Киңәшле эш - таркалмас!

Без бергә, без бердәм!

Әйдәгез, коллегаларым, үзебезне кызыксындырган сорауларга бергә-бергә җавап эзлик! 

Мин -җирнеке!

Мин күк тузаныннан яралмадым, 

Мин - җирнеке - кара балчыктан!

Яраларны тузан күмеп китәр,

Җир сукмагын үтеп талчыкмам!

Сукмаклар да - минем бертуганым,

Туфрак белән без бер нәселдән.

Минем җаным төнге караңгыда

Бөтен Җир шарына чәчелгән.

Мин күк тузаныннан яралмадым, 

Күк тормышы миңа үз түгел.

Чакырмагыз мине, очалсам да,

Гадилекне сөя хис-күңел.

Күккә чакырмагыз, менәлсәм дә

Мин ашыкмам анда, ашыкмам.

Галәм тузаныннан яралмадым -

Мин - җирнеке - кара балчыктан!