Класс сәгате."Үз-үзеңне ничек тотарга"
классный час (2 класс) по теме

Минхайдарова Резеда Рафисовна

Класс сәгате "Үз-үзеңне ничек тотарга"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kl.sg_.uz-uzenne_nichek_totarga.docx14.35 КБ

Предварительный просмотр:

Класс сәгате

Тема: Үз-үзеңне ничек тотарга

Максат: мәктәптә, өйдә, урамда, күршеләр белән үз- үзеңне тоту кагыйдәләре,Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы, аның үгет- нәсихәтләре белән таныштыру;

Шәфкатьлелек,мәрхәмәтлелек, бер- береңә ярдәмчел булу кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Ярдәмлек: Р. Фәхреддин портреты, мәкальләр язылган плакатлар,рәсемнәр.

Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты.

II. Тема өстендә эш.

1. Укучылар мин бүгенге дәресне, түбәндәге сүзләрне укып, аларның нәрсә аңлатканын өйрәнүдән башлап җибәрәсем килә. “ Ягымлылык”, “ ихтирамлылык”, “ киң күңеллелек”(сүзләр тактада язылган). Бу сүзләрне ничек аңлыйсыз? Алар нинди кешеләргә әйтелә торган сүзләр? (укучыларның җавапларын тыңлау)

-Әйе, әдәпле кеше ул ягымлы да, ихтирамлы да һәм киң күңелле дә була. Андый кешенең үзен дә ихтирам итәләр.

-Без бүген сезнең белән Ризаэддин Фәхреддиннең балалар өчен язылган үгет-нәсыйхәтләре белән, өйдә, мәктәптә, урамда, күршеләр белән үз-үзеңне ничек тоту кагыйдәләре белән танышырбыз.

2. Хәзер мин сезгә Р.Фәхреддин турында кыскача гына сөйләп китәм.

- Р.Фәхреддин 1859 елның 17 гыйнварында Әлмәт районы Кичүчат авылында мулла гаиләсендә туа.

Мәдрәсәдә үк ул гарәп, фарсы телләрен өйрәнә. Мәдрәсәнең югары сыйныфында укыганда ук инде башлангыч сыйныф балаларын укыта башлый. Укыту- тәрбиядә яңа алымнар куллана. Әлеге һөнәренә   ул гомере буе тугрылыклы булып кала. Укыту, тәрбия бенча бик күп китаплар бастырып чыгара. Хәзерге вакытта да без аның үгет- нәсыйхәтләрен укып өйрәнәбез.

  3. Өй эчендәгеләргә яхшы булу яхшы эштер. Шуның өчен өй эчендә булганнарга әдәпле вә миһербанлы булыгыз, аларга рәхәт булса, сезгә дә рәхәт булыр. Йокыдан иртә торыгыз вә торганнан соң, сәламәтлелегез турында кайгыртыгыз , дип яза Р.Фәхреддин.

  - Туганнарыгыздан кала күршеләрегез сезнең иң якыннарыгыз ди.Алар белән яхшы вә дус торыгыз, шатлык һәм хәсрәтләре вакытында хәлләрен сорагыз, хезмәтләре булса башкарыгыз.

  Күршеләрегезнең ерак кардәш яки чит кешеләр булганнарына күз салмагыз, койма ярыкларыннан карамагыз, һичбер эштә аларның хәтерләрен калдырмагыз.

- Балалар, сезнең дә күршеләрегез бар, сез алар белән нинди мөгамәләдә. Дус тату яшисезме? Р. Фәхреддин нәсихәтләре белән килешәсезме?(балаларның җаваплары).

   Кешенең үз-үзен тотышыннан, гадәтләреннән ни дәрәҗәдә әдәпле булуын белеп була. Яхшы гадәтләрне үзеңдә кече яшьтән үк тәрбияләргә кирәк. Моның өчен син кайда гына булсаң да, урамдамы, мәктәптәме, дәрестәме, тәнәфестәме-әдәплелек кагыйдәләрен онытмаска тиеш. Син кайда булсаң да кешеләр белән яшисең, алар белән аралашасың. Мәктәптә иптәшләрең, укытучылар, җыештыручы апалар. Өйдә- әтиең, әниең һәм башка туганнарың, урамда – дусларың һәм сиңа таныш һәм таныш булмаган абыйлар һәм апалар.

  Әдәпле, тәрбияле кеше бервакытта да үзе турында гына уйламый, ә үзе янындагы иптәшләре, туганнары, абыйлар, апалар турында да уйлый.

- Әйдәгез хәзер искә төшерик әле, урамда үз- үзеңне ничек тотарга кирәк соң?(балаларның җаваплары).

4. Без сезнең белән мәктәптә “ Укучылар өчен кагыйдәләр”белән танышкан идек инде һәм бүген

 Р. Фәхреддиннең мәктәп тә үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында язган үгет- нәсыйхәтләре белән танышырбыз.

   - Мәктәпкә кергәч тә аяк киемнәрегезне, бүрек, тун кебек тыш киемнәрегезне билгеле җиргә куеп, мөгаллим вә башка иптәшләрегезгә ачык йөз белән сәлам бирегез һәм алар белән дәрес укырга керешегез. Дәрес башланыр вакыт җитсә, әдәп белән генә урыннарыгызга урнашыгыз.

  Мәктәп эчендә булган тавышларга катышмагыз, уйнаучы вә тәрбиясез балалар белән иптәш булмагыз, алар белән бер җирдә утырмагыз, үзегезгә билгеләнгән урыннан рөхсәтсез күчмәгез.

  Бертөрле дәрес бирелгәндә сез икенче дәресләр карап утырмагыз. Сүзегездә яки язуыгызда булган ялгышларыгызны мөгаллимнәр төзәтсә, моның өчен күңелсезләнмәгнз. Мәктәп эчендәме, башка җирдәме, әдәпсез сүз сөйләмәгез, чөнки мондый эшләргә тәрбияле кешеләр нәфрәт белән карыйлар.

Мәктәптә дәресләр беткәннән соң “инде уку вакыты үтте, гыйлем дә җитәрлек булды” дип китаптан аерылмагыз. Файдалы яңа әсәрне, әдәби китапчыкларны укыгыз, бу сәбәпле зиһенегез ачылыр. Акылыгыз артыр, фикерегез тупланыр.

III. Дәресне йомгаклау.

 Без сезнең белән бу дәрестә Р. Фәхреддиннең үгет- нәсыйхәтләре белән таныштык. Сезгә бу кагыйдәләр белән танышып калу гына түгел, ә һәрвакыт истә тотып, үтәп торырга кирәк.

(тактада язылган мәкальне уку).

“Агач беленә җимешеннән,

Адәм- кыланмышыннан”

Халык мәкальләрен гел искә төшереп торырга кирәк.

Син кайда, кем белән булсаң да аларга игътибарлы бул, ярдәмче бул! Бу кагыйдәләрне үтәсәң, син үзеңә карата башкалардан бары тик ягымлы сүзләр генә ишетерсең, аларның җылы карашын тоярсың.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Язмышыңа үзең аяк чалма.(наркоманиягә каршы класс сәгате)

Бу класс сәгатендә бик күп кызыклы материал тупланган....

Язмышыңа үзең аяк чалма.(наркоманиягә каршы класс сәгате)

Бу класс сәгатендә бик күп кызыклы материал тупланган....

Класс сәгате

Класс сәгате...

Класс сәгате "Экологик ситуацяләр"

  Максат: укучыларда туган як табигатен ярату хисе һәм аны сакларгаомтылыш,экологик культура тәрбияләү;эзләнү ярдәмендә мөстәкыйльфикер йөртү сәләтен һәм танып-белү активлыгын үстерү....

“Бәхет ул – игелек эшләүдән тәм табу.” класс сәгате.

Материал для проведения классного часа....

Сәламәтлек - зур байлык (класс сәгате)

Адәм баласының иң кадерле, иң затлы һәм иң кыйммәтле байлыгы – аның сәламәтлеге. Ул шушы сәламәтлеген саклау өчен тырышырга тиеш.Бу класс сәгате эшкәртмәсе 2 нче сыйныф укучылары өчен төзелде. М...

Сыйныф сәгате "Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне ничек тотарга"

Тема: җәмәгать урыннарында үз-үзеңне ничек тотаргаМаксат: балаларның, өлкәннәрнең урамда, мәктәптә, башка урыннарда үз-үзләрен тотышларын күзәтеп, уңай һәм тискәре гадәтләренә бәя бирергә өйрәтү; ягым...