Әти-әниләр өчен
материал по теме


Предварительный просмотр:

Әти-әниләр белән идарә итү

    Бүгенге көндә шактый бала иркә булып үсә. Алар үзләре теләгән һәрнәрсәгә дә ирешә алганлыкларын беләләр. Гадәттә, әти яки әнинең берсе барысын да рөхсәт итә, ул – йомшак күңелле, бала җанлы яхшы әти яки әни булып кала. Аннан аермалы буларак, кайберләребезгә, балаларга берни дә рөхсәи итмичә, һәвакыт сүзне тыңлауны таләп итүче “усал эт” ролен башкарырга туры килә. Әгәр балаларга нәрсәгә дә булса ризалык яки рөхсәт алырга кирәк икән, алар шундук әтиләре янына баралар, чөнки аның кире бормаячагын беләләр.

     Барлык балалар да әти-әниләре белән идарә итәләр һәм аларның йомшак якларын беләләр. Бәлки, без, өлкәннәр, мондый мөнәсәбәтләрнең үрнәген балаларга үзебез биргәнбездер, шул турыда уйлап карагыз әле. Әти-әни гаиләдә лидер булырга тиеш, чөнки барысы өчен дә нәкъ менә алар җаваплы. Аларның гамәлләре төрле булу балаларның психик сәламәтлегенә бик начар тәэсир итә. Бу үз-үзеңә ышанмауны, борчылуны һәм агрессиянең үсүенә китерә.

     Иң элек бер-берегез белән мөнәсәбәткә ачыклык кертегез: “ Бәлки, миңа синең гамәлләрең ошамый дадыр, әмма мин балалар янында сүз көрәштерергә теләмим. Ләкин алар янәшәбездә булмаганда, сине кире уйларга мәҗбүр итәргә тырышып карыйм”. Түбәндәгеләрне кагыйдә кебек кабул итегез.

  • Әгәр балаларга ни дә булса кирәк икән, әти-әнинең икесеннән дә рөхсәт алу мәҗбүри.
  • Баланы ни теләгәнен турыдан бәреп әйтергә өйрәтегез. Әгәр үзегез белән идарә итәргә тырышуларын сизәсез икән: ”Син үзеңне яхшы тотып, нәрсә теләгәнеңне турыдан сорый алмый идеңме?” – диегез.
  • Үз сүзегездә нык торырга өйрәнегез: карар кабул иткәнсез икән, кире уйламагыз.
  • Турыдан-туры шантажга шундук нокта куегыз. Әгәр бала: ” Телевизор каратмасаң, дәресләремне хәзерләмим”, - дия икән, тыныч кына: ”Син мине шантажларга тырышасыңмы?” – диегез. Аннары телевизорны сүндереп куегыз.
  • Ни генә булса да, балага әтисе яки әнисе турында начар сүзләр әйтмәгез, хәтта аерылышугызга да карамастан. Тормыш иптәшегездән зарланмагыз һәм балаларны ирегез яки хатыныгыз белән проблемаларны чишәчәген көтмәгез.


Предварительный просмотр:

Әти-әниләргә киңәшләр

  • “Җәза” биргәндә, баланың нәрсә өчен хөкемгә тартылуын аңлавы мөһим. Чөнки аны аңламаса, ул хөкем итүчене гаепләргә мөмкин. Тәрбия, тәртип  кагыйдәләре, башка уен кагыйдәләре кебек үк, төгәл үтәлергә тиешлегенә инандырыгыз. Ул сезнең аны яратуыгызны танырга, әмма ул кылгангамәлнең ярамаганлыгын, шуңа күрә башка алай эшләргә кирәкмәгәнлекне аңларга тиеш.
  • Нерв киеренкелеге дәрәҗәсенә җиткән киреләнүләр вакытында аңа нинди дә булса “җәза” бирү баланы чыгырыннан чыгаруы бар. Шуңа күрә нәни кешегә үз сүзен әйтергә, эчендә җыелган “начар” энергеясен чыгарырга мөмкинлек бирегез.
  • Кылган эшләре өчен түләргә кирәк булганда, балага сайлау мөмкинлеге бирергә кирәк. Тәҗрибәләр күрсәткәнчә, әти-әнисе кушкан эшкә караганда, үзләре сайлаганы күпкә катлаулырак була икән.
  • Тәрбия тәртипкә бәйле мәсьәләләр бала һәм өлкәннәр өчен дә уртак булсын. Шул вакытта гына булган вакыйга-хәлләргә читтән карап, фикер йөртергә, булган мәсьәләләрне чишү өстендә эшләргә мөмкин. “Ярый” һәм “ярамый” ны аерырга өйрәтү кирәк. Баланың булган энергиясен файдаланып, ярый торган гамәлләргә юнәлтү киңәш ителә.
  • Балага кием сатып алганда, аның уңайлы булырга тиешлегеннән чыгып сайлагыз. Бихисап каптыргычлар һәм җыймалар, матур булса да, хәрәкәтләнгәндә балага комачаулыячак. Кием алганда, киясе кешенең – сабыйның фикере беренче урында булырга тиеш.
  • Бала теләп коенсын өчен, ванна бүлмәсен кызыклы һәм матур итеп бизәгез. Моны бигрәк тә аның үзе белән бергә эшләү файдалы. Идәнгә үрдәк бәбкәләре төшкән келәм җәю, ваннага дельфинлы пәрдә кору, кранга берәр хайван башы рәвешендәге фигура кидерү, плиткаларга кызыклы рәсемнәр ябыштыру – барысы да баланың коенуын күңелле итәр. Ә резин уенчыкларны үзе сайлап алып, күтәреп кереп, ваннадагы суга ташлау сабыйда җаваплылык, үз-үзенә канәгатьләнү хисе уятыр.

     



Предварительный просмотр:

                      Бала сәламәтлеген бергә  кайгыртыйк.                      

Сәламәтлек – ул чыныгу, рациональ туклану, көндәлек режим, яхшы эмоцияләр, хезмәт, начар гадәтләрне булдырмау, һәм әлбәттә хәрәкәт!

1.Сәламәтлек –  һәм хәрәкәт.

 Һәр кешенең, шул исәптән балаларыбызның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту һәр шәхес өчен, тулаем җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия. Балаларыбызның сәламәтлеге- ул киләчәк буыннарның сәламәтлеге. Ә сәламәт булу өчен нишләргә, нинди яшәү рәвеше алып барырга?  Без бүген шушы сорауга җавап табарга тиешбез. Төрле кешенең иртәсе төрлечә башлана. Кемдер кофе эчә,  кемдер иртәсен зарядкадан башлый. Ә кайберәүләр уянып та җитмичә эшкә яки мәктәпкә йөгерәләр.  Халыкта: “Иртәңне ничек башласаң, көнең шулай үтәр”- диләр бит. Хөрмәтле әниләр,  сезнең иртәләрегез ничек башланып китә? Ә безнең мәктәптә укучыларның иртәсе иртәнге зарядкадан башлана.      Иртәнге гимнастиканың кешегә никадәр файда китергәнен белеп торуга карамастан, бик күпләр аны ясамый. Ләкин зарядкага киткән вакыт бушка узган вакыт түгел. Ул эшчәнлекнең көчәюенә,  кәеф күтәрелүгә китерә. Ул кешегә картайганчы сау-сәламәт һәм күтәренке рухлы булып калырга мөмкинлек бирә. Хәрәкәт активлыгы-сәламәт яшәү рәвешенең төп шартларының берсе.Бу үзенә күрә балаларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүнең бер юлы.Аз хәрәкәтләнү сәламәтлек өчен зарарлы.Без урамда чаңгы, чана шуган баланы сирәк  күрәбез. Сәламәт булу өчен балаларны яшьтән үк чаңгыда йөрергә, тимераякта шуарга, волейбол уйнарга, иртән гимнастика ясарга күнектерергә кирәк. Салкын тию авыруларын кисәтүдә организмны чыныктыру бәяләп бетергесез әһәмияткә ия.Балаларны яланаяк йөртү, кар бәреш уйнау рәхәтеннән чикләмәгез, шәп йөгерүдән тыймагыз.Мөмкинлек туу белән, бигрәк тә ял көннәрендә балаларыгыз саф һавада булсын, чаңгы, чана шусын. Хәзерге балалар күбрәк телевизор, компьютер каршында утыра. Елдан ел 1 нче сыйныфка килүче балалар арасында сәламәт укучылар  азая бара. Бу нилектән икән  соң? Кем гаепле соң?

      2.  “Дөрес туклану” .

Әниләр! Балаларыгыз иртәнге ашны ашыйлармы һәм дөрес тукланалармы ?  Ничек уйлыйсыз  (Әниләрнең җаваплары тыңлана). Беребезгә дә сер түгел,  кайбер балалар иртәнге ашка 1 чынаяк чәй генә эчәләр, ләкин без балаларыбызны иртән,  кичен тиешенчә тукландырырга тиеш. Бала көнгә 4 тапкыр 3-4 сәгать аралыгында ашарга тиеш. Иртә-организмны тукландыру өчен көннең иң төп өлеше. Әгәр дә иртәнге аштан сез тиешле калория һәм туклангыч матдәләр алмыйсыз икән, сез ярты көн йоклап йөрисез дигән сүз.  Иртәнге ашта укучы көнлек тиешле калориянең яртысын алырга тиеш.Укучы баланың ярты көне мәктәптә үтә диярлек.Ул мәктәптә кайнар ризык белән туклана.Ләкин кайбер укучылар ашлы ризыкны, боткаларны яратып бетермиләр.Кайбер очракларда  өйдә нәрсә генә ашый икән соң бу бала дип атыраган чаклар була. Балалар өйдә күбрәк чипсы, кепчуп, тиз өлгерүче тукмачлар, кириешкиларга  өстенлек бирәләр ахрысы.Ә   тәмле пешкән ашлар, боткалар читтә кала бирә.Әни кеше аңа зур игътибар да бирми.  Яшь буынның сәламәт булып үсүендә, дөрес туклану зур роль уйный. Дөрес туклану – шулай ук сәламәт яшәү рәвешенең бер шарты ул.

3. “ Сәламәт тәндә – сәламәт акыл”, ди халык.

  Медосмотр нәтиҗәсеннән бүген укучыларның 10-20% ы гына тулысынча сау сәламәт.
Көндәлек режим, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, чыныгу күнегүләрен үткәрү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану, чиста һәм пөхтә булу-болар барысыда физик сәламәтлек нигезе.Ләкин еш кына сәламәт булу өчен бөтен шартларны үтәгән кеше дә авырый. Ни өчен шулай икән? Бу сорауга җавап бирү өчен,  җан саулыгы, җан тынычлыгы белән тән саулыгы арасындагы нинди бәйләнеш барлыгын ачыкларга кирәк дип уйлыйм. Нерв системасы какшаган баланың физик сәламәтлеге нык була алмый. Ә физик сәламәтлекнең нигезе – нерв системасының ныклыгы, тынычлыгы ул. Әлбәттә, мәктәп яшендәге баланың дәрестә игътибары тотрыксыз.Аның игътибарын җәлеп итү өчен, без укытучылар дәрестә төрле сәламәтлеккә ярдәм итә торган физкультминутлар, сәламәтлек сукмагыннан йөрү күнегүләре, уеннар үткәрәбез. Һәр класста сәламәтлек почмаклары, сәламәтлек программасы бар.Бу уку елында физкультура дәресләре атнага 3 сәгать укытыла башлады, шулай ук спорт түгәрәкләре, зур, якты спорт залыбыз, спорт мәйданчыгыбыз бар.Без башкара торган чараларның барысы да яшь буынны физик һәм әхлакый яктан сәламәт итеп тәрбияләргә ярдәм итә. Бу уку елында да Әтнә районы буенча тәкъдим ителгән “Безнең Универсиада” дип исемләнгән тәрбия программасы юнәлешендәге эшебезне тагында нәтиҗәлерәк итеп оештырабыз.Шулай ук спорт чараларына әниләрне,әтиләрне  җәлеп итәргә  тырышабыз.Спорт белән даими шөгылләнеп, югары күрсәткечләргә ирешүче укучылар саны да арта бара.Соңгы елларда авыру сәбәпле дәрес калдыручы укучылар саны күзгә карап кимеде, грипп эпидемиясе чорларында   мәктәп карантинга ябылмады.Балалар өчен мәктәп яны лагерындада укучыларның сәламәтлеген ныгыту юнәлешендә максатчан эш алып барырга тырыштык.Алдагы әйтелгән чаралар укучының сәламәтлеген яхшырту, физик мөмкинлекләрен үстерү принцыбына нигезләнә.

 Ләкин югары сыйныф укучылары белән сыйныф җитәкчеләре бүгенге көн проблемасы тәмәке тарту, хәмер куллану турында сөйләшүләр алып барсалар да,берничә укучыда ул сыйфатларны очратырга мөмкин. Бу сыйныф җитәкчесенең генә түгел әти-әнинең дә зур проблемасы бит. Нерв системасы,тормышка карашы ныгып җитмәгән укучы тискәре күренешләргә тиз бирелә.Ә сәламәтлегенә күпме зыян китерә.

Шулай итеп, хөрмәтле әниләр, укучылар! Кичәбезгә йомгак ясар вакыт җитте. Бүген безнең төп максатыбыз - сәламәт, нәселебезнең, татар халкының лаеклы дәвамчыларын тәрбияләү. Шуны онытмагыз: безнең яхшы һәм зарарлы гадәтләребезне балаларыбыз теләгебезгә бәйсез рәвештә кабатлыйлар. Әйдәгез, без аларга һәрчак яхшы үрнәк кенә күрсәтик һәм мәктәп белән берлектә балаларны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтик.
Сәламәтлек - ул гүзәллек. Шуңа күрә һәрчак матур булыгыз, табигать тарафыннан бирелгән байлыкны юкка сарыф итмәгез, үз сәламәтлегегезне һәм балаларыгызның сәламәтлеген саклагыз!

Алдагы өлеш “Сорау һәм җавап бүлеге”.
Алдагы сыйныф сәгатендә укучыларга әти-әниләре белән берлектә үзләрен борчыган сорауларын язып килергә кушылган иде. Шул сорауларга төрле чыганаклардан җавап табарга тырыштык.  Файдасы тияр дип уйлыйбыз.  Дөрес булмаганнарын фельдшерыбыз дөресләр.
1 сорау: Улыма 8 яшь. Аның сөт тешләрендә кариес. Дәваларга кирәк микән?
Җавап: Һичшиксез дәваларга кирәк. Чөнки сөт тешләренең иртә зарарлануы һәм төшүе – тәмне дөрес тоймауга, даими тешләрнең дөрес чыкмавына китерә. Сөт тешләрен вакытында һәм дөрес итеп дәваламаган очракта, алга таба ортодоник дәвалануга күп акчагыз китәчәк. Ә андый дәвалауны да алмаска, балагыз гомер буе терапевт, ортопед һәм пародонтологка йөрергә мәҗбүр булачак. Чөнки авыру эчендәге барлык кимчелекләр дә бер-берсенә нык бәйләнгән.
2 сорау: Миңа 14 яшь. Мин сыйныфташларым арасында иң кечкенә буйлысы. Моңа бик борчылам. Нәрсә эшләргә соң?
— Елга бер булса да буегызны үлчәп торырга кирәк. Әгәр бала 4 яшьтән башлап елына 4 см дан да азрак үсә икән, кичекмәстән эндокринологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Баланың буе үссен өчен, ул тиешле дәрәҗәдә аксым, витаминнар, кальций һәм йод алырга тиеш. Физик хезмәт тә “үсү гармоны” эшчәнлеген яхшырта.
Балалар кимендә — 10, яшүсмерләр 8 сәг. йокларга тиеш. Йокларга кичке 10 нан да калмый яту мөһим. “Үсү гармоны”ның 70%ы 22-24 сәгатькә кадәр эшләп чыгарыла.— Сикерү. Күнегүләр бары тик өскә таба гына юнәлдерелгән булырга тиеш.
— Бер күнегү: йокы алдыннан сузылып аяклар белән караватның бер, ә куллар белән икенче башына сузылып кагылырга кирәк. Әлеге күнегүне иртән ясасаң, тагын да нәтиҗәлерәк.
3 сорау: “Битемә бетчәләр чыга”. Нишләргә? (Зөлфиядән сорау: нинди киңәшләр бирер идегез?Нилектәнчыгабетчәләр?)
Хәтта 12 яшьлек кайбер балаларның да битләре бетчәле.
Бетчә яшүсмерләргә, бит тиресе майлы кешеләргә чыга. Бетчә чыгуны булдырмас өчен, юынганда сабын күбеген биттә 1-2 мин. тотарга кирәк. Шуннан битне башта җылы, аннары салкын су белән юасың. Юыну өчен “Детское” сабыны яхшы. Битне сабын белән кичтән юарга. Спорт белән шөгыльләнү, саф һавада булу, кояшта кызыну әһәмиятле. Майлы-тозлы-борычлы ризыкларны ашарга ярамый. Витаминлы ризыклар күбрәк ашарга.
— Кайбер кешеләрдән ишеткән бар: бетчә чыгу шулай ук ашказаны – эчәк эшчәнлеге бозылганнан да булырга мөмкин. Бетчәләрне сытарга ярамый.
4 сорау: Кызым гел компьютер янында, гел кесә телефоны белән уйный. Зыяны бар микән?
Җавап: Кесә телефоныннан бик еш файдалану кирәгеннән алда картаюга китерә. Сәбәбе шунда: телефон бүлеп чыгарган микродулкыннар кеше миенә зарар итүче аксымнарны үзләштерүгә булыша. Шушы аксым аркасында ми бик нык “искерә” башлый. Хәтта 30 яшьлек кеше мие карт кешенеке яшенәчә картаерга мөмкин. Табиблар кәрәзле телефоннан көненә 5 мин. тан артык сөйләшмәскә киңәш итә. Бу санны үтеп киткән очракта баш мие телефон куллана башлап өч ай үтүгә картая, ә бер елдан хәтер кыскара башлый.
Шулай итеп, хөрмәтле әниләр, укучылар! Кичәбезгә йомгак ясар вакыт җитте. Бүген безнең төп максатыбыз- сәламәт, нәселебезнең, татар халкының лаеклы дәвамчыларын тәрбияләү. Шуны онытмагыз: безнең яхшы һәм зарарлы гадәтләребезне балаларыбыз теләгебезгә бәйсез рәвештә кабатлыйлар. Әйдәгез, без аларга һәрчак яхшы үрнәк кенә күрсәтик һәм мәктәп белән берлектә балаларны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтик.
Сәламәтлек- ул гүзәллек. Шуңа күрә һәрчак матур булыгыз, табигать тарафыннан бирелгән байлыкны юкка сарыф итмәгез, үз сәламәтлегегезне саклагыз!

Салкын тию авыруларын кисәтүдә организмны чыныктыру бәяләп бетергесез әһәмияткә ия.Балаларны яланаяк йөрү, кар бәреш уйнау рәхәтеннән чикләмәгез, шәп йөгерүдән тыймагыз.Мөмкинлек туу белән, бигрәк тә ял көннәрендә балаларыгыз саф һавада булсын, чаңгы ,чана шусын.

Гриппның тәүге билгеләре сизелү белән, баланы өйдә калдырырга һәм табиб чакырырга кирәк.Грипп авыруын йоктырмас өчен, иң беренче чиратта, иммун системагызны ныгыту кирәк.Балаларыгызга витаминнар күбрәк ашатыгыз.Шулай ук салкында юка киенеп йөрүдән, туңудан саклагыз.Салкын тидермәгез.



Предварительный просмотр:

Сак бул, грипп!

   Грипп – куркыныч чир.Ул вирус аша йога.Вирусларны ныклап хәлсезлек тоелмаган,чирне җиңелчә үткәреп йөргән авырулар тарата.Грипп белән чирләүче әйләнә-тирәдәгеләрне сөйләшкәндә, йөткергәндә, төчкергәндә һавага төкерек, төчкерек тамчылары белән вирус таратып зарарлый.Вирус организмга эләккәч, агулы матдә (эндотоксин) бүленеп чыгып, вирусларның яртысы үлә.Шул вакытта алар кеше организмын да агуларга өлгерә.

Йөткергәндә, төчкергәндә 20 меңнән алып 40 меңгә кадәр тамчы барлыкка килүен беләсез микән?! Өстәвенә, алар әйләнә-тирәлеккә югары тизлектә, төчкергәндә секундына – 50, ютәлләгәндә - 100 метрга таралып өлгерә.Эре тамчылар тиз утыра, ә ваклары аэрозоль сыман һавада ярты сәгатькә кадәр очып йөри һәм ерак араларга таралып өлгерә.Әнә шуңа да төчкергән, яисә йөткергән бер кеше грипп вирусы белән дистәләгән кешене зарарлый. Моны истә тотып,грипп таралган чорда балалар белән кеше күп йөргән урыннарда булуны чикләү мөһим шарт итеп куела.

 Зарарланган вакыттан чир башлану дәвере зур түгел -12 сәг. 1-3 көнгә кадәр. Чир гадәттә кинәт башланып китә.Хәлсезләндерә,өшетә, баш, мускуллар,буыннар авырта.Температура 39-40 градуска кадәр күтәрелә һәм дәва чаралары күрелүгә карамастан,4-6 көн дәвамында төшми.Борын,йоткылык әчетеп “янып”торган сыман тоела.Берникадәр вакыттан соң борын, йоткылык һәм тамакның лайлалы тышчасында үзгәрешләр башлана.Какрык бүленеп чыга башлый, томау төшә,борыннан кан китүе ихтимал.Каты ютәл җәфалый.Авыру кеше табибка вакытында мөрәҗәгатъ итмәсә, аякта йөреп торса, өзлегү ихтималы зур. Нәтиҗәдә тын юллары, үпкәләр ялкынсынырга мөмкин. Йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләрнең чирләре көчәеп китүчән була. Колак һәм тамак шешәргә, шулай ук сирәк кенә баш мие дә ялкынсынырга мөмкин.

Балаларны грипптан саклап алып буламы соң?

Салкын тию авыруларын кисәтүдә организмны чыныктыру бәяләп бетергесез әһәмияткә ия.Балаларны яланаяк йөрү, кар бәреш уйнау рәхәтеннән чикләмәгез, шәп йөгерүдән тыймагыз.Мөмкинлек туу белән, бигрәк тә ял көннәрендә чаф һавада булыгыз, чаңгы шуыгыз.

Гриппның тәүге билгеләре сизелү белән, баланы өйдә калдырырга һәм табиб чакырырга кирәк. Авыруны хастәханәгә салу-салмауны табиб хәл итә. Аны аерым бүлмәгә урнаштыру мөмкинлеге булмаган очракта, яткан кроватен ширма яисә пәрдә корып аерасың, аерым савыт-саба, сөлге йөртәсең.Саф һава вирусларны үткәргәнлектән, бүлмәне көненә 3-4 мәртәбә 30-40 минутлап җилләтеп аласың.Тузан алу, башка җыештыру эшләре фәкать юеш чүпрәк ярдәмендә башкарыла.

 Табиб билгеләгән дару дәвасыннан тыш аякларын җылыту, кура җиләге вареньесы, лимон, бал белән шифалы үләннәр кушып пешерелгән чәй эчү, суган, сарымсак ашау кебек савыгуга ярдәм итүче сыналган чараларны  да онытмаска кирәк.

 Авыру баланың туклануын түбәндәгечә оештыру максатка ярашлы булачак. Тәүге көннәрдә ярым сыек хәлдәге ризыклар, алар витаминнарга байларын кыргыч аша кырып бирәсең.Бала ашаудан баш тарта икән, көчләп булса да туендырырга кирәк.Зур булмаган порцияләр белән татлы чәй, җимеш сулары, һич югында кайнаган су эчерәсең.Чөнки грипп чорында организмның сыеклыкка ихтияҗы арта. Авыру ятып торырга тиеш. Туңса, юрганга төрергә, аягына грелка куярга, җылы лимонлы чәй бирергә.Бүлмә температурасы 18-20 градус булу зарур. Бүлмәне еш җилләтергә, авыру яткан мендәрне, юрган тышларын, япманы еш алмаштырырга.Бирелгән киңәшләрне тотканда, балаларны грипптан саклап калып була.

Дөнья чире.  Беләсезме?

Ел саен грипп эпидемиясе вакытында дөньяда 500 миллионнан артык кеше авырый.Статистика мәгълуматлары буенча урта яшьтәге һәр кеше елына 2 тапкыр грипп яисә тын юллары вируслы инфекциясен (ОРВИ) кичерә.

Саннар ни сөйләсә дә,бу авыруга профилактиканы алдан бару отышлы.Быел илдә гриппның иң котырган чагы февраль уртасына туры килә дисәләр дә, соңгы мәгълуматларга  караганда, ай башында ук Русия Федерациясенең 40ка якын регионында грипп эпидемик чикне узып киткән.Бу исемлеккә Татарстан да керә.Республиканың кайбер районнарында эпидемиологик чик 50 процентны узган.Русия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат үзәге, хәбәренчә, бу чик Түбән Камада 54%.Хәтта әлеге шәһәрдәге 3 кешедә узган ел бар дөньяны өркеткән дуңгыз гриппы дип аталучы чир табылган.

Һава температурасының даими тирбәлеше инфекция таралуга уңай йогынты ясый.Кышын иммунитет йомшару да авыруга каршы тора алмый.Шуны истә тотыгыз: дуңгыз гриппы тагын да куркынычрак.Әмма аны сезонлы грипптан аеру бик кыен.Аларның билгеләре бер төрле.Йогу юллары да бер үк сөйләшкәндә, төчкергәндә яки ютәләгәндә бүленеп чыгучы тамчылар аша кешедән кешегә күчә.Авыруны кисәтү чаралары гади һәм үтәлерлек.Бары иренмәскә генә кирәк.Җәмәгать урыннарында, хастаханәләрдә, сату урыннарында, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә, мәктәпләрдә борынны каплап, махсус битлек кияргә киңәш ителә.Эш яки яшәү урыннарының санитария-гигиена торышын яхшырту, тиешенчә җылылык белән тәэмин итү, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, бүлмәләрне ешрак җилләтү, витаминлы ризыклар,организмның иммун системасын ныгыта торган төрле үләннәр, җиләк-җимешләр куллану да гриппка каршы чараларның бер өлеше булып тора.

Профилактика

Гриппавыруын йоктырмас өчен, иң беренче чиратта, иммун системагызны ныгыту кирәк.Витаминнар күбрәк ашагыз.Шулай ук салкында юка киенеп йөрүдән, туңудан сакланыгыз.Салкын тидермәгез.Авыру янына битлек киеп керегез.

Авырып китүчегә күп ите сыеклык эчертергә, ютәлләгәндә һәм төчкергәндә авыз-борыныгызны бер тапкыр кулланучы кулъяулыклар белән каплагыз, аннары аларны юк итегез.

Шулай ук түбәндәге рецеплар гриппны профилактикалауда сезгә ярдәмгә килер.Онытмагыз инфекцияне кисәтү өчен табыныгыз бал, карлыган вареньесы, сарымсак, суган, лимон, җиләк-җимеш, тозлы кәбестә кебек ризыкларга бай булырга тиеш.

  • 10 лимон кабыгы белән вак кыргыч аша чыгарып, шуңа төелгән 10 баш сарымсак кушып бутарга.Кайнатып суытылган 3 литр җылымса су салып, суыткычка куярга.Иртән ач карынга һәм йокы алдыннан берәр кашык кабарга.
  • 1 стакан кайнаган суга 1 балкашык кара карлыганның яфракларын,яисә сабагын салып, төнәтергә куегыз.3-4 сәг.тән соң сөзеп алырга һәм көненә ярты стакан 3 тапкыр эчәргә кирәк.
  • Томауга каршы көрәшкәндә борын куышлыкларына көненә 4-5 тапкыр 3-5 тамчы алоэ согын тамызырга.Борынга тамызганнан соң, борын читләрен уарга кирәк.
  • Кизү белән чирләгәндә тамак авыртуын басар өчен, җайлап кына лимон кабыгын чәйнәргә киңәш ителә.Процедурадан соң 1 сәг.ашамый торырга,ә 3 сәг. соң тагын да шулай эшләргә.
  • 1 стакан яңа гына әзерләнгән кишер согына 3-5 вакланган сарымсак тырнагын кушып бутагыз.5 көн буена ашарга 30-40 минут кала көненә 3-4 тапкыр ярты стакан бу сыекчаны эчегез.
  • Күбрәк сыеклык эчегез.


Предварительный просмотр:

Әти-әниләр өчен тест

1. Бу уку елында балагызга ничә яңа уку предметы өстәлде?

а) 4

б) 3

в) 2

2. Балагыз укый торган класста эшләүче барлык укытучыларны беләсезме?

а) барысын да беләм

б) яртысын беләм

в) кайберләрен генә беләм

3. Балагызның дәфтәрләрен ничек карыйсыз7

а) һәрчак

б) чиреккә 1-2 тапкыр

в) карамыйм

4. Балагыз бер яисә берничә предмет буенча авырлык кичерсә һәм аңа үзегез ярдәм итә алмасагыз, нәрсә эшлисез?

а) укытучыларына мөрәҗәгать итәм

б) завучка барам

в) предметны яхшырак укысын дип баланы мәҗбүр итәм

5. Балагызның кызыксынуларын беләсезме?

а) әйе, беләм

б) өлешчә

в) беләм дип уйлыйм, ләкин төгәл түгел

6. Балагыз буш вакытын кайда һәм кем белән уздыруын беләсезме7

а) әйе

б) кайчакта

в) беләм дип уйлыйм, ләкин төгәл түгел

а, б, в җавапларын санагыз.

а җавабы өстенлек итсә: балагызның сезнең ярдәмгә мохтаҗ икәнлеген беләсез һәм ярдәм итәсез.

б җавабы өстенлек итсә: балагызның сезнең ярдәмгә мохтаҗ икәнлеген беләсез, ләкин вакытында ярдәм итә алмыйсыз.

в җавабы өстенлек итсә: балагызга ярдәм итегез..



Предварительный просмотр:

Әти-әниләр өчен анкета( анкета сорауларына тулы, төгәл җавап бирүегез сорала.Исем, фамилияне язмаска)

Максат: әти-әниләрне мәктәп эшенә тарту, гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрне өйрәнү.

1.Сезнең гаиләдә балаларны тәрбияләү белән кем шөгыльләнә?

2. Балагыздагы уңай яклар:

3.Балагыздагы тискәре яклар:

4. Балагызда нинди сыйфатлар күрергә телисез?

5.Мәктәптә, укыту-тәрбия эшендә сезгә ошамаган яклар?

6. Мәктәптә, укыту-тәрбия эшендә сезгә ошаган яклар?

7. Баламның сәламәтлеге турында мин шуны әйтә алам:

8. Минем балама мәктәптә, класстә нәрсә ошый?

9. Минем балама мәктәптә, класстә нәрсә ошамый?

10. Сыйныф җитәкчесе аның нинди мөмкинлекләренә игътибар итәргә тиеш?

11. Сыйныф җитәкчесе белән һәрдаим элемтәдә торасызмы, балагызны тәрбияләгәндә һәм  уку барышында ул сезгә ничек ярдәм итә ала?

12.Балагызга дәрес хәзерләүгә күпме вакыт кирәк?

13.Балага дәрес хәзерләргә ярдәм итәсезме һәм  ничек?

14.Бала белән өйдә ( дәрес хәзерләү өчен) ничә сәгать  үткәрәсез?

15.Балагыз әдәби китаплар укыймы? Соңгы вакытта балагыз нинди әдәби китап укыды?( исемен языгыз)

16. Балагызның белем дәрәҗәсе сезне канәгатьләндерәме?Аны яхшырту өчен нинди тәкъдим кертер идегез?

17.Балагызның сыйныфта иптәшләре белән үзара мөнәсәбәте сезне канәгатьләндерәме?

18. Балагызның буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнә, кем белән аралаша, кызыксынасызмы?

19. Электрон көндәлектән билгеләр карыйсызмы? Телефонга билгеләре килеп торамы?

20.Укытучы белән ата- ана аралашуында нинди алымнарны уңышлы дип саныйсыз?



Предварительный просмотр:

Сәламәтлек  буенча  әти-әниләргә  берничә киңәш


1. Балагызны  карыныгызда чакта ук яратыгыз һәм саклагыз.
2. Ешавыруныгадәтиһәмкотылгысызнәрсәдип кабул итмәгез.
3. Үзлегегездәндәваланубеләнмавыкмагыз.
4. Нәтиҗәләрбеләнтүгел, ә анытудыргансәбәпләргәкаршыкөрәшегез.
5. Балаларкүзалдындатәмәкетартмагыз,спиртлы эчемлекләр эчмәгез.
6.  Бүлмәләрнеешракҗилләтегез.
7. Баланы салкынчаһавагаияләштерегез. Салкынһаватәэсирендәкантамырларыныңэшчәнлегеяхшыра. Аларсалкынгаҗиңелрәккүнегәләр.
8.  Бергәләп зарядка ясагыз.
9. Ашагач, туалеттансоңкулларныюарга, киемнеалыштырыргаөйрәтегез.
10. 3, 7, 13 яшьләрдәбалаларның стресс чорларыбула. Бувакыттааларешракавырыйлар. Әгәрсезаларныаңлап, психологикярдәмкүрсәтсәгез, ике як өчендәҗиңелрәкбулыр.

Игътибаргаалыгыз:
Көнбатыш стандарты буенчабалаларныңелгадүрттапкыравыруыгадәтибулыпсанала. Бездәешавыручыбалалар 30%. Көнбатышилләрендәул 0,3 – 0,5 кынатәшкилитә.

Иртәнге аш турында

   Хөрмәтле әти-әниләр!  Балаларыгыз иртәнге ашны ашыйлармы һәм дөрес тукланалармы?

   Беребезгә дә сер түгел, кайбер балалар иртәнге ашка 1 чынаяк чәй генә эчәләр. Без балаларыбызны иртән, кичен тиешенчә тукланырга күнектерергә тиеш.

  Яшь буынның сәламәт булып үсүендә, дөрес туклану зур роль уйный.  Туклану –сәламәт яшәү рәвешенең бер шарты ул. Яшь үзгәрүгә карамастан, укучының көндәлек режимында туклану тәртибе үзгәрергә тиеш түгел. Бала көнгә 4 -5 тапкыр 3-4 сәгать аралыгында ашарга тиеш. Организмны кирәкле азык-төлек белән тәэмин итү өчен туклану төрле булырга тиеш.

Иртәнге аш-организмны тукландыру өчен көннең иң төп өлеше.Әгәр дә иртәнге аштан сез тиешле калория һәм тукландыргыч матдәләр алмыйсыз икән, сез ярты көн йоклап йөрисез дигән сүз. Иртәнге ашта укучы көнлек тиешле калориянең яртысын алырга тиеш. Юкка гына бит: “Иртәнге ашны үзең аша, төшке ашны иптәшең белән бүлеш, ә кичкесен дошманыңа бир дип” әйтмиләр.

1. Чынлыкта исә иртәнге аш бөртеклеләрдән  – (энергия бирүчеләр), җиләк-җимешләрдән – (витаминнар), сөт продуктларыннан (аксым һәм файдалы матдәләр) торырга тиеш.

2. Ботка – балалар өчен иң кулай ризык: тәмле дә, файдалы да, җиңел дә, туклыклы да. Тик ашыйбызмы соң без аны? Бик сирәк.

3. Сөттә пешкән дөге боткасы балалар өчен иң файдалы ризык булып санала. Шулайуксөттәпешкән геркулес, манный ярмасыда организм өчен иң кулай ризык булып санала.

4. Сөтпродуктларыкешеорганизмынтулыкыйммәтлеаксым, кальций, фосфор, калий, А, Д ,В2 витаминнарыбеләнбаеталар. Аларшулайукфайдалымикроорганизмнарга да бай.

   Сөт продуктлары организмның үсүе, сөякләрнең һәм тешләрнең ныгуы өчен бик кирәк. Алар тән тиресенең, тырнакларның һәм чәчнең чисталыгын тәэмин итәләр, эчәклек эшәнлеген җайга салалар, башка төр азык-төлекнең үзләштерелүенә уңай йогынты ясыйлар. Сөтпродуктларыҗитәрлекбулмаганочрактакешеорганизмында кальций җитешмибашлый. Ә буисәбалаларның – рахит, үсмерләрнеңһәмөлкәннәрнең остеопороз беләнавыруынакитерә, сөякләреңныклыгынкакшата.

Сөттә 200 төрле файдалы матдә бар. Анычибәрлек эликсиры дипатаулары да юкка түгел.

Берничә киңәш :

1. Алманы сөттә пешереп, иләк аша үткәрергә, суынгач биткә сөртергә. 20 минуттан битне җылы су белән юарга. Бит тиресе яшәреп китәр.

2. Күз кабаклары шешенгәндә: сөткә манылган мамык кисәген 10 минутка күзләргә куеп тор.Ирен кырыйлары ярылса, иреннәр яргаланса да сөт эчәргә, сыр ашарга кирәк. Караңгыданачаркүрсәгездә, сөт, сыр ашауярдәмгәкилер.

Хөрмәтле әти- әниләр!

Баланың шәхес булып  формалашуы, иң беренче чиратта, гаилә тәрбиясенә бәйләнгән.Ата-ана -төп тәрбияче. Тәрбия  кылу өчен үзеңә тәрбияле булырга кирәк.

1.Балагызның  үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез.Аңа үзегез кебек булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез.

2. Баладан аңа эшләгән эшләрегез өчен түләү таләп итмәгез.Сез аңа тормыш бирдегез, ә ул моны ничек түләсен? Ул башка кешегә тормыш бирәчәк һәм бу –табигать законы.

3. Аның проблемаларына югарыдан карамагыз, аңа яшәү сезгә караганда да авыррак булырга мөмкин, чөнки баланың тормыш тәҗрибәсе бик аз була.

4. Бала - тормыш биргән иң кыйммәтле бүләк.Аны сакларга һәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк.

5. Балагыз нинди булуына карамастан,аны яратыгыз -  талантсыз булса да, уңышларга ирешә алмаса да.Аның  белән бергә булуыгызга куаныгыз, чөнки бала – иң зур шатлык.

6. Баланы йокыдан тыныч кына уятыгыз, ул сезнең елмаюыгызны күрсен  һәм йомшак тавышыгызны ишетсен, иртәдән үк баланы юк-бар өчен шелтәләмәгез.

7. Балагызны ашыктырмагыз. Вакытны  дөрес бүлү - сезнең эшегез.

8. Баланы мәктәпкә иртәнге ашны ашатмыйча озатмагыз. Аны алда авыр хезмәт –уку хезмәте көткәнен онытмагыз.

9.Баланы  мәктәпкә озатканда аңа уңышлар теләгез, ягымлы сүзләр әйтегез.

10.Баланы  мәктәптән тыныч каршы алыгыз.Әгәр  ул ни өчендер ярсыган һәм  сезнең белән борчуларын бүлешергә тели икән, аны игътибар белән тыңлагыз.

11.Баланың  борчылганын күрсәгез, әгәр дә ул борчылуын сезнең белән уртаклашырга теләмәсә, бу вакытта сорашмавыгыз хәерлерәк. Бала башта тынычлансын, аннан соң үзе үк барысын да сөйләр.

12.Мәктәптән кайткач та баланы  дәрес әзерләргә утыртмагыз, ул бераз   ял итеп алсын.

13.Дәрес  әзерләгәндә балага мөстәкыйль шөгыльләнергә мөмкинлек бирегез.Әгәр сезнең ярдәм кирәк булса да, сабыр булыгыз.Аңа борчылмаска кушыгыз, уңышларын күрегез, мактап  алыгыз.

14.Җыелган ачуыгызны баладан алмагыз, картлык көнегезгә  әче икмәк  әзерләмәгез.Чөнки  ни чәчсәң, шуны урырсың.