Сценария "Праздник 23 февраля"
материал (3 класс) по теме

Шамсутдинова Альфия Рависовна

Семейный праздник.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon scenariy_23_fevral.doc74 КБ

Предварительный просмотр:

МАКСАТ.        1.  Туган илне яратырга,аны сакларга өйрәтү.

                           2.   .Ватанны саклаучылар көне белән әтиләрне

                         котлау, аларны хөрмәт итәргә өйрәтү.

                                       3.  Җитезлекне, зирәклекне, көчлелекне сынау.

                                        4.  Халык авыз иҗатыннан бишек җырларының тәрбиядә ге  

                                          ролен үстерү.

ҖИҺАЗЛАУ:        туплар, кыршаулар, кассеталар, әтиләргә, туган

                               илгә багышланган рәсемнәр, плакатлар.

ОЕШТЫРУ ЭШЛӘРЕ:

1. Газета чыгару.

2.Бүлмәне бизәү өчен плакатлар ясау, рәсем бәйгесе оештыру.

3. Чакыру кәгазьләре ясау

  1. Әтиләргә бүләк әзерләү.
  2. Концерт номерлары әзерләү.

ПРОГРАММАНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

1. Балалар башкаруында әдәби-музыкаль монтаж.

Алып баручы: Хәерле кич,  хөрмәтле әтиләр, балалар һәм кадерле кунаклар! Бүген без кичәбезне иң якын кешеләребезгә әтиләргә багышладык. Бу очрашу бик тә үзенчәлекле – анда әтиләребез сүз алачак. Әйдәгез әле аларны көчле алкышлар белән каршы алыйк. (Сугышчан марш яңгырый)

Сезнең алда «Батырлар» төркеме (кул чабалар) һәм «Кыюлар» төркеме (кул чабалар, әтиләр үз урыннарына утыралар)

Исәнмесез, хөрмәтле әтиләр! Без Сезне күрүебезгә бик шат, бәйрәм белән котлап чын күңелдән тәбрик итәбез! Еш кына без гаилә турында сүз алып барганда күбрәк әниләр турында сөйлибез. Әлбәттә, газиз әниләребезнең тормыштагы роле бәя биреп бетергесез. Шул ук вакытта әтиләребез нигәдер игътибардан читтә кала шикелле һәм инде бүгенге кичәбезне без яраткан әтиләребезгә, Ватанны саклаучыларга багышладык. Ә хәзер кичәбезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез.

1нче укучы: 

Исәнмесез, саумысез,

Һәрберегез, барчагыз.

Бездән сезгә кайнар сәләм

Кабул итеп алыгыз.

Рөхсәт итегез, дуслар,

Пәрдәбезне ачарга.

Безнең көч белән әзерләнгән

Кичәбезне башларга.

Шатлык-күңелебездә,

Ал кояш-күгебездә,

Килегез,  дуслар, кунака-

Әтиләр көне бездә!

Бигрәк күңелле икән

Дуслар җыелган җирдә.

Бәйрәм итәбез бүген

Әтиләр белән бергә.

2нче укучы:

Сезгә булган җылы хисне, әти,

Гомер буена без сакларбыз,

Һәм шулай ук, бу олы сүз белән

Туып – үскән илне атыйбыз.

3нче укучы:

Әтием белән икәү

Без гел бергә йөрибез.

Бергә утын кисәбез,

Бергә карлар көрибез.

Юлга чыксак, кырларда

Бергә җырлап алабыз.

Яшеренгән гөмбәне

Икәү эзләп табабыз.

Тал чыбыкны шомартып,

Бергә кәрзин үрәбез.

Бик күңелле яшибез,

Менә шуңа күрә без.

4нче укучы:

Кайчагында эшеннән

Арып кайткан чагында

Йөгереп кенә йөримен

Әтиемнең янында.

5нче укучы:

Әтиләр узган җирдә

Яшәрә гөлләр.

Тыныч көннәрне бүләк итүче,

Илебез данын бөек йөртүче,

Әтиләрдә бит туган ил көче!

Алып баручы: Ә хәзер башлангыч сыйныф укучылары башкаруында «Катюша» җыры яңгырый. (җыр беткәч, кызлар утыра, малайлар чыгып китәләр)

Алып баручы: Балалар! Безнең бабайлар, әтиләр без тыныч яшәсен, матур уйнасын, тамакларыбыз тук булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар. Әйдәгез, шул хакта Хаҗиев Булатка сүз бирик. Җәүдәт Дәрзаман «Солдат булдым».

Каеш будым билемә,

Тасма тактым җиңемә,

Йөлдызлы бүрек кидем,

-Мин солдат булдым! – дидем.

Иңемә мылтык астым,

Әти каршына бастым.

-Кидем, иптәш командир,

Әйдә, берәр фәрман бир.

-«Смирно!- ди әти дә,-

Печән ашат бәтигә.

Бераз утын ярырсың,

Аннан – суга барырсың.

- Була!- дидем фырт кына

Һәм борылдым кырт кына.

Шуннан китте, и китте…

Мине чын солдат итте,

Бетте ялкау гадәтем,

Санаулы һәр сәгатем,

Иртүк торам, юынам,

Сөлге белән уынам.

Ялт иттерәм тешләрне,

Аннан эшлим эшләрне.

Бүлмәдә тәртип хәзер,

Ни кирәксә, шул әзер.

Солдат булу шулай ул.

Өйрәнгәч, бик уңай ул.

Алып баручы: Ә хәзер безнең егетләребез «Солдат булам» җырын башкаралар. (аннан соң утыралар, кызлар киенергә кереп китәләр)

Алып баручы: Хөрмәтле, кунаклар! Бүгенге бәйрәмебезне без бәйге рәвешендә үткәрәбез. Бәйгедә «Батырлар» (кул чабалар) һәм «Кыюлар» төркемнәре катнаша. Бүгенге бәйге-уенның жюри рәисе Рәйсә Әнвәровна (кул чабалар). Ә хәзер төркемнәр бер-берсен сәламлиләр һәм капитаннар үзләребелән таныштырып китәләр.

Батырлар:

Бу бәйгедә тәүге тапкыр

Чыктык сезнең каршыга

Уңганмы без, зирәкме без.

Сыналырбыз җыр-моңда.

Кыюлар:

Яратыгыз, алкышлагыз,

Хәер-фатиха сездән.

Тапкырлыкның бу бәйгесе

Җиңү көтә бит бездән.

Алып баручы: Бәйгене башлыйбыз. Беренче бәйге «Кем күбрәк?» дип атала. Кайсы команда өч иҗекле кызлар исемен күбрәк белер икән? Икенче иҗеге  –ми- булырга тиеш. Мәсәлән: Рә-ми-лә. Бу уенга бер минут бирелә.

Алып баручы: Сезнең алда безнең кызлар «Смуглянка» биюен тәгъдим итәләр. (биегәч киенергә кереп китәләр)

Алып баручы: Икенче бәйге «Рәссамнар» бәйгесе. Шушы кәгазьләргә сез солдат тормышыннан бер рәсем ясарга тиешсез. Бу эшкә шулай ук бер минут бирелә.

Алып баручы: Сезнең алдыгызда яраткан кызларыгыз башкаруында «Үз җырыбыз» җыры. (кызлар утыралар)

Алып баручы: Хәзер «Очучы» уены. Кайсы команда бер минут эчендә күбрәк самолет ясаячак, шул команда 3 очко җыя.

Алып баручы: Әхмәтшин Фикърәт Роберт Миңнуллин сүзләренә иҗат ителгән «Әти төсле» шигырен сөйли.

Әти бик тә кыюсыз,

Бик бәләкәй һәм чандыр

Малай булган кайчандыр.

Соңга да калгалаган,

Шелтә дә алгалаган.

Бик яраткан уйнарга,

Кайда гына йөрмәгән,

Өйгә кайтып кермәгән!

Бик соң торган йокыдан,

Чөнки төннәр буена

Качып китап укыган.

Бервакытны тарихтан

Алган улхәтта «3»ле

Мин дә нәкъ әти төсле!

Рәхәт минем әтигә-

Бар исеме, бар даны!

«Кешелекле кеше!» дип

Мактыйлар бар да аны.

Минем әти мактаулы

Үзенең эшендә дә-

Өр-яңа орден балкый

Әтинең түшендә дә!

Гел әйбәт сүзләр йөри

Әтиемә карата.

Аны бар да хөрмәтли,

Аны бар да ярата.

Алып баручы: Капитаннар ярышы «Иң яхшы кәгазь ваклаучы» бәйгесе. Кайсы капитан уң кулы белән кәгазьне бик вак кисәкләргә ваклаячак, шул команда 2 очко җыя. Бу эшкә бер минут бирелә.

Алып баручы: Әхмәтшина Балкыз Резедә Валиеваның «Ул бит минем әтием» шигырен сөйли.

Җиңел генә гүли-гүли,

Моңлы көйләр көйли-көйли,

Төнне бизәп нуры белән

Олы юлдан кем ул килә?

Машинасы-дусты аның,

Кирәк икән-уңга бора,

Кирәк икән-сулга бора,

Үзен шулай тыңлаттыра.

Йә, кайсыгыз әйтәсе,

Ул соң кемнең әткәсе?

Ярый, әйтсәм әйтием,

Ул бит минем әтием.

Алтын ипи ашата.

Көйсезләнми машинасы,

Киләдер гел ашыгасы

-Тиз йөрүгә ни җитә,-ди,-

Дусларым ипи көтә, -ди

Сүзгә кыска, эшкә оста,

Кешегә мәрхәмәтледер.

Кем очрамасын юлында,

Бар да аң рәхмәтледер.

Алып баручы: Чираттагы бәйге «Хәрби дәрәҗәләр» дип атала. Хәрби дәрәҗәләрне үсә-бару тәртибендә санау. Рядовойдан башлап капитанга кадәр. Бу эшкә 30 секунд вакыт бирелә.

(1. рядовой, 2. ефрейтор, 3. кече сержант, 4. сержант, 5. өлкән сержант, 6. старшина, 7. прапорщик, 8. өлкән прапорщик, 9. кече лейтенант, 10. лейтенант, 11. өлкән  лейтенант, 12. капитан.)

Алып баручы: Егетләр һәм кызлар бию тәкъдим итәләр. «Эх, яблочко».

Алып баручы: Соңгы бәйге «Табышмаклар» уены. Бер минут эчендә ике команда дөрес итеп җавапны язарга тиешләр. Кайсы команданың җаваплары дөрес, шул команда 2 очко җыя.

  1. Кәҗәнең башында нәрсә бар? (к хәрефе)
  2. Су кайда коры була. (картада)
  3. Казанның уртасында нәрсә бар? (з хәрефе)
  4. Ат нигә улак янына килә? (улак үзе килмәгәнгә)
  5. Кәҗә 7 яшь тулгач ул нишли? (8нче яшькә китә)
  6. Каенда 8 алма бар иде, 5сен алып ашадылар. Ничә алма калды? (каенда алма үсми)
  7. Бүлмәдәге кешенең башы кайчан тышта була? (башын ишектән тыгып караса)
  8. Яңгыр вакытында карга нинди агачка куна? (юеш агачка)

Алып баручы: «Әтиләр кичәсенә» әзерлек барганда ике бәйге игълан ителгән иде. Беренчесе рәсем бәгесе: «23 февраль-Ватанны саклаучылар көне» һәм икенчесе инша бәйгесе «Әтием – минем горурлыгым» һәм нәтиҗә ясау өчен сүзне Рәйсә Әнвәр кызына бирәбез.

Алып баручы: Башлангыч сыйныф укучылары башкаруында «Дан приказ» җыры яңгырый.

Алып баручы: Без сезне дә, кадерле әтиләребез, кояшка тиңлибез. Сезнең белән горурланабыз. Бер генә бәйрәм дә бүләксез үтми һәм шул уңайдан балалар үз кулларыбелән сезгә бүләк әзерләделәр. (урыннарына утыралар)

Алып баручы: Гаиләдә ата йогынтысы балаларны тәрбияләүдә гаять зур көчкә ия. Һәр ата гаилә тәрбиясендә актив катнашырга бурычлы. Сүзне жюригә Рәйсә Әнвәровнага бирәбез.

Алып баручы: Кадерле әтиләр һәм аларга алмашка үсүче малайларыбыз! Сезнең барыгызны да шушы бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә алдагы тормышыгызда зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, озын гомер телибез.

Кадерле кунаклар, кичәбезне Фаррахова Алия шигыре белән йомгаклыйбыз.

Кадерле әтиләребез!

Дөньядагы һәрбер яхшылыктан

Өлеш чыксын Сезгә мул гына.

Без телибез сезгә ак бәхетләр,

Шатлыкларга илткән юл гына.

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык-куаныч, зур бәхетләр

Юлдаш булсын гомер-гомергә.

Гомер юлларыгыз озын булсын

Тигез тормыш аны бизәсен

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын,

Килә Сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын Сезгә әйтәсе.

Зур бәхетләр юлдаш булсын Сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек – ярты бәхет диләр

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

БЕРГӘ: Бәйрәмегез котлы булсын!

Алып баручы: Кадерле тамашычылар, әтиләр! Кичәгә килүегез, бәйгеләрдә катнашуыгыз, игътибар белән тыңлап утыруыгыз өчен барыгызга да мең рәхмәт! Сәламәт булыгыз! Киләсе очрашуларга кадәр! Сау булыгыз!

Алып баручы: Кадерле тамашычылар, әтиләр кичәгә килүегез, бәйгеләрдә катнашуыгыз, игътибар белән тыңлап утыруыгыз өчен барыгызга да мең рәхмәт! Сәламәт булыгыз! Киләсе очрашуларга кадәр! Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Спортивный праздник посвященный 23 февраля

Веселый праздник-состязание для дружного классного коллектива, пап, мам, бабушек и дедушек....

Сценарий к 23 февраля

Сценарий праздника 23 февраля для 1-2 классов...

Конкурсы для мальчиков "23 февраля" (20 февраля 2014г.)

Конкурсы для мальчиков на классном мероприятии, посвященном празднованию Дню защитника Отечества (20 февраля 2014г.)...

Аннотация к классному часу в 1-4 классах, проведённому 8 февраля на тему: «8 февраля –день юного героя – антифашиста».

Целью проведённого классного часа являлось доведение до сознания детей смысла понятий «фашизм», «фашисты», «антифашисты»....

24 февраля 2016 г.Литературный досуг"23 февраля-День защитника Отечества"

Литературный досуг в подготовительной логогруппе № 3...

Технологическая карта открытого внеклассного мероприятия к 23 февраля для 2-4 классов «Вперед, мальчишки!» Сценарий внеклассного турнира - викторины к 23 февраля .

Данное мероприятие способствует воспитанию у учащихся любви к Родине, уважения к ее защитникам, стремления служить Отечеству; формирование позитивного нравственного климата в коллективе....