Латипова Рузалия Руфатовна

Һәр эшне җиренә җиткереп, тәртип белән генә алып барганда уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин икәнлеген үз эшемдә аңлап эш итәм

Профессия: Воспитатель ДОУ

Профессиональные интересы: Балалар белән эшләргә яратам, аларның уңышлары белән сөенәм.

Увлечения: Рәсем ясау, кул эшләре, бию

Страна: Россия

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с. Поисево, Актанышский район

Место работы: МБДОУ "Поисевский детский сад"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/latipova-ruzaliya-rufatovna

“Тәрбияче булырга лаеклымы мин, шәхес буларак балаларга үрнәк була алырмынмы, балаларны ярата алырмынмы?”....

Әйе, сораулар бик күп: берсе артыннан берсе,..... Инде менә 25 елдан артык мин шушы юнәлештә. Әгәр дә мин балаларны яратмасам тәрбияче булып эшли алыр идемме? Мин  тәрбияче һөнәрен сайлап ялгышмаганмын.

     Тәрбияче минем өчен- ул гади һөнәр түгел, ә күңел торышы. Тәрбияче һөнәрен төрле үсентеләр үстерүче бакчачы хезмәте белән чагыштырырга була: бер үсемлек кояшны ярата, икенчесе- күләгәле урынны; берсенә су күп кирәк, икенчесенә аз; һәрберсенә үзенә генә хас тәрбия бирсәң генә уңышка ирешә аласың. Минем эшемдә дә бит һәр баланың характерын аңлап, аны яратып, аңа гына хас булган тәрбия үзенчәлекләрен табып эшләсәң генә уңышка ирешеп була. Һәркөн мин үземнең балалар белән очрашканда, аларның күзләрендә ышанычлы караш тоям, ә моның өчен мин бары тик балачак белән яшим: балалар белән уйныйм, хыялланам.

Тәрбияче нинди булырга тиеш соң? Иң мөһиме- балаларны ярату. Минемчә, балаларны яратмасаң, балалар бакчасы капкасын ачып та кермә.

Тәрбияче өчен тагын бер нәрсә мөһим-ягымлылык. Бары тик ягымлылык, ярату белән генә югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

Минем иптәш кызларым очрашканда сорый: “Ничек эшлисез сез бу балалар

белән?-дип, ә мин бары тик елмаеп: “Мин аларны иртән эшкә килгәндә сагынып киләм”- дим.

Минем педагогик фикерләрем гади, барысын да сүз белән әйтеп бетереп булмый, мин күңелем һәм йөрәгем белән тоям. Югары фразалар белән сөйләргә дә яратмыйм, шуның өчен гади булам.

Тәрбияче хезмәте катлаулы һәм күп кырлы процесс. Шуның белән кызыклы да. Балалар белән сөйләшкәндә мин, бала үзен зур тату гаиләдә икәнлеген тойсын дип тырышам, аның һәр көн балалар бакчасын яратып, иптәшләрен сагынып, һәм үзен бакчада көтүләрен белеп килсен дип. Ә бу тәрбияче өчен бик гади әйбер түгел.

Тәрбияче кечкенә шәхеснең характерының уңай якларын табып эшли белергә тиеш. Һәр баланың да уңай һәм кире сыйфатлары  була. Мин бик сак кына эшлим. Хәзерге заман балалары белән бергә атлап, бергә уйнап мин дә “үсәм”. Балалар бакчасында эшләгәч бала белән генә түгел, аның әти-әнисе белән дә эшлисең. Мин һәр ата-ана турында белешмәләр тутырып, аларның һәркайсы белән уртак фикергә килеп, килеп чыккан проблемаларны бергә чишү юлларын тыныч кына эзлим.

Тәрбияче һәрвакыт актив образлы яшәү рәвеше алып барырга, һәм әйдәп барырга тиеш. Әлбәттә инде мин Тылсымчы түгел, ләкин моның өчен мин тырышам, могҗизалар ясарга өйрәнәм. Шулай булгач тәрбияче – берникадәр

Тылсымчы булып чыга  түгелме? Моның өчен бары тик балаларны яратырга кирәк, аларны аңларга, тирә-юньгә балачак күзлегеннән карый белергә, дөньяның нинди матур икәнен күрә белергә, әгәр яныңда- бер зур апа түгел, ә ягымлы тылсымчы булса!?....

Читтән күзәткәндә генә безнең һөнәр мәшәкатьле кебек тоела: бетмәс планнар, программалар, төрле проектлар, анализлар, шөгыльләр һ. б.Уйлап карасаң бик бөек тә, күңелле дә безнең хезмәт, без бит кеше үстерәбез, һәм без аның бәхетле булуын телибез. Балаларны яратып, аның белән синең арада дуслык булса, бары тик шул вакытта гына алар  сиңа ышана һәм ачыла.

 

О себе

Актаныш районы Пучы авылында туып үстем.1991 елда Чаллы педагогия училищесын тәмамлап Пучы балалар бакчасында эшли башлады. 2013 елда Түбән Кама ТИСБИ югары йортына чиитәән торып уку бүлегенә югары белем алырга кердем.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Әкиятләр, балалар өчен журналлар.

Мои достижения

- Почетная грамота  в номинации "Мини-книжка по направлению "Я-пешеход" муниципального конкурса творческих работ "Дорога БЕЗопасности" 1 место, 2021 год

-Грамота 2 место в номинации "Кукла в национальном костюме"  в муниципальном конкурсе среди воспитателей. 2021 год

-Диплом 2 место в республиканском конкурсе "Народы разные -Республика одна", 2021 год

- Диплом участника "Воспитаели России" 2021 год

- Актаныш муниципаль районы башлыгы Рәхмәт хаты, 2022 ел

- Почетная грамота муниципального этапа Всероссийского конкурса "Воспитаель года 2023"

- Диплом 2 место республиканского конкурса "Ватан белән горурланабыз", 2023

Мои публикации:
Воспитательная работа
Математика
Материалы для родителей
Окружающий мир
Основы финансовой грамотности
Развитие речи
Региональный компонент
Сценарии праздников
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы