Нуриева Рамля Равиловна | Физика укытучысының шәхси сайты

Нуриева Рамля Равиловна

Физика укытучысының шәхси сайты

Алга, белем үрләренә!!!

Профессия: Физика һәм математика укытучысы

Профессиональные интересы: Укучы шәхесен һәрьяктан камилләштерү

Увлечения: Кызыклы китаплар уку

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Арча районы Шекә авылы

Место работы: Шушмабаш урта мәктәбе

Ссылка на мой сайт:
Мой <a href = "http://nsportal.ru/nurieva-ramlya-ravilovna" > Физика укытучысының шәхси сайты</a> на nsportal.ru
Ссылка на мой блог:
<a href = "http://nsportal.ru/blog/31212" > Мой блог</a>
Дөньяда иң изге урын — мәктәп, иң зур байлык — белем.
татар халык мәкале


Һәр кеше дә укытучы була ала микән? Минемчә, укытучы булып туарга кирәк. Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Укытучы һөнәрен сайлау – тынгысызлык, эзләнү юлын сайлау, үз-үзеңә искиткеч таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлын сайлау дигән сүз ул.

О себе

Мин, Нуриева Рәмлә Равил кызы, 19 ел дәвамында физика һәм математика фәннәрен укытам. Белемем югары, 1993 елда Казан Дәүләт Педагогика институтын тәмамладым. Эшемне бик яратам. Үзем укыткан укучыларны тормышта уңышка ирешкән кешеләр итеп күрергә телим. Физиканың тормыштан аерылгысыз икәнен белгәнгә күрә иң әһәмиятле предметларның берсе дип саныйм...

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Фатих Хөсни әсәрләре

Мой взгляд на мир

Минем дөньяга карашым...

Һади Такташ әйткәнчә: "Дөнья матур, шушы дөньяның мин — ирке чикләнмәгән юлчысы..."

 

Без яшәгән дөнья серле дә, кызыклы да. Анда яхшы кешеләр начарларына караганда күбрәк. Тормышың яхшы ягын күрә белик. Һәр нәрсәдән позитив эзлик. Дөнья матур, кеше бөек, яшәү - мәңгелек... 

Мои достижения

 

Арча районы администрациясенең культура бүлеге тапшырган Грамотасы,2004 ел.

"Предметларны укытуда ИКТ куллану" ИРО курсларын тәмамлау турында таныклык 2009 ел.

"Укытуның эффектлылыгын күтәрүдә ИКТның роле" темасы буенча Республика фәнни-практик конференциясендә катнашу турында Сертификат, 2009ел.

Математика буенча халыкара "Кенгуру" конкурсында актив катнашу турында сертификат, 2010 ел.

Физика буенча предмет чемпионатында актив катнашкан өчен Диплом, 2011ел.

Шәхси сайтны булдыру турында Сертификат, 2011 ел.

Массакүләм мәгълүмат чараларында публикация турында Сертификат, 2012 ел.

Моё портфолио

Татарстан республикасы Арча районы Шушмабаш урта гомумбелем мәктәбенең физика укытучысының Шәхси сайтына рәхим итегез.

Туган елым: 1971 ел.

Белемем: югары, КДПИ, 1993ел.

Педагогик стаж: 19 ел.

Эш урыны: МБУ "Шушмабаш урта гомумбелем мәктәбе"

Квалификацион категория: беренче.

Квалификацияне күтәрү: 2009, ИПКРО, "Физика укытуда ИКТ куллану".

Төгәл фәннәр методик берләшмәсенең җитәкчесе булып торам. Берләшмәгә физика, математика һәм информатика укытучылары керә.

"Физика дәресләрендә укучыларның танып белү эшчәнлеген үстерү" проблемасы өстендә эшлим.

Физика һәм математика дәресләрен укытудан тыш класс җитәкчесе булып торам. 

Добавить учебный материал в портфолио
Добавить творческую работу ученика

Код для вставки списка публикаций на другие сайты
Мои публикации: