Сыйныф сәгате
план-конспект по теме

"Тәрбияле бала җанга - шатлык, йөзгә аклык китерер".

Скачать:


Предварительный просмотр:

                             Кукмара муниципаль районы

                  Мәчкәрә гомуми урта белем бирү мәктәбе

                           7 нче сыйныфта үткәрелгән

                                  ачык тәрбия сәгате

 

                          Сабитова Ания Фәрхәт кызы

                                               2012

Максат. 1. Кәрәзле телефоннарның хәзерге тормышта ролен аңлату.

2. Кәрәзле телефоннарның сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеген дә искәртү.

План:

        1 Кереш.

        2. Акыл штурмы.

        3.Телефон тарихы.

        4. Мини-лекция.

        5. Кызыклы мәгълүмат.

        6. Синквейн төзү.

        7. Кесә телефонына реклама.

        8. Йомгаклау.Энергизатор-күнегү.

        Кесә телефоны көндәлек тормышыбызның гадәти билгесенә әйләнде. Элегрәк аннан эшлекле кешеләр генә файдаланса, бүген кече яшьтәге мәктәп баласыннан алып әби-бабайларга кадәр кесәсендә телефон йөртә. Әлеге элемтә чарасының файдасы бәхәссез, ләкин шул ук вакытта галимнәр, табиблар аның сәламәтлеккә зыяны турында да сүз алып бара. Җитмәсә, соңгы вакытта әлеге замана “уенчыгы” кесә каракларын җинаятькә ымсындыру объекты буларак “дан казанды”.

        Сыйныф сәгатендә телефонның килеп чыгу тарихы, кесә телефонына бәйле бәхәсләр, әлеге элемтә чарасыннан файдалану кагыйдәләре һ.б. турында сүз алып барыла.

Сыйныф сәгатенә әзерлек 2 атна алдан башланды. Укучыларга кәрәзле телефон турында мәгълүматлар тупларга кирәклеге турында әйтелде. Кирәкле материаллар төрле газеталардан, интернет челтәре аша табылды.

 

1. Кереш.

- Укучылар, сәламәт яшәү безнең үзебездән тора. Без иң беренче чиратта үзебезнең сәламәтлегебез өчен нәрсә файдалы, нәрсә зарарлы икәнен белергә тиешбез. Безнең бүгенге дәресебезнең темасы да сәламәтлек белән бәйле – “Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?” Һәм без шушы сорауга җавап табарга тырышырбыз. Иң беренче сезнең фикерләрне тыңларбыз. Моның өчен без “Акыл штурмы” үткәрербез. Сез аның кагыйдәләрен беләсез: - фикер кабатланмаска тиеш;

                                       - күпме идея, шулкадәр яхшы;

                                       - тәнкыйтьләмәскә.

2. Акыл штурмы.

Телефонның файдалы һәм зарарлы якларын санарга.

Файдалы                                              Зарарлы

сөйләшергә мөмкин                          комачаулый

уйнарга мөмкин                                 нурланыш

рәсемнәр                                            күз күреме начарая

интернет                                            акча чыганагы

фото

хәбәр

уңайлы

- Ә хәзер нинди телефоннар булуын ачыклап үтик: (гади, радиотелефон, кәрәзле, рация)

3. Телефон тарихы.

- Хәзерге заманда телефоннан башка тормышны күз алдына китерү дә кыен. Без тиз генә бер-беребезнең хәлен белешәбез, өйгә табиб чакыртабыз, телефон ярдәмендә факстан һәм компьютер модемыннан файдаланабыз... Ләкин меңнәрчә еллар кешеләр бер-берсе белән күзгә-күз очрашып кына аралаша алган. Мәсәлән, борынгы кешеләр, үзләрендәге вакыйгалар турында икенче кабиләгә хәбәр итәр өчен, йомычкага шартлы билгеләр язып, аны суга агызганнар. Күршеләре, йомычканы алып, хәбәрне “укыган”.

Австралия аборогеннары исә төтен ярдәмендә “сөйләшкәннәр”. Моның өчен төтенне каплап  торганнар. Озынрак төтен – бер шартлы билгене, кыскарагы икенчесен белдергән.

Африкада исә барабан кагып хәбәрләшкәннәр.

Тау халыклары, аралашу ихтыяҗы туса, бау әйләндергәннәр. Бау очына сыбызгы беркетелгән. Шул сыбызгы җилдә төрле авазлар чыгарган. Шулай итеп, алар үзләренә генә аңлаешлы телдә бик уңайлы хәбәрләшкән.

Ә менә беренче телефонны Америка профессоры, чукрак-телсезләр мәктәбе укытучысы Александр Грехем белл уйлап таба. Беренче телефоннар без хәзер көндәлек кулланган телефоннарга бөтенләй охшамаганнар. Телефонга сөйләүче кеше ишетә, ә тыңлаучы кеше сөйли алмаган.

Беренче телефон станциясе 1882 елда Мәскәүдә ачылган. Бу вакытта ул 61 клиентка хезмәт күрсәткән. Ә 10 елдан соң аларның саны 1400 гә җиткән.

Бүген без диңгезләр, материклар, хәтта океаннар аша да аралаша, сөйләшә алабыз. Бүгенге көндә җирдә телефон үтеп кермәгән бер генә дә цивилизацияле ил дә юктыр.

4. Мини-лекция.

Кәрәзле телефоннар эш өчен генә файдаланылса, уңайлы әйбер. Ә менә яшүсмерләр кирәксә дә, кирәкмәсә дә тәүлек буенча телефонны куймый. Транспортта, урамда хәтта концерт-спектакльләрдә, мәктәптә дә колагына кесә телефонын куеп сүз куертучыларның күбесе – яшьләр. Укытучылар мәктәп һәм ВУЗларда мобиль куллануны тыю ягында. Калифорния колледжларында бу тыюлар күптән гамәлдә инде.

Бүген урта хәлле гаиләдә тәрбияләнүче балалар да ата-аналарыннан кәрәзле телефон сорап аптырата. Элегрәк кешеләрне “бай”, “урта хәлле” катлауларга бүлгән телефонның хаҗәте үзгәрде: күп кеше, аеруча үсмерләр аннан башка тора алмас булды. Кәрәзле телефон колакларны гына түгел, акыл-уйларыбызга кадәр били бара. Көнбатыш табибларын бу күренеш борчуга салды: белгечләр, кесә телефоны зыянлы, дип чаң суга.

- Укучылар, сезгә алдан кәрәзле телефон турында мәгълүмат тупларга кушылган иде. Шулар буенча чыгышлар әзерләдегез. Хәзер шуларны тыңлап китәрбез. Без аларны мини – лекция дип атарбыз.    

Укучылар чыгышы.

5. Кызыклы мәгълүмат.

Лос–Анджелеста яшәүче 29 яшьлек Харриет Хантер исемле кызга телефон җене кагылган. Аның өендә төрледән-төрле 50 телефон, машинасында – 5, ванна бүлмәсендә - 10, карават янында – 3, гаражында –16, бакчасында – 10 телефон тора икән. Шунысын да әйтергә кирәк, бу аппаратлар барысы да эшли һәм һәрберсе аерым-аерым номерлы. “Миңа аларның шалтыравы ошый, ә инде йөзләгән телефон берьюлы шалтыраса, моннан да зур бәхетнең булуы мөмкин түгел”, - ди Харриет.

6. Синквейн төзү.

“Телефон” сүзенә карата синквейн төзеп карарбыз. Аның кагыйдәләрен искә төшерәбез:

1 нче юл –  исем;

 2 нче юл –  2 сыйфат;

3 нче юл –  3 фигыль;

4  нче юл – 4 сүздән торган фраза;

 5 нче юл –  1 нче юлга синоним.

Синквейннарны тыңлау.

7. Кесә телефонына реклама.

5 минут вакыт бирелә. (рәсем, җөмләләр, шигырь белән булса да ярый)

Укучылар 2 төркемгә бүленә: 1 нче төркемгә - уңай реклама;

                                                   2 нче төркемгә - антиреклама.

Рекламаларны тыңлау.

8. Йомгаклау.

- Укучылар, без бүген сезнең белән кесә телефонының уңай һәм тискәре яклары турында сөйләштек. (Нәтиҗә ясау.) Шуларга өстәп сезгә берничә киңәш биреп китәсе килә:

  • Телефонны аралашу чарасы буларак түгел, ә элемтә чарасы итеп кенә файдаланырга кирәк;
  • Телефоннан 3 минуттан да артык сөйләшмәскә;
  • Телефонны кесәдә түгел, сумкада йөртергә кирәк;
  • Йоклаганда телефонны баш турысына куеп ятмаска.

Ә хәзер бер-беребезгә матур сүзләр әйтеп саубуллашыйк. (Энергизатор-күнегү – туп белән матур теләкләр теләү.)


Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйныф сәгате: "Төбәгебезнең хөрмәтле кешеләре"

Тема: Максат:              Туган ил, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү, укучыларны     ...

Сыйныф сәгате.

Тема: «Мин- 5 нче класс укучысы»Укучыларның адаптация чорында үткәрелгән сыйныф сәгате....

Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....

"Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында". Сыйныф сәгате (8 сыйныф)

8 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы елларына багышланган сыйныф сәгате....

"Яман гадәтләр - кешелек дошманнары" сыйныф сәгате (8 сыйныф)

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча төзелгән сыйныф сәгате...

"Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?"сыйныф сәгате. (6 сыйныф)

Укучыларга кәрәзле телефонның хәзерге тормыштагы ролен аңлату, сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеген дә искәртү. Укучыларга файдалы киңәшләр бирү....

Сыйныф сәгате буенча презентация "Наркотикларсыз яшәү" (8 нче сыйныф)

Презентация  8 нче  сыйныфта сыйныф сәгатен  үткәрү  өчен  кулланылды. Сыйныф  сәгатендә  наркотик  матдәләр, аларның  зыяны  турында белешмә  би...