8 нче март бәйрәменә багышланган кичә: "Язгы бәйрәм"
методическая разработка (5, 6, 7, 8 класс) по теме

8 нче март бәйрәменә багышланган кичә: "Язгы бәйрәм".

Максат:

1.Гаилә һәм мәктәп арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту.

2.Әниләргә мәхәббәт тәрбияләү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 8_mart.doc55.5 КБ

Предварительный просмотр:

8 нче март бәйрәменә багышланган кичә:

Тема: 

Язгы бәйрәм.

Максат.1.Гаилә һәм мәктәп арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту.

        2.Әниләргә мәхәббәт тәрбияләү.

Алып баручы. Хәерле көн, кадерле әниләр, әбиләр! Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! Сезне бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Һәрвакыт көләч йөзле, сау-сәламәт, бәхетле булыгыз! Балаларыгызның чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын!

        -Кем дөньяга кеше бүләк итә,

        Ә кешегә - якты дөньяны?

        Тойгылары кояш кебек кайнар,

        Эретерлек гранит кыяны?

                -Кем күңеле тулган айдай серле,

                Язлар сыман назлы, ягымлы?

                Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

                Кайгыларга түзем, сабырлы?

        -Кем елмая җәйге таң аткандай,

        Балкып китә шундук тирә-як?

        Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

        Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

                -Кем куллары өйне, җирне ямьли,

                Изгелеге үлчәү тапкысыз?

                Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы.

Барысы бергә: Тормыш яме - Әнкәй, хатын-кыз!

        -Язның беренче бәйрәмен

        “8 нче Март” диләр.

Барысы бергә: Бәйрәмегез котлы булсын,

                         Кызлар, апа-җиңгиләр

          -Бер утыру – үзе бер гомер дип,

           Бабайлар бит юкка әйтмәгән,

          Бер очрашып серләр бүлешү-

         Бу гадәтләр әле бетмәгән.

         -Бүгенге бәйрәмебезне без “Иң–иң яратканнарыбыз” дип атадык. Чөнки бүген иң–иң ямьле, затлы бәйрәмнәрнең берсе. Бүген бездә кунакта иң-иң кадерле кешеләребез: Әниләр һәм әбиләр. Ә без, аларның иң–иң яраткан балалары, иң–иң матур чыгышларыбызны аларга бүләк итәбез.

     

        А.б.Галибәнә яктырып

                Ал таң аткан чагында,

               Сандугачлар җиһанга

                Моң тараткан чагында,

                Зилзиләләр куптарып үзе яткан карында

                 Җанлыдан җан яралды.

Чәчәкләр баш калкытып,

Нурга күмелгән мәлдә,

Бар табигать җанланып,

Җырга төренгән мәлдә,

Бәгырьне парә-парә

Җан ачысы телде дә,

Җанлыдан җан яралды.

Җиргә-күккә, тирә-юньгә

Яңа аваз таралды.

Әнә шулай дөньяга сабый туды. Кешелек дөньясына яшь буын вәкиле  

килде. Ул – һәрбер ананың бәгырь кисәге, шатлыгы, өмете, киләчәге. Ул – безнең алмашчыбыз, таянычыбыз, ышанычыбыз... Ә әниләргә килгәндә...

        “Әнкәйләрнең бөеклеген

        Яши-яши аңлыйбыз”,-

дип яза Роберт Миңнуллин. Әлбәттә, шагыйрь хаклы. Аналарны кече яшьтән үк аңларга, аларның терәге, ярдәмчесе булырга кирәк. Без моны онытмыйк! Исән чакта әнкәйләрнең кадерен белик!

        -Әниләребез бала үстереп, тәрбияләп кенә калмыйлар. Алар дөньяны үзгәртүдә, җәмгыятьне төзүдә дә актив катнашалар.

        Мул иген үстерәләрме алар, машина төзиләрме, терлек карыйлармы, балалар укыталармы, авыруларны дәвалыйлармы – кайда гына эшләмәсеннәр, туган илебезнең байлыгын арттыруда үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр.

        -Ә хәзер безнең укучыларыбыз үз әни-әбиләрен ничек яратуларын әйтерләр. (Укучылар алдан язылган иншаларны укыйлар.)

        А.б. Кадерле балалар! Сез бик бәхетле, чөнки янәшәгездә газиз әниегез бар. Һәрчак шулай бәхетле, сау-сәламәт булыгыз.

        Бүген бик күп сабыйлар ана назыннан мәхрүм. Аларның да бәхетле буласы, гаилә җылысын татыйсы килә. Шунысы кызганыч, мондый нарасыйларның саны елдан–ел арта бара. Бу балаларга игътибарны арттыру максатыннан, 2007 ел Татарстанда Хәйрия елы дип игълан ителде. Әйдәгез, аларга рәхим-шәфкатьле булыйк, ярдәм кулы сузыйк, күңел җылыбызны бүләк итик.

        -Көннәр якты булсын өчен,

        Йокы татлы булсын өчен,

        Әни кирәк, әни кирәк.

        Йокы татлы булсын өчен әни кирәк!

          А. б. Безнең әниләребез – бик матур гөлләр үстерәләр. Хәзер шул турыда шигырь тыңлап китәрсез.(Әхмәдуллина Эльвира укый)

        Бик яратып әни белән

        Без гөлләр үстерәбез.

        Гөл карауның, үстерүнең

        Бик күп серен беләбез.

Бар биеге, үрмәлесе,

        Чәчәкле, чәчәксезе.

        Һәрберсенең үз урыны

        Өйдә үз гүзәллеге.        

Тамчы гөле, яран гөле,

Декабрист үсә бездә.

Кактусларның бик күп төре,

Бар бер бәхет гөле дә.

        Ни хикмәттер, 8 нче мартка

        Бер гөлем чәчәк ата.

        Әниләребез бәйрәмен

        Гөлләрем дә ярата.                            (Концерт номеры - җыр)

А. б. Бәйрәмебезне иң акыллы малайлар дәвам итә.

        Кызып–кызып бәхәсләшә

        Бүген бездә малайлар.

        Ришат, Айнур, Ильяр,

        Фәннүр белән Салават:

Фәннүр: Минем әни пәрәмәчне

              Шундый тәмле пешерә.

              Телеңне йотарсың, малай,

              Ашап карасаң, менә.

Салават: Өчпочмакка җитми инде,

                Ни генә әйтсәгез дә.

                Әнием кебек берәү дә

                Пешерә белмидер лә.

Ришат: Камыр тылсымга әйләнә

             Минем әни кулында.

             Кәнфит-прәннек кирәк түгел

             Гөбәдия барында.

Айнур: Кыстыбыйны бик яратам

             Бәлешне дә үз итәм.

              Әнием кебек пешекче

               Бар микән җирдә бүтән.

        Чәк-чәк белән торт ясарга

        Минем әни бик оста.

        Тәмле, татлы ризыкларны

        Әтием дә ярата.

Ильяр: Мактанышмагыз, малайлар,

        Иң оста минем әни.

        Сумса, пилмән, шәңгәләрне

           Вәт пешерә, билләһи.

А.б. Менә шулай берсен-берсе

        Уздырышып малайлар,

        Тәмле әйберләр ашагач,

        Әниләрен мактыйлар.

       

А.б. Инде сез аңлагансыздыр, безнең бәйрәмдә иң-иң тәмле пешерүче әниләр. Менә бу өстәлдә алар әзерләгән ризыклар. Хәзер алар безне үзләре әзерләгән ризыкларның рецептлары белән таныштырырлар. (Әниләргә сүз бирелә)

        А.б. Элек–электән хатын–кызларның матурлыгы озын чәч толымнары белән үлчәнгән. Безнең мәктәптә дә бар андый кызлар. Ягез әле, кызлар, монда чыгыгыз. (Кызлар чәчләрен таратып, музыка астында түгәрәктә йөреп алалар)

        Ләйсән:

        Өйдә әби белән икәү

        Килдек шундый карарга:

        Бүтән бер дә кистермичә

        Чәч үстереп карарга.

                Чәч ул бик озак көттерми,

                Үсә икән карасаң:

                Әйбәтләп юып, яхшылап,

                Җайлап, майлап тарасаң.

        Инде чәчем билдән үтте,

        Үсмәс иде кистерсәң.

        Теземә дә җитәр әле

        Тәрбияләп үстерсәм.

                Йөрим чәчемне бер яки

                Ике толымнан үреп,

                Милләтнең чын кызы диеп,

                Соклансын кеше күреп.

        Уен. “Иң оста чәчтараш” (Кызлар әниләренә прическалар ясыйлар. Алар ясаган арада концерт номеры башкарыла)

А. б. Безнең әниләр – балаларын иң әйбәт белүчеләр. Ә балалар - әниләрен. Шуңа күрә без хәзер “Бер – беребезне беләбезме?” дигән бәйге үткәрәбез.(Әниләргә алдан әзерләнгән сораулар бирелә. Шул ук сораулар балаларга да бирелә.) Әнинең һәм баланың җаваплары туры килә микән?

Сораулар:

(Әниләр турында)

1. Кыз фамилиягез ничек?

        2. Ничәнче үлчәм аяк киеме киясез?

        3. Яраткан җырчыгыз кем?

        4. Ирегез белән кайда таныштыгыз?

        5. Туган авылыңның исеме.

(Балалар турында)

        1. Балагыз ничә төрле фән укый, исемнәрен языгыз.

        2. Чәршәмбе көнне расписание буенча нинди дәресләр керә?

        3. Балагызның яраткан фәне.

        4. Балагыз татар теленнән нинди тема өйрәнә?

        5. Балагыз атнага ничә дәрес укый?

-Әниемнең киемнәрен

        Бер киям дә бер салам.

        Көзге каршысына басып

        Үз-үземә сокланам.

                Менә монысын яшь вакытта

                Әни кигән бәйрәмдә.

                Ә монысын хәзер кия

                Концертларга йөргәндә.

        Туфлиләрнең ниндие юк,

        Үкчәлесе, очлысы...

        Берсен менә кигән идем

        Ничек кенә атлыйсы...

                Эшләпәнең көзге, кышкы,

                Җәйгесе дә бик кирәк.

                Миңа калыр барысы да

                Үсим генә әзерәк.

        Кершән – мершән ягынырга

Син бик бәләкәй, диләр.

        Кесәмдә иннек йөртәмен

        Берсе дә күрмиләр,

        Мондый кыз дип белмиләр.

Малайлар өчен уен. “Кем тизрәк кызлар булып киенә?”

Ришат белән Ильяр башкаруында “Шаян бию”

        Бичура керә. Өстендә сәламә кием. Башына антенналы шапка кигән, муенына озын шарф ураган. Кискен хәрәкәтләр ясап йөри.

        Бичура. Ай-яй-яй, Сез нишләп утырасыз монда? Сезнең киткәнне мәктәп түбәсендә көтеп утырып чирләп беттем инде. Ай-й, температурам да бар бугай. (Башын тотып карый. Зур градусник алып, култык астына кыстыра). Точно, температура.

        Укучы кыз. Бичура, туктале, монда безнең бәйрәм бара, ә син чирләп йөрисең.

        Б. Кая минем караватым, кая минем мендәрем. Ятам, ятам, чирләдем.

        Кыз. Балалар, берәрегездә дару юкмы?

        Балалар. Юк.

        Б. Әгәр дә сез мине тәмле әйберләр белән сыйласагыз, мин тереләм инде.

        Кыз. Була ул. Без хәзер сине варенье белән сыйларбыз. Тик ярыш оештырабыз. Әниләрне дә чакырабыз. Шушы савытлардан вареньены кем беренче ашап бетерә. Ә вареньены балаларыгыз ашата. Бичура, сине дә бер бала ашатыр. Син бит чирле, синең хәлең юк.

        Б. Шулай шул, тизрәк ашатыгыз, ашыйсым килә.

Уен. “Кем тизрәк варенье ашый?”

        Б. Ух, рәхәт булып китте. Хәтта биисе килә башлады. Музыка, музыка.

        Бичура бии.

        Б. Ай, сезнең белән күңелле. (Телефон шалтырый. Кәрәзле телефонын чыгара) Нәрсә бар? Торт? Кайда? 32 дә? Хәзер, хәзер.

(кунакларга) Сез мине гафу итегез инде. Срочный вызов. Әй, онытканмын, бәйрәм белән сезне! Сау булыгыз. (Чыгып китә)

        -Әйтәсебез килә бүген

        Кадерле әниләргә-

        Бу бәйрәм дөньяга килгән

        Кояш нуры сибәргә!

                -Бу бәйрәмдәге җылылык

 Гасырларга җитәрлек

                Сезнең назлы кулларыгыз

                Әкиятне чын итәрлек.

        Читкә китми, әниләрне

        Һаман саклап йөрербез.

        Әни кушса, әти белән

        Тауларны күчерербез!

Концерт номерлары.

        А.б. Ә хәзер барыбыз бергә җыр башкарабыз. Әниләр, сез дә кушылыгыз.

        Җыр. “Кояш гомере” (Ф. Әхмәдиев көе, Г. Зәйнәшева сүзләре)

        Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Язгы аҗаган"әсәренә лингвистик анализ

"Язгы аҗаган"әсәренә лингвистик анализ...

"М. Хасанов. "Язгы аҗаган" әсәренә анализ" темасына план-конспект. 11 класс, татар төркеме

" М. Хасанов "Язгы аҗаган" әсәренә анализ" темасына план-конспект 11 сыйныф татар подгруппасы өчен....

“Язгы каникул” хикәясендәге лексик-грамматик материал.

План-конспект урока татарского языка в 5 классе. Автор УМК Р.З. Хайдарова....

Аяз Гыйләҗев “Язгы кәрваннар” әсәренең 1нче бүлеген өйрәнү Татар мәктәбенең 8 нче сыйныфында татар әдәбияты дәресе

Аяз Гыйләҗев “Язгы кәрваннар” әсәренең 1нче бүлеген өйрәнү Татар мәктәбенең 8 нче сыйныфында татар әдәбияты дәресе...

8 нче Март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган ”Кызлар – язгы чәчкәләр” исемле ярыш - кичә

8 нче Март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган”Кызлар – язгы чәчкәләр”  исемле ярыш -  кичәМаксат: укучыларны  тапкырлык, зирәклек, уңганлыкта сынап карау; сәхнәдә үз-үзләрен...

Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повесте. 8 нче сыйныфта әдәбият дәресе.

Традицион укыту системасыннан аер­малы буларак, коммуникатив технологияләр нигезендә (федераль дәүләт белем бирү стан­дартларына нигезләнеп ) Аяз Гыйләҗевның “Язгы кәрваннар” әсәре буенча 8 сыйныфта т...