Классный час, посвященный дню космонавтики.
классный час (5 класс) на тему

Рания Багаутдинова

Космонавтика көненә багышланган сыйныф сәгате “Галәм киңлегендә”

Сыйныф:   5-6

Максат:

·         Дөньяны танып-белү эшчәнлеген үстерү;

·         Әйләнә -тирәлектә баручы күренешләрне аңлауларына этәргеч бирү;

·         Матурлыкны күрә белергә өйрәтү, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл klassnyy_chas.docx18.87 КБ

Предварительный просмотр:

Космонавтика көненә багышланган сыйныф сәгате “Галәм киңлегендә”

Сыйныф:   5-6

Максат:

  • Дөньяны танып-белү эшчәнлеген үстерү;
  • Әйләнә -тирәлектә баручы күренешләрне аңлауларына этәргеч бирү;
  • Матурлыкны күрә белергә өйрәтү, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.

Укытучының кереш сүзе. Безнең тагын бер язгы бәйрәмебез бар. 12 апрель Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде.Узган гасырны галимнәр, язучылар һәм журналистлар төрлечә атадылар: атом гасыры, генетика гасыры, кибернитика гасыры һ.б. Иң еш кулланыла торган торган атама “Космик гасыры”булгандыр. Чыннан да, 1957 нче елның 4 нче октябрендә Советлар Союзында Җирнең беренче ясалма иярчененең тиешле орбитага чыгарылуы күпләр өчен көтелмәгән вакыйга, могҗиза булды.Ясалма күк җисеме зур да, авыр да түгел иде: диаметры 580 мм, массасы 83,6 кг. Совет иленең космостагы көмешсыман ак шар рәвешендәге беренче “вәкиле” нең , 15 һәм 7,5 метрлы дулкында эшләгән ике радиотапшыргычы яңгыраган “бип-бип” дигән сигналлары космик эра башлануы турында игълан итте.

1 нче укучы. Шигырь “Кеше галәмдә” сөйли

Тышта яз иде                          Юрий Гагарин           Ул, галәм гизеп

Күкләр зәп-зәңгәр                  Исеме аның                Исән-сау төште

Таралды кинәт                        Ул хәбәр итә              Ни бар соң җирдә  

Шатлыклы хәбәр.                   Биектән барын.          Кешедән көчле!

Кеше галәмдә!                        Таулар,елгалар,

Бу нинди яхшы                       Шәһәрләр күркәм:

Димәк ,ул аның                      Дала һәм кырлар

Ишеген ачты.                         Ямь-яшел үлән.

2 нче укучы Ю.А.Гагарин. Юрий Алексеевич Гагарин 1934 елның 9 мартында Смоленск өлкәсенең Гжатск районында колхозчы семьясында туган. 1941 елда урта мәктәпкә укырга керә, ләкин гитлерчылар башлаган сугыш аның укуын бүлә. Сугыш тәмамланганнан соң, Гагарин семьясы Гжатск шәһәренә күчә. 15 яшендә Люберце шәһәрендә Ю.А.Гагарин ремесло училищесына укырга керә һәм урта белемне эштән соң укып ала.  1951 елда ул Мәскәү янындагы Люберцы шәһәрендәге мәктәпне тамамлый. Оренбург авиация училищенда белем алып, очучы теләге тормышка аша. 1957 елдан совет авиациясендә очучы булып хезмәт итә. 1961 елның 12 апрелендә Ю. А. Гагарин Галәмгә күтәрелә.

Гагарин “космик” очышка хәзерлекне космонавтларның беренче группасында башлый. Бик кызу әйләнешле центрифугада сынауларны, авырлыкны югалту очышы сынауларын ул уңышлы утә.

Космоска очуга ул бар көчен, бөтен вакытын биреп бик нык хәзерләнә. Ару – талуны белми, иптәшләренә булыша, ә иптәшләре аңа ярдәм итәләр. Һәркайсының космоска беренче булып очасы килә. Ләкин барысы да беренче булып Юрий Гагарин очар дип уйлый. Шулай була да. Дәүләт камиссиясе аны билгели.

Ул, моңарчы һич сыналмаган рейста берүзе очкан вакытта, беренче булып космик трасса ачуны өстеңә алуның никадәр җаваплы булуы турында уйлый. Җир йөзендәге барлык кешеләр алдында җаваплылык бит бу. Әмма космостан аның тавышы тыныч яңгырый:

- Очыш әйбәт бара. Мин Җир горизонтын күрәм. Гаҗәеп матур яктылык! – ди ул.

Гагаринның корабле, планетабыз тирәли орбита буенча 108 минутта тулы әйләнеш ясап, уңышлы рәвештә җиргә төште. Космик эра менә шулай башланды.

Кешеләрнең йолдызларга очу турында күп гасырлар буе килгән хыялы тормышка ашты. Гагаринның батырлыгына бөтен планета таң калды. Аның исеме бик тиз бөтен дөньяга таралды. Гагарин космос герое була алды. Ә аның бу хыялы бала вакытында ук туа.

Аның эзе Җирдә дә, галәмдә дә мәңгегә калды.

27 нче март 1968 елда Гагарин тәҗрибәле инструктор Владимир Серегин белән МИГ-15 истребителендә очканда, самолетта авария була һәм Владимир өлкәсендә җиргә төшеп шартлый.

4 нче укучы. Юрий Гагарин Галәмгә юл салганнан соң, космик очышлар дәвам ителә. 1961 нче елның августында космоска “Восток-2”кораблендә Титов оча. 1962 нче елның августында Галәмгә Николаев күтәрелә. 1962 нче елда “Восток-3” кораблендә Попович оча. 1963 нче елның 16 нчы июлендә космик киңлекләргә дөньяда беренче мәртәбә хатын-кыз очучы-космонавт Валентина Владимировна Терешкова юл алды.

Укытучының сүзе

Соңгы 15 ел эчендә Королев исемендәге ракето-космик “Энергия” корпорациясендә “Мир” орбиталь станциясенең эшен контрольләү буенча ныклап эш алып барыла. Анда эшләүче инженерлар очуның вакытын, дәвамлылыгын,тизлеген исәпкә алып галәмгә экспедицияләрне тагын да камилләштерү өстендә эшлиләр. Әлбәттә,бөтен экспедицияләр дә уңышлы узмый. Кайберләре бөтен илне тетрәндерерлек югалтуларга дучар булалар. Авыр, ләкин бу уңышсызлыклар,хәзер җитди аварияләрне булдырмауга ярдәм итә.

Космик техниканы булдыру һәм сынау өлкәсендә татар инженерларының да өлеше кергән. С.П.Королевның эшен дәвам иттерүчеләр арасында Рифәт Аппазов, Әкрем Конеев, Гомәр Гибадуллин,Рәсим Бикколов, Ринат Нәҗмиев исемнәре билгеле.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час посвященный Дню космонавтики

Веками человек смотрел в небо. Он ходил по земле и не боялся уплывать далеко в море, но небо было огромным и непонятным для него. Человек поселил в небе богов. Но человеку хотелось подняться туда само...

Классный час посвященный Дню космонавтики

Веками человек смотрел в небо. Он ходил по земле и не боялся уплывать далеко в море, но небо было огромным и непонятным для него. Человек поселил в небе богов. Но человеку хотелось подняться туда само...

Разработка классного часа, посвященного Дню космонавтики, для учащихся 5 класса. Игра "Великолепная девятка"

Данная разработка  позволяет расширить знания  учащихся младших классов о космосе, способствует воспитанию патриотических чувств, развивает умение  играть в команде....

Классный час, посвященный дню космонавтики

Презентация для сопровождения классного часа...

Классный час, посвященный Дню Космонавтики

Классный час проводится в 5 классе, в форме мини-игры (в виде экспресс-викторины). Причем, вопросы могут разрабатывать и сами ученики. Учащиеся знакомятся с именем Ю.Гагарина, с празднованием Меж...

Материалы к классному часу, посвященному Дню космонавтики

Классный час "Собаки = космонавты" рассказывает о б истории подготовки к полету человека в космос...

Разработка классного часа, посвященного Дню космонавтики.

Разработка предназначена для учащихся 6-7 классов. Содержит познавательный материал об истории освоения космоса....