Әти-әниләргә
методическая разработка по теме

Зарипова Гузалия Габдулнуровна

Әлеге материал әти-әниләр өчен киңәш буларак тәкъдим ителә. Аның эчтәлеге бүгенге көндә тәрбия идеаллары, тәрбияле бала үстерү серләренә кагыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ti-nilrg.docx44.75 КБ

Предварительный просмотр:

Укучыларны кеше итеп тәрбияләү – безнең һәрберебезнең бурычы. Бу гаҗәеп җаваплы, әһәмиятле эшне үтәү өчен, педагоглар һәм ата-аналар көчен кызганмаска, армый- талмый эшләргә, профессиональ осталыгын даими күтәрергә тиеш.

             

  Бүгенге көндә тәрбия идеаллары  булып түбәндәгеләр тора:

     1. Баланы гадел, шәфкатьле, изге күңелле, кешелекле булырга, начарлыкка һәм бозыклыкка каршы торырга сәләтле итеп үстерү.

     2. Нәфесне тыя белергә, кечкенәдән үк хезмәткә күнектереп, булсын дип эшләргә өйрәтү.

     3. Ата – бабаларыбыз васыятеннән күренгәнчә, яшәү  өчен һөнәр үзләштерүнең кирәклеген истә тотып, сәләтенә карап, һөнәр алуга юнәлеш бирү.

     4. Балада белем алуга һәм аны өстәп торуга теләк һәм ихтыяҗ тәрбияләү, кешенең нуры гыйлем һәм мәгърифәт булуын төшендерү.

     5. Баланы дөрес тормыш рәвеше алып барырга, йорт – җирне тотарга, әйләнә – тирә мохиткә сак карарга күнектерү.

Һәрбер ана  түбәндәге гомуми    кагыйдәләрне белсен һәм исендә тотсын иде:

-  үз балаңны ярат, ләкин аны узындырма, иркәләп бозма;

-  эшләтмәү, эштән азат итү аны киләчәктән мәхрүм итү була;

-  баланы рәхмәтле булырга өйрәт; синең яратуыңа шундый ук җавап булмаса, баларыбызның үзләре турында гына кайгыртып, үз ихтыяҗларын өстен куеп яшәүләрен көт тә тор;

-  балаларга гына түгел, сиңа, анага да уңай, яхшы булсын; синең кайгыларың аларны да борчысын;

-  баланы байлыкка түгел, яхшылыкка шатланырга өйрәт;

Тәрбияле  бала  үстерү  серләре:

* Балаларыгызга,  тирә – юньдәгеләргә  ягымлы,  игътибарлы  булыгыз.

  • Балагызны  беркайчан  да  түбәнсетмәгез, кычкырмагыз,  тупас  сүзләр  әйтмәгез,  тәрбия  ысулы  итеп  физик  җәза  кулланмагыз.
  • * Юк – бар  сәбәпләр  белән  балага  кисәтү  ясамагыз,  ешрак  мактагыз.
  • * Гаиләдә  балага  карата  таләпләрегез  бертөрле  булсын,  әгәр  берегезнең  кисәтүе  белән  икенчегез  килешмәсә,  моны  бала  югында  гына  сөйләшегез.
  • * Кечкенә  кешенең  шәхесен  хөрмәт  итегез, “син  әле  бәләкәй”, “син  аны  аңламыйсың”,”сиңа  аны  белергә  иртә  әле”  дигән  төшенчәләрне  кулланмагыз.
  • * Балагызга  куйган  таләпләрне  үзегез  дә  үтәгез. Бер – берегезгә  “хәерле  иртә”, “тыныч  йокы”, “рәхмәт”  кебек  ягымлы  сүзләр  әйтергә  онытмагыз.
  • * Балаларыгызга  үз – үзеңне  дөрес  тоту  кагыйдәләрен  искә  төшкәндә  генә  түгел,  һәрвакытта  да  өйрәтегез.