕКӘ АВЫЛЫНДА ТУДЫМ. ШУШМАБАШ УРТА МӘКТӘБЕН УҢЫШЛЫ ГЫНА ТӘМАМЛАГАЧ, АРЧА ПЕДАГОГИЯ КӨЛЛИЯТЕНӘ УКЫРГА КЕРДЕМ. ПЕДАГОГИК ЮЛЫМ КАЗАН ШӘҺӘРЕНДӘ ТАТАР ТЕЛЕ УКЫТУЧЫСЫ  БУЛЫП БАШЛАНЫП КИТТЕ. 2009 НЧЫ ЕЛНЫ ТДГПУ ТӘМАМЛАДЫМ. ХӘЗЕРГЕ  ВАКЫТТА КАЗАН ШӘҺӘРЕНЕҢ 19 НЧЫ ГИМНАЗИЯСЕНДӘ УКУЧЫЛАРГА ТАТАР ТЕЛЕ СЕРЛӘРЕН ТӨШЕНДЕРӘМ.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

М.Мәһдиев "Фронтовиклар"

Т.Миңнуллин "Үзебез сайлаган язмыш"

Мой взгляд на мир

Тормыш – бер очы янып, көлгә әйләнеп, икенче очы, чәчәк атып, җимеш бирүче мәңгелек агач. (Шәүкәт Галиев)

Моё портфолио

Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям… Н.А.Некрасовның бу сүзләрен һәркайсыбыз мәктәп елларыннан ук хәтерли. Кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез.

   Укытучы профессиясе – безнең илдә иң хөрмәтле һәм мактаулы хезмәтләрнең берсе. Укытучыга меңнәрчә шигырьләр, җырлар, китаплар багышланган. А.Фадеев «Яшь гвардия» романы геройларының берсе Матвей Шульга сүзләре белән укытучы эшчәнлегенә мондый бәя бирә: «Укытучы! Сүзе дә нинди бит!.. Укытучы! Әйтергә генә җиңел! Бездә, һәр бала мәктәптә укыган илдә, укытучы – беренче кеше ул. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Аны урамда күргәч тә без илле адым килеп җиткәнче үк хөрмәт йөзеннән баш киемебезне салырга тиешбез».

Балачакның барлык шатлыкларын,

Ачышларын алып килдең син,

Сукмакларың илтә киләчәккә-

Бик кирәкле белем бирдең син.

Ике катлы иркен бу бинада

Кыңгыраулы мәктәп еллары

Ничә тапкыр безне тезгенләде,

Ничә тапкыр безгә елмайды.

Хушлашсак та синең белән, йөрәк

Һаман сыкрый, һаман сагына,

Каерылып карыйм киткән чакта

Яшьлек илем- мәктәп ягына.

Хыялымда көтәм: шул дөньяга

Кабат кайтыр көнем җитәр лә!

Мин үтәрмен якты классларга

Яңа шәкертләрне җитәкләп.                           

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы