Әниләрнең олы йөрәгенә изгелекнең сыйган барсы да.
план-конспект урока (7 класс) на тему

Хайдарова Сания Бариевна

урок татарской литературы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon s.hkim_izhaty_buencha_dres_eshkrtmse.doc240.5 КБ

Предварительный просмотр:

ФИО                                              Хайдарова Сания Бариевна

Эш урыны                                    «Өчкүл гомуми урта белем бирү мәктәбе»

Хезмәте                                         Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фән                                                Әдәбият

Тема.                             “Әниләрнең олы йөрәгенә

                        Изгелекнең сыйган барсы да...”

Максатлар: 1.Сибгат Хәкимнең әниләр турында язган шигырьләрен йөрәнү.

2.Шагыйрьнең шәхесенә һәм иҗатына карата хөрмәт хисе,     әниләргә мәхәббәт хисе тәрбияләүне дәвам итү.

3.Шигырьләрне сәнгатьле уку күнекмәләрен формалаштыру.

Материаллар: дәреслек (Хатипов Ф.М., Галимуллин Ф.Г. ,,Әдәбият”

7 нче сыйныф) 139-152 нче битләр; С.Хәким ,,Яшә, борчулы җаным!”; С.Хәким ,,Шигырьләр, поэмалар” 2 нче том; С.Хәким ,,Җылы сүз”; ,,Таныш өянкеләр”; Ф.Яруллин ,,Тозлы тамчы”; Ф.Яруллин ,,Йөз аклыгы”; ,,Әдәплелек дәресләре”; ,,Мең дә бер хәдис”; ,,Мәкальләр”; ,,Балалар календаре ”.

Җиһазлау: рәсемнәр (табигать күренешләре, әни рәсеме); сүзләр язылган

плакат; аудиокассеталар; видеокассеталар; магнитофон;         телевизор; видеомагнитофон; китаплар; клиндерләр.

Дәрес планы.

1.Оештыру өлеше.

  1. Исәнләшү;
  2. укучыларның дәрескә хәзерлекләрен тикшерү.

2. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

        1)Тема һәм максатларны хәбәр итү.

( Роберт Миңнуллин сүзләренә Илгиз Закиров көй язган ,,Әнкәмнең догалары” җырын тыңлау).

        2)Кереш әңгәмә.

- Бу нинди җыр?

- Авторлары кемнәр?

- Кем башкаруында тыңладык?

- Кемнәргә багышлана?

- Ничек яңгырый?

- Күңелдә нинди хисләр тудыра?

- Ни өчен әниләргә багышланган җырлар бик күп?

- Сез ниндиләрне беләсез?

- Хәзер берәрегез җыр башкарырга теләмиме?

- Ә нинди шигырьләр беләсез?

- Әниләрегез турында нәрсәләр әйтә алыр идегез?

        3)Укытучының әниләрнең олылыгы турында сөйләме.

        4) Халык авыз иҗатында әниләр турында:

- мәкальләр;

- мәзәкләр;

- җырлар;

- әкиятләр;

- бәетләр;

- мөнәҗәтләр;

- риваятьләр.

        5) Халык педагогикасыннан мисаллар.

        6) Проза әсәрләреннән мисаллар.

        7) Шигырьләр укыту.

        8) Рәссамнар турында сүз.

        9) Сибгат ага Хәкимнең әнисе турында укытучы сүзе.

        10) Сагыну хисе турында сөйләшү.

        11) ,,Әнкәй” шигырен үзләштерү өстендә эшләү.

        12) Әниләргә багышланган бәйрәмнәр турында сөйләшү.

- Ел әйләнәсендә нинди бәйрәмнәр әниләргә багышланган?

- Бу көнгә без ничек әзерләнәбез?

- Нәрсәләр бүләк итәбез?

- Нинди теләкләр телибез?

- Бары шушы көннәрдә генә әниләребезне котларга тиешме соң без?

        13) Фәнис Яруллинның  ,,Әни, синең хәер-фатыйхаң” шигырен укыту.

        14) Әниләрнең хәер-фатыйхасын алган кеше генә бәхетле була. Шул турыда сөйләшү.

        15) Сибгат Хәкимнең үзе укуында ,,Клиндерләр эзлим” шигырен тыңлау. Шигырьне үзләштерү өстендә эшләү.

        16) Сибгат Хәким әнисе өчен гомер буена игелекле бала булган. Әнисенең ахыргы көннәре турында укытучы сөйләме.

        17) Фәнис Яруллинның ,,Әнкәй тирбәтә бишек” шигыреннән алынган сорауларга җавап әйттерү.

        18) Сибгат Хәким дан җырлаган әни образы башка шагыйрьләр иҗатында да дәвам итә. Шигырьләр укыту.

3. Өй эше бирү.

        Әниләргә багышлап шигырь язып карагыз.

        ,,Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә!” дигән темага сочинение язу өчен материаллар туплап килегез.

4. Йомгаклау.

        1) Әңгәмә.

- Без бүген кемнәр турында сөйләштек?

- Нинди шигырьләр укыдык?

- Әниләр темасы әдәбиятта нинди урын тота?

- Ни өчен шулай икән?

- С.Хәким әниләргә багышлап нинди шигырьләр язган?

        2),,Әнкәмнең догалары” җырыннан өзек тыңлау.

Дәрес барышы.

- Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз!

 (Җырдан өзек тыңлау).  

- Укучылар, бу җыр кемнәргә багышланган?

- Дөрес, бу җыр дәреснең  темасын да әйтеп бирә:

        Әниләрнең олы йөрәгенә

        Изгелекнең сыйган барсы да.

-Бүгенге дәрестә менә бу сүзләр кирәк булыр. Хәзергә аларны дәфтәрләрегезгә язып куегыз.

        Хәдис – Мөхәммәд пәйгамбәр сүзе.

        Хәер-фатыйха – 1.Яхшы теләк. 2.Ризалык.

        Клиндерләр – төче камырдан боҗра формасында ясап пешерелгән ризык.

-Әле генә әниләр турында җырдан өзек тыңладык. Сезнең арада да әниләр турында җыр башкарырга теләүче кешеләр юкмы?

-Ә әниләр турында шигырьләр беләсезме?

-Әниләр турында үз сүзләрегез белән нәрсәләр сөйләр идегез?

-Дөрес, укучылар, әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул безне

тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп, бишектә тирбәткән, беренче елмаюыбызны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелгә сеңдергән... Әниләрнең безгә кылган изгелеген санап бетерергә мөмкинме соң?

        Юкка гына олуг пәйгамбәребез Мөхәммәд Галәйхис-Сәламнең берничә хәдисе әниләрнең дөньяда иң олы кеше икәнлеген раслап тора. Мәсәлән,

137.Хатыннарына карата ирләренең хакы олы, балаларына карата аналарның хакы олы.

188.Анаң, аннары анаң,аннары анаң, соңынтын гына атаң.

377.Җәннәт –  аналарның аяк астында.

557.Балаларыгызны йөзәргә һәм атарга өйрәтегез.Мөэминә хатын-кыз өчен иң әйбәт һөнәр –  өендә җеп эрләү. Сезне ата-анагыз икесе дә берьюлы чакыра икән, иң элек, анагызга җавап бирегез.

        Мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукай халык һәм аның иҗаты турында болай дигән: ,, Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”. Менә шушындый олы бәягә ия булган татар халык иҗатында әниләр турында нәрсәләр бар икән?

  1. Мәкальләр.
  2. Әкиятләр. (,,Өч кыз” әкияте).
  3. Мәзәкләр.( ,,Иң матур әни”).
  4. Бәетләр.
  5. Мөнәҗәтләр.( Анага бала – күкрәк сагышы”).
  6. Риваятьләр.( ,,Ана йөрәге”).

-Укучылар, ә сезнең әти-әниләрегез үз әти-әниләренә нинди мөнәсәбәттә?

- Бик дөрес, укучылар, менә шундый нык гаилә мөнәсәбәтләре булган милләтебез яши һәм яшәячәк тә.

        Шагыйрьләр, язучылар, композиторлар, рәссамнар үз иҗатларында әниләр темасын үзәккә алалар. Мәсәлән, Фәрит Якуповның ,,Әниләр җәе”, Илдар Зариповның ,,Өйдә” дигән рәсемнәре.

        Кешегә гомер буена әти-әнисе кирәк. Аларның кайгыртучан карашы, җылы сүзләре, акыллы киңәшләре җанга рәхәтлек бирә. Сибгат ага Хәким дә әти-әнисенә гомере буе рәхмәтле булып яшәгән. Мәсәлән, аның әнисенә багышланган шигырьләре генә дә уннан артык. Аларда күпме ихласлылык, рәхмәт хисе!

        Укучылар, хәзер, дәреслекнең 145 нче битен ачып, ,,Әнкәй” шигырен укыйбыз.

  1. Эчтән уку.
  2. Үрнәк уку.
  3. Берничә укучыдан укыту.
  4. Анализлау:

-Лирик герой әнисен нинди хәлдә күз алдына китерә?

-Ни өчен?

-Әни кеше кое янына бары су кирәк булган өчен генә чыкканмы? Әллә аның тагын башка эше дә бармы?

-Баласын көткәнне каян белә алабыз? Нинди юллардан?

-Әни кеше балаларын ничек үстергән?

-Моны ул үзе әйтәме, әллә баласымы?

-Бу ни дигән сүз инде?

-Баласыннан хәбәрне әни кеше кайда ишетәчәк?

-Ни өчен дип уйлыйсыз?

-Әни кешеләргә нинди чиләкләр белән генә очрар?

-Ни өчен лирик геройның моңа ышанычы зур?

-Бу нәрсә?

-Шигырьдә халык авыз иҗатыннан тагын нәрсә кулланылган?

-Ул тулысынча алынганмы?

-Аның кайсы өлеше төшеп калган?

-Ә әни кешенең хәтере калу турында нәрсә әйтелгән?

-Дөрес,укучылар, Сибгат ага Хәким үзенең куен дәфтәренә болай дип теркәп куйган: ,,Әни хәтере канәфер хәтле генә...”

(Канәфер бөртекләрен өләшү).

-Менә, укучылар, әниләр хәтере шушы нәни канәфер бөртеге кадәр генә, ә алар безгә бирә торган хәер-фатыйха дөньяда иң зур әйбер.Сез дә әниләрегезнең менә шушы канәфер бөртеге кадәр дә хәтерләрен калдыра күрмәгез, югыйсә дөньяда бик кирәк булган әни хәер-фатыйхасын ала алмый калырсыз.

(Фәнис Яруллинның ,,Әни, синең хәер-фатыйхаң” шигырен укыту).

-Укучылар, ел әйләнәсендә әниләргә багышланган нинди бәйрәмнәрне беләсез?

-Бу көнгә ничек хәзерләнәсез?

-Нинди теләкләр телисез?

-Нинди бүләкләр бүләк итәсез?

-Әниләрне бары шушы көннәрдә генә котласак та җитеп торамы соң?

-Юк, һәр көн әнинең ризалыгын, ягъни хәер-фатыйхасын, алып яшәргә кирәк. Мәшһүр шагыйребез кечкенәдән үк әнисенә рәхмәтле булып үсә.Ачлык елларында мәктәптә бирелә торган бушлай ашны да әнисе һәм туганнары белән бүлешеп ашый торган була. Фронттан да әнисенә җылы хатлар яза. Әнисенең рухи таянычы да була.Бигрәк тә гомеренең соңгы ун елында әнисе сукыр калгач, аңа чиксез рәхим-шәфкатен күрсәтә. Һәр сүзен, һәр теләген үтәргә тырыша. Әнисенең хәер-фатыйхасын ала.

        Ә менә Сибгат ага Хәким әнисенә күчтәнәчкә нәрсәләр җибәрә торган булган икән соң? Моны без шагыйрьнең үз башкаруында үз шигырен укуыннан белербез.

(Язманы тыңлау).

-Я, нәрсә икән ул, укучылар?

-Менә ул, укучылар!

(Клиндерләрне күрсәтү).

-Ни өчен нәкъ менә клиндерләр икән соң?

-Шигырьдә әни сүзләрен табып укып күрсәтегез.

-Лирик герой әнисенең клиндерләр соравын дөрес аңлаганмы?

-Нәрсә дип? Укып күрсәтегезче?

-Ни өчен ул буранда да, яңгырда да клиндерләр эзләгән?

-Әйе, укучылар,әнинең теләген тормышка ашыру – изге эш.

        Хәзерге көннәрдә әниләр темасына актив иҗат итүчеләр Фәнис Яруллин һәм Роберт Миңнуллин.

(Ф.Яруллинның ,,Иң матур юллар”, Р.Миңнуллинның ,,Безнең әнкәйләр” шигырьләрен укыту).

        Дөрес, җәмгыятьтә һәм миһербанлы, инсафлы кешеләр тарафыннан әниләргә һәрчак кадер-хөрмәт күрсәтелгән. Бөек Ватан сугышы елларында аналарның күрсәткән батырлыгына Волгоград шәһәрендә бик зур мәһабәт һәйкәл куелган.Гүя ул тынычлык сакчысы да булып биеклеккә куелган.

        Хәзерге көндә ТРның мәрхәмәтле җитәкчеләре ярдәме белән һәр әни кеше өчен айга бер көн ,,Әниләр көне”итеп бирелә.

        ,,Әнием – Мама” Хәйрия Фонды булдырылды. Аны якташыбыз Тәлгать Шиһабиев оештырган. Бу фонд ун балалы гаиләләргә булыша. Бу фонд оешуны Т.Миңнуллин, З.Вәлиева, Г.Сафиуллина, Роза Туфитулова кебек танылган шәхесләр дә яклап чыкты. Тәлгать абый Шиһабиев бу эшне: ,,Әниемә рәхмәтле булуымнан башладым,” – дип аңлата. Ул туган авылында мәчет салдырган һәм аңа әнисенең исемен биргән, шулай итеп әнисенең исемен мәңгеләштергән. Ул ,,Хәтимә мәчете” дип атала.

        Ә Сибгат ага Хәкимнең әнисенең исемен мәңгеләштерүе турында видео аша карарбыз.

        Менә, укучылар, дәрес ахырына якынлашып килә. Сез дә өйдә әниләрегезгә багышлап шигырь язып карагыз. Киләсе дәрестә ,,Рәхмәт безнең әнкәйләргә!” дигән сочинение язачакбыз. Материаллар туплап килегез

- Без бүген кемнәр турында сөйләштек?

- Нинди шигырьләр укыдык?

- Әниләр темасы Сибгат ага Хәким иҗатында нинди урын алып тора?

- Әниләр исемен мәңгеләштерү өчен нәрсәләр эшләнгән?

- Ә нәрсәләр эшләргә кирәк әле?

- Ул безнең кулдан киләме?

-Бик яхшы, укучылар, киләчәктә сездән дә матур эш-гамәлләр генә күрергә насыйп булсын иде.

        Дәресне ,,Әнкәмнең догалары” дигән җырны бергә җырлап тәмамлыйк әле.

        

         

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Снежный барс

Ирбис – великолепный снежный барс, очень красивое и сильное животное....

Приключение Снежного Барса

Браконьеры вывозят Снежного Барса из места своего обитания, но ему удается выскользнуть из клетки. Так он оказывается совсем один, к нему на помощь спешит Кошка и другие....

тематическое планирование в системе "Барс" для 9 непрофильных классов ( Enjoy English)

Тематическое планирование для 9 непрофильных  классов в системе "Барс" (Enjoy English) 3 часа в неделю( 102 часа в год)...

тематическое планирование в системе "Барс" для 9 профильных классов ( Enjoy English)

Тематическое планирование в системе "Барс" для 9 профильных классов ( Enjoy English)-4 часа в неделю (136 часов в год)...

тематическое планирование в системе "Барс" для 10 непрофильных классов ( Enjoy English)

тематическое планирование в системе "Барс" для 10 непрофильных классов ( Enjoy English)- 3 часа внеделю (102 часа в год)...

тематическое планирование в системе "Барс" для 10 профильных классов ( Enjoy English)

тематическое планирование в системе "Барс" для 10 профильных классов ( Enjoy English)- 4 часа в неделю (136 часов в год)...

“Туган җирем тургай булып Сыйган күңел читлегенә” (М. Галиевнең “Нигез” әсәре буенча 7 нче класста сыйныфтан тыш уку дәресе)

Якташ язучыбыз М. Галиевнең  "Нигез" әсәре туган туфрак кодрәтенең көче турында. Әсәрдә Алтын Болак авылы кешеләренең тормыш-яшәеше хакында языла. Әсәрдә Өянке образы метафора булып кил...