Последний звонок (на татарском языке)
материал (11 класс) по теме

Сценарий составлен для сельских школ (на татарском языке). Большое место отводится и учащимся 1 класса.  Праздник проводится в актовом зале и время проведения мероприятия ококло 1,30 часа.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon posledniy_zvonok.doc70.5 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: Укучыларда мәктәпкә, туган төбәккә карата мәхәббәт тәрбияләү, кеше  тормышында мәктәпнең әһәмиятен билгеләргә ярдәм итү. Укытучы, аның хезмәтенә хөрмәт булдыру.

Зал матур итеп бизәлгән. Залда “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”  җырының фонограммасы яңгырый һәм сумкаларын асып, китаплар тотып 11 класс укучыларының берничәсе сәхнәгә чыга.

1 ук. Әйе, тиздән эказаменнар...

2 ук. Ә аннан төрлебез төрле якка таралырбыз.

3 ук. Бер-беребез турында искә дә алмабыз.

1 ук. Ничек инде алай? Ничә ел бергә укыганны онытыр идеңме?

2 ук. Бергәләп кабат мәктәпне искә алырбыз, раздевалкабызны.

3 ук. Расписаниене

1 ук. Ашханәне

2 ук. Ә дәресләр ? Аларны искә алмабызмыни?

3 ук. Ковер!

1 ук. Нинди ковер?

2 ук. Музейдагы. Без буяу түккән.

3 ук. Хәтерлисезме, раздевалкада ничек дежур тора идек?

1 ук. Өй эшләрен эшләп килүчеләрне шунда каршылый идек.

2 ук.Тагын шул раздевалкамы?

3 ук. Шулай булмый! Театр вешалкадан ,ә мәктәп раздевалкадан башлана.

1 ук. О-о , күрәсезме ?  “5” легә генә укучы кадерле Ләйсәнебез килде. Тиз, тиз, әйдәгез ! Өй эшләрен күчерергә соңга калабыз.

Йөгереп кереп китәләр.

Микрофоннан тавыш яңгырый.

Тавыш:  Игътибар !!! Хөрмәтле укучылар , укытучылар һәм килгән кунакларыбыз!

1994 нче елның сентябрендә башланып киткән 10 еллык процессның соңгы утырышын ачык дип игълан итәм ! Тиздән бу залга процессның гаепләнүчеләре керер.

Соңгы 10 ел эчендә алар математика, физика , химия, рус теле, һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты һ.б. фәннәр буенча белем алырга тиеш иделәр. Ә бу вакыт эчендә аларның ни белән шөгыльләнгәнен бер алла белә : алар дәрес калдырдылар, дәрес вакытынды төрле уеннар уйнадылар, компьютер уеннарын өйрәнделәр,дискотекаларда биеделәр. Һәрвакыт ач иделәр һәм бар кайгылары ашау турында иде. Ел дәвамында гаепләнүчеләр 1,43 тонна икмәк һәм камыр ризыклары ашадылар, 2880 литр компот, чәй эчеп бетерделәр. Ләкин аяклары хәрәкәте белән ашказаны эшчәнлеге туры килми иде. Шулай да җәмәгать эшләрендә актив булдылар. Болай барса, тиздән республиканың сәяси эшләр министры Сәлимов Марсель, мәдәният эшләре министры Кадыйров Айрат , спорт эшләре министры Шакиров Марат булачак. Алар үз чиратларында кул асларына быелгы 11 нче сыйныф чыгарылыш укучыларын җыярга сүз бирәләр. Ә хәзер гаепләнүчеләрне залга чакырабыз.

“ Саубуллашу вальсын” җырлап 11 сыйныф укучылары залга чыгалар.

А.б. Хәерле көн! Хөрмәтле педагоглар, яраткан укучыларыбыз. Чыгарылыш сыйныф укучылары, килгән кунаклар, әти-әниләр.

25 май . Һәр ел саен без бу көнне шатлыклы да, күбрәк моңсу да булган бәйрәмебезне билгеләп үтәбез. Менә 10 ел үтеп тә киткән. Дәресләр башка беркайчан да булмаячак. “Беркайчан да” дигән сүз әллә ничек сәер ,шомлы яңгырый. Бар да булачак: институт, гаилә, балалар, эш. Тик мәктәп һәм балачак кына булмаячак. Нәкъ менә моннан 10 ел элек иң беренче мәртәбә мәктәпкә сумкаларын асып килгән сабыйлар өчен бүген соңгы кыңгырау үзенең тәүге авазын яңгыратыр.

Күбрәк моңсу дибез, чыннан да , бүгенге бәйрәмнең төп геройлары өчен ул күбрәк моңсу бәйрәм. Мәктәп дуслар, яраткан укытучылары белән ничек саубуллашасын алар әле күз алдына да китерә алмыйлар.  Әлеге соңгы кыңгырау чыңы  аларны  гомер буена озата килер, күңелләрнедә сакланыр. Чөнки әлеге аваз аларга зур тормыш башлануын хәбәр итәр.

Менә алар үсеп буйга җиткән, ләкин әле һаман да сабый булып тоелган балалар. Күңелләрендә мең төрле хис-кичерешләр аларның бүген. Алар бүген шат, чөнки 10 елга сузылган беренче биек тау түбәсенә алар ,ниһаять, менеп җиттеләр, ләкин әле алда сынауларның иң зурысы – дәүләт һәм уку йортларына керү имтиханнар тора.

Хөрмәтле укучыларыбыз. Сезнең белән бергә 10 елга сузылган зур юлны үтүчеләр, сезне кичә генә чит кеше , ә бүген үз баласыдайкүрүчеләр , соңгы дәрестән соң мәктәптәге тынлыкта сезнең сорауларыгыз һәм үзенең җаваплары  турында мең кат уйланып йокысыз төннәр үткәргән сезнең яраткан укытучыларыгыз исеменнән бәйрәмне тантаналы рәвештә ачып җибәрү өчен сүзне мәктәбебез директорына бирәбез Рәхим итегез!

Мәктәп директоры чыгыш. Чыгарылыш имтиханнарына кертелү турында приказ уку.

А.б. Бүген әлеге залга 21 чыгарылыш сыйныф укучысы , 26 укытучы һәм кунаклар, әти-әниләр җыелды.

Бүген барыгыз да уң аяктан торгансыздыр дип ышанам. Җиңелчә генә көлкеле хәлне, дулкынланудан күзләргә җыелган яшь бөртеген бүген һәркем гафу итәр.

Сез бирегә чыгып басканнан соң укыткан укытучыларыгызның күз алдына нәни вакытыгыз килеп баскандыр. Кайчан гына әле сабый иделәр. Ә бүген инде җиткән егетләр һәм кызлар. Балачак артта калган. Бүген сез аның соңгы авазын, соңгы мизгелләрен уздырасыз. Балачак үтте. Ул сиздерми генә китеп барды. Тактага язылган беренче хәрефләр белән,тәнәфескә чакырган кыңгырау чыңы белән,укытучыларның таныш, күңелгә ятышлы тавышлары белән...

Тышта яңгыр  сибәләгән моңсу көзләрдә дә мәктәптә якты һәм җылы иде.

Сез Татьянаның Онегинга язган мәхәббәт хатын тыңлый-тыңлый математикадан өй эшен күчердегез.

Исбатланып бетмәгән теоремаларны исбатладыгыз.

Ньютонга яңа законнар өстәдегез һәм бар да яхшы иде.

Балачак исә, сиздерми генә үтә торган.

1 ук. Мәктәп  белән саубуллашыр вакыт җиткән,

Соңгы кыңгырау чыңлый, зарыгып көткән.

Бала чакта зур үсәсе бик килсә дә,

Дуслар белән хушлашуы читен икән.

2 ук  10 ел гомер сизелмәгән , үтеп киткән

Бу мәктәптә без хуҗалар түгел бүтән

Бу залларда булырбыз тик кунак кына,

Шаярмабыз, элеккечә, утырыбыз тыйнак кына.

3 ук  Көмеш чыңнар монда башкаларны әйдәр,

Бездән башка гына үтәрләр бәйрәмнәр,

Якты заллар әле безне онытмаслар,

Һаман безнең шат җырларыбызны көйләрләр.

4 ук. Вакыт – елга бик тиз агып беткән,

Сабый чакларны да алып киткән

Балачакның татлы хыялларын

Тормышка ашырырга да вакыт җиткән.

5 ук. Кайчан тудык, кайчан үстек

Бу гомер бик тиз үтә...

Хуш, мәктәбем, аерылабыз,

Безне киләчәк көтә.

6 ук. Синдә алдык без белемне,

Тәҗрибәне, илһамны

Синең язмыш- безнең язмыш

Бик яраттык без аны.

7 ук. Иң дәһшәтле дәрья ташкыннары,

Син өйрәткән белем алдында

Көчсезләнеп, сүрелеп тынып калды

Буйсынгандай минем юлымда.

8 ук. Безне шулай кочагыңа алдың,

нурлы тормыш юлын күрсәттең

Юлларыма ал чәчәкләр сибеп,

Озатасың бүген ,мәктәбем.

9 ук. Үтте синдә балачагым

Үсмер чагым- гүзәл чак.

Ул вакытның мизгелләре

Йөрәкләрдә калачак

10 ук. Кешеләргә мәхәббәтне,

Тәрбияләдең бездә

Синнән минем аерыласым,

Китәсем килми бер дә.

11 ук. Һәрвакытта якты кояш,

Серле йолдыз булдың син

Шул кояшың ,йолдызларың

Беркайчан да сүнмәсен.

Укучы: Кеше гомере мәктәп юлы аша

Моңлы бер җыр кебек сузыла

Белем сукмакларын яра-яра,

Киләчәккә юлы сызыла.

Мәктәп бусагасын атлап керү

Бүгенгедәй әле исемдә

Әлифбаны күкрәгемә кысып,

Тибрәнгәнем шатлык хисендә

Безне шулай кочагыңа алдың

Нурлы тормыш юлын күрсәттең

Юлларың ал чәчәкләр сибеп,

Рәхмәт укыйм сиңа, мәктәбем !

Җыр : “Туган мәктәбем”  ( “ Маленькая старана” көенә)

Мәктәпкә бүләк тапшыру.

А.б. 1994 нче елның 1 нче сентябрен хәтерлисезме икән? Сез бу көнне иң беренче тапкыр мәктәпкә килдегез. Янәшәгездә кулыгыздан җитәкләгән әниләрегез. Мәктәп бусагасын атлап керү белән мөләем елмаеп каршы алган беренче укытучыгыз. Болар барсы да ун ел элек булган.  Нинди булдык икән дисезме? Әнә карагыз әле, бәлки, үзегезне танырсыз.

1 сыйныф укучылары чыгалар.

1 ук. Кара, алар нинди зур һәм акыллы!

2 ук. Алар барлык сорауларга да җавапларны беләләр. Аларга бик рәхәттер инде.

3 ук. Без кайчан гына шулай үсеп җитәрбез инде.

4 ук. Дәрес әзерлисе булмас иде.

5 ук. Ботка ашамаган, шаярган өчен ачуланмас иделәр.

1 сыйныф укучылары шигырьләрен сөйлиләр.

12 ук. Нәни дусларыбыз ! Безнең дә сезгә әйтәсе сүзләребез бар. Безнең алмашчыларыбыз буларак сезгә үзебезнең истәлекле бүләкләребезне тапшырабыз. Аларны кадерләп саклагыз. Ярдәм кирәк булса , безне - өлкән дусларыгызны- онытмагыз . Мәктәп елларыгызның кадерен белегез. Бу чор кеше гомеренең иң матур мизгеле һәм ул башка беркайчан да кабатланмый. Сез безнең эшне дәвам итүчеләр. Сезгә укуыгызда зур уңышлар телибез. Барыр юлларыгызда очраган киртәләрне җиңел генә узарга үзегездә көч табарсыз дип ышанабаз. Уңышлар сезгә.

1 сыйныф  укучыларына бүләкләр тапшырыла.

А.б. Мәктәп – белем диңгезендә йөзүче корабль ул. Ә корабльгә оста диңгезчеләр- укытучылар юнәлеш бирә. Сез моның белән килешәсезме?

13 ук. Әйе, чыннан да. Йөрәк түреннән чыккан иң олы рәхмәтебез бүген сезнең хөрмәткә яңгыраячак , хөрмәтле укытучыларыбыз.

14 ук. Яраткан укытучы апалар һәм абыйларыбыз! Таләпчән һәм йомшак күңелле, сабыр һәм сизгер, безгә дөрес юлны табарга ярдәм итүче остазларыбыз. Сездән башка президент та , герой да була алмас иде. Аларның һәрберсенә олы тормышка ишек ачучы сез – хөрмәтле мөгаллимнәр. Сезнең эштән дә җаваплы һәм изге хезмәт юк, чөнки сез үзегезнең укучыларыгызга белем генә түгел, йөрәк җылыгызны, бөтен барлыгыгызны багышлыйсыз. Рәссам – картиналар ясый, ә сез илебезнең киләчәге булган чын кешеләр тәрбиялисез. Менә бүген дә сез үзегезнең 21 иҗат җимешегезне олы тормышка озатасыз. Укучыларыгызның сездән киткән юлы мәңгелек булсын.

А.б. 1994 нче елның 1 нче сентябре. Өр-яңа мәктәп формасы киеп, кулыгызга чәчәк бәйләмен тотып сез иң беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кердегез. Бу планетадагы иң беренче ачышларны сез җир йөзендә иң матур исемгә ия булган беренче укытучыгыз белән ясадыгыз. Ул сезгә дөньяның серен ачты, үзенең йөрәк җылысын,мәхәббәтен бүләк итте. Менә ни өчен кеше гомере буе үзенең беренче укытучысын хәтерли икән?!

15 ук. Әйе! Беренче укытучыларыбыз! Сез безгә яхшыны яманнан аерырга өйрәттгез. Күзегезгә карап могҗиза көткән балаларга бөтен йөрәк назыгызны бүләк иттегез.

16 ук. Гүзәлләрдән гүзәл аның йөрәк,

Изгелеген бирә һәркемгә

Ашыга ул бәхет өләшергә

Һәр иртәдә безгә, һәр көндә.

17 ук. Бар гомерне җитәр яктыртырга,

Сез кабызган утның яктысы,

Нурга күмсен иде гомерегезне

Безнең гомернең дә балкышы.

18 ук. Безнең яраткан апаларыбыз  - беренче укытучыларызы! Сезне бирегә чакырабыз

Беренче укытучылар чыгышы, аларны тәбрикләү.

Җыр “ Хәтерлим мин әле бүгенгедәй”

19 ук. Укытучылар ! Әлеге сүздә җир шарының күп гасырлык тарихы да, кешеләрдәге яхшы сыйфатлар да, изгелек һәм сабырлык таһәм тагын бик күп төшенчәләр тупланган. Нинди генә заманда да бу сүз үзенең мәгънәсен югалтмас, һәркемгә ярдәмгә килергә әзер торыр.

20 ук. әйе, сезгә кайчак кыен буладыр. Тормыш дулкыннары сезне дә төрле якка ташлыйлар. Ләкин сез дә янмасагыз , дөньяның матурлыгын, тормышның асылын,яшәү ямен һәм мәгънәсен башкаларга кем аңлатыр соң?

     Ышаныгыз,укытучыларыбыз! Сез булганда , үзегез тудырган кечкенә планетагасырлар узу белән дә караңгылыкта югалмыйча һаман яктылыкка юл тотар.

21 ук. Укытучым!

Кайларда гына йөрсәк тә

Күп җирләрне гизсәк тә,

Сезнең керсез,изге исем

Һәрчак булыр йөрәктә.

1 ук.     Рәхмәт сезгә,кырыс булган өчен

Яшәү ямен төшендерә алган өчен,

Һәрчак сабыр булып калган өчен

Күңелләргә шәфкать нуры салган өчен.

2 ук.   Без беләбез, сезгә җиңел түгел,

Күпме язмыш сезнең кулларда?

Ышаныгыз, һәрчак без булырбыз

Сез күрсәткән тугры юлларда

Еллар үтәр очар кошлар сыман

Без очрабыз туган төбәктән

Кайда гына ләкин булсак та без

Гел сакларбыз сезне йөрәктә

Җыр : “ Сез иң гүзәл кеше икәнсез”

Укытучыларны котлаулар, аларның чыгышлары.

А.б. Бүген укучылар , укытучылар өчен генә моңсу мизгелләр түгел. Биредә утыручы әти-әниләребез өчен дә кыен вакытлар җитте. Вакыт сиздерми генә узган да киткән. Сезнең балаларыгыз да канат чыгарып, үз ояларыннан очып китәргә җыеналар. Әниләр  инде башка беркайчан да үзләренең җиткән егетләрен һәм кызларын эткәли-төрткәли мәктәпкә бару өчен йокыларыннан уятмаслар , көндәлекләр тикшерү мәшәкате дә артта калыр. Кызлар иртән торгач , чәчләрен үзләре үреп, малайлар аяк киемнәре бауларын үзләре бәйләр. Бүгенге көн – сезнең 10 еллык хезмәтегезнең җимеше. Әлеге 10 елны сез иңгә-иң, кулга –кул тотынышып бардыгыз.  Ачышлардан шатлану, ялгышларга кайгыру, балагызның беренче мәхәббәтен очратуы- болар бар да сезгә таныш хисләр. Сезнең кайгыртучанлыгыгыз , балага биргән йөрәк җылыгыз үз җимешләрен бирә. Карагыз әле, нинди матур балалар үстергәнсез! Кызганыч, ләкин моның шулай булуын без аерылу мизгелләре килеп җиткәч кенә аңлыйбыз. Балагызның язмышы нинди генә булмасын, ул кая гына барса да , әти-әни йорты аның өчен иң изге сүз булып калсын. Шундый балалар тәрбияләвегез өчен сезгә зур рәхмәт. Сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телибез сезгә

3 ук. Безнең иң яраткан кешеләребез- әти-әниләребез! Безне чын кеше итеп тәрбияләвегез өчен сезнең алда баш иябез. Сабырлыгыгыз, мәхәббәтегез,кайгыртучанлыгыгыз өчен мең рәхмәт сезгә. Ләкин кайгы-борчуларыгыз моның белән генә тәмамланмый әле. Юкка гына кечкенә бала йокларга ирек бирми, ә зур ускәч үзең йоклый алмыйсың димиләр.

4 ук.Менә без дә үсеп җиттек ,әни,

Чәчләрне дә үреп куймыйбыз,

 Шау чәчәкле язда туган көннең

17 нче таңын каршылыйбыз.

5 ук. Күзләреңдә яшаралаш көлү

Зур тормышка мине озатасың

Синнән аерылмавымны аңласаң да,

Изгелекләр теләп каласың.

6 ук. Көтә безне озын тормыш юлы,

Яңа үрләр яуларбыз көн дә

Сизгер ана йөрәге генә

Өметләнән , ышана һәм көтә.

 

Әти-әниләр чыгышы

7 ук. Алда юллар. Юллар куе томан,

давылларга таба юл алсаң,

Якын дуслар кирәк кул сузарга

Чоңгылларга төшеп югалсаң.

8 ук  Мәктәп белән саубуллашканнан соң,

Һәрберебез үз юлыннан китәр,

Тик дусларның барлыгын онытмыйк,

Безгә карап соклансыннар күпләр

Җыр : “ Мәктәп еллары” (Зөлфия Минһаҗева репертуарыннан)

9 ук Мәктәп залларында кыңгырауның

Соңгы тавышы яңгырый тын гына

Җиз кыңгырау чыңы белән бергә

Балачакка юллар ябыла.

10 ук.Ашыкма әле, бераз тукта димен

Ә ул һаман чыңлый, туктамый,

Болай булгач, бала чагыма да,

Кире кайту өмете калмый.

11 ук.Көмеш тәңкә чыңлавыдай

Нәфис тавышың

Хәтерләтә таудан төшкән,

Чишмә агышын

Соңгы звонок сихри чыңы

Чакыра алга,

Изге теләк теләп бары

Озата юлга.

1 кл ук Әйдә ,дуслар, абый- апаларны,

Тормыш диңгезенә озатыйк,

Истәлеккә ,хәерле юл теләп,

Көмеш кыңгырауны чыңлатыйк!

Кыңгырау чыңы яңгырый

Җыр  “ Сау бул, мәктәп”(Зөлфия Минһаҗева репертуарыннан)

Укучылар кыңгыраулаырын яңгыратып үз классларына юнәләләр

Кукмара район  мәгариф бүлеге

Село Чура урта гомуми белем бирү мәктәбе.

Чараны әзерләде һәм

үткәрде Село Чура урта

мәктәбенең татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Игушина М.В.

2004


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий "Последнего звонка"( на татарском языке)

“Соңгы кыңгырау” бәйрәме. Беренче алып баручы.Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар,ата-аналар,укытучылар һәм укучылар! Бүген сезнең өчен дә,безнең өчен дә иң та...

Последний звонок. Церемония вручения премии "Золотой звонок"

Представленный сценарий праздника последнего звонка для учеников 11 класса составлен в форме церемонии вручения премии "Золотой звонок" учителям и родителям выпускников....

"Печальный, прощальный последний звонок" праздник Последнего звонка для учеников 11 класса

"Печальный, прощальный последний звонок" праздник Последнего звонка для учеников 11 класса. Сценарий выполнен в традиционной форме, его основу составляют стихи и поздравления в адрес учителей и родите...

Сценарий мероприятия "Последний урок-последний звонок!"

Внеклассное мероприятие для выпускников,учителей,родителей 25 мая....

Сценарий последней линейки «Последний звонок»

Сценарий последней линейки «Последний звонок»...

ПОСЛЕДНИЙ ЗВОНОК - ПОСЛЕДНИЙ УРОК

Классный час в 9 классе25 мая 2013 год...

« Мы выйдем в жизнь и тихо разбредемся под музыку последнего звонка» (сценарий последнего звонка 2016 года)

« Мы выйдем в жизнь и тихо разбредемся под музыку последнего звонка» (сценарий последнего звонка 2016 года)...