Мастер-класс, проведённый в рамках районного семинара директоров школ
проект по теме

Хайруллина Фарида Данисовна

Мастер-класс по теме "Портфолио саморазвивающегося педагога"

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Портфолио учителя -инструмент саморазвития и самореализации педагога Портфолио саморазвивающегося педагога

Слайд 2

Как никто не может дать другому того, что не имеет сам, так и не может развивать, образовывать и воспитывать других тот, кто не является сам развитым, воспитанным и образованным. Он лишь до тех пор способен на самом деле воспитывать и образовывать, пока сам работает над собственным воспитанием. А. Дистервег

Слайд 3

Что такое ПОРТФОЛИО?

Слайд 4

Портфолио: Коллекция работ, всесторонне демонстрирующая результаты, усилия, приложенные к их достижению, очевидный прогресс по сравнению с предыдущими результатами; Выставка достижений; Форма целенаправленной, систематической и непрерывной оценки и самооценки результатов; А нтологи я работ, предполагающ ая непосредственное участие в выборе работ, их самоанализ и самооценку .

Слайд 5

Философия учебного портфолио предполагает: основной смысл портфолио: «показать все, на что ты способен»

Слайд 6

Цель портфолио Собрать, систематизировать и зафиксировать результаты развития, усилия, достижения в различных областях; Продемонстрировать весь спектр способностей, интересов, знаний и умений.

Слайд 7

Портфолио как технология оценивания Портфолио – технология сбора, анализа информации о процессе саморазвития педагога Для учащихся Для учителей Портфолио – организатор учебной деятельности Портфолио – средство обратной связи и инструмент оценочной деятельности

Слайд 8

Личностно-ориентированный характер портфолио

Слайд 9

Типы портфолио Портфолио достижений Портфолио творческого педагога Портфолио саморазвивающегося педагога

Слайд 10

Портфолио саморазвивающегося педагога материалы и оценка/самооценка достижения целей, особенностей хода и качества работы с различными источниками информации, ощущений, размышлений, впечатлений и т.п.; подборка результатов педагогического мониторинга развития личности; результаты педагогических тренингов личного развития; письменный анализ самого педагога своего личностного развития

Слайд 11

Портфолио саморазвивающегося педагога Вид представления Достоинства (преимущества) Недостатки Самоанализ учебных и личностных достижений Дневник распределения времени Учет занятости образовательной и развивающей деятельностью

Слайд 12

Портфолио саморазвивающегося педагога Вид представления Достоинства (преимущества) Недостатки Самоанализ учебных и личностных достижений Дневник распределения времени Учет занятости образовательной и развивающей деятельностью Возможность включить механизмы самооценки, что повышает степень осознанности процессов, связанных с образованием и личностным развитием. Сложность публичного представления результатов

Слайд 13

Алгоритм создания портфолио Определение темы и цели портфолио Выбор рубрик (направлений) Оформление портфолио и его наполнение Оценка портфолио

Слайд 14

Структура портфолио Введение - ожидание в отношении своих дальнейших действий и собственных перспектив, вывод о своих способностях достигать определенные результаты, оценка своего продвижения и потенциала. “ Портрет” - информации об авторе портфолио, краткая история успехов “ Коллектор” - материалы , найденные учителем самостоятельно (памятки, схемы, списки литературы, ксерокопии статей, материалы периодических изданий, иллюстрации) “ Рабочие материалы ”- материалы, которые созданы и систематизированы самим автором. “ Достижения” - материалы, которые, по мнению автора, отражают его лучшие результаты и демонстрируют успехи

Слайд 15

Название Портфолио саморазвивающегося педагога Портрет автора Уровни профессионального роста учителя, уровни его саморазвития Нулевой уровень – слабая методическая подготовка 1-й уровень – стабильные результаты при использовании традиционных программ и учебников 2-й уровень – применение новых технологий обучения 3-й уровень – разработка новых форм учебных занятий 4-й уровень – разработка новых методик при частичном изменении содержания 5-й уровень – изменение содержания курса без изменения идеологии предмета 6-й уровень – создание авторского курса с изменением целевой и содержательной части 7-й уровень – создание авторского курса, не имеющего аналога, но востребованного социальным заказом и образовательным учреждением

Слайд 16

Этапы организации самообразования 1‑й этап – диагностический (создание определенного настроя на самостоятельную работу, анализ затруднений, постановку проблемы, изучение психолого-педагогической и методической литературы по выбранной проблеме, планирование и прогнозирование результатов) 2‑й этап – практический (накопление педагогических фактов, их отбор и анализ, проверка новых методов работы, постановка экспериментов, сопровождение практической работы с изучением литературы) 3‑й этап – обобщающий (подведение итогов, оформление результатов по теме, презентация материалов на заседаниях методических объединений, педагогических советах) 4‑й этап – внедренческий (использование и распространение педагогом собственного опыта)

Слайд 17

Тема самообразования Цель создания портфолио Время работы над портфолио Содержание

Слайд 18

Содержание • Повышение квалификации в курсах ИПКПРО ▪ Получение второго высшего образования или второй специальности; ▪ Дистанционные курсы повышения квалификации, конференции, семинары, олимпиады и конкурсы; ▪ Индивидуальная работа по самообразованию: -научно-исследовательская работа по определенной проблеме; -посещение библиотек, изучение научно-методической и учебной литературы; -работа в педагогических советах, методических объединениях, творческих группах; -посещение уроков коллег, обмен мнениями; -теоретическая разработка и практическая апробация разных форм уроков, внеклассных мероприятий и учебных материалов; - освоение новых педагогических технологий; -участие в педагогических конкурсах, конференциях, фестивалях; -трансляция собственного педагогического опыта; - рефераты; - проектные работы; -творческие работы (доклады, сценарии открытых уроков и внеклассных мероприятий и т.д.); -авторские программы, методики • Сетевые педагогические сообщества

Слайд 19

Восточная мудрость гласит: посмотри внутрь себя и найди там секрет. Секрет успеха учителя – готовность к саморазвитию и передачи своего опыта.



Предварительный просмотр:

1 слайд

Мәктәбебездә үтә торган семинарның темасы: “Укытучының үз өстендә эшләве һәм даими үсеше чарасы буларак портфолио.”

Ә без исә сезнең белән үзен үстерү өстендә эшләүче педагог портфолиосы турында фикер алышырбыз.

2 слайд

Бөек педогогларыбыз Я.А. Коменский, Ж.Ж. Руссо, И.Г. Песталоцци, К.Д. Ушинский, А.С. Макаренко, В.А.Сухомлинский һәрдаим үз белемен күтәрү өстендәэшләвенең әһәмияте турында язып калдырганнар.

Мин сезгә танылган немец педагогы Ф. Дистервегның сүзләрен тәкьдим итәм: “Үзеңдә булмаган нәрсәне бүтән кешегә биреп булмаган кебек, үзе тәрбияле, укымышлы һәм һәр яктан үскән булмаган укытучы кемнедер үстерә, укыта һәм тәрбияли алмый. Укытучы үз өстендә, үзенең тәрбиясен, белемен күтәрү өстендә эшләгәндә генә чын мәгьнәсендә тәрбия һәм белем бирергә сәләтле.”

3 слайд

Нәрсә ул портфолио?

Итальян теленнән тәрҗемә итсәк, «portfolio» «портфель» буларак яңгырый. Ә инглиз теленнән  “portfolio”   - “портфель, әһәмиятле документлар өчен папка” мәгънәсен ала.

4 слайд

Ә педагогика өлкәсендә ул төрле мәгънәдә-коллекция, күргәзмә, форма, тупланма итеп кулланыла, аңлатыла:

  • Беренчедән, ул эшчәнлек нәтиҗәләре, бу нәтиҗәләргә ирешү өчен куелган көч, тырышлыкны үз эченә алган коллекция, баштагы һәм хәзерге нәтиҗә арасындагы үзгәрешне чагылдыручы документ.
  • Икенчедән, ул-укытучының эш нәтиҗәләре күргәзмәсе.
  • Өченчедән, ул-укытучының эш нәтиҗәләрен максатчан, системалы, өзлексез бәяләү формасы.
  • Дүртенчедән, ул-бәяләүгә куелган эшләрне үз эченә алган тупланма.

Без моңарчы укытучының эш нәтиҗәләрен, аның уңышларын тәкъдим итүче досье-портфолио турында белә идек. Гадәттә, ул берәр конкурска, яки аттестация үткәндә укытучы эшчәнлеген тәкъдим итү, бәяләү өчен төзелә иде.

Ә бүген без сезнең белән портфолионың яңа төрләре белән танышырбыз, ягъни аны башка яктан ачарбыз.

Бүгенге көн Портфолиосы   укыту эшчәнлеге, педагогик эшчәнлек нәтиҗәләрендәге үсешне дәлилләү максатыннан төзелә. Шунлыктан, портфолиода “минем нинди уңышларым бар” түгел, ә “мин нәрсәгә, нинди уңышларга ирешә алдым”  дигән фикергә басым ясала, ягъни ул педагогның үзенә генә хас стиле, үз-үзе өстендә эшләве, үсеш динамикасын чагылдырырга,  аналитик формада булырга тиеш. Һәм портфолио шуннан чыгып бәяләнә.  

5 слайд

Портфолионың төп мәгьнәсе: үзеңнең нәрсәгә сәләтле булуыңны күрсәтү.

Шунлыктан, бүгенге көн Портфолиосы-ул укытучының үз-үзен үстерү өстендә эшләве, үз-үзен гамәлгә ашыру коралы.

6 слайд

Портфолионың максаты нинди срокка, нәрсәгә акцент ясалу, нәрсәне дәлилләү һәм күрсәтү, тәкъдим итүне күз алдында тотудан килеп чыга. Шулай ук кем өчен төзелүне дә исәпкә алырга кирәк-үзең өченме, башкаларга тәкъдим итү өченме?

Портфолио төзүнең максатлары:

-Төрле өлкәләрдә тырышлык, үсеш нәтиҗәләрен җыю, системага салу;

-Сәләтләр, кызыксынулар, белем һәм күнекмәләрне тәкъдим итү;

-Индивидуаль җыелма бәяләү ролен үтәү максатлары куелырга мөмкин.

7 слайд

Портфолио – укытучының үз өстендә эшләве, даими үсүе турындагы информацияне туплау һәм анализлау технологиясе.

8 слайд

Димәк, укытучы портфолио булдырган дәвердә

  • Шушы портфолионың максатын билгели, эшчәнлеген планлаштыра;
  • Материал туплый (информация сайлый, аңа бәя бирә);
  • Үзенең эшчәнлеген бәяли (хаталарын таба, төзәтә, үзенең үсешен үстерүче механизмны билгели)

9 слайд

 Шуннан чыгып, портфолионың түбәндәге төрләре була:

  1. Педагогның уңышлары-казанышлар портфолиосы.
  2. Иҗади эшләүче педагог портфолиосы.
  3. Үз-үзен үстерү өстендә эшләүче педагог портфолиосы.

Шуннан портфолионың сроклары да ачыклана. Ул билгеле бер вакыт эчендәге үсешне күрсәтү һәм дәлилләүдән чыгып билгеләнә. Мәсәлән, 3 елга, 5 елга, берничә айга гына да төзелергә мөмкин.  

10 слайд

Әйдәгез, өченче төргә тулырак тукталыйк. Ул үз эченә нәрсәләр ала соң?

  • Укытучы шәхесенең үсешен күрсәтүче материаллар, аларга бәяләмә;
  • Шәхси үсеш турындагы педагогик тренингларның нәтиҗәләре тупланмасы;
  • Педагогның шәхси үсеше турында үзбәяләмәсе;

11-12 слайд

Коллектив практик эш №1.

  • Таблица №1
  • Һәр портфолионың уңай яклары белән бер үк вакытта аның кимчелекле яклары да булырга мөмкин. Сез бу төр портфолионың нинди уңай якларын һәм килеп җитмәгән яклары булырга мөмкинлеген күзаллыйсыз?

Портфолио укытучыга үз өстендә эшләүне бәяләү күнекмәсен үстерергә ярдәм итә, эшкә максат куярга, бурычлар билгеләргә, эшне планлаштырырга һәм оештырырга өйрәтә, укытучының үз-үзен үстерү өстендә эшләвендәге авырлыкларны җиңү стимулы булып тора.

  • Кимчелеге: педагог берьяклы гына ачылырга, тәкъдим ителергә мөмкин.

13 слайд

Портфолио төзү алгоритмы белән танышыйк:

  1. Портфолионың темасын һәм максатын билгеләү;
  2. Юнәлеш сайлау;
  3. Портфолио тутыру;
  4. Портфолионы бәяләү;

14 слайд

Төзелеше. Классик портфолио, гадәттә, түбәндәге бүлекләрдән тора:

Кереш.  Үз-үзеңнең алдагы эшчәнлегең һәм преспективаң буенча, билгеле бер нәтиҗәләргә ирешүдә үзеңнең мөмкинлекләрең турында, үзеңнең потенциалың һәм алга таба хәрәкәт итүеңне планлаштыру турында көтелгән нәтиҗәләр.

“Портрет”.  Үзең турында, уңышка ирешү тарихыңны яктырткан кыска мәгълүмат.

“Коллектор”.  Чит тәҗрибә ысуллары, юлларын күрсәткән материаллар, эш кәгазьләре (схема, әдәбият исемлеге, мәкаләләр һ.б.)

Эш материаллары. Автор тарафыннан тудырылган, төзелгән, системалаштырылган материаллар.

“Казанышлар яки уңышлар”.  Автор фикере буенча, аның уңышка ирешү  нәтиҗәләрен иң яхшы яктырткан  материаллар.

Шул ук вакытта берәр бүлек төшеп калырга, алыштырылырга мөмкин.

15 слайд

Хәзер бергәләп портфолио төзеп карыйк. Һәр эш үзеңнең алдыңа билгеле бер максат куюдан башлана. Ләкин аңа кадәр без сезнең белән үзебезнең профессиональ үсеш баскычын билгеләргә тиеш. Хәзер икенче номерлы эш кәгазьләре белән эшлибез.

Коллектив практик эш №2.1 (Коллектор бүлегенә  эш кәгазьләре).

Педагогның профессиональ үсеш баскычлары

0 баскыч: Түбән методик әзерлек;

1 баскыч : Традицион программа һәм дәреслекләр кулланып, стабиль нәтиҗәләргә ирешү;

2 баскыч : Укыту процессында яңа технологияләр куллану;

3 баскыч : Дәрес алып баруның яңа формаларын булдыру;

4 баскыч : Эчтәлеген өлешчә үзгәртеп, яңа эш методикасы булдыру;

5 баскыч : Предметның идиологиясен үзгәрмәгән хәлдә курсның эчтәләгенә үзгәрешләр кертү;

6 баскыч : Максатын һәм эчтәлеген үзгәртеп, авторлык курсын булдыру;

7 баскыч : Социаль заказ һәм белем бирү учреждениесе заказы буенча аналогы булмаган авторлык курсы төзү;

16 слайд

Коллектив практик эш №2.2

Ә хәзер педагогның үз өстендә эшләү этаплары белән танышыйк, үзебезнең кайсы этапта торуыбызны ачыклыйк:

  1. Диагностика (үзеңне үз өстеңдә эшләүгә әзерлек; булачак кыенлыкларга анализ ясау, үз алдыңа проблема кую, шушы проблема буенча психолого-педагогик, методик әдәбиятны өйрнү, планлаштыру һәм көтелгән нәтиҗә);
  2. Практика (педагогик фактарны туплау, аларны сайлау һәм анализ, эшнең яңа алымнарын тикшерү, экспериментлар үткәрү, практиканы теория белән бәйләү);
  3. Йомгаклау (нәтиҗә чыгару, тема буенча ирешелгән уңышларны туплау, методик берләшмә һәм педагогик киңәшмә утырышларында үз эшең турында чыгыш ясау);
  4. Шәхси тәҗрибәне куллану һәм аның белән уртаклашу).

17 слайд

Эшне дәвам итеп, коллектив практик эш №3 кә күчәбез.

Портфолионың темасы, алда куелган бурыч (портфолио нинди максатта төзелә), срокларын күрсәтәбез. Эчтәлек өлешендә шушы дәвердә үзебезне үстерү өлкәсендә нәрсә эшли алабыз – шуларны саныйбыз.

18 слайд

Якынча сезнең мондый бүлекләр булырга мөмкин

Квалификация күтәрү курсларында белем алу;

Икенче югары белем яки икенче һөнәр алу;

Дистанцион курсларда квалификация күтәрү;

Тәҗрибә уртаклашу (конференция, семинар, олимпиада һәм конкурсларда катнашу);

Үз өстендә эшләүнең мөстәкыйль формалары:

  • Билгеле бер проблема буенча фәнни – тикшеренү эше алып бару;
  • Китапханәдә шөгыльләнү, фәнни – методик әдәбиятны өйрәнү;
  • Иҗади группа педагогик киңәшмә методик берләшмә эшчәнлегендә катнашу;
  • Коллегаларның дәресләрендә булу, фикер алышу;
  • Дәрес, класстан тыш чара, укыту материалларының яңа формаларын булдыру һәм аларны практикада куллану;
  • Яңа педагогик технологияләрне үзләштерү.
  • Педагогик конкурс, конференция, фестивальләрдә катнашу;
  • Үзеңнең педагогик тәҗрибәң белә уртаклашу;
  • Реферат;
  • Проект эшләре;
  • Иҗади эшләр ( Доклад, ачык дәрес һәм класстан тыш чара эшкәртмәләре);
  • Авторлык программалары һәм методикалары.

Интернеттагы педагогик оешмалар эшчәнлегендә катнашу.

       Коллектив практик эш №4

Портфолионың “Коллектор” бүлегенә тагын берничә эш кәгазе тәкъдим итәм.

     Ситуациягә анализ.

       Коллектив практик эш №5

     Портфолионың максаты:

Үз-үзен үстерү өстендә эшләүче педагогның эш нәтиҗәләрен системага салу

     Портфолионың бурычлары:

Үз-үзеңне үстерү өстендә эшләүне планлаштыру;

Профессиональ мәсьәләләрне чишү осталыгын күрсәтү;

Квалификация күтәрү өстендә эшләү

    Коллектив практик эш №6

     Эш графигы.

Коллектив практик эш №7

    Портфолионың көчле һәм көчсез яклары.

Нәтиҗә:

Әйтелгәннәрдән чыгып, портфолио- бәяләүнең заманча эффектлы формасы дигән нәтиҗә ясарга була. Бәяләүгә  мондый мөнәсәбәт, болай якын килү белем һәм тәрбия бирү сыйфаты стандартларына нигезләнә, компетентлык концепциясеннән төзелә, башкару осталыгы дәрәҗәсе һәм педагогик эшчәнлекнең ахыргы нәтиҗәләренә нигезләнә. Кыскасы: стандарт, компетентлык, башкару осталыгы һәм нәтиҗәгә нигезләнә.  

Шулай итеп, портфолионы

-үз-үзеңә бәя бирү,

-үз-үзеңне үстерү технологиясе,

-иҗади активлыкны үстерү чарасы,

-үзеңне тәкъдим итү,

-уңышларыңны күрсәтү,

-һөнәри үсешне бәяләү чарасы буларак кабул итәргә, кулланырга була.

19 слайд

Көнчыгыш халкында шундый гыйбәрә бар: үзеңдә яшеренгән уңышны тап.

Ә укытучы уңышының сере исә ул – һәрдаим үзеңне үстерү өстендә эшләү һәм үзеңнең белгәнеңне башкаларга җиткерү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Чье это дело – война?» (Урок-размышление на основе на основе обзора литературных произведений о войне разных периодов истории русской литературы. В рамках районного семинара по обмену опытом работы в классах углубленным изучением отдельных предметов).

Доверительный и строгий, спокойный и взволнованный – разный по своей эмоциональной напряженности этот разговор с подростком о войне, за которую были когда-то в ответе такие же, как и он,  д...

План-конспект открытого урока по астрономии в рамках районного семинара.Тема урока: «Атмосферное давление».Тема урока: «Агрегатные состояния вещества».

«Развитие и поддержка талантливых и одаренных детей в системе воспитания и дополнительного образования детей....

Мастер – класс «Учим английский играючи» в рамках районного семинара учителей начальных классов образовательных учреждений на тему: «Формирование УУД и самооценки обучающихся, как одно из ключевых направлений реализации ФГОС».

Мастер - класс "Учим английский играючи" в рамках районного семинара учителей начальных классов образовательных учреждений на тему: «Формирование УУД и самооценки обучающихся, как ...

выступление на семинаре директоров школ

Выступление на районном семинаре директоров школ по теме краеведение...

Открытый урок в рамках городского семинара руководителей школ "Управление ростом профессиональной компетентности учителя в рамках реализации годовой задачи школы по формированию УУД"

Открытый урок в рамках городского семинара руководителей школ "Управление ростом профессиональной компетентности учителя в рамках реализации годовой задачи школы по формированию УУД"...

Открытый урок на семинаре директоров школ НМР РТ

Разработка урока будет полезна учителям, ведущим уроки в 8 классе...

Региональный семинар директоров школ. Урок по внеурочной деятельности "Полезные и вредные продукты"

Региональный семинар директоров  школ.  Урок по   внеурочной деятельности "Полезные и вредные продукты"...