Әлифба бәйрәме.
материал (1 класс) на тему

Хабибуллина Ильназ Салимовна

- Хөрмәтле әти-әниләр, кадерле кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм. 1нче класс укучылары Әлифба белән саубуллашалар. Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, коллектив белән дус яшәргә, ярдәмчел булырга өйрәнделәр. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәр кемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана

Бәйрәмебез котлы булсын!

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon lifba_byrme_2015.doc78.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                           

                                                                  Хәбибуллина Илназ Сәлим кызы

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Музыка яңгырый.

Убырлы карчык. Кили  мәктәбендә Әлифба бәйрәме икән. А-ах көнләшәм шул кешеләрдән, укырга, язарга өйрәнәләр дә, әллә ниләр, әллә ниләр беләләр. Ә без ятабыз шул урманыбызда  кыргыйланып. Матур киенәләр, укыгач яхшы өйләрдә торалар, рәхәтләнеп эшлиләр. А-ах, нишлим икән, ничек кенә шул бәйрәмнәрен булдырмы калырга икән? Шүрәле-е, син нигә миңгерәп басып торасың соң? Тап инде бер чара.

Шүрәле. Менә шуны, ничек комачаулап була икән дип уйлап торам бит инде. Әһә, таптым. Әйдә, без аларга җавап бирә алмый торган сораулар бирәбез. Шул сорауларга җавап бирә алмасалар, алар бит әлифбаны тагын бер кат укыйлар. (Сөенеп, сикергәлиләр).  (Шүрәле ,Убырлы  агач  артына качалар)

«Өйрәтәләр мәктәпләрдә» җырын җырлап, укучылар кереп тезелә.

Җыр күтәрә күңелне,          

Бар да көләч, шат бүген.

Безнең “ Әлифба” бәйрәме,

Котлагыз безне бүген.

Күчкәнме бу залга - дөньяның бар яме.

Күңелләр түрендә әлифба бәйрәме.

Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле

Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме.

- Хөрмәтле әти-әниләр, кадерле кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм. 1нче класс укучылары Әлифба белән саубуллашалар. Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, коллектив белән дус яшәргә, ярдәмчел булырга өйрәнделәр. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәр кемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана

Бәйрәмебез котлы булсын!

Күч безнең күңелгә

Җыр яме, җир яме.

Рәхим ит, түрдән уз –

Әлифба бәйрәме!

Шүрәле.  Бәйрәмне  башладыгыз  да  мени  инде.

Балалар. Исәнмесез, Убырлы. Исәнмесез Шүрәле.

Укытучы. Балалар, безнең бәйрәмгә чакырылмаган кунаклар да килгән бит. Исәнмесез, кадерле кунаклар. Рәхим итегез, түрдән узыгыз!

Шүрәле. Без бит болай сөйләшә белмибез.

У.к. Ты-ырр! (Себеркесенә атланып әйләнеп чыга.)

Шүрәле. Ай, нинди йомшак, тәмле балалар.Азрак кети-кети уйнарга иде шулар белән.

У.к. Син бит алар белән кети-кети уйнарга килмэдең.

Укытучы. Ә сез нигә килдегез, дуслар?

У.к. Без сезнең бәйрәмне булдырмый калырга килдек. Без кешеләрдән көнләшәбез. Аларның мәктәпләрдә белем алып, яхшы яшәүләре, машиналарда җилдерүләре безнең ачуыбызны чыгара.

Укытучы. Ә сез нигә укымадыгыз соң, кунаклар?

Шүрәле. Безнең кечкенә чакта бер дә укыйсыбыз килмәде шул, шуңа күрә кыргыйландык без.

Укытучы. Ә-ә, менә эш нәрсәдә икән. Укучылар, аңладыгызмы инде укымауның нәрсәгә китерүен? Сөекле шагыйребез Г. Тукай нәрсә дигән әле?

 Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә

Аһ! Оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.

Укытучы. Ә сез дуслар, безгә ничек комачаулыйсы идегез соң?

У. к. Кем тапкыр, кем зирәк

Сынап карыйк әйдәгез.

Ш. Без табышмаклар әйтәбез

Сез җавабын табыгыз.

У.к. 1) Карурманда йөридер, кети-кети уйныйдыр. (Шүрәле)

2) Г.Тукай әкиятендә Шүрәленең бармагын кыстырган герой. (Былтыр)

Ш. 3) Һәркөн кирәк өстәлдә

Безгә куәт өстәргә (Ипи)

4) Җылы якларда яши,

Авыр йөкләр дә ташый. (Фил)

У.к. 5) Без-без безелдәп

Кортлар җыялар мине.

Салкын тиеп авыртканда

Дәвалыймын мин сине. (Бал)

Ш. 6) Син йоклагач, тәрәз артыңда

Елмаеп карый сиңа. (Ай)

У.к. Ай, молодцы, бар табышмакларга да дөрес җавап бирдегез.

У.к. Боларны берничек тә җиңеп булмый бит, нишләргә соң, Шүрәле?

Ш. Убырлы, мин боларга карап соклана да, кызыга да башладым бит әле. Бик оста бит бу балалар. Кыска гына вакыт эчендә никадәр нәрсә өйрәнгәннәр! Әйдә, шуларны карап кына утырыйк әле.

Укытучы.

Әйдәгез, утырыгыз. Бәйрәмебезнең кунаклары булырсыз. Ә без укучылар, дәвам итик.

Күңелсез генә «Әлифба» китабы керә.

А. б.:  - Карагыз әле, дуслар, бәйрәмгә кунак килә.

Ук.:Исәнме,Әлифба!Без сине бәйрәмебездә күрүебезгә бик шат.

 Әлифба: (боек кына): Исәнмесез,дуслар!  

Ук.: Нәрсә булды,Әлифба,нигә син болай боек? Әлифба: Мин исемемне югалттым.Озак эзләдем.Таба алмадым.

 А. б.: -  Без аңа  булышырбызмы, дуслар?

Балалар: - Булышырбыз!

А. б.: - Дуслар, мин сезгә табышмаклар әйтәм. Аларны дөрес чишсәгез, китапның исеме килеп чыгар.

Кая барсаң, күз алдында,

  Һәрчак күңелдә яши.

  Ул – безнең иң якын кеше,

  Ул кеше – безнең … (барысы бергә «әни», «ә» хәрефе чыга.)

Сары булгач, тәмледер дип,

  Капкан идем мин аны.

  Әче булса да, файдалы,

  Яратам мин … ( «лимонны», «л» хәрефе чыга.)

 Иртән дә, кич тә кирәк,

  Ул кирәк әйбер - … ( «икмәк», «и» хәрефе чыга.)

Ул бүрәнә ташып йөри

  Кара урман эчендә.

  Һаман тора күз алдымда,

  Күрсәм дә тик төшемдә. ( «фил», «ф» хәрефе чыга.)

- Без-без безелдәп,

  Кортлар җыялар мине.

  Салкын тиеп авыртканда

  Дәвалыймын мин сине. ( «бал», «б» хәрефе чыга.)

- Эз салып кара тактага

  Ап-ак куян әйләнә.

  Әйләнгәләп йөри- йөри

  Үзе бәләкәйләнә. («акбур», «а» хәрефе чыга.)

Хәрефләр «Әлифба» сүзе ясап тезелеп басалар.

  А.Б- Нинди исем килеп чыкты? Менә беренче китабыгызның  исеме. Әлифба :Исемемне таптык! Нинди зур шатлык!    Рәхмәт сезгә, балалар!

Укытучы: Кадерле Әлифба,балаларның сиңа әйтәсе сүзләре бар.

1ук:  Әлифба-тормышта

Беренче баскычым.

 Син белем дөньясын

 Ачучы ачкычым.

2 ук.Әлифба, синдә бит        

Чыныкты канатлар.

Чакыра әкиятләр,

Канатлы ак атлар.

3 ук. Өйрәттең син миңа            

Ватанны сөяргә.

Рөхсәт ит зур рәхмәт

Бергә. Мең рәхмәт! - дияргә.

1ук. :Әлифбам-беренчесе,

 Әнием күк кадерлесе.

Юл күрсәтте белемгә,

Өйрәтте гаделлеккә.

 2ук.: Өйрәттең укырга син,

Кадерлем-Әлифбам!

Инде китәрсең миннән,

Ә мин сине онытмам.

3ук.: Өйрәттең син безне

Ватанны сөяргә.

 Рөхсәт ит,зур рәхмәт,

Мең рәхмәт дияргә.

Бергә: Рәхмәт сиңа,Әлифбам, Хәзер мин укый беләм.

 

Әлифба:

Нәни дусларым,

Рәхмәт сезгә дә,

Әлифбаны нык

Үзләштергәнгә.

Белем сараен

Керергә ачып,

Сезнең кулларда

Хәзер бар ачкыч.

Һәрбер укучы

Бик күп укысын!

Китап иң якын

Дустыгыз булсын!

Нәни дусларым,

Шуны белегез:

Фәкать Әлифба-

Белемгә нигез.

Зур доктормы ул,

Укытучымы,

Яки төзелештә

Бер инженермы,

Космонавтмы ул,

Әллә галимме,

Агроном яисә

Гади эшчеме,

Үтәргә эшнең

Кечесен,зурын
Әлифбадан ул

Башлаган юлын.

А.б.: - Дуслар, әйдәгез, «Әлифба» китабы турында җыр җырлап алыйк әле.

            Җыр: «И, Әлифбам»

Әйе, 1 сентябрьдә сез барыгыз да беренче мәртәбә “Әлифба” китабын кулыгызга алдыгыз. Инде без аны сезнең белән укып бетердек һәм менә бүген кадерле китабыбыз белән саубуллашабыз.Сез белем иленең беренче баскычына мендегез. “Әлифба” китабы сезне үзендәге бөтен хәрефләр белән таныштырды. Сез шул хәрефләрдән иҗекләр, иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән җөмләләр төзергә, җөмләләр ярдәмендә хикәяләр укырга, сөйләргә һәм язарга өйрәндегез. Кадерле укучылар! Сезне зур уңышыгыз белән тәбрик итәм.

Укучы: “Әлифба” китабын укырга өйрәтүдә зур көч куючы үзебезнең беренче укытучыбызга һәм әти-әниләребезгә                

Хор белән: Бик зур рәхмәт.

Кадерле әти-әниләр! Әлифба бәйрәме – сезнең өчен дә зур тантана ул. Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез бик зур. Бу бәйрәм – барыбызның да уртак бәйрәме. Сез дә хөрмәтле әти-әниләр алар белән өр-яңадан башлап тагын бер кат әлифбаны укып чыктыгыз. Бик зур рәхмәт сезгә!

Әлифба:   Кем кайсы хәрефне

                Бигрәк тә ошатты.

                Я, әйтеп бирегез,

               Ачмыйча китапны.

1 ук Ана сүзен һәммәбез дә      

Яратабыз, сөябез.

Шуңа күрә “А” хәрефен

Беренче өйрәнәбез.

             2 ук Ә” хәрефе дә сөйкемле,      

             Чакырып тора безне.

             Әни белән рәттән куям

          “Әтием” дигән сүзне.

3 ук. “И” хәрефеннән башлана          

         “Илем” дигән матур сүз.

            Туган илнең бик бәхетле

            Уллары, кызлары без.

   

1 ук:       - Алфавитта булган

               Барлык хәрефләр таныш безгә

               Хәзер инде жөмләләп тә

               Укый беләбез без дә.

2 ук:      Матур язарга өйрәндек

              Сөйләргә дә без оста

              Мәсьәләләрне чишәбез

              Аз гына уйлыйбыз да.

3 ук: -    Рәхмәт сиңа , Әлифбабыз

               Син ачтың уку серен

               Яңалыкларны ачарбыз.

               Тырышып алсак белем

“Әлифба” Кая, әле, дуслар, мин сезне сынап карыйм.

1. Ә хәзер “Алма” уены уйныйбыз. “Алма” сүзе нинди авазга башлана? (А). А авазы белән башланган  уйлагыз.

2.(иҗекләрдән сүзләр төзү: китапханә, сандугач, күгәрчен, тәнәфес,

 дәреслек, көндәлек, директор, укытучы).

Хор белән:          Әлифба, аларны безгә син өйрәттәң,                                                                    Әлифба китәсең, килмәссең моннан соң.

                              Әмма син гомергә

                              Күңелдә каласың.

Әлифба: Ә миңа алмашка

                   Әдәби уку килер.

                 Сезгә ул бетмәс-төкәнмәс

                 Шатлыклар китерер.

    Хушыгыз, дусларым. “Әдәби укуны” яратыгыз, яхшы укыгыз,тату яшәгез.

    Бергә: Хуш, хуш Әлифба!

    Укытучы:  “Туган тел” ул – иң изге тел,

                         Шуны белегез!

                         Ишек ачык, кил, рәхим ит,

                       “Сөекле телебез!”

    Әдәби уку керә.

   Әдәби уку:  Исәнмесез минем нәни дусларым, исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!

    Бергә:  Исәнме  “Әдәби уку!”

Әдәби уку: Көттем мин бергәләп

Укыр көн җиткәнен.

Мин әле өр- яңа

Бер тапсыз битләрем.

Килдем мин никадәр

Җыр, шигырь, хикәя,

Мәкальләр күтәреп.

Май ае беткәнче

Укырга җитәрлек.

Тап кына җавабын

Табышмак ничаклы.

Тик менә үтенеч -

Таплама китапны.

Нәни дусларым! Мин бик бай. Мине укып чыгу өчен зур тырышлык кирәк.

                  Дусларым, якыннарым –

                      Сүзләр, хәрефләр

                      Китердем мин сезгә бик күп

                      Бүләк дәресләр.

                     Бүгеннән без фән иленә иленә

                     Бергә барабыз.

                     Ләкин башта ни беләсез, әйтеп карарсыз!

Укучы:  Татар теле-анам теле,

                 Изге туган тел.              

                 Бишек җыры белән көйләп

                 Назлый торган тел.

    Укучы:  Бөек Тукай шигырьләрен

                  Язган татар телендә.

                  Тукай шигырьләрен укып

                  Шатланабыз без көн дә.

    Укучы:  Туган телдә аңлашабыз,

                   Әкиятләр сөйлибез.

                   Бигрәк матур, бигрәк назлы

                   Безнең татар телебез.

Җыр: «Хәрефле шакмаклар»

Укытучы.

Татарча да яхшы бел,

Урысча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел.

Кызыл калфак керә. Ул балалар белән русча сөйләшә.

Кызыл Калфак. Здравствуйте, дети.

Укучылар Здравствуй, Красная шапочка.

Кызыл Калфак. Откуда вы меня знаете?

Ук. Мы про тебя сказку читали.

К.К. А знаете, куда я иду?

Укучылар. Красная шапочка

Песенку поет.

Красная шапочка

К бабушке идет.

К.К. Да, ребята, я иду к бабушке. Вот для нее хотела собрать ягоды и грибы. Они не простые, с заданиями. Поэтому я не могу положить их в корзину. Ребята, помогите мне, пожалуйста.

(Балалар гөмбә, җиләкләрне алалар. Аларнын артына биремнәр язылган.)

1. Назовите названия дней недели на русском языке.

2. Расскажите одну физкультминутку все вместе.

3. Сосчитайте от 1 до 10 на русском языке.

К.К. Спасибо, ребята! До свидания! Я побежала к бабушке.

Укучылар. До свидания.

Ишектән Гыйлем иясе керә.

Алып баручы:

-Безнең бәйрәмгә белем иленнән Гыйлем иясе килгән икән. Рәхим ит!

Гыйлем иясе:

-Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, әти-әниләр, укытучылар, кунаклар! Мин сезне бәйрәм белән котлыйм. Иң беренче чиратта балаларны белем серләренә өйрәтүче укытучыларга һәм балаларга белем алуда ярдәм иткән өчен әти-әниләргә зур рәхмәтемне белдерәм. Рәхмәт сезгә! (Башын ия) . Ә сезне, 1нче класс укучылары, иң беренче җиңүегез, Әлифбаны уңышлы тәмамлавыгыз белән котлыйм.Монда иң акыллы,зирәк балалар җыелган, үзләре укый да, яза да беләләр икән диләр. Күп белсәгез әйтегез әле,татар алфавитында ничә хәреф бар?

 Б-р: татар алфавитында 39 хәреф бар.

Ш.: Дөрес.Укучылар, бу нәрсә? Шар дисезме?Шар гына түгел бу, серле шар. Сере аның эчендә. Кем эчендәге язуны ала, шул серне дә ача.

 (Балалар янына килеп шарны күрсәтеп йөри,балалар шартлата алмыйлар.)

 Ш: Әффсен,төфсен,шайтан үтсен,

Җилләр иссен,төтен чыксын,

Шар серен ачсын.

(Шарны шартлата,идәнгә язу килеп төшә)

       

Ягез әле, сынап карыйк. Тыңлагыз        

1 нче мәсьәлә: Мин бер сан уйладым. Шул санга берне кушсаң, 10 була. Мин нинди   сан уйладым?

2 нче мәсьәлә: Марат белән Азат балык тоттылар. Азат 3не,  Марат 4 не тотты. Икесе бергә ничә балык тотканнар?

3 нче мәсьәлә: Минем апама 10 яшь. Ул миннән 3 яшькә зуррак. Миңа ничә яшь?

Гыйлем иясе:

                - «Әлифба»ның сез өйрәнгән беренче хәрефе нинди?

               - Сузыклар нинди төс белән билгеләнә?

              - Ф битендә нинди хайван рәсеме ясалган?

                - Кайсы хәрефләрнең баш хәрефе юк?

               - Кайсы хәрефләр ике аваздан тора?

                А.б.: - Молодцы! Булдырдыгыз! Балалар, әйдәгез, бер уен уйнап алабыз.  Ул – «Дәвам ит»уены. Без, сүзнең беренче иҗеген әйтәбез. Ә сез сүзне әйтеп бетерегез. Ки…(тап), өс…(тәл)…

А.б.: - Гыйлем иясе, безнең әти-әниләр дә бик тырышып «Әлифба» укыдылар.

           Аларны да бераз сынап карагыз әле.

РЕБУСЛАР

              - «Әлифба»ның К битендә кем каз ашата? (Наза)

              - Ә кем сарыклар ашата? (Роза)

              - Кем инкубаторда эшли? (Йолдыз апа)

              - Ә кем зоопаркта эшли? (Фирая апа)

              - П битендә нинди рәсем ясалган? (Ике бала туп белән уйный)

              - Ц битендә нинди рәсем ясалган? (Концерт куялар)

              - «Килеп керсәң урманга, аның исен тоясың…» - бу өзек нинди

                 шигырьдән? («Энҗе чәчәк»)

              - «Юа-юа юылган, сабын суда юк булган.» - бу өзек кайсы

                 шигырьдән? («Юынам»)

-Рәхмәт, балалар, сез чыннан да бик күп беләсез икән. Мин сезгә киләчәктә дә уңышлар телим.

А.б.: Хөрмәтле әти-әниләр. Хәзер  сүзне сезгә бирик.

А.б.: - Кадерле кунаклар, хөрмәтле әти-әниләр, безнең бәйрәмебез ахырына якынлашып килә. Алдагы көннәрдә дә балаларыбыз шундый зиһенле һәм тырыш, сау-сәламәт булсыннар. Аларны иң беренче зур җиңүләре – «Әлифба» китабын тәмамлаулары белән тагын бер тапкыр тәбрик итәм.

       

Бәйрәмебез котлы булсын! Тагын шундый бик күп, бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын безгә! Сезнең һәркайсыгызга шатлык – куанычлар, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар телим.

.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....