сценарий внеклассного мероприятия на 9 мая
классный час (3 класс) по теме

Закирова Лилия Мелсовна

Сценарий внеклассного меропрятия встречи с дочерью Хайрутдинова Мубарака погибшего на Ржевской земле во время Великой Отечественной войне

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл scenariy_meropriyatiya.docx23.37 КБ

Предварительный просмотр:


Тема:“ 68 елдан соң әтием кайтты ...”

Максат: балаларга патриотик тәрбия бирү;кешелеклелек, миһербанлылык сыйфатлары, горурлык хисе тәрбияләү;

кече яшьтәге мәктәп балаларын тарихи вакыйгалар белән таныштыру, сугышның һәр гаилә өчен зур фаҗига булуын төшендерү;

Туган илебезгә,ата-анага,ветераннарга, олы яшьтәге кешеләргә олы хөрмәт, ихтирам хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: Бөек ватан сугышы чорын сурәтләгән картина, рәсемнәр күргәзмәсе, Хәйретдинов Мөбарәк турында презентация, альбом,проектор, компьютер, “Хәтер” китабы, “Югра” эзләнү отряды  җибәргән ”Вестник “Югры” газеталары №17декабрь 2009ел,№17 апрель 2010 ел,№19 май 2010ел;

“Югра” эзләнү отрядыннан мәктәп директоры Газыймова А.Х. һәм аның коллективына җибәрелгән рәхмәт хаты.

 Ржев шәһәренең патриотик тәрбия центры , Ржев эзләнү оешмасы  директорыСергей Михайлович Петуховның  мәктәп директоры Газыймова А.Х. һәм аның коллективына җибәрелгән рәхмәт хаты.

 “68 елдан соң әтием кайтты...” мәкаләсе басылган “Ватаным Татарстан”№ 24030.11.10 газетасы,  Баулы районы “Хезмәткә дан”№ 143,14.11.10ел газеталары.

Үткәрү вакыты: 7 май 2012ел

Катнашучылар: 1,2,3,4 сыйныф укучылары, авылдашыбыз Кашапова Дания Мөбарәк кызы, Газыймова Зөлфирә, Гайнетдинова Әмрия апа

                                                    Кичә барышы

“Изге сугыш”(А.Александров көе,В.Лебедев-Кумач сүзләре) җыры астында сөйләү:

Алып баручы:1941 елның 22 июнь  иртәсе. Канга туймас фашистлар безнең авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоталар.Бөек Ватан сугышы  башланды.

1 укучы:Тыныч иде әле таңыбыз, (Динар)

Аяз иде әле иртәләр.

Дошман басып керде илебезгә

Эх, егетләр, яуга китәбез!

2 укучы: Безне озаткан сукмаклар  (Илсия)

Капланмасын үләнгә.

Яз кайтмасак, көз кайтырбыз

Сез көтегез калганнар.

3 укучы:

Юлбасарлар таптый илебезне,  (Радик)

Ватан сугышына мин китәм.

Менә балам, син әнкәсе аның,

Балабызны тотып ант итәм!

Синең өчен, шушы балам өчен,  (Ришат)

Нәселем өчен, Туган ил өчен,

Мылтык тотып баскан җиремнән,

Бер адым да артка чигенмәм!

Җыр “Солдатлар”(Р.Әхмәтҗанов сүзләре,Ф.Әхмәдиев көе)

Солдат булып киенгән укучы:  (Ришат )

Кичер  әнкәй кичер!

Яу кырыннан

 Кайта алмавымны...

Кичер, әнкәй, кичер!

Чит ил туфрагында

Мәңгелеккә

Ятып калганымны.

“Җиңү көне” җыры (Д.Тухманов көе, В. Харитонов сүзләре)

Алып баручы:

Бөек Ватан сугышында миллионлаган кеше һәлак булды. Безнең авылдан да  бер кайтмасак бер кайтырбыз  дип киткән 200дән артык кешенең 80 е сугыш кырларында һәлак була. Сугыш тәмамлануга 66 елдан артык вакыт  узса да, сугыш сөреме хаман безнең күнелләрдә: азмы балалар үзләренең әтиләрен, абый- апаларын көтеп яшиләр.Сугышта һәлак булган бик күп сугышчыларыбызның каберләре дә билгесез...Канкойгыч сугышлар барган җирләрдә бүген дә эзләнүләр алып барыла.Алар хәбәрсез югалучы солдатларыбызны эзләп табуда зур эш алып баралар.

4 укучы:

Яшь  корбаннар сорап   (Света )

Җирдә һаман-һаман

Кабыналар сугыш утлары

Шушы сугышларда ничә еллар

Башын сала халык уллары.

5 укучы:

Бер кайтырбыз дип, киткән юлдан   (Диләрә)

Күпләр илгә кире кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөрде капканы.

6 укучы:

Әфганстан, ташлы туфрагыңда  (Илсаф)

Ятып калды тәнем мәңгегә.

Мәңгелеккә ятып калганыма

 Гаепле соң кем генә?

7 укучы:

Түз, күз нурым, тиздән күрешербез дип   (Аскар)

Язган идең соңгы хатыңда

Хуш әнкәем, сине күралмыйча

Ятып калдым таулар артында.

8  укучы:

Тын кал, иптәш!    (Иршат)

Зур сынаулы еллар килгән чакта

Беленә икән кемнең-кемлеге.

Бер минутлык тынлык белән

Искә алыйк без сезне.  

 1 минут тынлык

9 укучы:

Тыныч булсын илебез     (Радик)

Без тынычлык телибез!

Сугышлар кабат булмасын

Без тынычлык телибез!

10 укучы:

Иртән гел кояш чыксын,     (Динар)

     Көннәр гел аяз булсын.

Кешеләр исән булсын

Илдә сугыш булмасын.

11 укучы:

Милләтләр тату торсын,       (Илсия)

    Кешеләр гел дус булсын,

Дөньялар имин торсын,

Җиребез тыныч булсын.

Концерт номерлары:

Васиков Ришат башкаруында”Солдатлар “җыры.

1 сыйныф укучылары башкаруында “Морячок” биюе.

Алып баручы:

Без якташларыбызның батырлыгына яңадан бер кабат сокланыр, аларга дан һәм мәдхия җырлар өчен, аналарның түземлеге һәм сабырлыгы алдында баш ияр өчен, бирегә җыелдык.

Көтә ана...

Аның чәчләрендә

Көмеш микән

Әллә кар микән?

Батырларга җирдә һәйкәлләр бар,

Көткәннәргә бар микән?

Йөзегезгә туры карап “картайгансыз” диюемне гафу итәрсез.Әйе, картайдыгыз сез. Ап-ак чәчләрегез. Бит-кулларыгызны каплап алган җыерчыклар- авыр кайгының сурәте. Күзләрегез   күп яш түккәнен карашларыгыз әйтеп тора,сезнең карашларыгыз моңсу,уйчан чагы күбрәк.Кайгы хәбәре алу көненнән башлап күзләрегездә яш кипми, йөрәкләрегездә әрнү тынып тормый.ял белми эшләгәнсез, балалар үстергәнсез.Кайгылы хәбәр алгач та ышанмыйча көтәсез.кайтыр дип өметне сүндерми яшисез.Әнә шул еллар картайтты да инде сезне, бөек аналар.Ходай сезгә тыныч картлык бирсен! Улларыгыз истәлеге исән, алар безнең хәтердә.

Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган. Аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган Ватан сугышы каһарманнары, Әфганстан, Чечня җирендә сугыш кырларындаһәлак булган, хәбәрсез югалган якташларыбызның истәлеге алдында баш иябез.

 ГазымоваЗ., Эмрия апа чыгышы

Моннан 1 ел элек мәктәп директоры Газыймова Алия Хәйрулла кызы исеменә, ерак Төмән өлкәсе Туртас урта мәктәбенең данлыклы “Югра “ эзләнү отрядыннан хат килеп төшә. Отряд җитәкчесе Кухаренко Татьяна Ивановна Кашапова Дания апаның 1942 елның 9 декабрендә һәлак булган әтисенең  кабере табылуы турында хәбәр итә.Мәктәп коллективының Дания апага солдат медальонын, кабереннән бер уч туфракны, истәлек медален,әтисенең күмелгән урынын һәм күмү вакытында төшерелгән фотоларны тапшыруны үтенә.Без сезнең белән бу тантаналы һәм дулкынландыргыч бәйрәмдә катнашкан идек.

 “Югра” отряды Хәйретдинов Мөбарәкнең туганнарын  бик озак эзли. Дания апаны алар Рафыйк Сәлахиев аркылы эзләп  бары тик 8 елдан соң гына табалар.

Гайнетдинов Рәсим турында.

Газыймов Илнур турында.

Алып баручы:  Рәхмәт! Сугышлар булмасын, күгебез тыныч булсын. Һәрбер бала” әти”дип теле ачылсын, әтисенең киң җилкәсен тоеп яшәсен. Бәхетле булыгыз, тырышып укыгыз, киләчәктә ата-анагызның, илебезнең лаеклы кешеләре булыгыз!

Бугенге кичәбездә катнашучы Дания апага зур рәхмәт.Сезгә киләчәктә исәнлек-саулык,тыныч картлык,  балаларның һәм оныкларның игелеген күреп яшәргә язсын! Рәхмәт Сезгә!

Кичә чәй табыны янында дәвам итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий внеклассного мероприятия – праздника по теме:«Все работы хороши, выбирай на вкус»

Сценарий внеклассного мероприятия – праздника по теме:  «Все работы хороши, выбирай на вкус».  ...

Сценарий внеклассного мероприятия "Чаем угощаем"

Внеклассное мероприятие о традициях русского гостеприимства поможет детям ответить на такие вопросы: "Откуда чай попал в Россию?", "Как раньше приготавливали чай?", "Как правильно заваривать этот бодр...

Сценарий внеклассного мероприятия "Спасибо тебе, АЗБУКА!"

Сценарий праздника АЗБУКИ для ребят 1 класса с участием сказочных героев и игровой программой....

Сценарий внеклассного мероприятия в 1 классе: "Праздник дружбы".

Вместе со сказочными персонажами любимых детских мультфильмов: Котом Леопольдом и весёлыми Скоморохами ребята учатся понимать значение слова "дружба", исполняют песни и частушки, читают стихи о настоя...

Звуковое оформление к сценарию внеклассного мероприятия в 1 классе: "Праздник дружбы".

Звуковое оформление к сценарию внеклассного мероприятия в 1 классе: "Праздник дружбы: музыка к песне "Настоящий друг" (Из мультфильма «Тимка и Димка» Слова М. Пляцковского. Музыка Б. Савельева) и "Про...

Сценарий внеклассного мероприятия в 3 классе: "Праздник мам и бабушек".

Цели: Способствует воспитанию уважительного отношения к матери, к женщине. ...


 

Комментарии

Закирова Лилия Мелсовна

Встреча с дочерью погибшего Хайрутдинова Мубарака на Ржевской земле, с матерями погибшими на локальных войнах.