Фәнни-тикшерену эше: “Келәнче авылы сулыкларын тикшерү”
проект по химии (8 класс) на тему

Агмалова Аниса Котдусовна

      Кешелекнең төп проблемаларыннан берсе булып әйләнә-тирәлекнең сыйфаты начарлану тора. Бу мәсьәлә  бөтен илләрнең халкын борчуга сала.Җәмгыятебездә дә чиста су проблемасы үзәк проблемага әйләнде.Чөнки  кешенең сәламәтлеге эчә торган суның сыйфатына бәйле.Төче су кеше тормышында һәм хуҗалык эшчәнлегедә зур әһәмияткә ия.1л суда 1 граммлап тоз эрегән булса, мондый су төче су була.Аеручада җир асты сулары, ачык сулыклар белән чагыштырганда эпидимиологик яктан иң зарарсыз су санала һәм суының даими сыйфатка ия булуы белән аерыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon fnni_-tiksherenu_eshe.doc72 КБ

Предварительный просмотр:

             

             МБГББУ “Келәнче төп гомуми белем биру мәктәбе”

           Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы

“Минем кече Ватаным” исемендәге

укучыларның I  региональ фәнни-практик конференциясе

            Фәнни-тикшерену эше :

  “Келәнче авылы сулыкларын тикшерү”

                                                               

                                                           Эшне башкарды:Сафина  Лилия Рамил        

                                                                           кызы, VIII сыйныф

                                                                            укучысы.

                                            Фәнни җитәкче:Агмалова Әнисә Котдус

                                                                       кызы,2 категорияле

                                                                       химия  укытучысы

                                                         2015

     

           

                               Эчтәлек.

           Кереш. Эчәргә яраклы су проблемасы.

          I бүлек. Объектлар һәм аларны тикшерү методлары.

          1.1.Тикшерү объектлары.

     1.2. Тикшерү методлары.

     1.2.1.Суда эрегән кислород барлыгын билгеләү.

    1.2.2. Суның үтәкүренмәлелеген билгеләү

    1.2.3. Суның рH тирәлеген билгеләү.

     1.2.4. Суның  катылыгын билгеләү.

 II бүлек. Эксперименталь өлеше.

 2.1.суның рН тирәлеген ачыклау

       2.2. Авылыбыздагы сулыклардан алына торган суның катылыгын ачыклау.

2.3.  Хлорид һәм сульфат-ионнарны ачыклау

     2.4.Суның үтәкүренмәлелек дәрәҗәсен билгеләү.  

  III.  Йомгаклау.

1.Алынган анализлардан чыгып чишмә һәм кое суларына бәя бирү

        Кереш.

Кешелекнең төп проблемаларыннан берсе булып әйләнә-тирәлекнең сыйфаты начарлану тора. Бу мәсьәлә  бөтен илләрнең халкын борчуга сала.Җәмгыятебездә дә чиста су проблемасы үзәк проблемага әйләнде.Чөнки  кешенең сәламәтлеге эчә торган суның сыйфатына бәйле.Төче су кеше тормышында һәм хуҗалык эшчәнлегедә зур әһәмияткә ия.1л суда 1 граммлап тоз эрегән булса, мондый су төче су була.Аеручада җир асты сулары, ачык сулыклар белән чагыштырганда эпидимиологик яктан иң зарарсыз су санала һәм суының даими сыйфатка ия булуы белән аерыла.

    Хәзерге вакытта җәмгыятебезнең авырткан җиренә әйләнгән чиста су проблемасы,авылымдагы сулыкларның торышы бүгенге көндә нихәлдә икән ,дигән сорау уятты.Һәм мин химия дәресләрендә алган белем-күнекмәләремне эшкә җигеп суның күпсанлы үзлекләрен,сыйфатларын  тагын да тирәнтенрәк өйрәнү максатыннан   шушы фәнни-практик  эшкә керештем.

 

      Фәнни-практик эшнең төп мәсьәләләре:

 1.Суның үзлекләрен өйрәнү методлары белән танышу;

2.Практик юл беән суның физик,химик күрсәткечләрен билгеләү;

3. Эксперимент күрсәткечләреннән чыгып, чишмә  һәм  кое суларының уңай һәм тискәре сыйфатларга ия булуын,табигый сулыкларны саклау зарурлыгын ассызыклау.

     

     1.1.Тикшерү объектлары

    Безнең Келәнче авылы янында Чабыр тауда Шәрәфи чишмәсе урнашкан. Авыл бик таралып урнашканлыктан,күпчелек  кешеләргә бу чишмәгә бару кыенлаша. Халкының күпчелеге эчәр өчен суүткәреч торбалар буйлап өйләргә килүче  кое суыннан файдалана. Электр энергиясе белән проблемалар килеп чыкканда халык хуҗалык максатларында  авыл уртасыннан җәйрәп агучы Шахъян елгасының суын файдаланырга мәҗбүр. Аның тирәсендә бернинди промышленность предприятиеләре, фермалар урнашмаган.Ләкин шулай да язын  елга  суының сыйфаты санитария нормаларына туры килми .

      1.2.Суның үзлекләрен өйрәнү методлары. 

  Тикшерүнең төп максаты булып эчәр өчен һәм хуҗалык-көнкүреш кирәк яраклары өчен кулланыла торган суның сыйфат күрсәткечләрен өйрәнү.

   Физик-химик һәм биологик тикшеренүләр ярдәмендә суның сыйфатын ачыкларга һәм аны яхшырту юнәлешләрен билгеләргә мөмкин.Тикшерү объектлары - елгалар,чишмләр һәм суүткәргеч  торбалардан өйләргә килә торган су.

   Суга сыйфат анализлары үткәргәндә түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк:

  • Иң дөрес нәтиҗәне чыгару өчен бер генә анализ белән чикләнмәскә,өч тапкыр тикшерергә,ә аның нәтиҗәсен уртача кыйммәте буенча исәпләп чыгарырга.
  • Анализга проба алганнан соң никадәр азрак вакыт узса,аның нәтиҗәсе дә  шулкадәр төгәлрәк була.

      1.2.1.Суда эрегән кислород булуны билгеләү.

Эрегән кислород-сулыкның яхшы хәлдә булуын,анда тере организмнар яшәү мөмкинлеген күрсәтүче фактор.Кислородның күп өлеше сулыкларга атмосферадан керә һәм югары төзелешле үсемлекләр дә фотосинтез процессы  вакытында кислород бүлеп чыгаралар.

 Эрегән кислородның концентрациясенә төп йогынты ясаучы физик  фактор-температура.Түбән температурада суда кислород яхшырак эри.Агым суда агымсыз судагыга караганда кислород яхшырак эри. Авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән һәм көнкүреш агынтылары белән кергән органик калдыклар –суда кислород микъдары үзгәрүгә китерүче сәбәпләрнең берсе.Суда кислород микъдары үзгәрү анда тереклек итүче организмнарның төрлелегендә дә  чагыла.

1.2.2.Суның үтәкүренмәлелеген билгеләү.

  Суның үтәкүренмәлелеге һәм тоныклыгы яктылыкны үзе аша үткәрү сәләтенә бәйле.Суда органик һәм минераль матдәләр бик күп  булганда су тоныклана.Тонык су начар зарарсызландырыла.Андый суда төрле микроорганизмнар үсеш алуга уңайлы шартлар туа.

       Суда төрле кисәкчекләрнең суммар микьдары суның үтәкүренмәлелегенә йогынты ясый.Үлчәү цилиндрына тикшерелә торган су салырга.Цилиндрга

салынган су аркылы стандарт шрифт белән язылган газета текстын укырга тырышырга кирәк.Цилиндрдагы су текст өстеннән 4-5 см. биектә булсын.Бу биеклек суның үтәкүренмәлелек кыйммәте булып тора.Эчәргә яраклы суның үтәкүренмәлелеге  30 см. дан ким булмаска тиеш.

1.2.3.Суның төсен билгеләү.

Моның өчен пыяла савытка Шәрәфи чишмәсенең суын салабыз һәм ак кәгазь фонында суның төсен ачыклыйбыз(зәңгәрсу,соры,коңгырт).Төс-суның билгеле бер төр пычрануын күрсәтүче фактор булып тора.

   Нәтиҗәдә чишмә суының зәңгәр төстә булуы ачыкланды.

1.2.4.Суның рН тирәлеген билгеләү.

рН ның кискен үзгәрүе суда яшәүче организмнарның үлеменә китерә.

Эчәргә яраклы суның рН тирәлеге стандарт буенча 6,5 кә тигез.ә хуҗалык-көнкүреш шартларында кулланыла торган суның  тирәлеге рН=6.

1.2.5. Суның катылыгын (карбонатлы яки вакытлы катылыкны) билгеләү.

250 мл. лы колбага 100 мл.су салына,6-7 тамчы метилоранж индикаторы тамызыла.Метилоранжның төсе оранжево-красный төскә кергәнче 0,36 % лы  хлорид кислотасы салырга.

  Өч тәҗрибә нәтиҗәсеннән чыгып суның катылыгы түбәндәге формула буенча исәпләп чыгарыла:

Суның катылыгы =V(HCI)*100 моль

                                  V(H2O)*2              

Тикшерелгән суларның катылык төрләрен таблица буенча билгеләргә.

                               2+       2+

    Таблица №1.  Са     ,  Мg ионнары буенча суның катылыгын билгеләү.

   

    2+    2+

 Са , Мg  ионнарын билгеләү,ммоль/л

          Су тибы                                                                    

                                  < 0,75

     Бик йомшак

                                0,75-1,50

      Йомшак

                                 1,50-2,25

      Уртача катылыкта

                                 2,25-5,50  

            Каты

                                 > 5,50  

          Бик каты

                       -

1.2.6.Суда Сl   ионнар барлыгын билгеләү.

 10 мл. суга 3-4 тамчы нитрат кислотасы НNO4 тамызырга,0,5 мл.көмеш

 нитраты эремәсе өстәргә.Суда  хлорид-ионнарның концентрациясе 100 мг/л булса.ак утырым барлыкка килә.Әгәр 10 мг/л дан артса эремә тоныклана. Ополесценция күзәтелгәндә-хорид-ионнар 1 мг/л дан арта.

1.2.7.Сульфат-ионнар SO4  барлыгын билгеләү.

10 мл. суга 2-3 тамчы хлорид кислотасы,0,5 мл барий хлориды эремәсе

салырга.Ионнарны рН<7 булганда ачыклыйлар.Сульфат-ионнарның концентрациясе 10 мг/л дан артканда утырым барлыкка килә.

  II бүлек. Эксперименталь бүлек.

 2.1.Тикшерелгән сулыкларда суның рН тирәлеге метилоранж,лакмус,фенолфталеин ярдәмендә билгеләнде.

рН- 6-7. Бу нормада дигән сүз.

 2.2. Авылыбыздагы сулыклардан алына торган суның катылыгын ачыклау.

Суның сыйфат күрсәткече булып аның катылыгы санала.    1.2.5.параграфында бирелгән метод белән исәпләгәннән соң суүткәреч торбадан килә торган суга титрование үткәргәндә 4,3 мл хлорид кислотасы сарыф ителгән, Шахъян елгасыннан алынган суга титрование   үткәрү өчен 8,4 мл. хлорид кислотасы киткән,Шәрәфи чишмәсе суына 2,9 мл. гына хлорид кислотасы сарыф ителгән.Бу кыйммәтләрне формулага куеп исәпләгәннән соң суүткәргеч трубадан килүче суның  катылыгы 2,15 ммоль/л, ә Шахъян елгасы суының катылыгы 4,2 ммоль/л,ә Шәрәфи чишмәсе суының катылыгы 1,45ммоль/л. Бу тикшерү нәтиҗәләре таблицага теркәлде.

   3.3.  Хлорид һәм сульфат-ионнарны билгеләү.                                                                                                                      Хлорид һәм сульфат-ионнары 2.2.6. һәм 2.2.7.пунктларында бирелгән методлар ярдәмендә ачыкланды. Нәтиҗәләр таблицага теркәлде.

3.4.Суның үтәкүренмәлелек дәрәҗәсен билгеләү.  

 Өч  сулыктан алынган  су өслегеннән цилиндр төбенә кадәр суның биеклеге үлчәнде һәм нәтиҗәләр  таблицага теркәлде.

      Таблица №2. Келәнче авылының хуҗалык өчен һәм эчү өчен кулланыла торган суларына үткәрелгән анализ нәтиҗәләре.

   

Күрсәткеч

Суүткәргеч торбадан килә торган су

Шахьян елгасы суы

Шәрәфи чишмәсе суы

Норма

Катылык ммоль/л.

   2,15

 4,2

  2,9 йомшак

      7

    рН

    6,5

   7

      5,88

   6-9

Утәкүренмәлелек

Үтәкүренмәле

 Бераз тонык

  Үтәкүренмәле

   Төсе

саргылт

Төссез

    Төссез

    СL ионнары

  1 мг/л дан артык

1 мг/л дан артык

  1 мг/л дан артык

    SO4 ионнары

10  мг/л дан артык

10  мг/л дан артык

10  мг/л дан артык

 Йомгаклау.

 Мин үземнең фәнни эшемдә суның физик-химик үзлекләрен ачыкларга мөмкинлек бирүче эксперимент методларын  өйрәндем. Авылыбыздагы  эчәргә  яраклы чишмә суының сыйфатын тикшердем.Чишмә суы-эчәргә яраклы иң чиста,файдалы су.Чөнки алар җир өстенә табигый рәвештә  бәреп чыгалар.Җир астыннан өскә күтәрелгәндә ком һәм гравий аша үтеп ,чишмәләр табигый чистаралар,филҗтрланалар.Шуңа күрә чишмә сулары үзләренең табигый сыйфатларын ,структурасын, үзлекләрен саклый.Аларны  хлорлыйсы да,озонлаштырасы да юк.Аларда файдалы матдәләр һәм кислород күп. Салкын чишмә сулары сусаганда сусауны баса,тәнгә көч,энергия бирә.

  Чишмә суларыннан аермалы буларак суның бүтән типлары суның физик-химик составын үзгәртүче төрле технологияләр ярдәмендә чистартуны таләп итәләр.Суүткәргеч торбалардан килә торган кое  суы-иң каты су.

    Каты су безнең тормышыбызда күп кенә кыенлыклар тудыра. Беренчедән,ул сабынның юу үзлекләрен начарландыра.Сабынны йомшак чишмә суы белән катнаштырганда су өстендә күбек катламы ясала,ә  каты суга салганда,судагы кальций һәм магний ионнары сабын белән реакциягә кереп ябышкак элпә рәвешендәге кушылмалар барлыкка китерәләр. Киемнәрне,чәчләрне юганда мондый элпә киемгә, чәчләргә утыра.Каты су юуыну өчен дә начар. Каты суда ризык та начар пешә. Икенчедән, каты суны кайнатканда чәйнек, казан,су торбаларының төпләренә юшкын(составы буенча известашка охшаш)  утыра. Юшкын җылылыкны начар үткәрә.Шуңа күрә андый савытта су кайнату өчен бик күп энергия һәм вакыт сарыф ителә. Юшкын  утырган су торбалары буйлап су агымы да  начарлана.Каты су эчке органнарда ташлар барлыкка китерә.

     Каты суның тискәре яклары белән беррәттән,уңай яклары да бар. Ул организмны кальций белән тәэмин итә. .Кайнамаган каты су кулланучы кешеләр кайнаган йомшак су кулланучыларга караганда йөрәк кан-тамырлары белән  азрак авырыйлар.Суда фтор җитмәү стамотологик авыруларга,ә йод җитмәү калкансыман биз эшчәнлеге бозылуга китерә.Ә бу элементлар барысы да  каты суда бар.

     Хәзерге вакытта әйләнә-тирәлекне һәм аеруча табигый сулыкларны саклауга зур игътибар бирелә. Хәзерге шартларда су ресурсларыннан рациональ файдалану проблемасы алга килеп басты.Эчәргә яраклы төче су запасын саклау,алардан экономияле файдалану-дәүләт тарафыннан хәл ителергә тиешле актуаль проблемаларның берсе булып тора. Бу максаттан безнең һәркайсыбыз табигый байлыкларыбызны саклауда  үзеннән зур өлеш кертсен иде.

   

                                             

 

     

                                             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Туган ягым - яшел бишек" темасына фәнни-тикшеренү эше

Урман-кырлар, тау-калкулыклар, елга-күлләр... Һәр төбәкнең төрле атамалар белән исемләнгән, халык теленә кереп калган аерым тарихы, легенда-риваятьләре белән анда-күңелдә яшәгән урыннары бихисап...

Укучыларның фәнни-тикшеренү эшләрен оештыру – заман таләбе

Укучыларның фәнни-тикшеренү эшләрен оештыру – заман таләбе.Укучыларны эзләнү-тикшеренү эше  белән шөгыльләндерә алу бик зур мөмкинлекләр ача, укучыларның сөйләм телен, иҗади сәләтен үстерергә ярд...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә эзләнү-тикшеренү эшен оештыру

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә эзләнү-тикшеренү эшен оештыру күнекмәләре күрсәтелгән. Тема, максат, төп бурычлар һәм җиңел ысуллар ......

Укучыларның фәнни тикшеренү эшләрен оештыру – заман таләбе.

Хәзерге мәгариф системасында укытучылардан укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген даими, системалы оештыру сорала.Бүгенге педагогларның бурычы – укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру, ф...

ПРОЕКТНАЯ РАБОТА “ Яшь эзтабарлар”түгәрәге кысаларында “352 нче Орша дивизиясе эзләреннән” темасына эзләнү-тикшеренү проекты. Исследовательский проект “ По следам 352 ой Оршанской дивизии” в рамках кружка “ Юный следопыт

Актуальность проектаАктуальность этого проекта определяется тем, что, в 90-е годы прошлого столетия в России произошли как важные, позитивные перемены, так и негативные явления, неизбежные в период кр...

Фәнни-тикшеренү эше. Нәби Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында” повестендә патриотлык.

Тема: Нәби Дәүлинең  “Яшәү белән үлем арасында” повестендә патриотлык....

"Г.Афзал иҗатында патриотик тәрбия" темасына фәнни-тикшеренү эшенең презентациясе

В слайдах презентации даются  несколько фотографий  татарского народного писателя Г. Афзала,  также поэта-патриота М.Джалиля, которому автор посвящает свои стихи....