Шигапова Лейсан Мансуровна

Башлангыч сыйныф укытучылары берләшик

Йөздә елмаю , күңелдән сафлык

Профессия: учитель начальных классов

Профессиональные интересы: книги

Увлечения: музыка

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с.Смак Корса

Место работы: МБОУ"Смак-Корсинская СОШ"

Звание, ученая степень: югары белем

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/shigapova-leysan-mansurovna

   Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты - белемле,тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү.  Моңа мәгълүмати технологи­яләр дә нык тәэсир итә. Бүген­ге мәгълүмати технологи­яләргә нигезләнгән мәгариф­нең нәтиҗәлелеге файдаланы­ла торган технологияләрнең төренә генә түгел, ә бәлки пе­дагогик эшнең сыйфатына да бәйле. Технологик инновацияләр педагогик метод һәм алымнар эчтәлегенең баюына китерә, шуның белән бергә алар педагогика үсешенә тула­ем тәэсир итә. 

          Укыту процессында яңа педагогик технологияләрне куллану яңа метод һәм алым­нарны үстерүгә, нәтиҗәдә, укытучылар­га, эш стилен үзгәртеп, яңача эшләргә, педагогик системада структур үзгәртеп коруларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Бу исә педагогик процессны оештыруга һәм аның белән идарә итүгә үзенчәлекле бурычлар куя.  Инновацион технологияләр белән укыту -уку процессын яңача оештыру дигән сүз. Аның мөһим мәсьәләләре булып өйрәнелә торган фәнгә кызык­сыну уяту, танып-белү актив­лыгын үстерү, аралашу про­цессында үзара аңлашу һәм ярдәмләшү мохите тудыру, укучыларның иҗади сәләт­ләрен ачыклау һәм үстерү тора.

         Заман уку-укыту эшчәнлегенең барлык тармагына да үзгәрешләр кертә, безгә, укытучыларга да, яңа таләпләр куя. Сыйфатлы белем бирү өчен, мәгариф өлкәсендә модернизацияләү кирәклеген аңлап, без дә дәрес­ләребездә инновацион технологияләр кулланып эшләргә тиеш.Нәрсә соң ул инновация? Инновация- латин сүзе.Безнең телгә тәрҗемә итсәк,”яңарту,яңалык,үзгәртү” дигәнне аңлата. Педагогик инновация- ул укучыны укыту  һәм тәрбияләү эшен яхшыртуга юнәлдерелгән үзгәрешләр. Бүгенге педагогик инновациянең төп бурычы- педагогка кирәкле яңалыкларны туплау-җыйнау,өйрәнү һәм классификацияләү.    Белем бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрү укыту процессының яңа, тагын да нәтиҗәлерәк технологиясен эзләүне таләп итә. Технология инновацион процессларда тулысынча яңартыла. Ул исә укыту процессы субъектларын-укытучының да, укучының да тирәнтен әзерлекле булуын таләп итә. Бу хәзерге заман дәресен оештыру өчен зарури. Шуны да истә тотарга кирәк: укытуның традицион системасында булган иң яхшы алым, методларны куллана, үстерә барып эшләгәндә генә,  инновацион технология яхшы нәтиҗәгә ирешүгә ярдәм итә ала.

О себе

Башлангыч сыйныфлар укытучысы

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Матурлык , табигать  турында

Моё портфолио

   Укытучы укытуның сыйфаты,укучыларның белем һәм тәрбия дәрәҗәсе өчен җавап бирә.
Шуңа күрә белем бирү төшенчәсенә билгеле бер максатка юнәлдерелгән процесста укучылар үзләштергән  белемнәрнең нәтиҗәсе һәм шул нигездә формалашкан дөньяга карашлары,шәхеснең әхлак сыйфатлары,аның иҗади көче һәм сәләте ,үсеше кергәнен укытучы һәрвакыт күздә тотып эшләргә тиеш.
      Тормышның төрле сфераларындагы технологизация мәктәп тормышына да үзгәрешләр кертте.Әзер белем биреп чыгару уку процессында төп бурыч булудан туктады,укытуны традицион формада оештыру актуальлеген югалтты.Хәзер сүз белем бирү процессын компьютерлаштыру,төрле педагогик,шул исәптән яңа технологияләр кертү турында бара.

 

Соңгы елларда безнең илебездә компьютер тормышыбызның бөтен өлкәләренә дә үтеп керде. Укытучы профессиясе дә уку эшчәнлегендә компьютер технологияләреннән файдалануны таләп итә. Информацион технологияләрнең зур тиз­лек белән үсүе яшь буынның белемле, иҗади фикер йөртүгә сәләтле булуын таләп итә. Бүгенге җәмгыять тыгыз информация челтә­ре белән уратып алынган.

Компьютер технологияләре белем бирүнең эчтәлеген, методларын, оештыру формаларын сыйфатлы итеп үзгәртә, укучыларның шәхси сәләтләрен, үзенчәлекләрен, танып белү сәләтен үстерүгә ярдәм итә, ә аның көче, интеллектуаль базасы, күрсәтмәлелек белән ярашуы вакыйгаларда турыдан – туры катнашучы булырга мөмкинлек бирә, үсеше белән идарә итәргә этәрә.

Мои публикации:
Воспитательная работа
Изобразительное искусство
Математика
Материалы МО
Музыка
Окружающий мир
Разное
Региональный компонент
Русский язык
Технология
Физкультура
Чтение
Публикации моих учеников:
Добавить грамоту в портфолио