Тема: Татар халык ашлары (2 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).
план-конспект урока на тему

Шайхутдинова Лилия Магфуровна

Тема: Татар халык ашлары

(2 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Алекссеевск муниципаль районының

1 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Тема: Татар халык ашлары

(2 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).

Төзеде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                              Шәйхетдинова Л.М.

201 6нче ел.

Тема: Татар халык ашлары.

Максат:

Предмет: Татар халык ашлары (татар халкының милли ризыклары) белән танышу;

Метапредмет:  Бәйләнешле сөйләм телен үстерү; сүзлек байлыкларын арттыру;

Шәхси: Татар милли ризыкларына карата ярату, хөрмәт хисләре, әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү.

Материал:

1.. Р.З.Хәйдәрова. Күңелле татар теле: дүртьеллык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2нче сыйныфы рус балалары өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге.- Казан: “Татармультфильм” нәшр., 2013.

2. Р.З.Хәйдәрова. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. 2нче сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма.- Казан: “Татармультфильм”, нәшр. 2013.

Җиһазлау:презентация, интерактив такта, дәреслек, ноутбук, мультимедиа, карточкалар,  плакат, маркер.

Дәрес планы.

  1. Оештыру

1)Исәнләшү

-Исәнмесез! Хәерле көн!

-Ничек хәлләр?

-Яхшы, яхшы бик яхшы!

-Бүген көн нинди? (Укучылар җавап бирә)

2)Укучыларны барлау.

-Бүген сыйныфта кем дежур?

-Сыйныфта кемнәр бар, кемнәр юк?

-Бүген атнаның нинди көне?

3)Дәрескә әзерлекләрен тикшерү

II.Кабатлау.

“Яратам” шигырен рәтләп сөйләтү.

III.Актуальләштерү

Презентация ярдәмендә татар халык ашлары кергән рәсемне күрсәтү. Анда нәрсә барлыгын сорау. “Әлеге әйберләрне берләштереп, нәрсә дип  атыйлар?” дигән проблемалы сорау кую.

-Димәк, без сезнең белән  бүген “Татар халык ашары” темасын үтәрбез.

Сыйныфны командаларга бүлү һәм йолдызчыклар куелып баруын әйтү.

III.  Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

1. Сүзлек эше (тактага язылган)

Тәмле- вкусный

Пешерә- готовит

Ашый- ест

Баллы- сладкий

-укытучының үрнәк укуы

-укучылар кабатлый

-тәрҗемә итү

2. Презентация ярдәмендә яңа теманы аңлату.

 а)укытучының үрнәк укуы

 б)укучылардан әйттерү

в)тәрҗемә иттерү

Бу- бәлеш, гөбәдия....

(-Бу рәсемдә ничә бәлеш?)

3. Укучылар белән презентациядәге рәсемнәргә карап, җөмләләр төзү.

 а)-Бәлеш нинди?

   -Бәлеш тәмле.

   -Өчпочмак ничәү?

    б) Һәр укучы үзенең нинди ризык яратканын әйтә.

4. “Әни нәрсә пешерде?” җөмләсенә җавап бирү.

5. Дәфтәрләрдә эш.

Числоны, яңа сүзләрне яздырып  кую.

6.Физкультминутка.

Җил исә, исә, исә,(Кулларны өскә күтәреп , як-якка җилпү)

Агачларны селкетә.

Җил тына, тына, тына,(Чүгәләү)

Агачлар үсә, үсә.(Кулларны күтәреп, аяк очына басып, өскә  тартылу)

V  Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  1. Дәреслек белән эш алып бару.

89нчы биттәге 3нче күнегүне язмача эшләү(скажи какие татарские блюда ты любишь и запиши в тетрадь)

  а)биремне уку

  ә) 1 укучыдан сорау

  б) дөреслеген тикшерү

  в) дәфтәргә язып кую

  г) нәтиҗә ясау

2. “Адашкан ” уены. Хәрефләрне тиешле тәртиптә урнаштырып, сүзләрне җыярга(Буквы потеряли свои места, давайте им поможем).

КАМӨЧПОЧ

ӘШЛЕБ

СЫТКЫБЫЙ

ӨГДИЯБӘ

  1. Рәтләр( командалар) белән эшләү.

1) командаларга сораулар бирү, һәр дөрес җавапка йолдызчыклар куеп бару.

  2) Русчадан татарчага тәрҗемә иттерү.

-Как скажешь о том, что треугольник(...) вкусный, мне нужна губадия?

а) дөреслеген тикшерә бару

ә) йолдызчыклар куя бару

б) нәтиҗә ясау

4. Плакат өстендә эш.

Вставь пропущенные буквы

Т_мле

П_шерә

Өчп_чмак

Кир_к

Г_бәдия

(Укучылар такта янына чыгып, маркер белән төшеп калган хәрефне язалар)

  1. Физкультминутка.
  2. Аудирование.

1) Прослушайте и укажите лишнее слово в логическом ряду:

Гөбәдия, чәк-чәк, бәлеш, тәлинкә, өчпочмак.

 2) Прослушайте и укажите слова, обозначающие татарские народные блюда:

Тәмле, өчпочмак, пешерә, бәлеш, ит, чәк-чәк.

  б) дөреслеген тикшере бару

  ә)нәтиҗә ясау

7. Диалог төзү, әңгәмә.

а)Укучылар бер-берләренә сорау бирәләр.

-Диана, син бәлеш яратасыңмы?

-Сиңа өчпочмак кирәкме?

б) укучылар такта янына чыгып, бер-берләренә таарча команда биреп, иптәшләренең  белемнәрен тикшерәләр.

-Саша, бас! Син нәрсә яратасың?

-Мин гөбәдия яратам.

(Укытучы такта янына ыккан укучыдан: -Дөресме, Павел?-ди)

-Әйе, дөрес. Утыр!

(Теләк буенча берничә укучы чыгарыла)

8.Карточкалар белән эш.

Һәр укучы, чылбыр буенча,  1 карточка сайлап ала. Анда 1 сүз язылган  була. Бирем: әлеге сүзләр белән җөмләәр төзү.

9. “Нәрсә артык” уены.

Мультимедиадагы рәсемнәрне карап, 1нче рәттә һәм икенче рәттә нинди әйбернең артык икәнен әйтү, аңлату.

V. Йомгаклау.

1. Нәтиҗә ясау:

А)- Укучылар, без сезнен белән нинди ризыклар турында сөйләштек(о каких блюдах говорили)?

-Какие блюда запомнили?

-Как думаете какие цели были сегодняшнего урока?

Б) Йолдызчыкларны санау.

2. Өй эше бирү.

Татар халык ашларын кертеп 5 җөмлә язарга.

  1. Билгеләр кую.
  2. Саубуллашу.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татар халык ашлары

Слайд 3

Кыстыбый

Слайд 5

Бәлеш

Слайд 6

Кош теле

Слайд 7

Гөбәдия

Слайд 8

Өчпочмак

Слайд 9

Тәмле булсын!

Слайд 10

Мин б әлеш яратам. Мин гөбәдия яратам. Миңа өчпочмак кирәк. Өстәлдә бәлеш бар. Миңа кош теле бир әле.

Слайд 11

Нәрсә кирәк? Миңа чәк-чәк кирәк. Миңа алма кирәк. Миңа тәлинкә кирәк. Миңа чәнечке кирәк.

Слайд 12

Әни гөбәдия пешерә. Мин гөбәдия пешерә м . Алсу идән юа. Мин идән юа м .

Слайд 13

Компот ка слива кирәк. Бәлеш кә ит кирәк. -Алсу га дәфтәр кирәк.

Слайд 14

Өй эше Татар халык ашларын кертеп 5 җөмлә язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Алтын алмалар" татар халык әкияте текстында лексик-грамматик материал. 9 класс рус төркеме өчен

"Алтын алмалар" татар халык әкияте текстында лексик-грамматик материал. 9 сыйныф рус тйркеме өчен презентация....

Татар теленнән 4 нче сыйныф өчен эш программасы

Аңлатма язуы4 нче сыйныф өчен татар теле фәненнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:  1. РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына;  2.. Приказ 09.07.2012 №4154/12...

Дәрес планы. 2 нче сыйныф рус төркеме татар теле. Тема: Кая? соравы һәм аңа җавап формасы

Урок По татарскому языку во 2 классе русскоязычной группы. Автор учебника Хайдарова Р.З....

Татар теленнән эш программасы.1сыйныф, татар төркеме.ФГОС

Татар теленнән эш программасы.1сыйныф,татар төркеме. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек “Әлифба” (татар балалары өчен) Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова....

7 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар теленнән арадаш аттестация эше

2016/17 нче уку елына 7 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар теленнән  арадаш аттестация эше...

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ НӘТИҖӘЛЕ ҺӘМ ҮСЕШЛЕ УКЫТУ СИСТЕМАСЫ

Аннотация доклада на русском и английском языках:Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен нәтиҗәле һәм үсешле булдыру өчен укытучылар белем бирү процессында традицион һәм инновацион технологияләр кулланалар...

7 нче сыйныф өчен татар теленнән календарь-тематик план

Ру төркемендә укучы балалар өчен татар теленнән календарь-тематик эш планы. Бу план Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча төзелгән....