3нче сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе
план-конспект занятия (3 класс) на тему

Шарафутдинова Гелюся Ильдусовна

"Кушма сүзләр".

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele.docx39.59 КБ

Предварительный просмотр:

 Укытучы: Шарафутдинова Г. И.           Класс: 3нче сыйныф              Предмет: татар теле

Тема:  Кушма сүзләр.

(яңа материалны өйрәнү дәресе).

(Теманы өйрәнү буенча технологик карта)

Тема

 Кушма сүзләр.

Теманың максаты

  • Укучыларны кушма сүзләрне табарга, аера белергә һәм дөрес итеп билгели белергә, җөмләләр төзегәндә, сөйләмдә аларны кулланырга өйрәтү.

Бурычлар

  • укучыларның танып белү активлыгын үстерергә һәм интеллектуаль үсешенә ирешергә;
  • укучылар үзидарәсен үстерү ярдәмендә укучыларның мөстәкыйльлеген, җаваплылыгын арттыруга ирешергә;
  • укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудырырга;
  • гражданлык-патриотик һәм рухи тәрбия бирүгә аеруча нык игътибар итәргә.

Планлаштырылган

нәтиҗәләр

  • Ясалма сүзләрнең төрләрен, аларның исемнәрен белү.
  • Җөмләләрдән табарга һәм дөрес итеп билгеләргә өйрәнү.
  • Кушма сүзләрне сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү.
  • Кушма сүзләрне дөрес язарга өйрәнү .

Төп төшенчәләр  

 Кушма сүзләр.

Эшләү киңлеге булдыру

Предметара бәйләнеш

 Әдәби уку.

Ресурслар:

- төп

- өстәмә

Дәреслек  “Татар теле” 3 сыйныф (И. Х. Мияссарова, К. Ф. Фәйзраханова)

Тема:

« Кушма сүзләр»;

Методик пособие, карточкалар, презентация 

Эш формалары

Фронталь, мөстәкыйль, парларда эшләү.

 Дәреснең этаплары.

Укучының эшчәнлеге

Укытучының

эшчәнлеге

 

Дәресне алып бару  

Һәр этапта универсиаль укыту гамәле.

Диагностик биремнәр

I этап. Оештыру моменты.

  Укучыларны актив-лаштыру, төркемнәрнең дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.

Дәрестә үзеңе тоту кагыйдәләрен әйттерү һәм аларны дәлилләргә.  

Балаларны дәрестә актив эшләргә күнектерү.

I этап.   Оештыру моменты.

 Чыңлады көмеш кыңгырау,
Безне дәрескә чакырып.
Кызыклы дәресне башлыйк
Парталар артына утырып.  

-Дәрестә дөрес утыра белүне тикшерү.

Аяклар? Идәндә.                                        

Арка? Туры.                                            

Куллар? Партада.                                    

Терсәкләр? Парта читендә.

-Дәрестә үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен искә төшерик:                                                  

-Шауламаска!

-Иптәшеңне бүлдермә, тыңлап бетер!

-Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә җавап бир!

-Җавабың төгәл һәм аңлаешлы булсын!

-Рәхмәт, әйдәгез бер-бере-безгә уңышлар теләп дәре-себезне башлап җибәрик.                 


I этап.   Оештыру моменты.

- Ни өчен бу кагыйдәләрне белергә тиешбез?

Коммуникатив универсаль уку гамәле

1.Башкаларны тыңларга һәм аңларга өйрәтү.

2.Куелган максат буенча  дөрес, төгәл сөйләм төзү күнекмәләре булдыру.

3.Төркемнәрдә, коллективта  эшләү күнекмәләре булдыру.

 Шәхси УУГ . 1.Мәктәпкә, укуга карата  уңай тәсир булдыру.

2.Үзеңне тоту кагыйдәләре турында төшенчә булдыру.

II этап. Белемнәрне актуальләш-терү.

Тема буенча үтелгән материалны гомумиләштерү, искә төшерү.  

Сүзлек диктанты. Ясагыч һәм   төрләндергеч кушымчаларны искә төшерү

Сорауларга җаваплар бирүдә катнашу, үз фикерләрен төзеп әйтү һәм дәлилләү.

 

Сорауларга җаваплар ярдәмендә кушма һәм парлы сүзләрне искә төшерү буенча фронталь эшне оештыру, аларның язылышларында, төзелешләрендә булган аерманы күрсәтү.

 

 

II этап.   Белемнәрне актуальләштерү.

Сүзлек диктанты.

Эш-че, күз-лек, каен-нар, эл-геч, авыл-даш, сүз-ләр-не, яшь-тәш, җыр-чы, китап-ны, көрәш-че,  кош-лар, имән-лек, гармун-ны, сер-дәш.

Экранга карап сүзләрне тикшерик әле. (Бер-берсен тикшерү)

  

-Кемнең бер хатасы да юк? –Кемнең бер хатасы, ике хатасы бар? (торып басабыз).

II   Белемнәрне актуальләштерү.

Шәхси УУГ .

Танып-белү УУ

гамәле 

Ясагыч һәм төрләндергеч кушымчалар нинди кушымчалар?

  

III этап. Яңа материалны өйрәнү.

  Укучыларны кушма сүзләрнең төзелеше белән таныштыру.

Күнегүләрне эшләүдә катнашу.

Бер-береңә ярдәм һәм контроль оештыру . (төркемләп эшләү)

 Эшләнгән биремнәрнең дөреслеген бәяләү.

 

Сорауларга җаваплар бирүдә катнашу, үз фикерләрен төзеп әйтү һәм дәлилләү.

 

Кушма сүзләрне өйрәнүне оештыру.

Төркемдә эшләүне, эшләнгән биремнәрне бәяләүне оештыру.

 

Уку мәсьәләсен өлешләп чишүдә укучыларны катнаштыру.

 

III этап. Яңа материалны өйрәнү.

 

Яңалык ачу.

-Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез табышмакларның җавапларын тактага язарсыз.

1.        Бер карасаң, тышта йөри,

Бер карасаң йортта ул.

Йортым ерак калмасын, дип,

Аркасында йөртә ул.  /ташбака/      

2.        Җылы яктан кайтуына

Өйләр ясап куябыз

Хәтта кереп тә карамый,

Ошамаса оябыз. /сыерчык/

3.        Гайрәт, җитезлек ягыннан

Арысланга бирешмим

Буйлы киемемне салмыйм,

Яшим шушы килеш мин. /юлбарыс/

(Кәгазь битләрендә язылган кисәкләрдән табышмакның җавапларын җыю)

Уку мәсьәләсен кую.

 Бергә берне кушкач ничә?

Беләм ике диярсез.

Сүзгә сүзне кушкач?.. Менә

Анысы нәрсә дигән сүз?

(кушма сүзләр)

- Нинди сүзләр дип аталалар?

- Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, бу сүзнең бүгенге дәресебездә нинди катнашы бар икән?
- Бүген дәрестә кушма сүзләр  белән танышырбыз.

-Дәресебезнең максаты нинди?

-  Димәк, безнең дәрес темасы нинди тема була инде?
Уку мәсьәләсен өлешләп чишү. -Кушма сүзләр ничек ясалган ?
Сүзләр төрлечә ясала. Ике сүзне кушып та яңа сүз ясала. Алар кушма сүзләр дип атала. Кушма сүзләр дә ясалма сүзләргә керә. Кушма сүзләр һәрвакыт кушылып языла.(Дәреслектән кагыйдәне укыту). Борын-борын заманда яшәгән ди хәрефләр гаиләсе. Аларның гаиләләре зур булган. Аларның һәрберсе “Алфавит” дигән зур йорттан аерым-аерым бүлмәләр алып бүленеп чыкканнар. Һәм бер-берсенә кунакка йөрешкәннәр. Бер-берсенә кунакка  йөрешеп якынаеп киткәннәр. Бер- берсе белән якынаеп иҗекләр, сүзләр булып яши башлаганннар. Беркөнне “ак” сүзе белән “кара” сүзенең кунакка барасылары килгән.  “Ак” сүзе “кош” сүзенә, “кара” сүзе “бодай” сүзенә кунакка киткән. “Ак” сүзенә “кош” ның саф һавалы йорты , “кара” сүзенә “бодай” ның иркен кырлары бик ошаган. Һәм алар шунда яшәп калганнар. Яңа гаиләләр аккош, карабодай булып тату гына яши башлаганнар.

Аларның татулыгына кызыгып, башка сүзләр дә бер-берсе белән  танышып, дуслашып, яңа гаиләләр корганнар.  Шулай күп яңа сүзле гаиләләр барлыкка килгән. Сабантуй, күкчәчәк, көнбагыш..... санап бетерерлек түгел.

Дәреслектәге 81нче күнегүне ң биремен укыгыз әле.

(Дәфтәргә 2 җөмлә төзеп язабыз).
-Укучылар, әйдәгез әле презентациядә бирелгән рәсемнәрнең исемнәрен әйтеп  нинди сүз булганын билгеләп, тактага языйк әле.

- Тамырларын күрсәтик.

-Бу нинди сүзләр?

-Алар ничек ясалганнар?

(Ике тамыр кушылып, бер мәгънә белдерә)

-ике сүз, кушылып, бер мәгънә белдерә

-кушылып языла

  Физминутка  

III этап.  Яңа материалны өйрәнү.

Кушма сүзләр ничек ясала?

 

Төркемнәрдә  эшләү.

Сүзләрнең тамырларын билгеләү.

Ике тамыр (сүз) кушылып ясалган сүзләр кушма сүзләр дип атала.

Шәхси УУГ

Регулятив УУГ

Танып-белү УУГ 

Текстан, рәсемнәрдән яңа информацияне таба белү кунекмәләре булдыру.

Коммуникатив  УУГ

Сүзләрне “Дөрес яз” сүзлегеннән тикшерәбез.

IV этап.  Өйрәнгәннәрне ныгыту. Кушма сүзләрне дөрес язарга өйрәнү, ясалышларын истә калдыру. 

Дәреслектә бирелгән күнегүләр өстендә эшләү.

Парларда эшләгәндә бер-береңә  ярдәм күрсәтү, тикшерү оештыру.

 

 Сорауларга җаваплар бирүдә катнашу, үз фикерләрен төзеп әйтү һәм дәлилләү.

Парларда эшләүне оештыру, эшләнгән эшләргә контроль булдыру.

Дәреслек буенча эш оештыру.

Укучыларны проблемалы сораулар буенча фикер алышуда катнаштыру.

 

IV этап.   Өйрәнгәннәрне ныгыту.

V.  Дәфтәрләрдә эшләү.

–  Дәреслекнең нче битендә бирелгән 82нче күнегүне язып эшләү. Җөмләләрдән кушма сүзләрне табып, ясалышларын телдән аңлатырга.

-Дәреслекнең 49нчы битендәге 83нче күнегүне эшләү.

-Текстта кушма сүзләр бармы?

-Кайсы сүзләр кушылып ясалган?

-Тагын нинди хайван кушаматлары беләсез? Кушма сүзләрдән торганнарын дәфтәрләрегезгә языгыз.

– Ә хәзер дәреслектә бирелгән 84нче күнегүне телдән эшлибез. Мөстәкыйль эш. “Кушма сүзләр адашканнар”.

-Карточкаларда бирелгән сүзләрдән кушма сүз ясап яз

  -Кара, көн, боз, бодай, багыш, ваткыч.

-Таш, өч, төн, бака, почмак,боек.

-Таш, көн, күмер, ак, батыш, кош.

VI. Дәресне йомгаклау

- Бүгенге дәрестә нәрсәгә өйрәндек?

- Дәрес кайсы ягы белән файдалы булды?

-Дәрестә нинди төшенчә белән таныштык?

Үзебезнең дәрестә башкарган эшебезне экрандагы рәсемнәр белән билгелибез.

IV этап.  Өйрәнгәннәрне ныгыту.

Телдән эшләү.

Регулятив УУГ

1.Укытучы ярдәмендә дәрестә эшләнәчәк эшләрне  планлаштыру.

  Танып-белү УУГ 

Аерым сүзләрдән кушма сүзләр төзү.

Коммуникатив УУГ

Регулятив УУГ

1.Дәреслек материалы өстендә эшләгәндә үз фикереңне әйтә белүне булдыру.

2.Уку эшчәнлеген, куелган максаттан  чыгып, бәяли белү күнекмәләре булдыру.

(Экранда смайликлар).

VII. Йомгаклау.  Рефлексив-бәяләү этабы.

   Дәрестә эшләнгән эшләргә нәтиҗә, йомгак ясау.

VII.   Йомгаклау.  Рефлексив-бәяләү этабы.

-Бүгенге дәрестә нәрсәгә өйрәндек?                 беләм

Схема буенча сөйлә:

                                                                     исемдә калды

                                                                       булдырдым

-Өй эше.

Дәреслекнең 50нче битендәге 85нче күнегү. Баганалап бирелгән сүзләрдән кушма сүзләр ясап язарга.

Танып-белү УУГ Анализ ясау, схема буенча йомгак ясау күнекмәләре булдыру. 

“Кушма сүзләр адашканнар”

-Кара, көн, боз, бодай, багыш, ваткыч.

-Таш, өч, төн, бака, почмак,боек.

-Таш, көн, күмер, ак, батыш, кош.

Бер сүз-кушма сүз белән әйт:

Таш кебек каты күмер-

Ап-ак кош-

Кояш чыгу ягы-

Кояш бату ягы-

Су өстендәге матур чәчәк-

Бер сүз-кушма сүз белән әйт:

Таш кебек каты күмер-

Ап-ак кош-

Кояш чыгу ягы-

Кояш бату ягы-

Су өстендәге матур чәчәк-

Бер сүз-кушма сүз белән әйт:

Таш кебек каты күмер-

Ап-ак кош-

Кояш чыгу ягы-

Кояш бату ягы-

Су өстендәге матур чәчәк-


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 сыйныфта татар теленнән эш программасы

Белем бирү оешмасының гомуми башлангыч белем бирү буенча икенче буын гомуми белем бирү  федераль дәүләт  стандартлары таләпләренә туры килгән төп үрнәк программасына нигезләнеп төзелде....

3нче сыйныфта татар теле дәресе

ДӘРЕСТӘ “Сыйфат” темасы буенча белемнәр гомумиләштерелә    ...

Башлангыч сыйныфта татар теленнән кагыйдәләр

Татар  теле дәресләрендә  куллану  өчен  кагыйдәләр  тупланмасы. Презентация  башлангыч  сыйныф  укытучыларына  тәкъдим  ителә....

4 нче сыйныфта татар теленнән район олимпиадасы биремнәре

Олимпиада биремнәре 4 нче сыйныф татар мәктәпләре өчен төзелгән...

4 нче сыйныфта татар теленнән уен-дәрес. Тема: "Синоним, антоним сыйфатлар”

Максат: 1) укучыларда диалогик һәм монологик сөйләм аша сөйләм әдәбе күнекмәләре формалаштыру; 2) фикерләү, танып белү сәләтен үстерү;3) яшьтәшләре белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү....

3нче сыйныфта татар теле дәресе.

Перспектив башлангыч мәктәп. 3 нче сыйныфта татар теле дәресе.Тема: Сыйфат.  скачать: https://cloud.mail.ru/public/KEiL/RevnV2rgB...

3 нче сыйныфта татар теленнән "Зат алмашлыклары" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Дәреснең максаты: а) коммуникатив максат: укучыларның тел культурасын үстерү; үзләренең фикерләрен әйтә белергә өйрәтү;     б) фәнни максат: зат алмашлыклары турында тирән мәг...