Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда инновацион технологияләр куллану

Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә моның өчен укытучыдан үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала. Бүгенге көндә балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Шуңа күрә укучыларымда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, аларның игътибарын җәлеп итү максатыннан мин дә әлеге мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында киң кулланырга бурычлымын. Заман таләбе кушуы буенча, укучыларның компьютер технологияләренә булган кызыксынуларын истә тотып, “Татар теле һәм  әдәбияты  дәресләрендә һәм сыйныфтан  тыш чараларда инновацион технологияләр куллану” проектын тормышка ашыру өстендә эшлим. Төп максатым: белем сыйфаты белән идарә итү өчен төрле юллар һәм алымнар кулланып, киләчәктә илнең чын хуҗалары була алырлык белемле, акыллы, сау - сәламәт шәхес тәрбияләү.

image

Новые материалы

11.12.2016 - 22:58 “Чәшелем – асыл илем” темасына фәнни-эзләнү эше          Әнә, шагыйрьнең юргалары ышанычлы адымнар белән  әйләнә-тирә мохитне саклау елына таба атлый... Бормалы юллар...
Сабирзянова Зямиля Фаткелгаеновна
11.12.2016 - 22:49 “Кыр казлары урап узганда” темасына ачык чара - Халык педагогикасы мәрҗәннәрен белүне, РизаэддинФәхреддиннең мирасын өйрәнүне дәвам итү;-Укучыларда  өлкән буын...
Сабирзянова Зямиля Фаткелгаеновна
11.12.2016 - 22:48 Утыз Имәни  Шагыйрь Габдерәхим Госман улы Утыз Имәни – элекке Казан губернасының Чистай өязе (хәзерге Чирмешән районы) Утыз Имән...
Сабирзянова Зямиля Фаткелгаеновна
11.12.2016 - 22:47 Хәтерләрдә мәңге сакланыр  Бабамның Днепр буйларында сугыш утын кичүе, кабатланмас батырлыгы турында өйрәнүне дәвам итү.
Сабирзянова Зямиля Фаткелгаеновна
11.12.2016 - 22:45 Нур Әхмәдиевнең тормыш юлы һәм иҗаты Нур Гариф улы Әхмәдиев 1946 елның 14 декабрендә Татарстанның Азнакай районы Әсәй авылында колхозчы гаиләсендә туган....
Сабирзянова Зямиля Фаткелгаеновна