Сабирова Гөлүсә Мөхәмәтхәсән кызы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты

Белем - бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы.

Профессия: Учитель татарского языка и литературы, методист

Профессиональные интересы: Новые информационные технологии в обучении

Увлечения: Путешествия, книги

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Нижнекамск

Место работы: МБУ ДО "Детская школа искусств"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/sabirova-gelyusya-muhamethasanovna
"Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр".
Ризаэддин Фәхреддин

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сайтка урнаштырылган мәгълүматларым эшегездә куллану өчен файдалы булса, мин бик шат булырмын. 

Барыгызга да уңышлар телим!

О себе

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                            

Хәзмәтем минем - мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Мин - укытучы. Укучыларга аң-белем бирү, бала күңеленә яхшылык, рәхимлек орлыклары чәчү - минем бурычым. 

Бүгенге көн һәрьяклап үсеш алган, заман таләпләренә туры килгән укытучы таләп итә. Шуның өчен дә минем девизым - сынатмаска.

Телне үзләштерү сыйфаты югары булсын өчен, дәресләремне мөмкин кадәр кызыклы, мавыктыргыч үткәрергә тырышам. Эшчәнлегемдә сингапур системасы сруктураларын, Ә. З. Рәхимов технологиясен яратып кулланам.

Укытучыларның бурычы - һәрьяклап үсеш алган, тормышта үз урынын таба алырлык, үз фикерен төгәл, ачык җиткезергә сәләтле, югары әхлаклы шәхес тәрбияләү. Шул максаттан чыгып, балаларны төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә, конференцияләрдә чыгыш ясарга этәрү - минем төп вазифаларымның берсе. 

Тәҗрибә белән уртаклашу ниятеннән, матбугат битләрендә, интернет челтәрендә , төрле җыентыкларда дәрес эшкәртмәләремне, сыйныфтан тыш чараларны   зур теләк белән бастырам.

Әлеге сайтка урнаштырылган материалларым да укытучыларга файдалы булыр дип ышанам.

 

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Дөньяда китаптан башка яшәү мөмкин түгел, дип уйлыйм. Тормыш һәм дөнья турындагы иң дөрес мәгълүматны нәкъ менә китап бирә. Рухи азыкны да  китаплар укып  алабыз. 

Күңелемә якын булган әдипләр байтак. Һәрбер әсәрнең үз кыйммәте, үзенчәлеге бар. Ә иң яратып укылган әсәрләр түбәндәгеләр:

 Һ. Такташ "Мәхәббәт тәүбәсе";

Ә. Еники "Әйтелмәгән васыять";

Т. Миңнуллин "Үзебез сайлаган язмыш";

Г. Тукай, Х. Туфан, М. Җәлил, С. Хәким, Р. Вәлиев  иҗатлары һәм башкалар.

Моё портфолио

Укытучының эшчәнлеген электрон портфолиога урнаштырылган документлар аша  бәяләргә мөмкин. Уңышларым белән таныштыру максатыннан,  игътибарыгызга эш нәтиҗәләремне тәкъдим итәм. 

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы