Разработка урока татарского языка на тему " Наречие"
план-конспект урока (4 класс) на тему

 

1.Белем бирү: рәвеш сүз төркеме белән таныштыру, рәвешләрне башка сүз төркемнәреннән аера белүләренә ирешү ;алган белемнәрне һәм җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.

2. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне , бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

3. Тәрбияви: туган телгә мәхәббәт, бер - берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык, табигатькә карата соклану хисләре тәрбияләү, табигать бербөтенлеген, аны саклау ның әһәмиятен аңлау, гражданлык нигезләрен формалаштыру;

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rvesh_minem_dres_.docx34.97 КБ

Предварительный просмотр:

Ачык дәрес эшкәртмәсе

4В класс өчен татар теленнән технологик карта

Укытучы : Халикова А.Х.Дата: 03.03.2017

Тема

Рәвеш

Теманың максаты

1.Белем бирү: рәвеш сүз төркеме белән таныштыру, рәвешләрне башка сүз төркемнәреннән аера белүләренә ирешү ;алган белемнәрне һәм җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.

2. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне , бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

3. Тәрбияви: туган телгә мәхәббәт, бер - берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык, табигатькә карата соклану хисләре тәрбияләү, табигать бербөтенлеген, аны саклау ның әһәмиятен аңлау, гражданлык нигезләрен формалаштыру;

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

Универсал уку эшчәнлеге

1.Предмет нәтиҗәләре

2.Метапредмет нәтиҗәләре

3. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

1. Үзлектән рәвешләрнең үзенчәлекләрен белүгә ирешү

2. Белемнәрне системага салу күнекмәләрен камилләштерү

3. Укучыларда телне өйрәнүгә кызыксыну уяту. Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

Шәхси: табигать бербөтенлеген, аны саклау әһәмиятен, гражданлык нигезләрен формалаштыру;

Регулятив: әлегәчә белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйли белү,конфликтны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү;

Танып – белү: табигать бербөтенлеген, бәйләнешләрен белү,танып-белү максатын билгеләү, дәрестә күтәрелгән проблеманы чишү, сорауларга тулы җавап бирә белү, предметара бәйләнешләрне куланып, кирәкле информация туплау, тел  турында белемнәрен арттыру, эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль таба белү.

Коммуникатив: класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

Төп төшенчәләр

рәвеш

Предметара бәйләнешләр

Табигать белеме,рус теле, татар әдәбияты

Ресурслар

-төп

-өстәмә

Җиһазлау:

Интерактив такта,проектор, ноутбук, презентация ,таратма материаллар (карточкалар, схемалар,таблица)

Төркемнәрне оештыру

Төркемнәрдә, индивидуаль һәм парлы,күмәк эш.

Оештыру технологиясе

Һәр этапның өйрәтү һәм үстерү биремнәре

Һәр этапның диагностик биремнәре.

I этап.

Оештыру моменты.

Максат – төркемнәрнең дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.

I этап. Мотивлаштыру –ориентлаштыру.

1.Дәресне оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

Дәрескә әзерләнү.

-Исәнмесез,укучылар!

Чыңлады көмеш кыңгырау,
Безне дәрескә чакырып.
Татар  теле дәресен башлыйк
Парталар артына утырып.

Аяклар?    Идәндә.                                        

Арка?  Туры.                                            

Куллар?  Партада.                                    

Терсәкләр? Парта читендә .

Бер-беребезгә карап елмаябыз, бер-беребезне сәламлибез.

Күршебезгә “биш”не бирәбез,  каршыбыздагы күршебезне дә сәламлибез.

Яхшы кәефләр телибез һәм дәресне башлап җибәрәбез.

 Хәзер дәфтәрләрбезне ачыйк та, бүгенге числоны язып куйыйк.(Тактага язылган числоны күчереп язалар.) Матур язу күнекмәсе язарбыз.

I этап.

Без татар телендә дөрес итеп укырга  язарга, сөйләргә өйрәнергә дип килдек.

II этап Актуальләштерү.Өй эшен тикшерү

Максат – белем алуга карашларын ачыклау, алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү.

II этап.

1.Өй эшен тикшерү:

“ Яз ” дигән темага хикәяне уку.( Һәр төркемнән бер укучы)

2. Рәсем  буенча әңгәмә
- Әйтегез әле, кайсы ел фасылы сурәтләнгән? (Укучыларның җаваплары тыңлана)

-Әйе, яз фасылы. Күрәсез, бездә дә тиздән яз тантана итәчәк. Табигатебезнең иң гүзәл, иң матур чоры.

-Бу вакытта туган ягыбызда нинди үзгәрешләр күзәтелә? (Укучыларның җаваплары тыңлана) 
3. -Үткән дәресләрдә нәрсә өйрәндек? (фигыль,аның заманда, зат-санда , барлыкта-юклыкта төрләндердек)

4. “Фигыль” темасы буенча тест биремнәре

Тикшерү . Үзбилге.

5-хатасыз

4- 1-2 хата

3- 3-5 хата

2- 6 хатадан башлап

II этап.

1.Өй эшен уку.2.

Рәсем буенча дөрес җаваплар.(Шәхси универсал уку эшчәнлеге)

III этап.

Уку мәсьәләсен кую.

Максат –сүз төркемнәре буенча алган белемнәрне искә төшерү .Рәвеш белән танышу.

III этап. Танып - белү универсал уку эшчәнлеге

- Укучылар, сүзләрне төркемнәргә  бүлегез:
Кояш , мин, ага , җылы, биш,  боз, бөреләр, икенче, тама, ул , оча, г, яшел, тиз,  бүген, язын ,озак, югарыда

- Ничә төркем килеп чыкты?Ниндиләр?

- Кайсы сүзләр бер төркемгә дә кермәделәр?

-Чынлап та, балалар, сез бу төркем белән таныш түгел. Бу төркем рәвеш дип атала.
- Нәрсә соң ул рәвеш? Сезнең аның турында беләсегез киләме?
-Димәк , бүгенге дәреснең  темасы динди булыр икән? 

III этап.

1. Диагностик бирем: сүзләрне төркемнәргә  бүлү (Шәхси универсал уку эшчәнлеге)

2.

IV этап.

Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

Максат – алган белемнәрне гомумиләштерү һәм уку күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

IV этап. Танып - белү универсал уку эшчәнлеге

1 нче бирем. (Слайд )

-Сүзләргә сораулар куегыз; сорауларны дәфтәрләргә языгыз:
Тиз- ничек?

 Бүген- кайчан?

Язын- кайчан?

 Озак- ничек?

югарыда – кайда?

 2. Җөмләләр өстендә эш. ( Тактада һәм урыннарда)

Көн бүген җылытып җибәрде.

Якты кояш туры карый.

Күчмә кошлар озакка кайттылар.

Югарыда аларның тавышы ишетелә.


- Бу сүзләргә кайсы сүздән чыгып сорау куеп була?(Фигыльләрдән). Алар нинди җөмлә кисәкләре?
- Әлеге сүзләр фигыльне кайсы яклап ачыклый?(Укучылар төркемнәрдә эшлиләр һәм рәвешләрнең эш яки хәлнең үтәлү урынын, вакытын, күләмен, максатын яки сәбәбен, ысулын яки рәвешен ачыклавын әйтәләр). 

  • Нәтиҗә чыгарыгыз:
    1. Рәвешләр эш яки хәлнең билгесен белдәрә. 
    2. Ничек? күпме? кайчан? кайда? кая? нигә? сорауларына җавап бирә. 
    3. Эш яки хәлнең үтәлү урынын, вакытын, күләмен, максатын яки сәбәбен, ысулын яки рәвешен белдерә. 

Ял минуты.

IV этап.

1.Диагностик бирем: Сүзләргә сораулар куялар; сорауларны дәфтәрләргә язалар.
(Танып белү универсал уку эшчәнлеге)

2. Диагностик бирем:

Сызылган сүзләргә кайсы сүзләрдән чыгып сорау куеп булганын,
рәвешләрнең җөмләнең нинди кисәге булып килгәнен ачыклыйлар
.

(Танып белү универсал уку эшчәнлеге)

3. Нәтиҗә чыгаралар.

V этап. Яңа теманы үзләштерү һәм ныгыту

Максат.Рәвеш сорауларын истә калдыру (укучыларның игътибарлылыгын, хаталарны тикшерү һәм төзәтү.)

V этап. 

Ныгыту күнегүләре (Эш төркемнәрдә башкарыла. Һәр төркем үз җавапларын нигезләп аңлата) 

Карточка

Сайрый,сандугач,зәңгәр,биек,аңа,унике,уңда ,көзен,тәбәнәк

1. Бирелгән сүзләрне укыгыз, рәвешләрнең астына сызыгыз

2. Сораулар биреп карау юлы белән җавапларыгызның дөреслеген тикшерегез. 

3. Алар белән җөмләләр төзегез.
 (Регулятив универсал уку эшчәнлеге)

V этап.

Диагностик бирем:

1.Сүзләргә сораулар куялар

2.Рәвешләрнең астына сызалар.

3. Җөмләләр төзиләр.

VI этап. Рефлексия.

VI этап. Мөстәкыйльэш.

Бирелгән җөмләләргә кирәкле рәвешләрне язарга.

1.Безнең сыйныфта укучылар  _____________.

  1. ______________________ балалар мәктәпкә баралар.
  2. Каникуллар бик  ______________ узды.
  3. Алсу ______________ яза.

VII этап. Йомгаклау.

VII этап.

1.Өй эше.

1)Рәвеш турында кагыйдәне өйрәнергә.

2.)Рәвешләр кулланып, “Дустыма хат” темасына хат язарга.

2. Укучыларның дәрестәге эшчәнлеген бәяләү, билгеләр кую


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка урока татарского языка в 4 классе

Конспект урока татарского языка в 4 классе на тему "Сыйфатлар" (Прилагательные) , разработанный по технологии коммуникативного обучения  Р.З.Хайдаровой....

Урок русского языка по теме "Наречие как часть речи. Признаки наречия"

Технологическая карта урока русского языка в 4 классе...

Разработка урока татарского языка в 4 классе по теме "Фигыль.Кабатлау" для русскоязычных детей

Разработка урока татарского языка в 4 классе по теме "Фигыль.Кабатлау" для русскоязычных детей...

разработка урока русского языка по теме "Наречие"

Повторить и систематизировать знания учащихся по теме «Наречие»;способствовать развитию коммуникативной и лингвистической компетенций учащихся; развивать познавательные интересы учащихся, ...

Разработка урока по татарскому языку по теме "Наречие"

Рәвеш сүз төркемен өйрәнү дәресе. Дәрестә укучыларны рәвеш сүз төркеме белән таныштыру. Аларның үзлектән рәвешләрнең үзенчәлекләрен ачуларына ирешү....

Методическая разработка урока русского языка по теме "Наречие"

Методическая разработка по теме "Наречие"...