Касыймова Лилия Әмировна

Татар теле һәм әдәбияты укытучысының шәхси сайты

Телсез идек -Тукай безне телле итте...

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: Мотивация и индивидуально - личностный подход к обучению

Увлечения: люблю рисовать, слушать музыку

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г. Лениногорск

Место работы: МБОУ "Гимназия № 11 г.Лениногорска" МО "ЛМР" РТ

Звание, ученая степень: учитель 1 квалификационной категории

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/liliya-amirovna
И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем, Син туган тел аркылы.
Г.Тукай

Бу бүлектә минем эш тәҗрибәм белән танышырга була.

Минем  педагогик максатым: үзенең тормышын корырга, җәмгыятьне үстерүгә үзеннән өлеш кертергә сәләтле сәламәт шәхес тәрбияләү.Баланың үсеп буйга җитүе, тормышның яңара баруы бары тик мәктәптә яки гаиләдә генә булырга тиеш түгел, балада шәхес тәрбияләргә телибез икән, ул чагында баланың бөтен даирәсе балада шәхес тәрбияләүгә юнәлеш бирүче барлык кешеләр дә максатка юнәлтелгән тәрбия бирү мохитен тәшкил итәргә тиешләр. 

         Җәмгыятьтә бара торган үзгәртүләр  хәзерге заманда яшәргә һәм эшләргә, аң-белемен үстерергә, үз-үзен тәрбияләргә сәләтле сәламәт шәхес тәрбияләү бурычы куя. Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә моның өчен мөгалимнән үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала

О себе

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                          “ Миңа сорау бирсәләр:

- Бәхет ни ул? - дисәләр,

Бәхет – шушы: укучылар

         Кеше булып үссәләр.

К.Булатова

          Укытучы – иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, иң гуманлы һөнәрләрнең берсе. Укытучыдан башка төрле һөнәр кешеләре генә түгел, укытучылар үзләре дә булмас иде. Укытучы һөнәре – чын мәгънәсендә, һөнәрләрнең  һөнәре, барлык һөнәрләрнең анасы. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Чөнки ул баланы белеме белән генә түгел, килеш-килбәте, холык-фигыле, сөйләм әдәбе, якты йөзе, күңел пакьлеге белән дә тәрбияли. Шуңа да һәр кеше укытучы була алмый.   Укытучы! Беренче карашка гади бер һөнәр иясе  кебек  тоелса да, бу сүздә     никадәр  мәгънә ята!  Укытучы – ул тәрбияче,  икенче ана,  белем серләренә  төшендерүче, тормышка  әзерләүче,  киңәшче,  тагын бик күп эш -  гамәлләргә  ия булган Кеше. Мин бүген бик бәхетле,чөнки  мин укытучы. Балачактан хыялланган һөнәр иясе. Миңа укытучы булуда Лениногоск педагогия укытучылары беренче  юлны күрсәтсә,  белемемне Алабуга Дәүләт педагогика университеты  мөгаллимнәре тулыландырды.

       Мин кечкенәдән үк укытучы булырга хыялландым. Башта училище, аннары университетта уку еллары күз ачып йомганчы узып киттеләр. Ниһаять, кулымда – көтеп алынган диплом. Мин балалар укытачакмын!..

        Училищены тәмамлагач, үземнең туган авылыма (Баулы районы Татар Томбарлы авылы) рәсем һәм сызым укытучысы булып кайттым. 3 елдан соң мине язмыш яңадан Лениногорск шәһәренә китерде. Анда алдынгылар рәтендә баручы 2нче урта мәктәпкә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә килдем. Ул вакытта мәктәпләрдә татар теле кертелә генә башлаган иде. Укытучылар да, дәреслекләр дә җитешмәгән чор. Ләкин шулай булса да без сынмадык, сыгылмадык. Ә үз эшебезне җиренә җиткереп башкарырга тырыштык.

         Юк, мин  сайлаган һөнәремә әз генә дә үкенмим. Эшемнән зур ләззәт табып эшлим. Мәктәпкә, укучыларым янына ашкынып барам.

       Укытучы нинди  булырга тиеш соң? Бу безнең үзебездән тора.  Заман технологияләре,  инновацион  технологияләрне белергә,үзебез  интернеттан  файдаланырга    һәм укучыларны  да шуңа  өйрәтергә  тиешбез. Бүген уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү – укытучы алдында торган төп таләп, көн тәртибенә куелган беренчел мәсьәлә. Әлбәттә, кулыңа акбур тотып, такта янына басып та кызыклы дәресләр биреп була. Ләкин дөнья үзгәрә тора һәм, заманнан артта калып, искечә укытуны дәвам итәргә һич кенә дә ярамый. Балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Мәктәп баласы булган өйдә компьютер булмыйча калмый. Әгәр дә элек укучы өчен мәгълүмат чыганагы булып китап һәм мөгаллим торса, бүген ул барлык кызыксындырган сорауларга җавапны интернет челтәре аша да таба ала. Шуңа да заман укытучысы булу, укучыларны үз фәнем белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен, төрле хәйләләр уйлап табам – шул ук мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тырышам.     Әмма һәрбер дәрес  компьютердан файдалану гына түгел, ә безнең  төп эш коралы – сүзнең асылына  төшендереп, матур,  әдәпле  сөйләргә өйрәтү. Минем төп эш коралым- сүз. Мин  уйларыма биреләм, үземне  укыткан укытучыларымны күз  алдыма китерәм. Һәр көнне иртән торып, таныш юлдан атлыйм һәм һәр елны  яңа укучылар белән  очрашам.

       Мин бүген  укучыларымны  тормышка әзерлим.   Мәктәпкә төрле балалар килә , яхшы укучылар белән бергә    йомшаграк үзләштерүче укучылар да бар.  Һәрбер укучыны шәхес итеп карап, теләсә нинди  хәлләрдә  үзен дөрес итеп тотарга өйрәтәм. Үзем яраткан укучылар арасында булу, туган телемдә  белем һәм тәрбия  бирү- иң зур шатлык.

       Безнең алдыбызда бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, рус телле балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, ә киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Ә моңа ирешү өчен дәрестә коммуникатив технологияләрдән файдаланырга кирәк. Укучы дәрестә күбрәк сөйләшә белергә тиеш. Барлык технологияләрнең нигезен коммуникатив технология тәшкил итә, чөнки кайсы гына технологияне куллансак та, аралашу мохите булдырмыйча, без аларны гамәлгә ашыра алмыйбыз.

Шуңа күрә бүгенге көндә мин рус телле балалар белән коммуникатив технология нигезендә эшлим. Минем максатым- аларны сөйләшергә өйрәтү.

Моның өчен гомумдидактик, бигрәк тә аңлылык һәм активлыкка, методик, төгәлрәк әйтсәк, аралашу, ситуатив-тематик, дифференцияләү һәм психологик принципларга таянып эшлим. Темаларны өйрәнгәндә, сүзләр, сүзтезмәләрне хәтердә калдырабыз. Соңыннан диалог, ситуатив күнегүләр, кыска күләмле монологлар төзибез. Һәр теманы миниатюр сочинение белән тәмамлыйбыз. Мондый эшләр укучыларның сүз байлыгын гына түгел, фикерләү дәрәҗәсен дә арттыра һәм тормыштагы вакыйгаларга, күренешләргә үз күзлегеннән карарга, анализларга өйрәтә.

Һәр баланың  үз дөньясы... Ә ул дөньяны җимерергә ярамый. Тышкы сыйфат белән эчке ихтыяр көче туры килмәсә, зур һәлакәт килеп чыгарга мөмкин, шунлыктан укучының эчке  халәтен яхшы чамаларга кирәк. Һәр баланың үз мөмкинлеге… Укучыларны бер-берсе белән чагыштырмыйча, һәрберсенең үсешен аерым күзәтәм, алга таба эш алымнарын билгелим. Фәнне авыр үзләштерүче бала да дәрескә куркып керергә, киеренке халәттә утырырга тиеш түгел. Дәресләрне һәр укучыга кечкенә генә булса да уңышка, үсешкә ирешерлек мөмкинлек бирү зарурлыгын истә тотып планлаштырам. Укучыга индивидуаль якын килү, укыту процессын аның сәләтен истә тотып оештыру, дифферециальләштерү баланың үз-үзенә ышанычын арттыра, фән белән кызыксынуын, белемгә омтылышын көчәйтә.

     Шагыйрә Клара Булатованың “Укытучы бәхете” дигән шигырендә мондый юллар бар:             Миңа сорау бирсәләр:

- Бәхет ни ул? - дисәләр,

Бәхет – шушы: укучылар

Кеше булып үссәләр.

Әйе, бүген мин – бәхетле! Укучыларыма карыйм да сөенәм!.. Үзем өйрәткән Әдәп, Әхлак, Намус, Шәфкать, Изгелек, Кешелеклелек, Сафлык, Гаделлек, Яхшылык сыйфатлары күрәм мин аларда. Киләчәктә, һичшиксез, чын Кеше булырлар – мин моңа ышанам! Яшәү мәгънәсе – җирдә калдырган эзең, кылган гамәлләрең ул. Мин гомеремне бушка уздырмавым өчен сөенеп туя алмыйм: ярый әле шушы һөнәрне сайлаганмын. Үзең яраткан эштә узган гомер – бәхет бит ул! 

Мин-бәхетле, чөнки мин үз эшемне бик яратам. “Әгәр яңадан яши башласаң, нинди һөнәр сайлар идең,” –  дип сорасалар, “Ун гомерем булса, унысын да шушы борчулы да, катлаулы да, ләкин кызыклы, урыныңда тик тотмыйча һәрчак үсешкә этәрә торган шушы хезмәтемне сайлар идем”, - дияр идем.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Һади Такташ шигырьләренә чын күңелдән гашыйк, Үземнең якташым Ф.Яруллин әсәрләрен яратып укыйм. Аның девизын үз девизым итеп кабул итәм. "Язмыш синең тез астыңа китереп сукса- егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса- үзең аннан да көчлерәк ян, шулвакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа-күбек булып өскә күтәрелмә, -асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә- яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса-кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса- чишмәгә әверелеп, иреккә ургы. Җиргә күмсә- орлык шикелле, тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса-йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек."

Мой взгляд на мир

Балалар  безнең тормыш орлыклары. Аларның киләчәге безнең кулларда.

Мои достижения

  • Диплом Министерства экологии и природных ресурсов РТ за активное участие в конкурсе «Марш парков-2011» в рамках международной природоохранной акции «Марш Парков» на территории Лениногорского района РТ, 2011
  • Диплом «Учитель цифрового века» за активное применение в работе современных информационных технологий, эффективное использование цифровых предметно-методических материалов, представляемых в рамках проекта, 2012
  • Грамота МАОУ «СОШ №2» за плодотворную работу в сфере воспитания обучающихся и за достижение высоких результатов в реализации целевой программы «Одаренные дети», 2012
  • Благодарность за активное участие в работе социальной сети работников образования nsportal.ru ,2012 (№417359)
  • Благодарность за подготовку  победителя Межрегионального конкурса «Мой дом - планета Земля» в номинации «Опасность в промедлении», 2013
  • Диплом Министерства лесного хозяйства РТ за подготовку участников Международной акции «Марш парков-2013» в рамках года «Охраны природы и окружающей среды», 2013

         *   Благодарность Управления образования за оформление персональной выставки на секции учителей татарского языка и литературы в рамках августовского совещания работников образования, 2013 (№563 приказ от 27.08.13)

Моё портфолио

Бу бүлектә минем эш тәҗрибәләрем белән уртаклашырга була.

Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям… Н.А.Некрасовның бу сүзләрен һәркайсыбыз мәктәп елларыннан ук хәтерли. Кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез.

   Укытучы профессиясе – безнең илдә иң хөрмәтле һәм мактаулы хезмәтләрнең берсе. Укытучыга меңнәрчә шигырьләр, җырлар, китаплар багышланган. А.Фадеев «Яшь гвардия» романы геройларының берсе Матвей Шульга сүзләре белән укытучы эшчәнлегенә мондый бәя бирә: «Укытучы! Сүзе дә нинди бит!.. Укытучы! Әйтергә генә җиңел! Бездә, һәр бала мәктәптә укыган илдә, укытучы – беренче кеше ул. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Аны урамда күргәч тә без илле адым килеп җиткәнче үк хөрмәт йөзеннән баш киемебезне салырга тиешбез».

Балачакның барлык шатлыкларын,

Ачышларын алып килдең син,

Сукмакларың илтә киләчәккә-

Бик кирәкле белем бирдең син.

Ике катлы иркен бу бинада

Кыңгыраулы мәктәп еллары

Ничә тапкыр безне тезгенләде,

Ничә тапкыр безгә елмайды.

Хушлашсак та синең белән, йөрәк

Һаман сыкрый, һаман сагына,

Каерылып карыйм киткән чакта

Яшьлек илем- мәктәп ягына.

Хыялымда көтәм: шул дөньяга

Кабат кайтыр көнем җитәр лә!

Мин үтәрмен якты классларга

Яңа шәкертләрне җитәкләп.        

Мои публикации:
Воспитательная работа
Гуманитарные науки
Образование и педагогика
Разное
Региональный компонент
Родной язык и литература
Публикации моих учеников:
Литературное творчество
Художественно-прикладное творчество
Другое
Добавить грамоту в портфолио